Бүген минем тормышым ИКЕГӘ бүленгән көн. ЭЛЕККЕ һәм СОҢ – шул көннән тулы 10 ел үткән.
Барысы да көтмәгәндә булды. Без йокларга әзерләнә идек. Мин 2нче катта, тәрәзә янында идем. Рота буенча дежурныйның «КАЧЫГЫЗ!» дип кычкыруын ишеттем. Башымны аның ягына борырга гына өлгердем, һәм, чыннан да, секунд ярым эчендә мин һәм хезмәттәшләрем күп тонналы бетон плитәләр астында тереләй күмелеп калдык. Бу шулкадәр тиз булды ки, мин берни дә аңларга өлгермәдем. Аска төшеп барганда, бетон плитәләрнең дөбердәвен, тирә-юньдәге бөтен урынны тутырган кирпечләрнең тавышын ишеттем.
Һәм дөм караңгылык...
Мин бар яктан да кысылган, бер әгъзамны да кымшата алмыйм. Шул мизгелдән башлап чын тәмуг башланды.
Кайберәүләр шунда ук үлде, ә кайберәүләр бераздан.
Мин беренче катның иң түбән өлешендә ята идем, өстемдә 4 катлы казарманың җимереклекләре. Баштагы 5 минут – тулы тынлык. Мин үз аңымда, тик нәрсә булганын аңламыйм. Беренче уй: шартлаумы? Берәрсе казармага граната алып кергәнме?
Аннары кычкырулар, ыңгырашулар ишетелә башлады. Мине паника биләп алды. Мин елыйм, ярдәмгә чакырам. Ләкин беркем дә җавап бирми. «Әни, минем үләсем килми», – дип кычкырам. Ул мизгелдә мин вакыйганың ни дәрәҗәдә зур булуын күз алдына да китерә алмадым. Башта үземне үз көчем белән тартып чыгарырга тырыштым. Аркам белән өстемдәге авырлыкны этәргә маташам. Һәм умыртка сөягенә ниндидер тимернең кадалуын сизәм... соңрак бу бетон плитәдән чыгып торган арматура кисәге булып чыкты. Мин авыртудан шок хәлендә булганга, авыртуны сизмәдем.
Бераз вакыттан соң, мин кебек үк җимереклекләр астында калганнарның тавышларын ишетә башладым. Бөтен кеше дә елый иде, кычкырып ярдәмгә чакыралар: «Әни, зинһар, мине коткар! Әни, булыш!»
Кайберәүләр белән сөйләшеп алырга да өлгердем. Үземне тынычландыргач, башкаларны да тынычландырырга керештем, барысы да яхшы булачак, безне коткарачаклар, бераз түзәргә генә кирәк, дидем.
Һәм шулчак хырылдаган тавышлар ишетелә башлады. Мин моның нинди тавышлар булуын шунда ук аңлап алдым... – кемнеңдер җаны чыга, әле кемдер үлә, – дип уйладым. Тәнем буйлап салкын дулкын йөгерде.
Шул чагында мин үземә дә озак калмаганын аңладым. Аяк-кулларымны сизмәдем. Аңымны югалта башладым. Аякларым тез астыннан тулысынча сынган иде. Бер аягымда – “открытый перелом”. Мин еладым да еладым, чөнки үләсем килми иде. Барлык кешедән дә гафу үтенә башладым, хушлаштым.
Күңелемнән Индира белән дә хушлаштым. Тагын да катырак елый башладым.
– Әни, тиздән синең яныңда булам! – дип кычкырдым.
Күзләрем йомылды. Сулыш алуы авыр, һава җитми. Күзләрем, авызым – барысы да тузанда.
Шулай үлем белән көрәшкәндә, коткаручыларның тавышларын ишеттем. Ниндидер көч миңа яңадан җан кертте. Бу көчнең кайдан килгәнен әлегә кадәр белмим. Ләкин кемдер миңа ярдәм иткән кебек.
– Мин монда! Мин исән! – дип бар көчем белән кычкырдым.
Контакт барлыкка килде.
– Солдат, без сине таптык. Бераз түз. Сине чыгарачакбыз.
Бер сәгать узды. Ике сәгать. Техника эшләгән тавышларны ишеттем. Яңадан тавыш:
– Солдатик, син исәнме?
Миңа инде түзә алмаслык дәрәҗәдә авыр иде, ләкин соңгы көчемне җыеп:
– Әйе, исән... – дидем.
– Сине чыгара алмыйбыз. Түз, солдат. Түз.
Түзәрлек көч калмаган иде. Күзләрем йомылды. «Барысы да шулай бетәчәк икән», – дип уйладым. Яңадан битем буенча яшьләр ага башлады.
Тагы 40 минут узды. Казыган тавышлар ишеттем. Һәм бер мизгелдә дөм-караңгылыкны иртәнге яктылык ярып чыкты. Башымны күтәреп, тирән сулыш белән чиста һава суладым һәм:
– Мин яшәячәкмен, – дидем.
Җимереклекләр астында 7 сәгать уздырдым. Мине исән калганнар арасында иң соңгы итеп чыгардылар.
Бу фаҗигадә 24 кеше һәлак булды...
Чыганак: Нәбиевларның телеграм-каналы.