Барлык яңалыклар
Шәхес
14 июль 2025, 22:19

Габдулланың сәяхәте

Габдулла Вафин  “Актаньштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым” дип аталган сәяхәткә чыкты. Ул сәяхәтен Җиңүнең 80 еллыгына һәм татар телен популярлаштыруга багышлаган, аны гаилә проекты итеп эшләгән.

Габдулланың сәяхәте
Габдулланың сәяхәте

Данлыклы велосәяхәтче Никола Чаккчио Италиядән Австралиягә китеп барышлый Башкортстан аша узып, Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында да булган иде. Язучы Габдулла Вафин авылының автобус тукталышында төн кунарга җыенган Италия велосәяхәтчесе Николаны үзләренә чакырып кундырып чыгарган. Бу хакта язып чыккан идек.

“Шул очрашудан соң минем йөрәгемнең яртысы Николаның велосипедына ияреп киткәндәй булды, үзем дә сәяхәткә чыгу хыялы белән яши башладым”, – ди Габдулла Вафин.

Һәм менә форсат чыгу белән ул “Актаньштан Актүбәгә, яки татарча 1555 чакрым” дип аталган сәяхәткә чыкты. Ул сәяхәтен Җиңүнең 80 еллыгына һәм татар телен популярлаштыруга багышлаган, аны гаилә проекты итеп эшләгән. Сәфәре барышында бары туган телдә генә сөйләшеп, татар теленең кухня теле генә түгел,  халыкара аралашу теле икәнен дә исбатларга җыена.

 Түбәндә ул “Көндәгесен-көнгә язу мөмкинчелегем юк” дип сәяхәт көндәлегеннән өзекләр тәкъдим итә башлады.

 

Беренче көн

 

Артык дулкынлануданмы, төнлә юньләп йоклап та булмады. Шуңа да таң әтәчләреннән дә иртәрәк сикереп тордык. Хатын юлга әзерләнә, кыз юлга әзерләнә, малай юлга әзерләнә, мин юлга әзерләнәм.

Әллә улым сөйләп йөргән, безне Актанышның беренче санлы мәктәбенә чакырдылар. Минем дәүәти: “Чакырган җиргә бар, балам”, – дия торган иде. Мин дә киттем. Ата каз кебек үземнең хатынны һәм ике бөртек бәбкәмне – кызым белән улымны ияртеп.

Монда укытучылар һәм укучылар белән очрашу узды. Чарага Актаныш блогеры Алмаз Нурлыев та килгән иде.

Иң башта проектыбыз турында мәктәп директоры Альберт Мирхәт улы Мансуров сөйләде. Безнең белән таныштырып китте.

Шәп сөйләдем ахры – укучылар әллә авызыма, әллә мыегыма гына карап тордылар.

Озатканда директор ихлас елмаеп рәхмәт әйтте.

Актаныштан бик ерак барасы да түгел, Сөн елгасының икенче ягында күрше Башкортстан башлана. Шуңа да без бераздан Илеш районында идек инде. Нәрсәне, нәрсәне, ә район үзәге Югары Яркәйне генә күргән бар, шуңа монда озак юанып тормадык. Әмма барыбер Муса Гәрәев һәйкәленә баш иеп киттек. Ник дигәндә, ике тапкыр Советлар Союзы Геройлары хәтта данлы Илеш җирендә дә мең елга бер генә туа диләр.

Икенче тукталышыбыз Дүртөйле шәһәре булды.

 

Тирә-як чиста, матур. Район башлыгын күреп, кулын кысып чыгарга булдык. Чөнки шәп җитәкче һәм  җырчы буларак даны таралган. Ник танышып чыкмаска?

 Мин ялагай түгел, шуңа да дөресен әйтәм, Риф Сәгъдәтулла улы миңа беренче күрүдән үк ошады. Җитмәсә, үзе фәннәр докторы да икән.

Озак кына сөйләшеп утырдык, истәлеккә фотога да төштек. Мин аңа кечкенә китабымны, ә ул миңа зу-ур китабын бүләк итте.

Минем үземә ошаган кешеләргә: “Сезнең белән исәнләшкән кулымны өч көн юмам инде”, – дип яратып әйтә торган гадәтем бар. Әлбәттә, Дүртөйленең уңган җитәкчесенә дә мондый бәхет тиде.

Риф Сәгъдәтулла улы шәп җитәкче һәм шәп җырчы гына түгел,  шәп юморист та икән. Артымнан: “Сез Актүбәгә җиткәнче мин дә кулымны юмам инде”, – дип калды. Шә-әп кеше. Дүртөйлелеләр өчен горурланып куйдым хәтта.

Ә урамга чыккач, чибәр хатыннар уратып алды. Үземнән бигрәк матур футболкамны карыйлар. Футболкаларыбыз чыннан да шәп шул, аларны безгә бердәнбер иганәчебез – милләт җанлы Бәләбәй эшкуары Раян Гариф улы Зәкиев Зәкиев эшләтеп биргән иде. Моның өчен аңа зур рәхмәт.

 

Өченче тукталышыбыз татар Чикагосы – Чакмагыш булды.

Журналист кешене хет чукындыр, ул үзенекеләрне сагына башлый, шуңа да район гәзите “Игенче”гә сугылырга булдым.

Ә аны бик шәп кеше – Фәнис Әмирханов җитәкли. Шуңа өстәп, группадаш та әле. Тик бергә укырга насыйп кына булмады. Мин армиягә киткәч, безнең группага “баш на баш” дип ул хәрби хезмәттән кайтып төшкән.

Фәнис дус белән бик озак сөйләшеп утырдык. Озатканда хатынга, кызыма, улыма һәм үземә әллә күпме бүләкләр биреп җибәрде.

Редакциядән тышка чыксак – “Лексус”ына утырып безне каршы алырга Бүздәктән тарихчы Әсгать абый Галикәев  килеп җиткән. Әллә күпме Бүздәк күрсәтеп йөртте. Өйләренә кунакка чакырган иде дә, бик ашыгуыбыз сәбәпле, аларга кереп тормадык инде.

Бүздәк халкы белән истәлеккә фотога төштек тә, үземнең һәм балаларымның  туган авылы Мәтәүбашка юл алдык.

Шуның белән сәяхәтебезнең  беренче көне артта калды.

 

Габдулла ВАФИН фотолары.

Габдулланың сәяхәте
Габдулланың сәяхәте
Автор: Мунир Вафин
Читайте нас