Шәхес
7 июль 2025, 17:47

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Курыс урлау

Сабанчылар станында Исхак бабай «бияләр качыра». Мин инде 5-6 яшемдә «колынны ничек итеп ясаганны» үз күзем белән күреп белгән малай идем…

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Курыс урлауЗәки ЗӘЙНУЛЛИН. Курыс урлау
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Курыс урлау

Минем әти Лотфулла Зәйнуллин 1937-46 елларда Эстәрлебаш районында һәм Эстәрлебаш авылында пожарный нәчәлниге булып эшләде. Нәчәлник булса да, аңа акча түләмиләр – «8 Март» колхозы «трудодень» яза. Көненә 1,2 трудодень. Пожарныйда обричкага утырткан өч насос. Алар зур пожарный эчендә, икегә ачыла торган капкадан кертеләләр, чыгарылалар. Җил көчле көнне бер яисә ике насоска ат җигеп куялар. Пожарныйның биек каланчасы бар. Каланча башында су чиләгеннән аз гына кечерәк җиз кыңгырау асылган һәм аның теленнән бабайларның баш бармагы юанлык ат кылыннан дүрттән үргән бау аска, ачык бер капка эчендә утырган «дежур» бабай янына салындырып төшерелгән. Бабайлар берничә: Бамбыр бабай Гобәйдулла, Исхак бабай һәм Учак Сәлахе пләмә айгырларын карыйлар. Айгырлар дүртәү: «Уфимский», «Король», «Малайка» һәм «Кара айгыр». «Пожарный» бабайлар алтау: Саңгырау Латыйф, Песәй Вәгыйзь, Дегет Хәйбулла, Муен Гыйльметдин, Ташкергән Барый (минем дус Мәҗитнең әтисе), Пәрәү Абдулла бабай.

Һәр тәүлек ике бабай пожарныйда кунып «дежур» итәләр. Калган дүртесе иртән килеп атларны карыйлар, аларны ашаталар, утын кисәләр, пожарный ишегалдын, аның урам алдын себерәләр, кышын кар көриләр. Без тирә-якта яшәүче бер өер малай пожарныйда көне буе уйныйбыз. Иң яраткан уеннарбыз: «Качышлы», «Унике чыбыклы». Алардан башка безнең тагын уеннар бар: «Чебенле», «Клүкле», «Лапталы», «Шаралы», «Чокыр туплы», «Туп яшерешле». Бабайлар, абзыйлар арасыннан без – малайларны тик Дегет Хәйбулла бабай гына яратмый. Без пожарныйның такта идәнендә «Чәбәйле» уйный башласак, Вәгыйз Песәй белән Муен Гыйльметдин бабай тезелгән чәбәйләр янына басып, без уйнаганны сәгатьләр буена карап торалар. Без сәк белән бәреп уйнаганны карап, Вәгыйз бабай онытылып, кызы Маһинур апа килеп алмыйча, өйләне ашарга да кайтмый. Тапана, чәбәйләргә сәк туры тисә, кычкырып-кычкырып җибәрә.

Мин Гыйльметдин һәм Исхак бабайлар белән, бигрәк тә, дус. Исхак бабай яз көне бер айгырны (ул күбрәк «Уфимский» яисә «Малайка» була) җигүле арба артына тага да, Исхак бабай белән без икәү яланга, бодай, солы, тары, борчак чәчкән сабанчылар янына арбага утырып чыгып китәбез. Ә яланда…

Тургайлар, сандугачлар, тагын әллә нинди кошлар сайрыйлар, сабан артыннан селәүчен ашап, кара каргалар йөри, юл читендә җирән йомраннар арт аякларына басып, безгә сызгыралар. Исхак бабай юл читенә сугып каеш чыбыркысын шартлатуга йомран оясына чумып юк була.

Сабанчылар станында Исхак бабай «бияләр качыра». Мин инде 5-6 яшемдә «колынны ничек итеп ясаганны» үз күзем белән күреп белгән малай идем…

Миңа 5 яшь чагымда Гыйльметдин бабай әтидән рөхсәт сорый:

– Лотфулла абзый! Мин улың Зәкине бүген кояш баегач үзем белән алып китим әле. Син рөхсәт итсәң. Ат та бар.

– Кая барырга исәбең?

– Түбән Оч төпкеленә. Чабатага юкә бетте. Курыс кисеп алып кайтырга иде.

– Нәрсә эшләтергә итәсең минем малайны анда. Бәләкәй бит әле ул.

– Ничава-а! Бик тере малай. Миңа иптәшкә кирәк ул. Үземнең балалар булмады бит. Кешенеке белән күңел юатырга калды.

– Ай, алып бар. Әнкәсенә әйтермен – төнгелеккә җылырак киендерсен.

Минем аякта йон оек белән сандали. Өстә ападан калган «кызлар кәчтүне», башта аның җылы соры йон башлыгы.

Гыйльметдин бабай «Чыган» исемле, ялын бармак озынлык кына кыска итеп кискән көрәнрәк төстәге атны фурманга җиккән. Киттек чыгып Түбән Оч төпкеленә, фурман арбага утырып.

Барып җиттек Түбән Оч төпкеленә. Имәннәр үскән бер бәләкәй үрне төштек тә, зур акланны үтеп, уңга юкәлеккә барып кердек. Бер ачыграк җирдә Гыйльметдин бабай атлы арбаны кайту ягына борды да, астыбызга салып алып килгән яшел печәнне ат алдына салып, аркалыгын чишеп төшерде. Ат үлән ашый башлады. Гыйльметдин бабай үткер балтасын тотып агачлар арасына атлады, мин аңа иярдем. Минем беләктән азга гына юанрак яшь өч юкә агачын кисеп ботакларыннан әрчеде дә миңа әйтә:

– Зәки, син дә эшлә, тик торма. Бу юкәләр хәзер кискәч курыс булалар инде. Өстерә берәмләп арба янына.

Мин ике курысны бергә тотып, юан башларыннан күтәрәм дә, арба ягына өстерим тегеләрне. Өстерәләләр, бик авыр да түгелләр. Алып барып җиткереп, арба буйлап җиргә саламда, атлый-йөгерә балта тавышы ягына ашыгам. Буюлы өч курысны бергә тотып өстерим. Байтак кисеп ташыгач, Гыйльметдин бабай арба янына барып, ташылган курысларны фурманга төяде. Фурман эче чак кына тулмады. Тагын бераз кисеп, тагын төядек арбага. Бу юлы фурман эче шыплап тулды.

– Бик шәп булды бу, улым! Җитте. Кайтабыз хәзер…

Пожарныйга кайткач курысны атлар тора торган сарай эченә бушатып, чапкан печән белән күмеп куйдык.

Икенче көнне мин уянып торганда кояш күккә байтак күтәрелгән иде инде. Пожарный ишегалдына чыксам, Гыйльметдин бабай әллә ни хәтле курысны «төшереп», түгәрәкләп юкә бау белән бәйләп тә куйган. Мин дә тотындым аңа ярдәм итәргә. Без эшне бетереп килгәндә әти чыкты безнең янга:

– Ай-һа-ай, күп алып кайткансыз бит сез!

– Памушник бик уңган туры килде бит. Кисеп өлгереп булмый, йөгерә-йөгерә ташый бу малай. Бик уңган бу малаең синең, Лотфулла абзый.

Әти кинәнеп елмая, дәшмичә генә соры мыегын сыпыра. Ике көннән Гыйльметдин бабай миңа таман итеп үреп тукыган бер пар чабата бирә.

– Сиңа дип ясадым, Зәки. Бусиңа эш хакы.

– Рәхмәт, Гыйльметдин бабай.

Шул озын гәүдәле, чандыр Гыйльметдин бабай белән без дус идек. Һәм ул минем күңелемдә якты истәлек булып торып калды… Шул очрактан соң без Гыйльметдин бабай белән, җәен-кышын ике айга бер курыска йөри башладык. Гыйльметдин бабай чабаталарны бик матур һәм нык итеп үреп сата иде.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас