Шәхес
26 июнь 2025, 13:19

Йөз балл җыючыны ничек “үстерерәләр”?

Уфаның 153нче лицеен тәмамлаучы Алексей ЛОБОВ физика, информатика һәм профильле математика буенча БДИда өч тапкыр йөз балл җыйды! Бу шаккатыргыч хәл турында лицей директоры Алла СКАЛИНА белән әңгәмә кордык.

Йөз балл җыючыны ничек “үстерерәләр”?Йөз балл җыючыны ничек “үстерерәләр”?
Йөз балл җыючыны ничек “үстерерәләр”?

– Алла Николаевна, уку йорты җитәкчесе буларак, бердәм дәүләт имтиханында йөз балл алучыларны әзерләү серләре белән уртаклашыгыз. Лицейда, бәлки, югары балл алучыларны “үстерү”нең үзенә хас методикасы бардыр? Чөнки мондый нәтиҗәләр сезнең лицейда беренче ел гына түгел.

– Безнең лицей – югары уку йортлары белән хезмәттәшлек иткән берничә уку йортыннан берсе. Терәк вуз – Уфа университетында булу, күп санлы интеллектуаль чаралар, лицей укучыларының дәррәү Бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында, югары уку йортларының олимпиадаларында дәррәү катнашуы, лицей театры, музей, спорт клубы эшчәнлеге, С.Т. Аксаков музее белән күп еллык хезмәттәшлек, төрле формадагы һөнәри юнәлеш эшчәнлеге, әлбәттә, һәр баланың уңышын тәэмин итә.

Шулай ук безнең лицейның уңыш серенең өч компонентын аерып әйтер идем: технологик профиль, сәләтле балалар белән эш системасы һәм “Мәктәп-югары уку йорты” системасында эш. Математикага – 10 сәгать, физикага – 9 сәгать, информатикага – 4 сәгать бүлеп бирелүе дә мөһим роль уйный. Узган еллардагы БДИ биремнәрен системалы рәвештә чишү һәм, әлбәттә, педагогик коллективның югары дәрәҗәсе дә зур әһәмияткә ия.

– Республика тарихында беренче тапкыр 300 балл җыйган үзенчәлекле укучыгыз турында бераз сөйләгез. Ул кайда укырга керәчәк?
– Алексей Лобов безнең 153 нче лицейда Х сыйныфтан укый. Ул IX сыйныфны тәмамлагач, технологик профиль буенча репетиторлар ярдәме белән шөгыльләнмичә, сыйфатлы әзерлек алу өчен бу лицейны аңлы рәвештә сайлады. X - XI сыйныфларны Алексей барлык фәннәрдән дә “бишле” билгеләре белән тәмамлады.

Лицеист төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда актив катнашты. IX сыйныфтан башлап, Алексей Лобов ел саен Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының төбәк этабында математика, физика һәм информатика буенча призёр булды. Бу уңышлары өчен ул 2023/2024 һәм 2024/2025 уку елларында Уфа шәһәре администрациясе башлыгы стипендиясе белән бүләкләнде.
Фәкать XI сыйныфта гына укучыбыз Казан федераль университетының Халыкара предмет олимпиадасының йомгаклау этабында математика буенча җиңүче, “Физтех” олимпиадасының йомгаклау этабында математика буенча призёр, “Росатом” тармак олимпиадасының йомгаклау этабында математика буенча призёр, ИТМО Ачык олимпиадасының йомгаклау этабында информатика буенча призёр булды.

Төгәл фәннәр һәм IT-технологияләр белән мавыгудан тыш ул мәктәп дәресләре белән бергә Яндекс-лицейда сәнәгать программалары төзү курсын тәмамлады. Буш вакытында ул шахмат белән шөгыльләнә һәм өченче өлкәннәр разрядына ия.

Мәктәп фәннәре арасында Алексей Лобов аеруча физика, математика һәм информатиканы ярата. Ул киләчәк белемен һәм карьерасын бу дисциплиналар белән бәйләргә планлаштыра.

– Әлбәттә, өч тапкыр йөз балл алучыны БДИга әзерләгән укытучылар турында да беләсе килә. Бүгенге укытучы нинди булырга тиеш? Ул нинди сыйфатлары белән аерылып тора?
– Информатика укытучысы Сергей Васильевич АСТАФЬЕВ үзенә югары таләпчәнлек, фәнне яхшы белү, үз хезмәте нәтиҗәләренә кызыксыну белән аерылып тора. Ул даими рәвештә профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли: курсларда укый, төрле дәрәҗәдә укытучылар алдында чыгыш ясый, белем һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша. Pascal һәм Python программалаштыру телләрен камил белә, төрле челтәрләр һәм программ тәэминаты белән эшли ала.
Сергей Васильевич дәресләрдә уку процессында уңай шартлар тудыручы заманча методлар һәм чаралар куллана, дәреснең һәр этабын җентекле уйлый, информатиканың иң катлаулы бүлекләрен җиңел итеп аңлата, лицей укучылары белән хезмәттәшлек һәм иҗади атмосфера булдыра.
Аның укучылары Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының информатика һәм программирование буенча барлык этапларында уңышлы катнаша, җиңүчеләр һәм призёрлар булып тора. Алар –  югары уку йортлары олимпиадаларында да җиңүчеләр һәм призёрлар.
Сергей Васильевичнең укучылары бердәм дәүләт имтиханында югары баллар күрсәтә: 2022 елда – 3 йөз балл алучы, 2024 елда – 1 йөз балл алучы, 2025 елда – 2 йөз балл алучы булды алар арасында. Аның чыгарылыш укучыларының бөтенесе дә Башкортстанның һәм Россиянең югары уку йортларына керә.

Физика укытучысы Дмитрий Владиленович ЕНИКЕЕВ үзенең педагогик эшчәнлегендә яңа дидактик система принципларына таяна. Укытуда практик методларны, дидактик уеннарны киң куллана. Укучыларның белем дәрәҗәсен даими тикшереп тора. Сәләтле балалар белән кечкенә төркемнәрдә эшли. Аның барлык принциплар системасы укуның үсеш һәм тәрбияви характердагы төп принципларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Д.В. Еникеев озак еллар мәктәп, район һәм шәһәр физика олимпиадалары жюриенда эшли; күп еллар шәһәр олимпиадасының сыйныф параллельләре буенча жюри рәисе булды. 2003 елдан башлап ул республика БДИ буенча физика предметы эксперт комиссиясендә, ә 2004 елдан – республика конфликт комиссиясендә эшли.
Аның шәкертләре Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының физика буенча төрле этапларында, “Башкортстан Кубогы” республика турнирында, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясый. Региональ этапта физика буенча абсолют җиңүчеләр әзерләнде. Ел саен физика һәм астрономия буенча ВОШның төбәк этабында призёрлар, исемлек олимпиадаларының җиңүчеләре һәм призёрлары бар.

Дмитрий Владиленовичның педагогик эшчәнлегенең объектив күрсәткече – аның укучыларының бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләре. Быел XI В сыйныфының өч укучысы – Алексей Лобов, Егор Паньков һәм Аделия Абдрахманова – физика буенча йөз балл алучылар булды.

Математика укытучысы, УУНиТның математика кафедрасы доценты, техника фәннәре кандидаты Эдуард Марсович НУСРАТУЛЛИН профессионализм, гаделлек һәм ачыклык, сайлаган юлына тугрылык, һәр нәрсәдә камиллеккә омтылу һәм үз-үзеңне камилләштерү теләге, үзенә югары таләпчәнлек, фәнне яхшы белү, хезмәт нәтиҗәләренә кызыксынуы белән аерылып тора. Ул даими рәвештә профессиональ дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли: курсларда укый, район, шәһәр һәм республикада математика укытучылары алдында чыгыш ясый, консультацияләр үткәрә. Бөтенроссия конференцияләре материаллары җыентыкларында басылган күп санлы мәкаләләр авторы.
Укытуның югары сыйфаты чыгарылыш укучыларының уңышлары белән раслана, алар, нигездә, РСОШ олимпиадалары нәтиҗәләре буенча МГУ, СПбГУ, МФТИ, ВШЭ, МИФИ, Н.Э. Бауман исемендәге МГТУ кебек Россиянең абруйлы югары уку йортлары студентлары була.
Э.М. Нусратуллин ел саен ВОШның төбәк этабында математика буенча җиңүчеләр һәм призёрлар, Россия һәм халыкара конкурслар, конференцияләр призёрлары әзерли. Аның укучылары ВОШның йомгаклау этабында математика буенча катнашучылар һәм призёрлар, “Мин чишәм!” халыкара математика конкурсы җиңүчеләре була. Соңгы дүрт елда ул математика буенча дүрт йөз балл алучы әзерләде.

– Алла Николаевна, сезнең фикерегезчә, югары баллар алу өчен репетиторлык кирәкме?
– Лицейда профильле фәннәргә бүленгән сәгатьләр саны БДИга сыйфатлы әзерлек өчен җитә дип саныйм.

– Укучылардан нәрсәгә өйрәнергә мөмкин?
– Иҗади фикерләүгә, карарлар кабул итүдә батырлыкка, үз көчеңә ышанычка.

– БДИ тапшырырга әле торучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Үзегезгә ышаныгыз һәм имтиханнарда югары баллар алыгыз, нәтиҗәдә – хыяллаган югары уку йортына керәчәксез.

Фото: Алла Скалина архивыннан.

Йөз балл җыючыны ничек “үстерерәләр”?
Йөз балл җыючыны ничек “үстерерәләр”?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас