Шәхес
23 Июня 2025, 18:41

Наил ГАЕТБАЙ. Бәхетле тормыш

Башкортстанның халык артисткасы Нурия Ирсаева сөйләгән иде.

Наил ГАЕТБАЙ. Бәхетле тормышНаил ГАЕТБАЙ. Бәхетле тормыш
Наил ГАЕТБАЙ. Бәхетле тормыш

Башкортстанның халык артисткасы Нурия Ирсаева сөйләгән иде:

"Ирем белән өйләнешкәч, бер өйдән кечкенә генә бүлмә бирделәр. Шунда савыт-сабаларны алып килеп яши башладык. Бүлмәбезнең ишеге "зәгыйфь", төртсәң, җимерелергә тора, әйбәтләп бикләнми дә. Кайчак эшкә ишекне бикләми китәбез. Я ашыгабыз, яисә бикләргә онытабыз. Берәрсе без юкта бүлмәгә керер, дип уйламыйбыз да, борчылмыйбыз да. Хәер, ник борчылырга? Анда бит кеше урлардай  бернәрсә дә юк – киемнәребез өстебездә.

Бервакыт безгә кыйммәтле  келәм бүләк иттеләр. Келәмнәргә кытлык  чак. Иртәгәсен эшкә барырга чыккач, йозакның начар икәнлеге искә  төште. Ирем эшкә бармады, магазиннан яңа йозак алып кайтып  куйды. Икенче көн эштә уйлап утырам, йозакны алмаштырдык та ул, ә ишек  начар бит! Берәрсе аны җимереп, келәмне алып чыгып китсә? Шул ук көнне ишекне алмаштырдык. Яңа, ныклы ишек куйдырдык.

Иртәгесен эшкә китеп бара идем, ярты юлда куркып, туктап калдым: ә ишекне бикләдемме соң әле? Элек бит еш кына аны бикләргә дә оныта идек. Шул гадәт белән бүген дә биксез калдырмадыкмы? Җилфер-җилфер кире өйгә йөгердем. Үзем уйлап барам: чү, нәрсә булды әле безнең белән? Моңа кадәр тыныч яши идек, келәмле булгач, тынычлык бетте! Нәни генә байлык та кешегә әнә шулай борчылу, курку китерә икән. Ә тагын да кыйбатрак әйберләр ала башласак... – ни булыр?!"

Нурия Ирсаева сөйләгән бу вакыйгада кешенең тыныч, рухи тормыштан тынгысыз, матди көн күрүгә күчә баруы ачык күренә. Адәм баласы  никадәр матди дөньяга нык бәйләнсә (күп акча алу өчен тырышса, җиһаз, хәзинә туплый башласа), шулкадәр аның саен борчылуга, хафага һәм куркуга бата бара. Баюга кул селтәп, булганына канәгать булып кала алган кешенең генә күңеле һәрчак тыныч була, ул бернәрсәгә дә борчылмыйча, тормышка куанып карый, аның матурлыгын күрә һәм рәхәтләнеп бәхетле яши.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас