

Җәен бер көнне әни мине, өч яшьлек малайны үзе белән колхоз келәтләре янындагы иген тазарткан җиргә алып китте. Азрак авырый идем бугай. Әни бер апа белән веялка әйләндерә. Мин бер кәкре ташны «трактор итеп» көшел өстендә бодай ердырып уйныйм. Гапкадыйр Күпкән дигән бабай минем янда туктап, трактор булып «тырылдап» бодай көшеле өстендә уйнаганны бераз карап торды да миннән сорый:
– Син, трахтарис егет, кем малае буласың?
– Лотфулла Писернең төпчек улы мин.
– Шулаймыны-ый! Лотфулла малаемыни си-и-ин!? Аның шуный бәләкәй малае барын белми идемәле мин. Алай икә-ән?!
– Мин бәләкәй түгел инде хәзер. Миңа өч яшь тулып үтте инде. Әти әйтә, өч яше тулгач малай кеше егет була инде ул, ди. Егет мин!
– Ә, алай булгач зур икәнсең шул. Өч яшь байтак инде ул. Әйдә мин сиңа бер урынны күрсәтәм.
– Нәстә ул?
– Синең кишер ашыйсың киләме?
– Килә.
– Килсә, мин кишер бар урынны беләм. Шул урынның кайда икәнен өйрәтәм сиңа.
– Күрсәт, кайда ул кишерле урын?
Кулдагы «таш-тракторны» көшелдән читкә ыргытам да бабай янына киләм.
– Курыкмасаң, күрсәтәм.
Минем Гариф абый әйтә: «Безнең Зәки куркуның нәрсә икәнен белми ул! – ди. Курыкмыйм мин.
– Алайса, курыкмагач, киттек әйдә. Чыннан да син егет икәнсең, Писер баласы. Бабай белән җир астына төшеп китә торган подвал ишеге янында тукталдык.
– Бик тирән подвал бу. Аска төшә баскычы. Шуның белән аска кадәр төшеп җиткәч, караңгыда азрак алга барсаң, шунда кишер өеме өстенә барып төртелерсең аягың белән. Кишерне кипкеңә тутырып ал да, мен монда. Ашарсың кишерне туйганчы. Мин киттем…
Бабай, мине кишергә төшәргә өйрәтеп, үзе китте. Минем янда бер кеше дә юк. Әниләр веялка әйләндерәләр, бодай тазарталар, мине күрмиләр дә. Киттем төшеп баскычтан теге подвалга. Аска төшкән саен караңгылана, салкыная бара. Ә мин яланаяклар белән сәрмәнә-сәрмәнә төшәм дә төшәм. Төшкән саен баскыч суына бара. Тирән икән подвал, шулай да төшеп җиттем. Башны күтәреп төшкән якка карыйм – азрак анда якты сизелә. Ә аста караңгы, күзгә бернәрсә дә күренми. Аякларны салкын җирдән идәннән шудырып атлыйм һәм… бераз атлагач кишер өеменә барып төртеләм. Туктыйм да, баштан Гариф абыйдан минеке булган кипкене салып, аңа сәрмәнеп чүпләп, туп-тулы итеп кишер тутырам. Кишер дә, базда ятканга, салкын. Кипкене ике куллап тотам да, тиз-тиз атлап баскычтан өскә күтәреләм һәм подвалдан чыгам… Ә урамда яп-якты икән лә, һавада җылы кояш яктыртып тора икән. Рәхәт! Бодай көшеленә менеп утырам да, бер кишерне күлмәк итәгенең эчке ягына сөртеп, ашый башлыйм… Икенче көшелдәге бодайны зур агач көрәк белән һавага ыргытып җилләткән Төрек Зөбәйдәсе миңа елмаеп карап сорый:
– Каян алдың бу кадәр кишерне? Әллә берәр җирдән урлагансың инде? Ә?
Мин, җавап бирмичә, сүзсез генә кишер кимерәм.
– Юмагансың да бит.
– Күлмәк итәгенә сөрттем инде мин аны.
Зөбәйдә апа авыл ягына кулы белән төртеп күрсәтә:
– Әнә, крандаска утырган калхуз рәисе Абсаттаров килә. Калхуз кишерен урлагансың дип үзеңне алып та китәр әле. Өтөрмәгә утыртыр!
Ул күрсәткән яктан айгыр җигелгән крандаска утырган ике абзый килә. Берсе калхуз рәисе, икенчесе безнең күрше Чалыш Һади абзый. Мин тиз генә утырган җирдән бодайны ике куллап казып чокыр ясыйм, кишерне кипке белән бергә шул чокырга салып, бодай белән күмәм. Күмгәч, шул урынга бодай өстенә менеп утырам. Кишер ашамыйм, тирә-якка карамыйм, тик кенә, песәй кебек мыштым гына утырам. Крандаста утырган теге ике абзый килеп җиттеләр, айгырны туктатып крандастан төштеләр. Токта, бодай көшелләре, веялкалар арасында бераз йөрделәр дә, мин утырган көшел янында туктадылар. Рәис абзый миңа карап сорый:
– Кем улы бу малай?
Әни:
– Минеке.
Рәис аптырабрак сорый:
– Лотфулла абзый улымы?
– Әййе.
– И-и, шундый бәләкәч малае бармыни аның? Лотфулла абзыйга илле чамасы бардыр ул?
– Бу ел иллесе тулды. Бу малай – төпчегебез.
– Нигә колхоз яслесенә бирмисез? Анда урын җитәрлек бит.
– Көн дә кача иманы качкан бала. Йөртеп булмый. Кача да, өйгә дә кайтмый әле ул, караңгы төшкәнче урамда.
– Шушы бәләкәй көенә качамы?
– Кача шул. Бик тере, тиктормас бала ул.
– И-и! Бик шәп ир-егет чыгар әле бу малайдан үсеп җиткәч.
– Ы-ы! Чыгар! Тик кем чыгар инде. Бик тискәре малай ул, үзсүзле.
Рәис абзый көлә:
– Шундый үзсүзле, тискәреләрдән чыга инде ул чын ир-егетләр. Болай үзе тыныч кына утырган кебек. Берәр нәрсә эшләп ташлаганга ошаган, күзләрен яшерә бездән…
Киттеләр көшел яныннан. Белмәделәр минем урлаган кишер өстендә утырганны…
1939 елны бер трудоденьга колхозчыларга уналты кило (бер пот!) иген биргән колхоз рәисе Абсаттаров Муллагали абзый сугыштан кайтмады. Карагыш авылында бүген дә улы Марат исән-сау дөнья көтеп, яшәп ята…
Мөнир ВАФИН фотосы.