Шәхес
9 июнь 2025, 18:19

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Без бәләкәй чакларда

Дүрт көн  колхозның балалар бакчасында кача-поса үскән малай мин. Аннан качарга өйрәнгәнгә күрә минем баш та шәп эшлидер әле…

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Без бәләкәй чаклардаЗәки ЗӘЙНУЛЛИН. Без бәләкәй чакларда
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Без бәләкәй чакларда

Бу вакыйга 1936 елда булган кебек.  Әни мине балалар бакчасына бирде дә, үзе колхоз эшенә йөри. Миңа өч яшь. Балалар бакчасы Пожарный каршында. Түбәсен тимер белән ябып кызылга буяганнар. Бер катлы агач йорт. Нигезен биек итеп подвал ясап салганннар. Өйгә керер өчен берничә басмалы баскычтан күтәрелергә кирәк. Әни мине җитәкләп алып килеп шунда калдырды да, колхоз келәтләре янына эшкә китте. Бинада  өч зур бүлмә. Берсенә күп кенә (мин әле саный белмим) кечкенә агач караватлар тезелгән. Йоклаган бала егылып төшмәсен өчен аны яткыргач агач рәшәткә элеп куялар. Егылып төшүдән курыкмыйча йокларга була.

Икенче бүлмәдә идәнгә берничә  чүпрәк палас җәйгәннәр. Анда күп кенә уенчыклар, тартма эчендә туплар. Ал, уйна, тик ватма. Өченче бүлмәдә тәбәнәк кенә өстәлләр, кечкенә урындыклар. Безне ак халат кигән апалар шунда ашаталар, уйнаталар, тезеп, урамга җитәкләтеп алып чыгып, үләнле ишегалдында йөртәләр, әйлән-бәйлән уйнаталар. Бар да кызык кебек, ә миңа биредә ошамый. Чөнки үзебезнең урамда уйнавы кызыграк. Анда урам тутырып минем дуслар атлы, качышлы, шарлы, чебенле, унике чыбыклы уйныйлар. Алар: Хирахау Халите, Җомай Габдрахманы, Мөхмиләрнең Гәрәе, Сәлиме, Тәлгате, Мөчтәк Фәйзерие, тагын берничә ыбыр-чыбыр малай.

Өйлә вакытында безгә токмач, тары боткасы биреп ашаттылар да йокларга яткырдылар. Ә минем көндез, кояш һавада чакта йоклаганым юк. Якты бит! Торып утырган идем, бер апа туңкайтып күткә учы белән сукты:

– Һы-ы, Писер баласы! Ят, йом күзеңне! Йом, йокла! Югыйсә, мин синеме-е! Мин сине!..

Яттым, йомдым күзләрне. Тик йоклап булмый, күзләрне йомып, күз кабагын бармаклар белән басып тотып та карыйм. Юк, ачылалар да китәләр барыбер. Теге апа безне яткырып беткәч, дивар янындагы сандык өстенә бер кечкенә мендәр салды да үзе ятты. Күзләрен йомды, китте йокыга. Мин әкрен генә тордым да, караватның теге агач рәшәткәсе аша үрмәләп менеп караваттан идәнгә төштем. Аяк очларына гына басып бүлмәдән чыгып киттем. Ә  чыккач, җиргә төшәргә теге баскыч аралары биек. Мин алардан атлап төшә белмим әле. Дүрт аякланып тезләнәм дә, арт белән теге баскычтан үрмәләп төшәм… «Җиппәреләм» кайту ягына. Ә анда-а… Җомайлар янында бер өер малайлар «шарлы» уйныйлар. Хирахау көтүче… Кичкәрәк, эштән кайтышлый, әни мине алырга дип бакчага керсә, мин юк! Әйткәннәр: «Көндез йоклаган җиреннән качкан булыр!» Эзләп караганнар – тапмаганнар. Әни мине Җомайлар ишегалдында табып, күткә «биргәләп» алып кайтып китте… Шуннан соң мин өч көн рәттән тагын качтым. Соңгысында әйлән-бәйлән уйнаган җирдән бер зур гәүдәле абзый үтеп бара иде. Мин шуның гәүдәсенең теге ягына ышыкланып «чаж» теге уйнаган җирдән. Ул абый миңа карап елмайды гына, ә безне уйнаткан апа мине күрми калган. Әни качкан өчен күткә учы белән биргәли, ә мин икенче көнне тагын качам. Әнинең миннән зарланганына әти бернәрсә дә дәшми. Гарифулла абыем миңа ярдәмгә килде:

– Җаны теләмидер анда тоткын кебек булып көн үткәрергә. Үскән бит инде (егеткә өч яшь!), йөрсен иптәшләре янында. Өйләдә үзем эзләп алып кайтып ашатырмын.

Гариф абыем сигез сыйныф тәмамлаган булган ул елны.

Әни өметсезләнеп кул селтәде миңа. Икенче көнне Җомай Габдрахманнары янында абый мине өйрәтә:

– Кояш һавада Габдрахманнар өенең мөрҗәсе башына килеп җитсә, кайт өйгә ашарга. Кайтмасаң, мин сине кычкырып чакырырмын. Ерак түгел бит, ишетерсең…

Мин баш кагам:

– Ярар.

Гарифулла абыем ярдәмендә бакчага йөрүдән дә, аннан качудан да туктадым. Шулай, дүрт көн  колхоз бакчасында кача-поса үскән малай мин. Аннан качарга өйрәнгәнгә күрә минем баш та шәп эшлидер әле…

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас