Шәхес
4 Мая 2025, 16:30

Марат КӘРИМОВ. Атнабай хәзинә чокып чыгарды

Әнгам теләр-теләмәс кенә казый башлады һәм...

Марат КӘРИМОВ. Атнабай хәзинә чокып чыгардыМарат КӘРИМОВ. Атнабай хәзинә чокып чыгарды
Марат КӘРИМОВ. Атнабай хәзинә чокып чыгарды

Яшьрәк вакытта җөмһүрият буйлап күп йөрелде, күп күрелде. Райком секретарьларының да төрлесен очратырга була иде. Араларында карьеристлар, вельможага әйләнгәннәре дә байтак иде. Шулай да халык мәнфәгатьләре сагында торучылар да булмады түгел, булды. Менә шуларның мин белгәннәреннән берничәсе: Бакалыдан – Шакирҗанов, Зианчурадан – Мәхмүтов, Чишмәдән – Яхин, Караиделдән – Сираев. Юмор белән дә дус иде алар. Караиделдә булган бер маҗара истә калган.

Ничектер «Кызыл таң» гәзитенең редакторы Дашкин, Әнгам Атнабаев һәм мин фәкыйрегез Караиделгә   очрашулар үткәрергә киттек. Авылларны йөреп чыкканнан соң райком секретаре Сираев янында кердек. Мондагы табигатьнең матурлыгыннан туган тәэссоратларыбыз белән уртаклашкач, ул:

– Ә югарыдан караганда, табигать тагын да матуррак күренә, – дип безне каршыдагы биек тауга алып менеп китте.

Әнгам тау башында тамак та чылатып алу кирәклеге турында авыз ачып караган иде дә, секретарь аның сүзләренә игътибар итмәде. Әнгамнең кәефе кырылды, әлбәттә, әмма кырылса да, әллә ни сиздермәде. Ул арада “Газик” тау башындагы ялбыр имән янына килеп туктады. Без машинадан төшеп алдыбызда ачылган панорамага исебез китеп карап тордык.

– Хәзинәләргә бай ул безнең як, – дип сүз башлады Сираев. – Менә без басып торган тау да үзендә әллә никадәр хәзинә саклый. Шушы имән төбендә дә әллә нәрсәләр табылырга мөмкин. Мә, Әнгам, кызык өчен генә казып кара әле, – дип аңа көрәк тоттырды.

Әнгам теләр-теләмәс кенә казый башлады һәм... коньяк тартып чыгарды. Закускалары да бар икән әле! Бу кадәр хәзинә Әнгамнең төшкән кәефен нинди күтәргәнен сөйләп торуы да артык.

– Әйттем бит мин сезгә бу хәзинәле тау дип! – Сираев безгә көлемсерәп карады.

Әлбәттә, тамак та чылаткач, әлеге манзара безнең күзгә тагын да матуррак булып күренде.

Райком секретаре безне сыйларга теләсә ресторанга да алып керә ала иде бит. Юк, аның романтик йөрәге башкача юл сайлаган. Һай, һәрбер район җитәкчесе шундый романтик булса икән!

 

Фото Атнабай архивыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас