Шәхес
10 Февраля 2025, 15:28

Марат КӘРИМОВ. Чамадан тыш гаҗәп

Әмирхан Еники каберенә туфрак салучылар берничә генә кеше булды.

Марат КӘРИМОВ. Чамадан тыш гаҗәпМарат КӘРИМОВ. Чамадан тыш гаҗәп
Марат КӘРИМОВ. Чамадан тыш гаҗәп

Әмирхан Еники вафат булгач, без тәнкыйтьче Суфиян Сафуанов белән аның җеназасына бардык. Бөек әдипне соңгы юлга озату Галиәсгар Камал театрында узды. Мин анда Әмирхан агага багышланган шигыремне укыдым. Озатырга килүчеләр күп, хәтта энә төртерлек урын юк иде. Ә менә зират капкасыннан эчкә үтүчеләр күп дип әйтергә телем әйләнми. Каберенә туфрак салучылар Суфиян белән мин, татар язучыларыннан Зәки Зәйнуллин һәм тагы мин белмәгән ике-өч кеше булды.

Гаҗәпме? Чамадан тыш гаҗәп...

 

* * *

Архивымны актарып утырганда кулыма саргаеп беткән бер кәгазь эләкте. Анда “ит – 50 килограммм, сөт – 4500 литр, йомырка – 100 данә, тире – 2 данә, заем” дип язылган иде. Бу бит колхозчыларга салынган налог! Колхозда еллар буе тир түгеп, бер тиен алмаса да, ул шушыларны, балалары авызыннан өзеп, дәүләткә тапшырырга тиеш иде. Шуңа да ул заманда авыллар хәерче хәлендә калды. Төшкә дә кермәсен ул дәвер. Ә менә яшьләргә белү кирәктер. Бүгенгенең кадерен яхшырак белсеннәр өчен.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас