Нурия Измайлова 1950 елнын 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Кучарбай авылында дөньяга килгән. (Аның биографиясе белән якынрак интернет аша танышырга мөмкин).
Бүген бер бүлмәдә шагыйрәне чын-чынлап хөрмәт иткән, аның иҗатына гашыйк булган кешеләр җыелган. Нурия Измайлова турында җылы хатирәләр белән бүлешергә, танышлары, дуслары да килгән. Шуларның берсе шагыйрәнең ахирәте, хезмәттәше: Динә Габделбаян кызы Морзакаева. “Кеше тормышында бармак белән санарлык җан дуслар була. Нурия минем өчен җир йөзендәге иң кадерле кешеләремнең берсе иде. Аның бакыйлыкка күчүе хакындагы хәбәр көтелмәде, бик кинәт булды. Ул минем тормышыма гына түгел, “Китап” нәшриятына да саф дулкын булып кергән кеше. Аңарда баш ию һәм кешеләрне катламнарга бүлеп карау булмады. Үз фикерен ярып, ачыктан-ачык әйтә белгән кеше иде ул. Шигъриятне кыйбласы итеп алса да, аңардан тормышның үзен өйрәнеп була иде, арба көче бар иде аңарда. Күпмедер вакыт бер фатирда яшәдек Нурия белән, балаларны караганда да зур ярдәм күрсәтте ул безгә. Аның йөрәге олы иде. Ул минем улымны, “турсык малай – Камил” диеп йөретә иде, күрәсең улым бик сөйкемле булмаган. Без аның белән 50 ел аралашып, дус булып яшәдек” – диде Динә апа.
Динә Габделбаян кызының хатирәләрен тыңлап торганда, “менә шундый була икән ул чын дус”, – дигән фикер туды. Нурия Измайлова чыннан да дуслыкның, дусларының кадерен белеп яшәгән кеше булган. Бу дусларның санын күп диеп әйтеп булмый. Шулай да алар бар һәм Нурия апаның бакыйлыкка китүенә хаман да инанып бетә алмаган, дөресрәге, шагыйрәнең вафат булуына күңеле белән ышанмаган галимә, шагыйрә – Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллинаның истәлекләре:
“Мин үземне Нурия апаның ахирәте дия алмыймдыр. “Ул миңа кем?” – дигән сорауның туганы булмады миндә. Күпмедер дәрәҗәдә мин аларның гаилә әгъзәсе – бишенче кызлары булдым. Кан туганы булмаса да, ул минем җан туганым. Аның белән танышканчы, шигырьләрен укып, башта алар аша яраттым. Нурия апаны. Бертуганнары аны “зур апа” диеп йөретә иде. Ул кайда булса да, ни эшләсә дә һәрвакыт сеңелләрен кайгыртып яшәде, әти дә, әни дә булды алар өчен. Минем өчен дә бик якын кеше ул. Бүген бу чараны оештырган өчен бер яктан бик күңелле дә, икенче яктан күңелемә бик моңсу, иң якын кешеңне югалту җиңел сынаулардан түгел”,– диде Лилия Рәшит кызы.
Үзенең истәлекләре белән Нурия апаның хезмәттәше, дусты – Мәликә Әминева да бүлеште. “Нурия Измайлова белән “Китап” нәшриятында бергә эшләдек. Безнең янда билгеле шагыйрьләр, дәрәҗәле язучылар эшләде, аларга сүз әйтү түгел, озаграк карап торырга куркыта иде. Ә Нурия бервакытта да, берсеннән дә куркып яшәмәде. Шул шәхесләр белән үзен бер рәткә куеп сөйләшә торган иде.
- Ничек син шулар белән курыкмый сөйләшәсең?-диеп сорасам,
- Бәй! Алар да шул кеше, без дә шул кеше, нәрсәдән куркып торырга?-диеп җавап кайтара иде.
Ул үзе бер давыл иде, аңарда булган көч, дәрт... Ә кыюлыгы турында сөйләп торасы да юк. Шулай да бер мисал китерәм: ул редакциягә беренчеләрдән булып чалбар киеп йөри башлады. Ул вакытта, гадәттә хатын-кызлар итәктән йөри иде. Ә Нурия гади генә чалбар түгел, я кызыл, я яшел төслесен киеп йөри торган булды. Аның уникаль шәхес икәнлеге хәтта киемендә чагыла иде” –.диде Мәликә Әминева.
Чарада үз хатирәләре белән язучылар: Дилә апа Булгакова һәм Халисә апа Мөдәрисова да бүлештеләр. “Нурия һәрвакыт ачык йөзле булды, ул кунакчыл, кеше җанлы кеше иде. Кайчан килеп кермә гел шат булып каршы алды. Аның белән хатлар күп алыштык, монда күбебез белән языша иде ул. Шунсы кызганыч, чит илдә яшәгәндә, аның йөрәгендә булган сагышы, һәр хәрефкә сеңдерелгән хатлар килеп төшә иде. “Монда барнәрсәне сатып алып һәм сатып була” – диеп еш кабатлады”, – диде Халисә апа.
Түгәрәк өстәл артында утырган һәр ханымның йөрәк түрендә сакланган истәлекләре бар. Нурия Измайлова – иҗат кешесе генә түгел, мәсәлән, Резида Сабитова өчен аның шигырьләре көй язуга илһамландырган. Нурия Измайлованың “Җырлыйм” шигыре сүзләренә язылган җырлы күчтәнәч белән сөендерде ул безне.
Бу җырының кызыклы тарихы белән дә бүлеште композитор: “Үземә урын таба алмый йөргән чагым, тегендә дә барып бәрелеп карыйм, монда да. Җаныма тынгы юк. Машинага утырдым да, Дилә апа Булгакова янына шигырь юллап киттем. Килеп керү белән. Дилә апа шкафын ачып җибәрде, аяк астыма Нурия апаның “Адаштым” китабы килеп төште. Мин бу китапны күкрәгемә кыстым да, чыгып чаптым. Шуннан җыр туды.” – диде Резида Сабитова.
Уфа фән һәм технологияләр университетының. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студенткасы Азалия Гыйлметдинова Нурия апаның шигырьләрен сөйләп җылатты.
Өстәл артындагы һәрбер кешенең күңел дәфтәрендә җылы истәлек булып уелып калачак бу кичә. Шагыйрәнең искиткеч чиста, матур йөрәкле кеше булганына тагын бер кат инандык.
Нурия Измайлова соңгы тапкыр туган ягында 2019 елда була. Уфаның гүзәлләнгәненә сокланып туя алмый. Кайтып, Чәчәк тау итәгендә үз гомерендә соңгы кабат җиләк җыя. Амерка Кушма Штатларында 1996 елдан бирле, соңгы сулышына чаклы тормыш күрә. Туган җире белән коточкыч аралыкта булу аның җанына бер көн дә тынычлык бирми, ләкин күпме иҗат җимешләре шул чорда языла. Ул үз язмышына зарланмый, язмыштан узмыш юк. Туган телен кадерләп, шигырьләр, хикяләр яза. Аның “Адаштым” шигыре, һәр хатын кызның гимны диярлек дәрәҗәдә язылган. Аның уй-кичерешләре шигырь юлларында урын тапкан, ул юлларны күпме кеше юаныч өчен укыган,укый һәм укыячак. Аның иҗаты һәрвакыт актуаль булачак. Нурия Измайлова – татар әдәбиятының классигы исемен йөретергә лаеклы шәхес. Америкада аның иҗатын аңлаучылар булмаса да, туган илендә, укучылары, замандашлары, фикердәшләре, каләмдәшләре бихисап. Алар күңелендә Нурия Измайлова тугры дус, үзенчәлекле шәхес, җан туганы, юандыручы, аклаучы, саклаучы, илһамландыручы, чая, кыю кеше буларак үлемсез!