– Миңа калса, Сез бик тәкъва кешедер кебек. Элегрәк, әйтик, ир урталары булган чагында, эчү мәсьәләсенә ничегрәк карый идегез? Мәсәлән, Афзал ага Шамов, Ибраһим ага Гази бөтенләй эчми торган кешеләр иде бит...
– Бик тәкъва иделәр инде. Бигрәк тә Ибраһим Гази бу мәсьәләдә строгий кеше иде. Хәтта аның турында анекдотлар да чыккан иде. Мәсәлән, карбыз сатып алган вакытта сатучыдан сорый икән бу: «Бу карбызның суы кайнаган микән, юк микән?» – диеп... Минем үземә килгәндә, тәкъва кеше булалмадым. Вакытында ашадым да, эчтем дә. Җырладым да, биедем дә.
– Болай үкенмисез инде?
– Бер генә әйбергә үкенәм: әнә ул мәҗлесләргә, йөрешүләргә күбрәк вакыт киткән. Әгәр дә бераз гына тыйнаграк булганда, әлбәттә, яхшы булган булыр иде.
– Каләмдәшләрегезнең: «Әйдә, Әмирхан, партиягә кер, безнең арада булырсың», – дип кыстаганнары да булмадымы?
– Язучылардан мине алай партиягә дәшүчеләр булмады. Белеп дәшмәгәннәрдер, күрәсең.
– Әмирхан абый, күптән сорыйсым килә, әмма гел уңайсызланып йөрдем, бүген сорыйм әле. Моннан берничә еллар элек Башкортстанда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре булган иде. Анда Сез дә, мин дә катнаштык. Әмма төрле районнарга эләктек, бергәләшеп йөреп булмады. Шуннан кайткач, егетләр мәзәк кебегрәк итеп бер вакыйганы сөйләп йөргәннәр иде. Анда бит инде Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйлович Усманов та катнашты. Сез ничектер бергә туры килгәнсез дә әйткәнсез, имеш: «Сезнең белән танышуыма бик шат, Гомәр Исмәгыйлович, Сезгә кереп чыгасым да бар иде әле, кабул итә алырсыз микән?» Ә Гомәр Исмәгыйлович әйткән, янәсе: «Киләсе елда бездә дә Башкортстан көннәре булачак, килегез, күрешербез, сөйләшербез». Кыскасы, Сезнең кем икәнне белмәгән, Сезне танымаган. Чыннан да, булдымы шундый хәл, әллә шаяртып кына сөйлиләрме?
— Шулайрак килеп чыкты шул. Мин инде: «Менә Сезнең белән Башкортстан җирендә күрешергә насыйп булды», – дигәчтен: «Менә киләсе елга үзегез килерсез, бездә дә күрешербез», – дип әйтте. Шул гына. Бик табигый бер хәл дип исәплим мин моны. Мин бит инде ул тирәдә бик күренеп йөргән кеше түгел. Ул – президиумда, мин залда килеш кенә очрашкан кешеләр бит без. Бервакытта да минем аңарга йомышым төшмәде, мин аңарга кермәдем, шуңа күрә аның шулайрак дип әйтеп ташлавы бер дә гаеп түгел.
– Мин моны ни өчен искә төшердем, Сез бит партия әгъзасы булмадыгыз, обкомга барып йөрмәдегез. Шулай булгач, элеккеге өлкә комитеты секретарьлары белән дә аралашмагансыздыр, мөгаен.
– Бик сирәк туры килде. Мин үз йомышларым белән анда барганым булмады, ә менә үзләре чакырганда барырга туры килде. Бигрәк тә Табиев вакытында. Мин аның белән өч мәртәбә очрашып сөйләштем, һәркайсы аның үзенең инициативасы буенча. Иң әһәмиятлесе, мөгаен, 1964 елның көзендә булган очрашудыр. Ул бер төркем язучыларны үзенә чакырып алды. Без уникеме-унөчме кеше идек. Язучыларның төрлесенрәк сайлаган иде ул. Мәсәлән, шушы унике-унөч кеше арасында безнең язучыларның бик күренеклеләре катнашты, фиркасезләрдән Нәкый абзый, Хәсән абзый, Фатих Хөсни дә чакырылган иде, ә менә җитәкчелектә утырганнарның кайберләре ни өчендер булмады. Бик кызыклы очрашу, бик ачык сөйләшү булды ул. Кичкә таба сәгать дүрттә башланган иде, төнге унбердә генә бетте.
– Нинди темага булды инде бу сөйләшү?
– Сөйләшүдә без күп мәсьәләләрне кузгаттык. Чөнки башта ук ул үзе нинди проблемалар борчый, шулар турында ачыктан-ачык сөйләшергә чакырды. Шулай дигәч, инде без ачык сөйләшүгә күчтек. Үзебезне борчыган мәсьәләләрне кузгаттык. Җөмләдән берсе – Татарстанны союздаш республика итү мәсьәләсе. Хикмәт шунда: ул вакытны Советлар Союзының яңа Конституциясе эшләнә башлаган иде, аның комиссиясе дә төзелгән иде. Башында Хрущев иде. Шул уңай белән күтәрдек инде без аны. Шушы Конституция буенча Татарстанны, һичшиксез, союздаш республика итәргә кирәк, дидек. Әле Сталин вакытында ук Татарстанга карата шушындыйрак караш булган. Сталин үзенең докладында Татарстан бөтен яктан да – мәдәнияте белән дә, икътисады белән дә, гомумән, халкының саны белән дә со юздаш республика булырга лаек, тик бер генә нәрсә җитми аңа: ул да булса, читтәге республика түгел, чит илләр белән чикләшми, ди. Без инде Табиевка сугыштан соң мондый сәбәпнең бернинди дә әһәмияте булмаска тиеш дип аңпатырга тырыштык. Ул игътибар белән тыңлап торды, бер сүзебезне дә кире какмады. Ул бер генә сүз әйтте:
“Не торопите событий”, – диде. Ягъни вакыйгаларны ашыктырмаска, үз җаена куярга кирәк дигәнне аңлатты. Дөресрәге, кирәк дип тә, кирәкми дип тәөзеп әйтмәде. Ел ярымнан соң микән, безнең тагын бер очрашу булды. Анысында инде ул: “Татарстанны союздаш республика итүнең кирәге юк, автономия булса да, союздаш республикалардан ким җире юк аның, киресенчә кайберләреннән өстенрәк тә әле”, – дип кистереп әйтте. Без ул вакытта аның белән килешмәдек, әлбәттә... Икенче мәсьәлә итеп без әдәбият, тел мәсьәләсен, телебезнең, мәктәпләренең авыр хәлен куйдык. Хәтта без анда Гаяз Исхакыи мәсьәләсен дә күтәрдек. Анысын Нәкый абзый күтәреп чыкты. Дәшми калучылар да булды, әлбәттә. Чөнки бик четерекле мәсьәлә иде. Нәкый абзый мәсьәләне болай куйды: Гаяз Исхакый – татар әдәбиятында зур урын тоткан көше. Без – марксистлар. Марксист буларак безнең аның иҗатына, тормышына гадел бәя бирә алырлык көчебез бар, диде. Әмма Табиев безнең белән килешмәде. Менә шушындый сүз, булды. Ачыктан-ачык, кайвакытта кызып та кителде, талашуларга хәтле барып җиттек. Шәйхи мәрхүмнең сикереп торган чаклары да булды.
– Әмирхан абый, Сез гомер буе зыялы, затлы кешеләр арасында яшәдегез. Аларның кемнәр икәнен Сез яхшы беләсез инде. Шулар арасына мин, билгеле, иң беренче чиратта Сезнең үзегезне дә кертәм. Менә бүген кемнәрне зыялы дип атарга була. Сез яшь чактарак бар идеме андый кешеләр?
– Ничек дип әйтергә инде... Зыялының төрлесе була торгандыр инде аның. Әйтик, мин борынгы зыялыларны да күреп калган кеше. Мин биредә революциядән соңгы чорларны күздә тотам. Мәсәлән, Җамал Вәлидине күргәнем бар минем. Гали Рәхимне, Фатих Әмирханны азрак күрергә туры килде. Аеруча миңа якын кешеләр – Сәгыйть һәм Шәриф Сүнчәләйләр. Алар бик зыялылар иде. Хәзерге зыялылар алардан бик нык аерылалар. Кайсы яклары белән? Аларның бөтен нәрсәләрендә, үз-үзләрен тотуларында булсын, сөйләшүләрендә булсын, кешегә мөгамәләдә булсын, ниндидер бер мәдәнилек сизелеп тора иде. Бик чиста, пөхтә киенәләр, кыяфәтләре үк аларның зыялы булуларын күрсәтеп тора иде. Минем менә балачактан ук Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйнең бездә кунакта булулары истә калган. Алар икесе дә тройка костюмнан, катыргы якадан, бантиклар белән. Башларында килешеп торган кырпулы кәләпүш. Картинка шикелле булып истә калганнар.
– Ә бүгенге зыялылар?
– Бүгенге зыялыларны гади халыктан аерып бетерүе дә читен. Ну бар инде, әлбәттә. Зыялы кешенең тышкы кыяфәте генә түгел, аның күңеле дә матур булырга тиеш бит әле. Бакый абзый, Нәкый абзый борынгы зыялылардан иде. Үземнең замандашлар арасында да чын мәгънәсендә зыялы дип әйтерлек кешеләр бар иде. Беренче нәүбәттә, Әхмәт Фәйзине әйтер идем. Бик белемле, бик мәдәни, гимназия тәрбиясе алган. Үзен тотышында, кешегә мөнәсәбәтендә зыялы булуы сизелеп тора иде. Бездән яшьрәкләр арасында да андый зыялылар юк түгел. Әйтик, Миркасыйм Госманов кебек хәзерге галимнәребез... Тагын кемнәрне әйтим инде?
– Үзләрен зыялыга санап йөрүчеләр күп инде ул.
– Зыялылык мәсьәләсе ул иң элек тәрбия, рухи тәрбия белән бәйләнгән. Ниндидер дәрәҗәләр, исемнәр, югары белем алулар белән генә бәйләнгән әйбер түгел. Зур галим дә, язучы да булырга мөмкин, әмма аларның һәрберсе дә зыялы дигән сүз түгел әле. Гади кешеләр арасында да җитәрлек ул интеллигентлар. Безнең тормыш үзе кешеләрне бертөслерәк итте, тигезләде. Бер калыптан төшкән кешеләргә охшый башладык. Укуыбызга, белемебезгә, тәрбиябезгә карамастан, тормышыбыз белән дә, яшәү формасы һәм үзебезне тотуыбыз белән дә бертөслерәккә әйләндек.
– Кайсы әсәрегез татар әдәбияты тарихында калыр дип уйлыйсыз?
– Минем инде әйберләрем бик күп түгел. Алар бар да бертигезрәк әйберләр.
– Шулай да?!
– Шулай да... халыкка ошау җәһәтеннән «Әйтелмәгән васыять» яшәр инде. «Матурлык» дигән хикәя, бәлкем, яшәр. «Төнге тамчылар», «Кем җырлады?». Повестьлардан, бәлкем инде, «Рәшә», «Гөләндәм туташ хатирәсе»... Ну аларның күпме яшәвен әйтүе бик кыен, әлбәттә. Шулай да миндә ышаныч бар. Мин алай тиз онытыла торган язучылардан булмам дип уйлыйм.
Ни өчен соңгы вакытта миндә шундый ышаныч көчәйде дисезме? Бу ара–ларда кайбер әсәрләремне радиодан тапшырдылар. Телевидение мине бөтенләй тапшырмый диярлек. Радио укыштыра. Менә шул ук «Әйтелмәгән васыять»не Ирек Баһманов укыды. Үтемле иттереп. Аңа хәтле дә кайбер нәрсәләрне, мәсәлән, «Төнге тамчылар»ны радиодан тапшырдылар. Көчле артистлар катнашы белән. Бик дулкынланып тыңладым үз әйберемне. Шуннан соң туган ышаныч инде ул.
– Үзегезнең әсәрләр арасында «юкка язганмын, моны язасы калмаган икән» дигәннәре, үз әсәрләрегез өчен оялган чакларыгыз булмадымы?
– Юк дәрәҗәсендә диярлек. Булса да, бик аздыр. Менә, әйтик, фронттан кайткачтын мин бер «Шиһап абзыйның таныш кызы» дигән хикәя язган идем.
Ул безнең сугыштан соңгы беренче сайлауларга багышланган әйбер иде. Мин шул нәрсәне журналга илттем. Журнал кабул итте, һәм басарга булды инде. Ләкин миннән үзенекен өстәтә башлады. Минем хикәямдә Сталин турында да, Молотов турында да, беркем турында да сүз юк иде. Гади авыл кешесе Шиһап абзый һәм аның фронтта күргән бер кызы турында сүз бара. Алар бер ротада эшләгәннәр. Ул кызны, фронттан кайткач, депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим иткәннәр. Бик әйбәт, инсафлы кыз. Җаны-тәне белән кешеләрне кайгырта торган кыз. Шиһап абзый моңа бик дулкынлана, куана...
Ә миңа журналда болай аңлаталар. Халыкның иң беренче депутаты – Сталин. Шуңа күрә аны хикәягә кертергә кирәк. Ну нишлисең, ул вакытта бит Сталинның исән чагы, кертми кара! Кертмәсәң, үзеңне мәгълүм бер җиргә илтеп кертергә мөмкиннәр. Кертергә туры килде. Ләкин ул гына җитмәгән, Сталинның бит әле соратниклары бар, шуларның берсен булса да күрсәтергә кирәк, аларны да бит бөтен халык тәкъдим итә. Кемне? Менә Молотовны! Аны да өстәдем. Шуңа күрә дә ул хикәямне бер генә җыентыгыма да керткәнем юк. Диктовка белән өстәлсә дә, минем кулым белән өстәлгән бит.
– Димәк, Сезнең өстән кушып язылган әсәрләрегез юк дәрәҗәсендә. Бәлки, шуңадыр да заманында Сезгә тәнкыйть тә шактый эләкте. Гадел тәнкыйть идеме алар, әллә заманы шундый идеме, тәнкыйтьчеләре шундый идеме?
– Тәнкыйтьчене инде аны заманадан аерып булмый. Заман кушканны күбрәк яздык бит инде. Тәнкыйтьчеләр дә шул заман таләбеннән чыгып эш иткәннәрдер. Ләкин минем шуны әйтәсем килә. Миңа тискәре тәнкыйтьләр белән беррәттән уңай тәнкыйтьләр дә булды. «Рәшә» каты тәнкыйтькә эләккән иде бит. Фасеев тарафыннан. Шул ук вакытта «Рәшә»не яклап язучылар да булды. Бу бит инде Сталиннан соң, Хрущев заманында. Ә ул чакта азмы-күпме хөрлек заманы килде. Минем әсәрләр темалары белән, эчтәлекләре белән моңарчы әле безнең әдәбиятта йә күренмәгән, йә бик сирәк күренгән әйберләр булып чыкты. Әйтик, «Саз чәчәге» райком секретареның мещанга әйләнүе турында. «Рәшә» мал җыю белән агуланган кеше турында. Алар әле безнең әдәбиятта бик күренгән әйберләр түгел иде. Тормышның тискәре якларын чагылдырган әсәрләр дип кабул иттеләр. Ул вакытта бездә тормышның тискәре ягын түгел, бары уңай ягын гына күрсәтү алга сөрелә иде. Шуны таләп итәләр иде.
– Әмирхан абый, Сезнең әсәрләрне укыганда бигрәк тә теленә игътибар итәсең. Шаккатып, сокланып, рәхәтләнеп укыйсың. Менә сезнең сөйләшүегез дә бөтенләй башка. Сез җеген җеккә китереп, матур итеп сөйләшәсез. Әсәрләрегездәге геройлар кебек инде.
– Юк, сөйләшүем белән язуым минем бер түгел. Мин язган чакта иң элек сүзгә, телгә бик таләпчән киләм. Көчемнән килгән хәтле тырышып язам. Яхшы булсын дип. Кеше укый алырлык булсын дип. Китабымны кулга алып укый башлагач, кеше ташламасын дип. «Язучы язганда аның үз тәнкыйте йокламаска тиеш», – дип Толстой әйткән бугай.
Фото: kitaphane.tatarstan.ru