Сүз һәм хатын-кыз.
Мин кайда булсам да — автобустамы, урамда, яки базардамы — хатын-кызның сүзенә колак салырга яратам. Күп сөйлиләр» — диләр. Юк, алар дөресен, үзәгенә үткәнен сөйлиләр. Хатын-кызның нәрсә уйлаганын сүзеннән генә түгел, кыяфәтеннән дә аңлап була. Хатын-кыз кебек төгәл җан иясе дөньяда юк.
Берәр ирдән сәгать кенә сора син. Ул сәгатенә бер-ике минут карап тора да болай дип җавап бирә:«Тә-әк… Җиденче егерме бер минутлар тирәсе булырга тиеш.» Ирләр беркайчан да точносын әйтми. Бу аларның канына сеңгән. Менә сез, гүзәл ханым, ирегезнең күпме зарплата алганын беләсезме? Һы, ул сезгә шулай дип әйтә генә. Ул да сезнең күпме алганыгызны белмиме?! Ялгышасыз, ханым. Ул сезнең зарплата алганыгызны вообще белми. Ул гаиләне мин генә туйдырам, дип уйлый.
Менә хәзер урамдагы бер гүзәл ханымнан сорап кара сәгать ничә дип. Ул сиңа бер генә карап ала — сәгать ничә икәнен генә түгел, үзеңнең кем икәнеңне дә төшенәсең. Гомумән, үзеңнең кем икәнеңне тәгаен беләсең килсә, хатын-кыздан ни дә булса сорап карарга кирәк.
Хатын-кызларның сүзенә колак салырга яратам. Аларның сүзендә илнең сулышы чагыла. Һәм, әлбәттә, иренең сулышы да… Автобуска керәсең — бер ханым иренең соң кайтуына зарлана. Автобустан төшәсең — күзе күгәргән бер ханым иренең иртә кайтуына зарлана. Кибеткә керәсең — берәү ахирәтенә пышылдый: «Карале, малай, минем заразаның себеркесе бар бугай…» (Сүз кем хакында барганлыгы аңлашыла инде?!) Ахирәте аңа үз моңын сөйли: «Минеке дә себерелеп алды. Ул кәнтәйнең чыраен күрсә-әң!.. Менә паспортын комак ашаса, билләһи, фотосын калдырачак. Куркачак комак аңа тияргә!»
Нәтиҗәдә, бөтен ирләр дә бертөрле юньсез булып чыга. Ә сез беләсезме, ни өчен ирләр бертөрле? Чөнки хатын-кыз бер төрле түгел. Барсы да матур, әлбәттә. Тик һәркайсы үзенчә матур.
Автор фотосы.