Барлык яңалыклар
Шәхес
21 октябрь , 23:16

Марат КӘБИРОВ. Яратам хатын-кызны

Сөйгән кызына тугъры кешеләр була. Яраткан хатынына тугърылар бар. Бу җәһәттән мин икеләтә бәхетле. Мин, гомүмән, хатын-кызга тугъры булдым — берсен дә читкә типмәдем, берсенә дә хыянәт итмәдем.

Марат КӘБИРОВ. Яратам хатын-кызны
Марат КӘБИРОВ. Яратам хатын-кызны

Тиңсезлек. Сөйгән кызына тугъры кешеләр була. Яраткан хатынына тугърылар бар. Бу җәһәттән мин икеләтә бәхетле. Мин, гомүмән, хатын-кызга тугъры булдым — берсен дә читкә типмәдем, берсенә дә хыянәт итмәдем.

Хатын-кызга мин Алла сыманрак итеп карыйм. Юк, ялгышам икән, дөрес үк әйтмим икән. Чөнки минем бөтен әсәрләрем дә хатын-кыз турында. Пьессалар да, повестьләр дә, хикәяләр дә. Шигырьләрне инде әйтәсе дә түгел. Димәк, әгәр: «Хатын-кызны Алла итеп күрәм»,— дисәм, мин аның пәйгамбәре булып чыгам. Как то нескромно получается. Ни генә әйтсәң дә, Алласы белән үбешеп, Алласы белән йоклап йөргән пәйгамбәрләрне күргән юк әле.

Хатын-кызны мин кояш кебек күрәм. Көйдергеч карашын әйтмим. Артык кайнарлыгы белән җанга тиюен дә әйтмим. Бөтен дөньяга тереклек бирүче назын әйтәм. Кояшның бер назлы карашыннан үләннәр күтәрелә, мизгелләр алышына. Ләкин кояш көндез генә балкый. Ә хатын-кыз төнен дә. Төнлә ул хәтта ныграк та балкый әле. Шуңа күрә, хатын-кызны кояш белән чагыштыру хата булып чыга. Аннан соң, мин айны яратам. Айның назлы яр тәнендә чагылган чагын.

Хатын-кызны мин… Юк, аны бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Нәрсәгә генә тиңләсәң дә, бу — хатын-кызны кимсетү кебек булып чыга.

Хатын-кызны бер нәрсәгә дә тиңләп булмый. Ләкин бәтен нәрсәне дә хатын-кызга тиңләргә мөмкин. Матурны да. Ямьсезне дә. Яхшыны да. Яманны да. Хәтта ирләрне дә.

Хатын-кызны бары тик хатын-кызга гына тиңләп була. Кем ул хатын-кыз? Ул — барсы да!

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: