Барлык яңалыклар
Шәхес
16 сентябрь , 09:34

Юл яручы

Башкортстанда бүгенге татар филологиясе фәне, мәгарифе, югары уку йортларының татар бүлекләрендә эшләүче галимнәр турында сүз алып барганда, хәтергә иң беренче булып Илшат Сәхиятулла улы Насипов исеме килеп төшә.

Юл яручы
Юл яручы

Башкортстанда бүгенге татар филологиясе фәне, мәгарифе, югары уку йортларының татар бүлекләрендә эшләүче галимнәр турында сүз алып барганда, хәтергә иң беренче булып Илшат Сәхиятулла улы Насипов исеме килеп төшә. Аны тулы хокук белән республикадагы татар тел гыйлемен әйдәп баручы галим-тюрколог, үзе җитәкләгән кафедраларны ил дәрәҗәсенә күтәргән оста оештыручы, студентлары арасында чиксез ихтирам казанган чын педагог, тел сагында торган милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе дип атарга мөмкин. Хәер, биредә аның бер дәрәҗәсен генә атау да җитә: Илшат Сәхиятулла улы бүген Башкортстанда татар тел гыйлеме өлкәсендә филология фәннәре докторы, профессор дәрәҗәләренә ирешкән бердәнбер(!) галим. Бу үзе генә дә йөзләрчә “татлы” эпитетларга, меңнәрчә мактау сүзләренә торырлык. Аны тулы хокук белән “юл яручы” дип атарга мөмкин. Галимнең 60 яшьлек юбилее көннәрендә язылган бу мәкаләдә без аның тормыш юлының иң мөһим этапларына, сикәлтә-борылышларына тукталырга тырышырбыз.

Юл башы

Булачак галим 1964 елның 16 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында дөньяга килә. Гаиләдәге биш бала арасында ул иң төпчеге була. Әтисе Сәхиятулла гомере буена мал табибы булып эшли. Төпчек бала буларак, кечкенә Илшат җәй көне аның арбасыннан, кышларын чанасыннан төшми, “маллар дәвалап” йөри. “Атадан күргән – ук юнган” дигәндәй, ул балачагында авыл тормышын, мал карау нечкәлекләрен яхшылап өйрәнә. Шунда ук аның беренче фәнни тикшеренүләре дә башлана:

– Әтинең малларга укол кадавын күреп, үземнең дә эксперимент ясап караганым хәтердә. Өйдәге барлык гөлләргә язу карасы кадап чыктым. Караның үсемлек сабагында күренү-күренмәвен тикшердем. Барлык гөлләр дә корыды, – дип көлемсерәп, истәлекләрен яңарта бүген галим.

V-VI сыйныфларда укыганда киләчәктә табиб булырга карар итә ул. Ләкин VIII сыйныфны тәмамлавына Иске Күктау мәктәбе ун сыйныфлы “урта мәктәп” статусы ала. Урта белем турында аттестат тапшырганда, директор һәм бер үк вакытта физика укытучысы Рәмзә Ямалов егетнең киләчәген алдан күреп: “Син укытучы булырга тиеш”, – ди һәм РОНО мөдире Рәис Әхмәдуллинның юлламасы белән, аны Уфага Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих-инглиз теле бүлегенә укырга керергә җибәрәләр. Ә анда чит телдән дә имтихан бирергә кирәк булып чыга. Ул чордагы башка күп мәктәпләрдәге кебек үк, Иске Күктауда да немец теле укытылуы аркасында, егетнең аттестатында инглиз теле буенча билге булмый, аның документларын кабул итмиләр. Егет авылына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Әлбәттә ул монда кул кушырып утырмый. Шул ук елны комсомолның өлкә комитеты юлламасы белән Чиләбе педагогия институтына имтихан тапшырып, укуга алына. Ләкин Чиләбегә китәргә дә күңел тартмый. Балачак хыялларына бирелеп, Уфадагы медицина институтына керү хыяллары белән янып йөргәндә, юлына мәктәптәге сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия Гилфанова-Галиева очрап, аны Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә барырга күндерә...

Әгәр ул чынлап та табиблык һөнәре буенча киткән булса, медицина үсешенә нинди өлеш кертер иде – әйтә алмыйм; ләкин филология фәне, татар тел гыйлеме үзенең талантлы бер вәкилен төгәл югалткан булыр иде. Монысына иманым камил. Биредә язмыш дигән әйбернең чынлап та булуына, күрәчәгебез Күкләрдә алдан язылуына, барысы да Аллаһ кулында икәнлегенә ышанырга гына кала. Хәер, Илшат Сәхиятулла улы – бүген табиб та. Яшьләрнең күңелләрен дәвалаучы, рухларына туган телгә сөю, әдәбиятка, мәдәниятка ихтирам иңдерүче табиб. Ә дәвалау коралы – сүз аның.

Студент еллары

Шулай итеп, Илшат Сәхиятулла улы БДУның филология факультеты татар-рус бүлеге студенты булып китә. 1980 еллар уртасы. Илдә “үзгәртеп кору”лар башланган, рухи өлкәгә игътибар бермә-бер арткан, яңарыш җилләре исеп, галимнәребезнең белемнәрен фидакарьләрчә түкми-чәчми студентларга җиткергән дәвер.

Бу елларны БДУның татар филологиясе кафедрасының “алтын чоры” дип атарга мөмкин. Илеш егете бөтен булмышы белән фән дөньясына чума: Камил Дәүләтшин, Радик Сибәгатов, Әхәт Нигъмәтуллин, Үзбәк Гыймадиев, Риф Мөхәммәтҗановлардан төпле белем ала; якташы Суфиян Поварисов җитәкләгән “Тел чишмәсе” түгәрәгенә йөри, аның старостасы була.

Шулай да фән юлына алып кереп китүе өчен галим, беренче чиратта, күренекле тюрколог, ул вакытта кафедра доценты Алмас Шәйхуловка рәхмәтле. Ул студенты күңелендә фәнни иҗат очкыннары барлыгын тоеп алып, аларны үстерергә, яңа сулыш өрергә тырыша. Егет көне-төне остазы җитәкләгән фәнни-тикшеренү лабораториясендәге перфокарталар арасында казына, тел берәмлекләрен барлый; Алмас Галимҗан улы җитәкчелегендә язылган докладлар белән Мәскәү, Свердловск, Алабуга, Ташкент шәһәрләрендә узган күпсанлы гыйльми конференцияләрдә чыгыш ясый. Остазы яраткан шәкертен тюркология фәненең атасы – академик Әдһәм ага Тенишев белән дә таныштыра. Илшат Сәхиятулла улы олпат галим биргән киңәшләргә мәңге тугры калачак, аларны тотып яшәячәк. Ә укытучыларының кайберләре аның өчен туганнарыдай якынга әвереләчәк. Мәсәлән, күп буын студентларының яраткан остазы Камил Салих улы Дәүләтшинны вакытсыз вафатына кадәр “абыем” дип йөртә ул.

Университет елларында егетнең оештыру осталыгы, җитәкчелек сәләте дә ачыла. Өч ел буена студентларның төзелеш отряды командиры булып эшли ул. Мөлаем йөзле, ышанычлы озын адымнар белән атлаучы егет шул рәвешле киләчәккә юл яра. Менә шулай башлана бүгенге биеклекләргә юл.

Уфадан... – Тукайга

Ләкин барысы да син уйлаганча, планлаштырганча гына барса икән! Ул еллардагы тәртип буенча, укуларын тәмамлагач, кичәге студентларны “распределение” буенча кимендә ике-өч елга төрле төбәкләргә “хезмәт чирканчыгы” алырга җибәрәләр. Илшат Сәхиятулла улының өлешенә  төшкән “көмеш” Авыргазы районының Тукай мәктәбе була. Хәер, бу мәктәпне рейтинг-абруе югарылыгы буенча үзе сайлый ул. Җитмәсә, авылның исеме дә үзенә тартып тора. Анда ул ике ел татар теле һәм әдәбияты укыта, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары була.

– Студент елларында гаилә корган идем. Җәмәгатем Әдилә – һөнәре буенча медицина хезмәткәре. Аңа мәктәптә пионервожатый булып эшләргә туры килде. Колхоз ташландык бер бинаны торак итеп биргән иде, шуны рәткә китердек. Мал-туар асрадык. Кызыбыз Айгөл дә авыл һавасы сулап үсте. Башкорт дәүләт педагогия институтында халык мәгарифе җитәкчеләре резервының ике айлык курсларын тәмамлап кайтканнан соң, директор урынбасары итеп куйдылар, – дип искә ала бүген Илшат Сәхиятулла улы.

Ул Тукай авылында тамыр җәергә дә риза була. Авыл халкы, мишәрләргә хас гадәт буенча, читтән килгәннәрне өнәмәсә дә, яшь гаиләне үз итә. РОНО мөдире Валерий Нагаев, мәктәп директоры Хөсәен Ярмөхәммәтов һәм бердәм укытучылар коллективы, колхоз рәисе Иван Барбазюк, төзүчеләр бригадире Фәнис Канзафаров, лесник Вәзир Сәгадиев һ.б. – барысы да ярдәм кулы сузарга гына торалар. Ут күршедә генә яшәүче якташлар – укытучы Ләлә һәм партком секретаре Галимҗан Усмановларның гаиләсенең көндәлек кайгыртуы бигрәк тә мөһим була.

Шулай барысы да җайга салынып кына беткәндә генә, янә кискен борылыш – ул чактагы Стәрлетамак дәүләт педагогия институты проректоры, чыгышы белән Авыргазы районындагы күрше авылдан булган Фидая Рәфыйкова яшь һәм перспективалы педагогны институтка эшкә чакыра. Мәктәп җитәкчелеге сәләтле белгечне үзләреннән җибәрергә башта каршы булса да, яшь ирнең фән дөньясына омтылышын күреп, берни эшли алмый, ризалашырга мәҗбүр була. Шулай итеп, Илшат Насиповның тормышында яңа – аның бөтен асылын, булмышын һәм киләчәген билгеләгән Стәрлетамак этабы башлана.

Ассистенттан – проректоргача

1989 елда Илшат Сәхиятулла улы Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының милли мәктәпләрдә урыс телен укыту кафедрасы ассистенты булып эшли башлый. Биредәге тәүге көннәрдән башлап факультетта татар бүлеге оештыру мәшәкатьләренә чума. 1993 елда шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән филология факультетында татар бүлеге ачыла. Бер үк вакытта Стәрлетамак педагогия көллиятендә татар бүлеге ачу мәсьәләсе дә күтәрелә. Илшат Насипов, шәһәрнең татар милли активистлары белән берлектә, туган теле укытучылары әзерләү кирәклеген нигезләгән документларны әзерләп, Мәгариф министрлыгы җитәкчелегенә тапшыра. Бу максаты да тормышка аша. Стәрлетамак педагогия көллиятендә татар бүлеге ачылгач, ул берничә ел анда да укытып йөри.

– Стәрлетамак шәһәрендә милли хәрәкәттә катнашу, академиядә иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнү мине заманның бик билгеле җитәкчеләре һәм вазыйфалы кешеләре белән очраштырды, аларның ярдәмен тоеп яшәргә һәм киңәшләренә колак саларга мөмкинлек бирде. Алар арасыннан Спартак Әхмәтов, Рөстәм Рәхимов, Вячеслав Титов, Илгиз Шәрипов, Рәшит Рәҗәпов, Мөнир Вәлиев, Ринат Райманов һ.б. аерым атап булыр иде, – дип, хатирәләренә бирелә бүген галим.

Ләкин югары уку йортында ныклап аяк басып китү өчен гыйльми дәрәҗә булуы мотлак. Педагогия институтына күчү белән, Илшат Сәхиятулла улы Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына укырга керә. Башта читтән торып, соңыннан көндезге бүлеккә күчеп белем ала. Танылган тел белеме галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә 1994 елда якланган кандидатлык диссертациясе татар теле диалектларында сакланып калган борынгы төрки тел берәмлекләренә өйрәнүгә багышлана. Мирфатыйх Зәкиев язуынча, бу әлеге юнәлештәге беренче фәнни хезмәт була.

1997 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институты базасында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы оештырыла. Аның мөдире итеп И.С. Насипов сайлана. Яңа вазыйфадагы беренче көненнән башлап ул кафедраны аякка бастыру, аны бар яктан да Русиядәге әйдәүче кафедраларның берсенә әверелдерү максатын куя. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, чуваш теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүне югары дәрәҗәдә оештыру, төрки халыкларның телен, тарихын өйрәнү буенча төрле дәрәҗәдә күпсанлы фәнни конференцияләр уздыру – болар барысы да Илеш егетенең укытучы, галим, җитәкче һәм оештыручы буларак өлгергәнлеген раслый. Яшь җитәкчегә, иң беренче чиратта, кафедраның кадрлар мәсьәләсен чишәргә туры килә. Баштагы елларда Радик Сибәгатов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Алмас Шәйхулов, Суфиян Поварисов кебек Уфа галимнәрен, Вахит Хаков, Ким Миңнуллин, Сания Исмәгыйлева, Рәмил Исламов кебек Казан, Алабуга белгечләрен чиратлап үз янына чакырып, яңа бүлек студентларына лекцияләр укытса да, кафедрага яшь кадрлар кирәклеген ачык аңлый ул. Нәтиҗәдә, бүлектә эшләгән, яки анда диплом алып чыккан 20гә якын кеше аспирантура тәмамлап, шуларның дистәгә якыны фән кандидаты булып китә. Алар арасында бүген шушы кафедраны җитәкләүче Илсур Мансуров, биредә әле дә эшләүче яки эшләп киткән Фәридә Бохарова, Лариса Власова, Лира Афанасьева, Гөлназ Габбасова, Наталья Карповалар һәм Нәсимә Мөкимова да бар. Бу исә кафедраның үзаллылыгын, Русиядә татар һәм чуваш филологларын бергә әзерләүче үзәк буларак уникальлеген тәэмин итә. Аның тәкъдиме белән фән юлына басып, бүген Татарстанда уңышлы хезмәт куючы студентлары да бар аның: Миңнира Булатова (Хәлилова), Алина Хөсәинова – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми хезмәткәрләре, Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф идарәлеген җитәкли, Лилия Галиева (Янсаева) – Минзәлә шәһәре гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары. Алар барысы да филология фәннәре кандидатлары.

2006 елда Казанда үткән Бөтенрусия конкурсында Илшат Сәхиятулла улы җитәкчелек иткән бүлек “Иң яхшы татар бүлеге” дип таныла. 2012 елда татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы “Русиянең Алтын кафедрасы” исеменә лаек була.

Зур оештыру эшләре алып баруга карамастан, И.С. Насипов җитди фәнни-тикшеренү эшләренә дә вакыт таба. Аерым алганда, төрки-татарларның фин-угыр халыклары белән уртак җирлектә күп гасырлар дәвамында яшәүләре нәтиҗәсе буларак тел белемендә барлыкка килгән “Идел-Кама телләре берлеге” теориясен үстерүгә зур өлеш кертә. Татар телендә фин-угыр алынмаларын өйрәнүгә зур көч сала. Моның нәтиҗәсе буларак 2010 елда Казанда ике белгечлек – “Русия Федерациясе халыклары телләре (татар теле)” һәм “Чагыштырма-тарихи, типологик һәм тиңләштермә тел белеме” белгечлекләре буенча филология докторы дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклап чыга. Бу елларда аның күпсанлы гыйльми монографияләре, уку кулланмалары нәшер ителә.

Шуны да өстик, Илшат Сәхиятулла улы эшләгән дәвердә Стәрлетамак педагогия институты ике тапкыр исемен үзгәртә. Башта педагогия академиясе статусын ала; соңрак Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалына әверелә. Ләкин нинди генә үзгәрешләр булмасын, Илшат Насипов бибиләрен саклаган каз кебек кафедра сагында тора, аның башка бүлекчәләр белән кушылуына, яисә таркатылуына юл куймый. Һәм бу әле дә шулай. Бүген галим тәне белән Уфада яшәсә дә, күңеле-җаны белән барыбер Стәрлетамакта кала кебек тоела миңа.

Югары уку йортында барган үзгәрешләр галимнең карьера үсешенә дә уңай тәэсир ясамыйча калмый. Академия статусын алгач, ул кафедра мөдире вазыйфасын башкару белән бергә вузның уку-укыту эшләре һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча проректоры итеп тә билгеләнә. Ә инде уку йорты БДУның Стәрлетамак филиалына әверелгәч, проректордан директор урынбасарына әверелә. Ләкин бу вазыйфаларда аңа озак эшләргә туры килми. Аны алда яңа юллар, яңа үзгәреш-казанышлар, атап әйткәндә, Уфа көтә.

Галим, педагог, оештыручы

Әйе, 2012 елда Илшат Сәхиятулла улы Стәрлетамакта үзе барлыкка китергән кафедраны лаеклы дәвамчысы – доцент Илсур Мансуров җитәкчелегендә калдырып, Уфага күченеп килә. Шулай итеп, ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли башлый. Турысын әйтик, кафедраның абруйлы җитәкчесе, чын мәгънәсендә зур галим Суфиян ага Сафуановның вафатыннан соң мондагы хәлләр мактанырлык булмый. Шуңа да, 2005 елда ректор вазыйфасына килгән Раил Мирвай улы Әсәдуллин төпле, җитәкчелек осталыгына да, тирән гыйльми багажга да ия булган мөдир эзләү эшенә керешә. Яшерен-батырын түгел, бу мәсьәләдә берничә тапкыр авызы да пешә ректорның. Кафедрага яңа сулыш өрерлек инициатив кадрларны барлап чыккач, ул Стәрлетамак педагогия академиясе проректоры, яшь фән докторы Илшат Сәхиятулла улы Насипов кандидатурасына туктала.

– Аңа инде 2010 елда докторлык диссертациясен яклаганчы ук БДПУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфасын тәкъдим иткән идем – тыңламады. Ләкин “тамчы тама – таш тишә” дип юкка гына әйтмиләр, кат-кат үгетли торгач, Уфага күчеп килергә ризалашты. Илшат Сәхиятулла улы эшкә килгәч, өстемнән тау төшкән кебек булды. Ул кафедраны яңа югарылыкка күтәрде, Русия төбәкләре һәм БДБ илләре вузлары белән хезмәттәшлектә яңа офыклар ачты, – дип сөйләде миңа Раил Мирвай улы.

Илшат Сәхиятулла улына әлеге карар җиңел генә бирелгән дип уйлый күрмәгез, БДПУ җитәкчелегенә бу мәсьәлә буенча дүрт тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул дүртенчесендә генә ризалык бирә.

Чынлап та, яңа мөдир һәм университет җитәкчелеге арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаша. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршында магистратура эшли башлый, анда абитуриентлар туплау эше системага салына, конкурс һәрвакыт югары була, кафедраның матди-техник базасы ныгый. Бүлек урнашкан бинаның тулы бер секциясе кафедра карамагына күчә, анда татар теле һәм әдәбияты методикасы, Габдулла Тукай исемендәге һәм татар мәдәнияте кабинетлары урын ала. Башкортстан һәм Татарстан мәгариф министрлыклары белән тулыканлы элемтә урнаштырыла, аларның ярдәме белән әлеге кабинетлар заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, Тукай бүлмәсе республика дәрәҗәсендә узган төрле татар милли-мәдәни чараларының үткәрү урынына әверелә. “Ана теле”, “Тукай моңнары” кебек бүген исемнәре бөтен Русиягә яңгыраган бәйге-фестивальләр нәкъ биредә “канат яра”. Нәкъ шушы чорда студентларга педагогик һәм башка төрле уку практикалары үтәр өчен база мәктәпләр челтәре булдырыла. И.С. Насиповның башлангычы белән Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәмендә ачылган Каюм Насыйри исемендәге мәгърифәт һәм мәдәният үзәге бүген БДПУның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы булып тора! Татаристика өлкәсендә Русиядә әйдәп баручы үзәкләрнең берсе ул! Әйткәндәй, “Ватаным” бөтенрусия татар җәмәгать оешмасының Раил Мирвай улы озак еллар буена җитәкләгән Башкортстан бүлекчәсе өчен дә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ныклы терәк һәм таяныч була. Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, танылган хирург Ренат Акчурин БДПУның һәм кафедраның көтеп алынган кунакларына әвереләләр. Аңлашыла, бу уңышларның барысы да тәҗрибәле кафедра коллективын куелган максатларны хәл итү өчен туплап, берлектә эш башкару сәләтендә, һәр укутучы-галимне саклап, аларның мөмкинлеген дөрес файдалана алуда.

Кафедрадагы оештыру мәшәкатьләре тавык чүпләп бетерә алмаслык күп булса да, галимнең төп эше – фән. Илшат Сәхиятулла улы төрки һәм татар тел белеме үсешенә «Татар теленең лексик-тематик төркемнәрен чагыштырма-тарихи тикшерү системасы» (Уфа, Гыйлем, 2007), «Татар телендә фин-угыр алынмаларын системалаштыру тәҗрибәсе» (Казан, 2009), «Идел-Камада тел бәйләнешләре. Татар телендә мари алынмалары» (Стәрлетамак, 2010), «Идел-Камада тел бәйләнешләре. Татар телендә мордва алынмалары» (Тубыл, 2013), «Идел-Камада тел бәйләнешләре. Татар телендә удмурт алынмалары» (Уфа, 2013) монографияләре белән зур өлеш кертә. Бу хезмәтләрдә төрки-татар һәм фин-угыр халыкларының үзара этнолингвистик мөнәсәбәтләре тикшерелә.

Галим үзенең бер әңгәмәсендә билгеләвенчә, төрки телләрнең фин-угыр телләренә йогынтысы моңа кадәр шактый киң тикшерелгән була. Ә фин-угырлардан булган күршеләребез мари, мордва (мокшы һәм эрзя) һәм удмуртларның төрки-татарга йогынтысы бөтенләй тикшерелмәгән килеш кала. Бу йогынты тел материалында бүген бик зур эз калдырмаса да (марилардан 200дән артык, удмуртлардан 150дән артык, мордвалардан 100дән артык алынма сүз кергән), тарихта бу халыкларның төрки-татарларга йогынтысы зур булган. Чөнки озак гасырлар аралашып, бер җирлектә, шулай ук бер дәүләттә яшәү аларның телләрендә уртак үзенчәлекләрне булдырган. Шушылар нигезендә үз вакытында танылган телче Б.А. Серебренников Идел-Урал төбәгендә Идел-Кама тел берлеге булуы гипотезасын тәкъдим итә. И.С. Насипов үзенең остазлары Рифкать Әхмәтҗанов һәм Алмас Шәйхулов артыннан нәкъ шушы гипотезаны үстерә.

И.С. Насипов 350гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән, 4 фәнни һәм 4 коллектив монография, 20 уку-укыту методик әсбабы һәм уку программалары, 7 дәреслек һәм уку әсбабы бастырып чыгара. Аларда тел һәм әдәбиятның төрле аспектлары тикшерелә, методик проблемалар карала, Башкортстанда татар филологиясе һәм мәдәнияте үсешенең үзенчәлекләре ачыклана.

Биредә галимнең Башкортстандагы татар мәктәпләре өчен дәреслекләр әзерләп бастыру эшен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Дәреслекләрнең җитешмәве туган тел укытуда авырлыклар тудырган 2000 еллар башында Башкортстан Мәгариф министрлыгы татар теле дәреслекләрен төзеп бастыру эшен оештырды. Башта автор-төзүчеләр төркемен танылган телче Бәйнә Сәлимгәрәева җитәкләсә, соңрак бу эш укытучысы кулыннан Илшат Насиповка күчә. Иҗади төркем әзерләгән “Татар теле” дәреслекләрендә җирле материалларга, аерым алганда, Башкортстандагы татар әдипләре әсәрләренә, республикадагы рухи-мәдәни тормышка, тарихи-географик мәгълүматларга зур урын бүленә. Бүген рус телендә укытучы республика мәктәпләр өчен татар теле буенча уку әсбаплары уңышлы кулланылышта.

Менә шулай мәгариф һәм фән дәрьясында киң колач салып йөзеп, коллегалары, студентлары арасында зур ихтирам казанып, оныклары белән мәш килеп тыныч кына яшәп яткан бер дәвердә зәхмәтле 2020 ел килеп җитә...

Югалту

Ковид зәхмәте бөтенләй кагылмаган гаиләләр күп микән илебездә? Мөгаен, юктыр. Пандемия үзе белән бергә Илшат Сәхиятулла улының сөекле хатынын – Әдиләсен алып китә. Без, ир-ат заты, хатыннарыбызның тормышыбызда тоткан урынын еш кына аңлап та бетермибез, дөресрәге, соңлап аңлыйбыз.

– Мин хезмәтемдә, җәмгыять эшләрендә, фән өлкәсендә һәм көндәлек тормышымда билгеле шәхесләр белән аралаштым. Алардан күпләре якыннарым, кайберләре гаилә дусларым да булып та киттеләр. Монда мин Әдиләнең барысы белән дә, бигрәк тә аларның хәләл-җефетләре белән уртак тел таба алу сәләтенә рәхмәтлемен. Анда ниндидер бер тартым көче, кешеләргә карата ягымлылык, инсафлылык бар иде.

Аны югалту минем һәм якыннарым өчен зур фаҗига булды. Вакыт – дәва, дисәләр дә, бүген дә тынычлана алмыйм. Еллар узган саен йөрәк сыкравы басылган кебек булса да, югалтуның авырлыгы арта гына төшкән сыман. Мин үземне бик көчле ихтыярлы кеше дип уйлый идем. Тормышта авырлыкларга бервакытта да бирешеп бармадым, йомшаклыкларга юл куймадым, ниндидер төшенкелеккә бирелү, гомумән, юк иде. Ләкин Әдиләне югалтуны мин нык авыр кичердем һәм әле дә авыр миңа. Эчке бер ныклык юкка чыкты, бушлык пәйда булды. Димәк, ныклык аннан булган, тормышның бар булмышын ул тутырып торган.

Бу кайгыны кичергәндә кызымның гаиләсе, оныкларым терәк булды, бүген дә яшәү мәгънәсе аларда. Алардан башка моны күтәрү мөмкин дә булмагандыр инде, – дип, гомерендәге иң сагышлы мизгелләре белән уртаклаша галим “Кызыл таң” гәзитенә биргән интервьюсында.

Авыр афәтне кичергәндә дуслары, коллегалары, татар җәмәгатьчелеге аңа олы таяныч була. Илшат Сәхиятулла улы Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред хәзрәт Дәүләтшинга моның өчен аерым рәхмәтле. “Мондый мизгелләрдә кеше өчен боларның әһәмияте зур икәнлегенә инандым...” – ди ул.

Зур югалту, олы кайгы галимне тормыш ваклыкларына, көндәлек мәшәкатьләргә Ислам дине тәгълимәте аша карарга өйрәтә. Аллаһ Тәгаләнең: “Бәндәләремә сынауларның үзләре күтәрә алган кадәресен генә бирәм”, – дигән хәдисен дә бөтен тулылыгы белән аңлый ул хәзер. “Безнең бар булмышыбыз һәм фани дөньяда тормышыбыз Аллаһ Тәгалә кануннарына нигезләнгән, дип уйлыйм, шул исәптән адәми затка җибәрелгән аның сынаулары да. Сынаулары да рәхәтлек я кайгы аша булырга мөмкин. Шул ук вакытта бу сынауларны узу өчен дә ихтыярны ул бирә. Кеше Аллаһы тәгаләгә ышанып һәм табынып яшәсә, сынауларны да лаеклы уза аладыр, барысы да аның кодрәтендә”, – ди галим.

Оныклар – дәвамчылар

Илшат Сәхиятулла улы белән кайчан гына очрашма, нинди мәсьәлә турында гына сөйләшмә, сүз барыбер галимнең оныкларына барып тоташа. Сүз белән аңлатып бетерә алмаслык, картәти-бабайларда гына була торган саф мәхәббәт белән сөя ул аларны. Халыкта да “Балаңның баласы балдан татлы” дигән әйтем-гыйбарә юкка гына яшәмидер. Алар турында сөйләгәндә, Илшат Сәхиятулла улының йөзләре яктырып, күзләрендә очкыннар кабынып китә.

Кызы белән кияве галимгә ике онык – Кәмәл белән Әскәрне бүләк иткәннәр. Бүген алар гаиләләре белән Уфада яшәп, мәктәптә укыйлар. Кәмәл Уфага күченгән мәлләрдә туган татар теленнән бераз читләшкән булса да, бүген картәтисе белән татарча гына сөйләшергә тырыша. Димәк, татарлыкка тартылу бар.

– Кече оныгым Әскәр татарчасын шулай ук камилләштерер, дип өметләнәм. Ул мәктәптә татар телен өйрәнә, гел “бишле”ләр генә алып кайта. Ләкин бу гына аз шул. Мин аны “Күрәсеңме, абыең татарча яхшы белә, сөйләшергә тырыша, сиңа да анан үрнәк алырга кирәк!” – дип еш кына үчекләү катыш шелтәлим. Ул моңа бик кимсенә, димәк, тырышыр дигән ышаныч бар, – ди галим.

Амин, шулай булсын!

* * *

Язмамның керешендә Илшат Сәхиятулла улының дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре, вазыйфалары күплегенә ишарә ясаган идем инде. Ул – Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Татарстан Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Русиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Казан федераль университеты һәм Уфа фән һәм технологияләр университетының диссертация советлары әгъзасы, Русия Федерациясе Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) экспертлар советы әгъзасы һәм ВАК исемлегендәге фәнни журналларның редколлегия әгъзасы. Шуларга өстәп, Русия Фәннәр академиясе каршындагы Русия тюркологлары комитеты әгъзасы, Русия табигый фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты... Болары әле иң әһәмиятлеләре генә. Ваграк исем-бүләкләрне саный башласаң, тагын бер язма кирәк булыр иде. Иң мөһиме – ул халык гаме, милләт, туган тел дип янып яшәүче, бар гомерен милләттәшләребезнең белемен күтәрүгә, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүгә багышлаган шәхес.

– Үз тормышымда һәм хезмәтемдә кемнәрнеңдер миңа аяк чалганын исләмим дә. Һәрхәлдә, минем моның турында уйланырга, тирә-ягымнан мәкерлекләр эзләргә вакытым да булмады. Ә миңа ярдәм итүчеләрне мин бервакытта да онытканым юк. Эшемдә җитәкчеләрдән уңдым – ректорларым Марс Хәмидуллин, Хәмит Баймурзин, Илгиз Кызыргулов, Раил Асадуллин, Салават Сәгыйтов, директор Ягафәр Әбдрәшитов, Игорь Сыров; җәмәгать эшләрендә үрнәк алырдай шәхесләр булды – Фаил Туктаров, Эдуард Хәмитов, Алик Локманов, Кәрим Яушев, Заһир Хәкимов, Римма Үтәшева; тормышта дусларыма таянып яшәдем – Марат Сәитов, Мөдәрис Шыйгабетдинов, Азат Мәксүтов, Мидхәт Мусакаев, Дамир Әгълиуллин, Илдус Нигъмәтуллин, Рәмил Хәлитов һ.б.; туганнарым, якыннарым белән бер гаилә булып яшәдек. Аларның һәрберсенең минем тормышымда һәм хезмәтемдә лаеклы урыннары бар, – ди галим үткәннәргә сынаулы караш ташлап.

Алтмыш яшьлек гомер үреннән үзенә генә хас талпынулы озын адымнар белән һаман алга, яңа биеклекләргә таба атлый да атлый ул. Нәкъ җырдагыча, “үзе генә белгән юл белән”. Галимнең барасы юллары озын һәм якты булсын дип телик!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты доценты.

Юл яручы
Юл яручы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: