Барлык яңалыклар
Шәхес
14 август , 12:53

Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиевның тууына – 96 ел

Бүген Мирфатыйх агага 96 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аның соңгы чорда кызыксынып өйрәнгән мәсьәләләрен чагылдырган мәкаләсеннән өзек тәкъдим итәбез. Анда "татар" этнонимының килеп чыгышы турында сүз бара. Әйткәндәй, галим Башкортстанны, Уфаны бик ярата иде. Туган районы Ютазы белән чиктәш булгангамы, кардәшлек рухы тарткандырмы – биредә үткән фәнни конференцияләрдә теләп катнашыр иде. Күренекле башкорт галимнәре М. В. Зәйнуллин, Ф.Г. Хисаметдинова һәм башкалар белән һәрдаим аралашып, киңәшләшеп яшәде ул.

Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиевның тууына – 96 ел
Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиевның тууына – 96 ел

1. Татар этнонимының этимологиясе һәм синонимнары.
"Этноним" дип ыругны, кабилә, халык, милләт я аларның бер төркемен атау өчен кулланыла
торган сүзләргә әйтәләр.
Евразиягә монгол яулары чорында ныклап таралганлыктан, "татар" этнонимын
башта монгол сүзе дип уйлаганнар, аның монголча этимологиясен (этимология "сүзнең
ясалышы" дигән мәгънәне аңлата) эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар. Хәзерге фәндә
"татар" сүзенең төрки этнонимнар калыбы белән ясалуы бәхәссез. Ул тат һәм ар (эр ~ ир ~
ер ~ эр) өлешләреннән тора. Ир тамыры борынгы телдә кеше мәгънәсендә йөргән, соңрак
ир кешеләрне атау өчен генә кулланыла башлаган. Тат – шулай ук төрки сүз. Ул элек
‘чит, ят’ мәгънәсен аңлаткан. Чыгышы ягыннан да ул йат сүзенә барып тоташа. Төрки
телдә [й], [д], [т] авазлары чиратлаша. Мәсәлән, айак ~ азак ~ адак ~ атлау сүзләрендә
шундый чиратлашуны күрәбез. Йат, тат тамырларында да шундый хәл күзәтелә. Димәк,
татар сүзе ‘ят кеше’ мәгънәсендә йөргән.
Татар сүзен төрки этнонимнар калыбы белән ясалган дидек. Моны исбатлау өчен,
берничә мисал китерик.
Суар, сувар, сабир этнонимнарындагы ар, ир (кеше) сүзләренә аергыч булып килгән
су, сув, саб тамырлары төрки телдәге су сүзенең төрле диалекталь әйтелеше дип таныла.
Димәк, алар су кешеләре булганнар. Икенче төрле әйткәндә, су буенда яшәгәннәр, шуннан
тукланганнар, суга үз тотемнары итеп (үзләрен дөньяга китерүче итеп) табынганнар.
Себер сүзе дә шушы этнонимнан килә дип карала.
Болгар, балкар этнонимнарындагы болг аергычы ‘су, елга’, балк ‘торак, шәһәр’ мәгънәсендә
кулланылган. Димәк, бу этнонимнар су кешеләрен, тораклы кешеләрне аңлаткан.
Өстәп, тагын шуны әйтик: болгар сүзен руслар болгарь яки волгарь дип әйткәннәр.
Шуннан болгарлар елгасын да Болга яки, тагын да славянлаштырып, Волга дип атаганнар
булса кирәк.
Тауэр (тавр), дагар, тогар, тохар этнонимнарында эр, ар тамырларына аергыч булып
килгән тау, даг, тог, тох сүзләре ‘тау’ яисә ‘урманлы тау’ мәгънәсен белдерә. Болар
тау кешеләре булганнар. Яһүдләр төркиләрне безнең эрага кадәр үк догар дип атаганнар.
Хәзер исә, үзләренең күплек кушымчасын (-м) кушып, догарма диләр.
Хазар (хэзэр, хасар, кэсәр) этнонимындагы хаз (хэз, хас, кәс) аергычы ‘кыя, киселгән
тау’ мәгънәсен биргән. Димәк, хазар – кыя тау кешесе була.
Акацир, агачэр, мишәр сүзләрендәге акац аергычы – агач, мишә – урман тамырыннан
килә, һәм алар өчесе дә ‘агач кешеләре, урман кешеләре’ мәгънәсен аңлаталар. Димәк,
акацирлар, мишәрләр үз тотемнарын агач яки урман дип уйлаганнар.
Бигер, биәр этнонимнарында ер, әр тамырлары биг ~ бик (бәк ‘бай, хуҗа’), би сүзләре
белән ачыкланган. Бу этнонимнар ‘бай кешеләр, хуҗа кешеләр’ мәгънәсен аңлаткан. Би
(бай) сүзе үзе генә дә күплек санда этноним булып кулланылган: биләр, байлар. Безнең
Болгар дәүләтенә кадәр булган дәүләтне биәрләр төзегәннәр һәм аны Биәрем (минем
Биәрем ~ Биарым ~ Биәрм) дип атаганнар, руслар аны – Биармия, Көнбатыш халыклары
Биармланд дип йөрткәннәр. Удмуртлар безне татар дип түгел, бигер дип атаганнар.
Биләрләр үз шәһәрләрен Биләр дип йөрткәннәр. Татарлар һәм башкортлар арасында биләр
яки байлар кабиләләре төп урынны алып торган.
Болар барысы да татар этнонимының төрки сүз икәнен, төрки этноним калыбы
белән ясалган булуын күрсәтәләр. Бу калып белән ясалган этнонимнар төркиләрне атау
өчен кулланылганнар, татар этнонимы да башта ук төрки кабиләләрнең берсен атаган
булырга тиеш дип, ышанып әйтә алабыз.


2. Көнчыгышта һәм көнбатышта татар дип кемнәрне атаганнар?
"Татар" сүзе – борынгы чордан алып хәзерге көнгә кадәр иң күп кулланылган төрки
этнонимнарның берсе. Ул б. э. к. Үзәк Азия регионында бик актив йөргән. Кытайлар аны,
үзләрендә [р] авазы булмаганлыктан, та-та (да-да яки та-дце) формасында кулланган-
нар. Татар кабиләләре б. э. к. үк көчле булганлыктан, кытайлар татарларның үзләрен генә
түгел, хәтта аларның күршеләрен дә татар дип атаганнар һәм бу сүзгә шапшак, начар
халык, грекча әйткәндә, варвар мәгънәсен салганнар. Б. э. к. IV–III йөзләрдә Бөек Кытай
стенасы да татарлардан саклану өчен төзелгән. Соңга таба кытайлар татарларның төрле
телдә сөйләшүче халыклардан торуын аңлаганнар һәм татар сүзен төрле аергычлар белән
куллана башлаганнар. Мәсәлән, XI йөздә кытайларның төрки кабиләләрне – ак татарлар,
монголларны – кара татарлар, тунгус-маньчжурларны елга (су) татарлары дип атаулары
төрле язмаларга теркәлеп калган.
Рун язмаларында татар сүзе, этноним буларак, отуз татар, токуз татар формаларында
теркәлгән.
Мәхмүд Кашгарый XI гасыр уртасында язган «Диване лөгат-әт-төрк» («Төрки сүзләр
җыелмасы») дигән хезмәтендә татар этнонимының төрки телдә сөйләшүче кабиләне
атавын әйтә. Төрки телләрдән Кытайга иң якыны – кыргыз, аннан соң – татар, татардан соң
йабагу, кай, басмыл, башгырт, йәмәк, угыз, кыфчак, бәҗәнәк дип саный автор. Грециягә
иң якыны – бәҗәнәк, ди. М. Кашгарыйның бу мәгълүматыннан татарлар кайдадыр Үзәк
яки Урта Азия тирәсендә яшәгәннәр дип уйларга мөмкинлек туа.
Рун язмаларында, Кашгарый әсәрендә телгә алынган татарларны борынгы татарлар
дип атыйлар. Алар татар исемендә башка регионнарга (Идел-Уралга да) килгәннәр,
Һун (Сөн), Тюрк дәүләтләре төзелгәч, шул дәүләтләр эчендә үз этнонимнарын әкренләп
югалтканнар.
Чыңгыз хан яуларын тасвирлаган тарихи язмаларга караганда, XI–XII гасырларда,
монголлар күтәрелеп чыкканга кадәр, ул тирәләрдә иң көчле кабиләләр татар исемен
йөрткәннәр. Татарлар икътисади һәм сәяси яктан өстен торганлыктан, аларга буйсынган
башка кабиләләр һәм шул исәптән монголлар да татар дип аталган. XIII йөз ахыры –
XIV гасыр башында яшәгән фарсы галиме Рәшид-әд-дин әйткәнчә, монголлар иҗтимагый
өстенлеккә, татарларны җиңеп, үзләренә буйсындыргач кына ирешкәннәр.
Чыңгыз хан, әтисен үтергән өчен, татарлардан үч ала. Исән калган татарларны үз
гаскәренә ала һәм алгы флангка куя. Басып алынган илләрдән тупланган яңа сугышчыларны
да Чыңгыз хан, кимсетеп, татар дип атый. Алар да дошманга беренче булып
һөҗүм итәләр. Шулай итеп, Чыңгыз хан яулары дөньяга татар яулары исеме белән мәгълүм
була. Себердә, Кытайда, Урта һәм Алгы Азиядә, Кавказда, Болгар, Рус, Венгр, Чех,
Польша җирләрендә җиңүчеләр булып йөргән күп кабиләле бу татар яуларын монгол-
татар яулары дип атыйлар.
Татар яуларының килүе турында хәбәр ишетелгәч, Франция короле Изге Людвиг
татар сүзен, аңлы рәвештә, тартар (тәмуг кешеләре) формасында куллана.
Соңрак Көнбатыш Европа галимнәре монгол-татарлар басып алган барлык халыкларны:
төркиләрне, кытайларны, кореялеләрне, фарсыларны, гарәпләрне, фин-угыр,
славян, Кавказ халыкларын, мыскыл итеп, тартар дип атаганнар. Беренче географик
карталарга
да монгол-татарлар басып алган илләрне Тартария исемендә керткәннәр.
Көнбатыш Европада кулланылган, тышкы атама булган тартар сүзе дә, татар
этнонимы да югарыда саналган халыкларның берсенә дә үзатама булып кермәгән, чөнки
бу җирләргә татарлар (монгол-татарлар) үзләре күпләп килеп утырмаганнар. Бу шуның
белән аңлатыла: беренчедән, монгол-татарлар яулап алган мондый зур территориягә бик
аз санлы татарларның күчеп утыруы мөмкин түгел. Икенчедән, монгол-татарларга күчеп
утыру кирәк тә булмаган, һәм алар аңа омтылмаганнар да. Чөнки, борынгы төрки традиция
буенча, Чыңгыз гаскәре җитәкчеләре басып кергән һәр җирдә үз гаскәрен җирле халык
ирләре хисабына арттыра барганнар, шуңа күрә аның гаскәре Кытай җирләрен алганда –
кытайлашып, фарсы җирләрен алганда – фарсылашып, төрки җирләрен яулаганда – җирле
төркигә әйләнеп, фин-угыр җирләрен яулаганда – угырлашып, славян җирләрен алганда,
славянлашып китә торган булганнар. Монгол-татарлар исә бары армия җитәкчелегендә
генә сакланган. Шуңа күрә татар этнонимы халыкта үзатама була алмаган.


3. Руслар татар дип кемнәрне атаганнар, татар этнонимы кемнәргә йоккан?
Беренче рус галимнәре һәм укымышлылары Алтын Урданың барлык халкын татар
дип атаганнар. Бу төшенчәгә болгарларны да, башкортларны да, нугайларны да, казакъ-
үзбәкләрне дә, фин-угырларны да, кайбер кавказлыларны да керткәннәр. Бу киң мәгънәдәге
татарларны урда татарлары дип атыйлар.
Соңрак, Көнчыгышны өйрәнү барышында, руслар үзләреннән көнчыгышта яшәгән
рус булмаган барлык халыкларны да татар дип атый башлаганнар, хәтта Тын океан
ярларында яшәгән һәм палеоазиат телендә сөйләшүче орочларны да беренче рус сәяхәтчеләре
(яңа җирләрне үзләштерүчеләр) татарлар дип белгәннәр, һәм, шуннан чыгып, ул
култыкны да Татар култыгы дип атаганнар.
XVIII йөздә яшәгән рус тарихчысы В.Н. Т атищев тагын мондый фикер әйткән: европалыларда
татар дигән гомуми мәгънәле сүз әүвәл күп халыкларны атаган скиф этнонимы
шикелле кулланылган.
Көнчыгыш халыкларын бераз таный башлагач, руслар, татар сүзе алдына аергычлар
куеп, төгәл мәгънәле итеп сөйли башлаганнар. Мәсәлән: абаканские татары (хакаслар),
азербайджанские татары, астраханские татары, башкирские татары, барабинские татары,
белорусские татары, буджакские татары, джагатайские татары (үзбәкләр), енисейские
татары (хакаслар), казанские татары, касимовские татары, крымские татары, кузнецкие
татары (шорлар), лебединские татары (алтайлылар), литовские татары, поволжские татары,
сибирские татары, тарские татары, тобольские татары, томские татары, тюменские
татары, черкесские татары һ. б.
Соңрак, ягъни ХVIII–XIX йөзләрдә руслар татар сүзен бары төркиләргә, бигрәк тә
мөселман төркиләргә карата гына кулланганнар. Боларын төрки-татарлар дип йөртәләр.
Озак кына дәвам иткән рус-төрек сугышлары тәэсирендә татар сүзе XX гасыр башыннан,
әкренләп, төрек (турецкий) атамасы белән алышынган. XIX йөз ахырында
Каюм Насыйри, турецкий сүзен госманлы төрекләрен атау өчен калдырып, гомуми
төрк-татар мәгънәсен тюркский дип атарга кирәклеген тәкъдим иткән. Ләкин танылган
тюркологлар әле XX йөзнең 20–30 нчы елларында да гомуми мәгънәле төрк-татар сүзе
урынына турецкий сүзен куллануны дәвам иткәннәр. Бары 30 нчы еллардан соң гына,
гомумән төрки-татарларны атау өчен, тюркский (төрки) атамасы кергән, турецкий сүзе
госманлы төрекләренә ябышып калган.
XIX йөз уртасында, милләтләр формалаша башлауга бәйле рәвештә, күп кенә халык-
лар, руслар аларны татар дип атауларын дәвам итсәләр дә, татар этнонимы урынына
үз атамаларын кайтаруга ирешкәннәр. Мәсәлән: азәрбайҗаннар, балкарлар, үзбәкләр һ. б.
Болгар, кырым, добруджа татарларында татар этнонимы үзатамага әйләнеп киткән.
Татар халкына этноним читтән алынган, ә ул үзе болгар дип аталган җирле кабиләләрдән
барлыкка килгән. Шуңа күрә аны татар дип кенә түгел, болгар-татар дип атау
гадәткә кергән. Болай атаганда, халкыбызның монгол-татардан түгел, ә җирле тамырлардан
үсеп чыгуы ачык күренеп тора.
Чыннан да, XX йөзгә кадәр татар зыялылары, үзләренең болгар булуларын күрсәтү
өчен, Болгари кушаматын кулланганнар. XIX йөздә Идел буенда кулланылган төрки
телне (иске татар язма әдәби телен) лисане төрки болгариебыз дип атаганнар. Барлык
тарих галимнәре, мәсәлән, Н.М. Карамзин, И.Н. Березин, В.В. Григорьев, Н. Чернов,
Ш. Мәрҗани, М. Аитов, К. Насыйри, Н. О строумов, Г. Ә хмәров, М. Худяков, Һ. Атласи
һ. б., татарларның болгарлардан формалашуына басым ясап, болгар чорындагы һәм
аннан соңгы тарихи истәлекләрне болгар-татар истәлекләре дип тикшергәннәр. Димәк,
Алтын Урда чорыннан ук руслар элекке болгарларны татар дип атасалар да, болгарларга
татар сүзе үзатама булып XX йөз башларына кадәр керми торган. Дөрес, беренче булып,
татар этнонимы рус дәүләтендә йомышлы татарлар булып киткән болгарларга ябыша
башлаган.


4. Хәзер ничә төрле татар халкы бар?
Көнчыгыштан килгән татар исеме берничә төрки халыкта ныгып калган. Хәзерге
татарлар өч төркемгә бүленә: болгар-татарлар, кырым татарлары, добруджа татарлары.
Бу татарлар татар атамасын үз араларында сөйләшкәндә генә аергычсыз кулланалар,
чөнки бу очракта кайсы татар турында сүз баруы болай да җиңел аңлашыла. Мәсәлән,
без үз арабызда үз халкыбызны бары татар дип кенә атыйбыз. Кырым татарлары һ. б. да
шулай эшли.
Бу өч төрле татарны үзара янәшә куеп, чагыштырып сөйләргә яисә алар турында читтән
торып сүз әйтергә кирәк булганда, кайсы татар халкы яисә теле турында сүз баруын
аңлау өчен, татар этнонимын төгәл итеп, аергычлар кулланып, болгар-татар, кырым
татары, добруджа татары дип атарга туры килә.
Кырым татарлары, Алтын Урда чорында болгар-татарлар белән бер халык булып
оеша башлаган булсалар да, Казан һәм Кырым ханлыклары чорында тагын бер-берсеннән
ераклашканнар. Ә инде Татарстан АССР һәм Кырым АССР формалашкач, аерым халык
булып йөртелә башлаганнар. Кырым татарларын үз илләреннән куганнан соң, халык
санын алу вакытларында алар гомуми татар эчендә күрсәтелгән. Бары 1979 елгы сан алуда
гына кырым татарлары үзләрен болгар-татарлардан, ягъни Идел татарларыннан, аеруны
таләп итәләр һәм үз республикаларын торгызу өчен ачыктан-ачык көрәшкә чыгалар.
Кырым татарларының төп массасы хәзер Төркиядә яши.
Румыния һәм Болгария территорияләрендәге борынгы Добруджа җирләрендә яшәп
калган төркиләрне хәзер добруджа татарлары дип атыйлар. Төрле ачлык елларында анда
шактый санда болгар-татарлар, литва татарлары, кырым татарлары да күченеп утырган.
Шуңа карамастан добруджа татарлары үзләрен болгар-татарларга да, кырым татарларына
да кертмиләр, аерым халык яисә бер этник төркем итеп саныйлар. Хәзер алар, мәктәптә
төрекчә укыту кертелгәнлектән, үз ана телләрен төрек әдәби теленә алмаштыру процессын кичерәләр.
Болгар-татарларга электән Болгар дәүләте эчендә һәм тәэсирендә яшәгән идел буе
татарлары, себер татарлары һәм литва татарлары керә.
Идел буе татарлары Идел-Уралдагы татарларны үз эченә ала. Монда элекке Казан
ханлыгы җирләрендәге татарлар (казан татарлары), Касыйм һәм Нижгар татарлары,
Тамбов һәм Пенза, Әстерхан, Пермь, Оренбург татарлары, Агыйдел бассейны татарлары керә.
Литва татарлары – Литваны дошманнардан саклау өчен, XIV йөздә Алтын Урдадан –
Идел-Уралдан һәм Кырымнан күчерелгән халык. Бу татарлар үз ана телләрен югалтканнар,
татар исемен һәм ислам динен саклаганнар. Литва кечерәйгәч, алар Белоруссия, Польша
эчендә дә калганнар. Болары белоруссия татарлары һәм польша татарлары дип тә
йөртелә. Алар үзләрен һаман болгар-татарларның бер өлеше итеп саныйлар. Халык исәбен
алганда да, болгар-татарлар эчендә саналалар.
Себер татарлары теле, әдәби телдән шактый нык аерылып торса да, күпчелек галимнәр
тарафыннан болгар-татар теленең бер диалекты санала. Болгар-татарларның үзәгенә
әйләнгән Казаннан шактый ерак урнашкан булганлыктан, бу диалекттан әдәби телгә
диалекталь сүзләр һәм формалар аз алынган. Ә аларның халык авыз иҗаты болгар-татар
фольклорының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Шулай итеп, себер татарлары болгар-
татарларның бер диалекты булып таныла.
Болгар-татарлар, тел үзенчәлекләре буенча, өч диалектка (урта, көнбатыш һәм көнчыгыш)
һәм кырыкка якын сөйләшкә бүленәләр. Дин тоту ягыннан ислам һәм христиан
динен тотучыларга аерылалар.
Болгар-татарлар бик күп регионнарда яшиләр. Татар этнонимына аергыч булып,
шул регионнарның атамалары да кулланыла: Татарстан татарлары, Башкортстан
татарлары, Мәскәү татарлары, Санкт-Петербург татарлары, Үзбәкстан татарлары,
Казакъстан татарлары, Украина татарлары. Азәрбайҗан татарлары, Төрекмәнстан
татарлары, Төркия татарлары, Америка татарлары, Финляндия татарлары һ. б.
Болгар-татарлар Болгар дәүләте чорыннан ук бер халык булып оешу процессын кичерәләр.
Хәзер алар бер милләт булып формалашып җиттеләр. <...>

Мәкаләдә: Зәкиев М.З. Татар теленең һәм халкының барлыкка килүе // Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: дәреслек. Казан, 2002.

Фотода: М.З. Зәкиев Уфага конференциягә килгәч.

Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиевның тууына – 96 ел
Күренекле галим Мирфатыйх Зәкиевның тууына – 96 ел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: