Барлык яңалыклар
Шәхес
12 апрель , 21:17

Гагарин тормышындагы кайбер билгесез вакыйгалар

Гагарин якыннарына 1 санлы космонавт булырга теләмәвен,  “үзеннән парад генералы ясаулары” өчен үкенүен әйтә.

Гагарин тормышындагы кайбер билгесез вакыйгалар
Гагарин тормышындагы кайбер билгесез вакыйгалар

Юра Гагарин Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәрендә гади колхозчы гаиләсендә туа. Әти-әнисе таңнан караңгыга кадәр колхоз эшеннән кайтып керми, малайны нянька яллатып караталар. Шулай ук 7 яшьлек апасы Зоя да караша. Кыз көн саен Юраны күтәреп әнисе янына имезергә йөртә. Аның сүзләренчә, малай шул вакытта ук бик таза була, шуңа аны аякларыннан күтәреп, баштүбән дә йөртергә туры килә. Ягъни Гагарин шул вакытта ук космоска беренче күнекмәләрен ала башлый. Ике елдан гаиләдә тагын бер малай туа. Аңа Борис дип исем кушалар.

Юра Оренбургта укыганда танцмәйданчыкта булачак хатыны белән таныша. Кыска буйлы, озын кара чәчле, кара күзле Валя белән өч ай йөргәч гаилә коралар. Биредә аларның кызлары туа. Аннан икенче кызлары дөньяга килә. Юраның энесе Борис бик иртә эчкечелеккә сабышып, 20 яшендә ашказан яман шеше белән авырый башлый. Гагариннарның әти-әниләре аерылыша. Борис үз-үзенә кул сала.

...Космоска очуга өч көн кала гына космонавтның исемен хәбәр итәләр. Барысы да Герман Титов очар дип көтә. Ләкин дәүләт комиссиясе шулай хәл итә. Гагарин үзе дә моңа әзер булмый. Соңрак моңа кадәр дус булып йөргән Титов белән аралар сүрелә. Гагарин якыннарына 1 санлы космонавт булырга теләмәвен,  “үзеннән парад генералы ясаулары” өчен үкенүен әйтә.

Җирнең беренче космонавты 15 мең сум акча ала. Яңа “Волга” ул вакытта кибеттә 4 мең сум тора, “кара базарда” 10 мең сум тирәсе. Аңа Чкаловскаядагы панель йорттагы ике фатирны (бер һәм өч бүлмәле) тоташтыралар, гомуми мәйданы 80 квадрат метр була. Хөкүмәт аңа Югославиянең “Белград” җиһазлары җыелмасын  бүләк итә (йокы бүлмәсе, ашханә һәм кабинет өчен). Бу ул вакытта иң яхшы һәм иң кыйммәтле (6 мең сум) җиһаз булган. Аны кибеттән сатып алу мөмкин түгел, спекулянтлар гарнитурны 25 мең сумга алалар. Бөтен җирдән бүләкләр сибелә: Гагаринга 21нче “Волга”, кечкенә катер (ул катерда Юрий Алексеевич кайвакыт Клязьминск сусаклагычын әйләнеп чыга), “Пежо” спорт машинасы бүләк ителә. Гагаринга шәхси шофер һәм сакчы белән хезмәт “Волга”сы бүлеп бирелә. Тиздән Гагаринга полковник дәрәҗәсе бирелә, ә өч айдан соң ул отряд командиры була. Ул вакытта аның хезмәт хакы 380 сум, шуңа өстәп очышлар өчен 180 сум түләнә.

Көләч булуы турында да кызыклы фикерләр бар. Баксаң аның йөз төзелеше шулай була. Авыз читләре өскә күтәрелеп торгач көлгән кеше кебек тоела. Бу хакта космонавт Алексей Леонов шулай дип язган:

“Мин аның белән Сокольниктагы авиация госпиталендә таныштым. Палатага килеп кергән идем, ул елмаеп утыра. Мин аны бераз ычкынган дип уйлап куйдым, баксаң, аның йөз төзелеше шулай икән. Шуңа ул барлык фотоларда да елмаеп тора. Хәтта күңелсез чакларында да”.

1965 елда Гагарин туган Гжатск шәһәрендә бер генә агач йорт та калмый. Бөтен юллар асфальтлана, заводлар ачыла. Юрий Гагарин исемендәге урам, ресторан, кибетләр барлыкка килә. “Восток” кунакханәсе каршында космонавтка зур монумент куела. Шәһәрдә яшәүчеләр 5  меңнән 70 меңгә арта. Көненә 12шәр экскурсия уздырыла. 1968 елда шәһәрдә Гагарин исеме бирелә. Бүген шәһәрдә заводлар ябылган. Елына 12ләп экскурсия уза. 70 меңлек халкы 26,500 кешегә калган.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: