Барлык яңалыклар
Шәхес
22 март , 08:34

Мидхәт Әбделманов вафат

Байтак шигырьләр, популяр җыр сүзләре авторы, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, милли җанлы шәхес, иганәче Мидхәт ага Әбделманов белән хушлашу бүген, 22 мартта,  Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә үтәчәк (Уфа, Гоголь урамы, 58нче йорт). Сезнең игътибарга Мидхәт Мәҗит улының автобиографиясен тәкъдим итәбез. 

Мидхәт Әбделманов вафат
Мидхәт Әбделманов вафат

1942 елның 28 мартында Благовар районының Яңыш авылында крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием Мәҗит Әбделмәнов Бөек Ватан сугышында 1942 елда hәлак булган – мин ул фронтка киткәч дөньяга килгәнмен. Әнием Газимә Усманова гомер буе Яңыш авылында колхозда эшләде. Мин үзем дә җиденче сыйныфны тәмамлаганчы Усманов фамилиясендә идем. Безнең Усман картәти заманына күрә укымышлы, сәүдәгәр кеше булган, Казанга, Мәскәүгә йөргән. Әлеге көндә дә Яңыш амбарында ул эшләткән, аңардан тартып алынган каралтылар саклана. Ләкин дөнья үзенекен итә: 1957 елда җиденче сыйныфны тәмамлагач, паспорт алганда миңа Әбделмәнов фамилиясен беркеттеләр.
Сеңлем Миңсылу белән мине әнием тәрбияләп үстерде. Тормышның авырлыгын күреп, тизрәк кул арасына керергә тырыштым – әниемә ярдәмләштем. Озакламый мәктәпне ташлап, Сибай шәhәрендәге төзүчеләр әзерли торган училищеда укый башладым. Балта остасы hөнәрен үзләштердем. Ә 1960 елда Чиләбе өлкәсенең Троицк шәhәрендәге авыл хуҗалыгын механизацияләү мәктәбенә укырга бардым, киң профильле тракторчы-машинист һөнәренә ия булдым. Варна районы «Яңа Урал» совхозында ел ярым тракторчы булып эшләгәч, Чиләбе заводына слесарь булып урнаштым. Шул арада кичен укып, урта белем алдым.
Чиләбе ягы үземә якын булса да, монда яшәргә күңелем тартмады, туган якка ашкындым. Ниhаять, 1966 елның җәендә Уфага күчеп килдем.
Эзләнә торгач, 1967 елда 3нче төзелеш трестына барып юлыктым. Башта «Труд» стадионында данлыклы Кадыйров, Плеханов кебек спортчыларга мотоциклда ярышу өчен грейдер белән юл тигезләдем. Соңыннан спорт җиhазлары, корылмалары буенча өлкән мастер итеп күчерделәр. Шул чорда Башкорт дәүләт университетында филология факультетының рус бүлеген тәмамладым.
1975 елдан алып 1982 елга тиклем «Башкиробувь» берләшмәсендә – мастер, ОКС начальнигы, аннан 1994 елга кадәр республика сөт сәнәгате берләшмәсенең төзелеш идарәсендә прораб, участок начальнигы булып эшләдем. 2002 елдан эшкуарлык белән мәшгуль булдым, хәзер исә хаклы ялдамын.
Кул кушырып, вакытны кая куярга белмичә өйдә ятмыйм. Шигырьләр, җырлар язам. Ун ел эчендә кечкенә булса да өч китап чыгардым. Дүртенчесен басмага әзерләдем. Дүрт аудиодискым, ике DVD дискым дөнья күрде. Әлбәттә, олы язучылар, шагыйрьләр кебек күккә шоңкарлар очыра алмадым. Шулай да булганына шөкерлемен.
Соңгы елларда җыр сәнгате белән даими шөгыльләнәм. «Милли аваз» төркемен оештырып, күмәк, дуэт яисә ялгыз тавыш белән татар телендә «Ак калфак», «Ватаным Татарстан», «Туган тел» һәм башка күп җырлар башкардык. Уңышлар да бар: Татарстанның 100 еллык юбилее көннәрендә «Милли аваз» Гран-при яулады.
Бердәнбер улыбыз Рөстәм Мәскәүдә югары белем алды. Аның үз гаиләсе бар. Иптәше Инна белән безнең «күз нуры» булган оныгыбыз Амалияне тәрбиялиләр.
Җыр-моң, үз телен сөюче, китап укучыларга рәхмәтлемен.

Мидхәт Әбделманов вафат
Мидхәт Әбделманов вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: