Күренекле җәмәгать эшлеклесе, тел галиме Илшат Насыйповның исеме милләт язмышы, халкыбыз яшәеше хакында азмы-күпме хәбәрдар булган кеше өчен яхшы таныш. Бүген ул күркәм юбилеен – 60 яшен билгеләде. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә оештырдык.
Башкорт дәүләт университетында миңа аның белән бер чорда укырга туры килде. Кешенең йөреше, аяк атлау рәвешеннән дә аның холкын ачыклап була диләр. Мин “адымнар белгече” түгел. Шулай да мөлаем йөзле, омтылучан-ышанычлы саллы адымнар белән йөрүче бу егетнең “гади генә кош” түгеллеге кыяфәтенә чыккан иде. Без – әдәбият җене кагылган бер төркем студентлар “Акчарлак” әдәби-иҗат түгәрәгенә йөрсәк, телчеләр Суфиян Поварисов җитәкләгән “Тел чишмәсе”ендә шөгыльләнде, Алмас Шәйхуловның лабораториясендә перфокарталар арасында казынды. Кураторы Алмас Шәйхулов егетне филология фәненең үзе шөгыльләнгән тармагына җәлеп итүгә иреште. Насыйпов студентларның фәнни эшләре өчен җаваплы булды, үзебездә үткән фәнни конференцияләрдән тыш, Казан, Алабуга, Свердловск, Ташкент, Мәскәү шәһәрләрендә узган чараларда да катнашты. Җәйге ял вакытларында өч ел студентларның төзелеш төркеме командиры булып эшләде. Кулына
диплом алгач, ул чактагы күпләр кебек үк, каядыр укытырга китеп барды. Чөнки уку йортларында “распределение” дигән мәҗбүри тәртип бар иде. Соңыннан ишетүемчә, каядыр дигәнем, Авыргазы районының Тукай авылы булып чыкты. Анда ул ике ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары йөген тарта. Аннан соң инде Стәрлетамак педагогия институтына күчә, һәм мин аның шул чаклардан башлап эшчәнлеге турында ярыйсы таныш.
1989нчы елның 1нче сентябреннән ул Стәрлетамак педагогия институтының милли мәктәпләрдә урыс теле укыту кафедрасы ассистенты итеп тәгаенләнә. Тәүге көннәрдән башлап татар бүлеге оештыру мәшәкатьләренә чума. Бер үк вакытта Стәрлетамак педагогия көллиятендә татар бүлеге ачу мәсьәләсен дә күтәрә. Мәгариф министрлыгына, әлеге уку йортлары җитәкчелегенә татар белгечләре әзерләү кирәклеген нигезләгән документлар әзерләп тапшыра. Педагогия институтына күчү белән, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәнге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый башлый. Башта читтән торып, соңыннан көндезге бүлеккә күчеп, танылган тел белеме галиме Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклый. Стәрлетамак педагогия көллиятендә татар бүлеге ачылгач, бер үк вакытта берничә ел анда да укытып йөри. 1997нче елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире булып эшли башлый. Насыйпов яшьләрнең фәнгә килүенә кушкуллап ярдәм итеп тора. Нәтиҗәдә, 20гә якын кеше аспирантура тәмамлап, шуларның дистәгә якыны фән кандидаты булып китә. Алар арасында бүген дә шул кафедрада эшләүче Илсур Мансуров, Фәридә Бохарова, Гөлназ Габбасова, Лариса Власова һәм Наталья Карповалар да бар. Илшат Сәхиятулла улы үзе дә белем эстәүдән туктамый – 2010нчы елда Казанда шул ук җитәкчесе – академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә докторлык диссертациясе яклый. Оешуына кыска гына вакыт эчендә кафедра шактый танылу яулый.
Стәрлетамак педагогия институты ике тапкыр исемен үзгәртә. Башта педагогия академиясе статусы ала. Илшат Насыйпов кафедра мөдире вазыйфасын башкару белән бер үк вакытта укыту эшләре һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча проректор йөген дә тарта. Уку йорты Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге итеп үзгәртелгәч, проректордан директор урынбасарына әйләнә.
2012нче елны Уфага күчеп килә һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли башлый. Кыска гына вакыт эчендә ул җитәкләгән кафедра республиканың милли-мәдәни үзәгенә әйләнде.
–Туган ягыңның данлыклы Илеш районы икәнен беләм. Авылың, балалык елларың турында да тәфсиллерәк итеп сөйләп узсаң иде.
– Иске Күктау авылында туганмын. Гаиләдә биш бала үстек. Мин – төпчеге. Әтием Сәхиятулла гомере буе мал табибы булып эшләде. Мин – балачакта җәй көне аның арбасыннан, кышларын чанасыннан төшми, “маллар дәвалап” йөрдем. Авыл тормышын, мал карау нечкәлекләрен ярыйсы өйрәнергә туры килде. Әтинең малларга укол кадавын күреп, үземнең дә эксперимент ясап караганым хәтердә. Өйдәге барлык гөлләргә язу карасы кадап чыктым. Караның үсемлек сабагында күренү-күренмәвен тикшердем. Барлык гөлләр дә корыды. Бишенче, алтынчы сыйныфларда укыганда киләчәктә табиб булырга карар иттем.
– “Призваниең” тормышка ашмауга ни сәбәпче?
– Мин сигезенчене тәмамлауга мәктәп унъеллыкка әйләнде. Урыс телен өйрәнүдә фронтовик укытучы Николай Ломакинга рәхмәтлемен. Физика укытучысы Рәмзә Ямаловның үз фәне белән мавыктыруы табиб булу хыялын көчәйтте. Комсомол райкомында исә мине укытучы итеп күреп, Башкортстан дәүләт педагогия институтына юллама бирделәр. Ләкин мин укырга керергә теләгән белгечелек буенча инглиз телен белү кирәк иде. Ул елны тарих-инглиз бүлегендә тел буенча башлангыч төркемгә алмадылар. Мин немец телен уку сәбәпле, анда керү мөмкин булмады. Шул ук елны комсомолның өлкә комитеты юлламасы белән Чиләбе педагогия институтына имтихан тапшырып, укуга алындым. Ләкин Чиләбегә китәргә күңел тартмады. Уфага кайтып, медицина институтына керү хыяллары белән йөргәндә, элекке сыйныф җитәкчем, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия апа Галиева очрап, БДУның татар бүлегенә барырга күндерде.
– Син студент елларда ук фән белән кызыксына идең, ләкин аспирантурада калмыйча, мәктәпкә укытырга киттең.
– Заманы шундый иде бит. Авыргазы районының Тукай мәктәбен сайладым. Авылның исеме дә үзенә тартты. Студент елларында гаилә корган идем. Җәмәгатем – һөнәре буенча медицина хезмәткәре. Аңа мәктәптә пионервожатыи булып эшләргә туры килде. Колхоз ташландык бер бинаны торак итеп биргән иде, шуны рәткә китердек. Мал-туар асрадык. Кызыбыз Айгөл дә авыл һавасы сулап үсте. Башкортстан дәүләт педагогия институтында халык мәгарифе җитәкчеләре резервының ике айлык курсларын тәмамлап кайтканнан соң, директор урынбасары итеп куйдылар.
– Тукайга өйрәнеп җиткәч кенә – Стәрлетамак, анысында ныгынып бетү белән Уфаны сайлагансың.
– Шулай туры килде инде. Тукай халкы читтән килгәннәрне бик өнәп бетми, уртак тел табып дөнья көтә башлагач кына, ул чактагы Стәрлетамак дәүләт педагогия институты проректоры, чыгышы белән Авыргазыдан булган Фидая Рәфыйкова уку йортларында татар бүлеге ачылачагын әйтеп, үзләренә чакырды. Стәрлегә күчеп, буш урында кафедра оештырып, өйрәнеп җиткәч кенә, Уфага килергә туры килде. БДПУга берничә тапкыр чакырган иделәр. Монысы соңгысы булуы мөмкин дигәч, Уфаны сайладым.
– Синең милли хәрәкәттә дә үз кеше булуыңны беләм. Уфада узган татар җәмәгатьчелек оешмаларының милли чараларына Стәрлетамак вәкиле буларак еш килә идең.
– Әйе. Мин Стәрлетамакка күчеп килгәндә, милли хәрәкәт оеша башлаган иде. Мин дә килеп кушылдым. “Мирас” исемле татар иҗтимагый үзәге төзедек. Аның рәисе дә, рәистәше дә булырга туры килде. 1997нче елда Башкортстан татарлары съезды дигән оешма төзелгәч, аның рәисе булдым. Соңрак ул Башкортстан татарлары конгрессы итеп үзгәртелде. Бүген Башкортстан татар милли-мәдәни мөхтарияте шурасы әгъзасымын.
– Халыкка хезмәт юлында уңышлар телим! 60 яшьлек юбилеең мөбарәк булсын!
– Рәхмәт!