Барлык яңалыклар
Шәхес
11 март , 13:28

Тел төбенә төшү өчен гыйлем мулдан кирәк

Якташыбыз Рифкать Әхмәтьянов төзегән этимологик  сүзлекләрдән бөтен татар дөньясы файдалана.

Тел төбенә төшү өчен гыйлем мулдан кирәк
Тел төбенә төшү өчен гыйлем мулдан кирәк

Этимология фәне тел гыйлемендә иң кызыклылардан булса да, шактый четерекле. Шуңадырмы, күпчелек төрки телләрнең әле булса этимологик сүзлекләре төзелмәгән. Бу җәһәттән татар теле игътибардан мәхрүм түгел, чөнки 2001 елда “Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге” дөнья күрсә, 2015 елда инде ике томлы “Татар теленең этимологик сүзлеге”  басылып чыкты. Ике басманың да авторы – якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтьянов.

Рифкать Газизҗан улы 1933 елның 10 июлендә Иглин районының  Яңа Юрмаш (хәзерге Турбаслы) авылында мулла гаиләсендә  туган. Алты яшендә әтисез кала, бертуганнары мәрхүм була, шул чорның барлык авырлыкларын татырга туры килә. Туган авылында – 7 еллык мәктәп, Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендәге Пролетарск поселогында урта мәктәп тәмамлый. Совет  Армиясендә хезмәт итә. Башкорт дәүләт университетында укый (1957-61). Студент елларында ук фән белән кызыксына башлый.  1962-63 елларда Туймазы районының Туктагол урта мәктәбендә укыта. 1963 елдан – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) хезмәткәре. 1995-97 елларда – Стәрлетамак педагогия институты, 1997-2010 елларда Бөре социаль-педагогия академиясе профессоры  була.   

Кандидатлык (“Татар теле лексикасының этимологик нигезләре”, 1970) һәм докторлык (“Идел-Чулман тел берлегендә татар теле”, 1993)  диссертацияләрен ИЯЛИдә яклый.

Галим  сүзлекләр төзүдә актив катнаша: ул – татар теленең аңлатмалы сүзлекләре (1977, 1979, 1981; 2005; 2015),  “Русча-татарча сүзлек” (1997), ике томлы “Татарча-русча сүзлек” (2007),  “Татарча-төрекчә сүзлек” (1997), “Төрекчә-татарча сүзлек” (1998), “Төзүчеләр өчен русча-татарча сүзлек” (2007) автордашы.

Лексикографик эшчәнлегеннән тыш, фәнни эзләнүләренең төп юнәлешләре тарихи-чагыштырма һәм чагыштырма-типологик лингвистика,  лексикология, этимология, тюркологиягә карый. Мәсәлән, аның хезмәтләре Урта Идел халыкларының гомум рухи һәм матди мәдәнияте лексикасын барлауга,  татар һәм башкорт телләренең чагыштырма-тарихи фонетикасын, татар һәм  чуваш, татар һәм хакас телләрен чагыштыруга, татар терминологиясенең тарихи чыганакларын өйрәнүгә багышланган. Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” (XI гасыр), Котбиның “Хөсрәү вә Ширин” (XIV гасыр), Мөхәммәд Чәләбинең “Мөхәммәдия” (XV гасыр) поэмаларын  хәзерге татар теленә күчерүче буларак та билгеле. Моннан тыш, фәнни-популяр мәкаләләре белән вакытлы матбугатта, аерым алганда “Кызыл таң” гәзитендә, даими чыгыш ясый. Җәмгысы 200дән артык фәнни хезмәт авторы.

Ике томлы “Татар теленең этимологик сүзлеге” (2015) галимнең күпьеллык гыйльми эшчәнлегенең таҗы, татар теленә, татар халкына зур бүләге-һәдиясе, кадерләп  тапшырган ядкаре буларак каралырга хаклы. Бу сүзлек үзенең күләме белән генә түгел (100 басма табак), сыйфаты белән дә игътибарга лаек. Басманың электрон варианты “Сүзлекләрнең электрон фонды” сайтында (https://suzlek.antat.ru) урнаштырылуы аны заман укучысына якын итә. Теге яисә бу сүзнең килеп чыгышын ачыкларга теләгәндә, кирәкле сүзне җыеп, “Эзләү” төймәсенә басарга гына кирәк.

Сүзлекне төзегәндә автор фәнни таләпләргә таяна: тарихи-чагыштырма, типологик тел белеме ирешкән нәтиҗәләргә нигезләнә, этимологик, диалектологик һәм башка сүзлекләр материалын куллана. Гомумән, сүзлек татар лексемалары хакында күп мәгълүмат бирә. Сүзнең килеп чыгышы турында мәгълүмат (төп яисә алынма; яңа яисә иске; әдәби яисә диалекталь)  белән бергә төрле диалект яңгырашлар китерелүе хезмәтне фонетик тикшеренүләр өчен аеруча кыйммәтле итә. Бер үк вакытта гомумтөрки этимологиядән тыш, гипотетик гомумалтай, ностратик һәм башка тел гаиләләре мисалларына мөрәҗәгать итә.

Сүзлектә, фарсы, гарәп, монгол, тунгус-маньчжур телләреннән кергән алынмалардан тыш, кытай теленнән алыну ихтималы булган берәмлекләргә дә игътибар зур, һәм алар шактый. Галимнең тел материалын халыкның тарихы, мәдәнияте, фольклоры белән бәйләп каравы аеруча кызыклы, һәм бу соңгы чырда фәндә өстенлек алган бөтенлек (интегральлек) парадигмасына ярашып тора.  Р. Г. Әхмәтьянов коры фактларны санап чыгу белән чикләнми, бәхәсле мәсьәләләргә карата үзенең кыю фикерен әйтә. Янә дә бер өстенлеге – хәзерге татар әдәби  теленең актив лексикасын колачлый, бәхәсле очраклар булса, яшереп калдырмый, киресенчә, сүзнең килеп чыгышы ачыкланмаган очракларны аерып билгеләп үтә. Бәхәсле фикерләре исә яшь тикшеренүчеләргә эзләнергә азык бирердәй дәрәҗәдә.

Галим әзерләгән сүзлек мәкаләләре оригинальлеге, рәсми калыпларга сыешмавы белән аерылып тора, аларны тарихи әсәр укыган кебек йотлыгып, кызыксынып укыйсың. Мәсәлән, Р. Г.  Әхмәтьянов “чая” сүзенең килеп чыгышын  мифологиядәге чаяган, Заятүләк образлары белән бәйли: “Имеш, ботарлап ыргытылган тәннән, әгәр ул гөнаһсыз булса, камил, иҗади җанлы рухлар – җаян ~ чаян ~ шаяннар ясала, әгәр гөнаһлы булсалар – ярымтыклар килеп чыга. Гомумән, корбанлык – яңаруның сәбәбе. Бу шаманистик караш бик борынгыдан килә һәм ул һинд-иран халыкларында да булган. Төрки халыкларның килеп чыгуы турындагы риваятьләрдә бу кавем җая итеп кырга ташланган бер малай һәм аны коткарган ана бүредән туып үрчегәнлеге турында әйтелә”, – ди. Ягъни уңай сыйфатларны белдерүче чая, шаян, наян сүзләренең тамырлары бик тирән.

Икетомлык – күп мәгънәләргә ия булган, тарихи, матди, мәдәни, рухи һ. б.  катламнарны үз эченә алган тирән  фәнни-тарихи хезмәт. Рифкать Газизҗан улы, гүя, гомере буе һәртөрле каршылыкларны җиңеп,  шушы олы хезмәтне башкарып чыгарга әзерләнә. Хезмәтнең берничә редакциясе мәгълүм. Студентлар белән әңгәмәсендә ул: “Этимологик сүзлек белән укырга кергәч шөгыльләнә башладым, “Татар теленең этимология сүзлеге” темасына диплом эше яздым. Ул вакытта аны нәшер итеп булмады. Соңрак тагын бер сүзлекне Башкортстанда чыгармакчы идем. Төзелгән 4 томының 2се чыкты, һәм ... озак елларга бу эшчәнлек туктатылды”, – ди.  Галим бу әңгәмәдә урыс теленең тулы этимологик сүзлегенең әле булса тәмамланмавын, Фасмер сүзлегенең абруйлы булуын, “барлык төрки халыклар арасында этимологик сүзлекләр төзүне татарлар” башлавын,  Александр Троянскийның  (1779-1824) зур 2 томлык сүзлеген, Нурихан Фәттахның “этимологик сүзлеккә торырдай” китабын (мөгаен, “Язык богов и фараонов” (1999) яисә “Древние языки мира в сопоставлении с татарским: историко-лингвистические исследования” (2008) китапларын күз уңында тота – Авт.), Җамал Вәлидинең 2 томлы “Татар теленең тулы сүзлеге”н (1927; 1929) телгә ала.

83 яшьлек галим  2017 елның 22 гыйнварында “Бизнес-онлайн” интернет-басмасына биргән интервьюда каршылыклар турында, үзе теләгән күләмнең томнарга кереп бетә алмавы турында сөйли. Татар халкын, аның тарихын өйрәнүдә этимологик сүзлекнең иң кирәк хезмәт икәнен, чын тарихның сүзләрдә чагылуын һәм саклана алуын,  төзүчедән зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт булуын билгели.  Сүзлекне төзегәндә Лазарь Будаговның (1812-78) “Төрек-татар телләренең, киң кулланыштагы гарәп һәм фарсы сүзләрен кертеп, чагыштырма сүзлеге”нә; Эрванд Севортянның күптомлы “Төрки телләрнең этимологик сүзлеге”нә (1974-89), татар диалектологларының хезмәтләренә  таянуын әйтә. Каюм Насыйриның ике томлык сүзлегендә (“Лəһҗəи татари”, 1895-96 – Авт.) байтак материал бирелүен, әмма гарәп сүзләрен артык күп куллануын искә ала. Севортян сүзлегендә нигез итеп төрекмән теле алынуын ассызыклый. Соңгы чорда бу юнәлештә казахларның актив эшләвен, үзбәк теленең этимологик сүзлегенең беренче томы фарсы сүзләреннән туплануын тәнкыйтьли. Эш барышында татар сөйләмендәге сүзләрнең күпчелектә төрки тамырдан булуын, киләчәктә инглиз теле үсеш алачак дип фаразлавын әйтә.

Шунысы сөендерә: рәхимле иганәчеләр (Камил Әбләзов, Равил Әбдрәшитов, Илдар Тугушев, Рөстәм Гыйльметдинов hәм Локман Әбләзов) табылып, галимгә үз  хезмәтенең дөнья күрү бәхетен татырга язган булып чыкты. 2015 елда ике томлы “Татар теленең этимологик сүзлеге”  нәшер ителеп, халыкка таралды.

Р. Г. Әхмәтьянов 85 яшендә (2018 елның 11 октябрендә) туган авылында инфаркттан вафат була, әти-әнисе, апасы янәшәсендә җирләнә.

Гомумән, якташыбыз  Рифкать Газизҗан улының тормыш һәм хезмәт юлы – чын галимнең фидакарь эшчәнлеге үрнәге. Акыл һәм гыйлем туплап, ихтыяр көчен җигеп, каршылыкларны җиңеп, гаять сабырлык белән энә белән төпсез коелар казып, туган телебез җәүһәрләрен еллар аша балкыта алды, ядкарь итеп безгә, киләчәк буыннарга тапшырды.  Галимнең кайбер хезмәтләре ун, унбиш елдан соң гына дөнья күрә алган кебек, аның хезмәтләрендә табыласы җәүһәрләр дә әле күп булачак.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.

"Кызыл таң", 2024, 23 февраль.

Фото:  АН РТ.

Тел төбенә төшү өчен гыйлем мулдан кирәк
Тел төбенә төшү өчен гыйлем мулдан кирәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: