Иҗат – үзе дәва
Әтием ягыннан гармунчылар да. җырчылар да, биючеләр дә булмаган. Бу яклап сәләтем әнием ягыннан, Татарстан ягыннан килә минем. Анда гармун ясаучылар да, тун тегүче осталар да булган. Дәү әнием мин V сыйныфка барганда, 1 сентябрьдә вафат булды. Ул бәетләр, мөнәҗәтләр яза иде. Шуларны безгә укый иде. Аның җырлавы, көйләп укуы да этәргеч булгандыр. Кечкенәдән хәтерем шәп иде, радиодан җырларны отып кала идем. Аннан шуларны апаларыма җырлап бирәм, алар шуларны табында җырлый торган иде. Әни тальян гармунда уйный иде. Бәлки, шул да этәргеч булгандыр.
Сәхнәгә юлым VI сыйныфта, бавырым авыртып, Уфа хастаханәсендә ятканда башланды. Озак кына дәваланырга туры килде. Палатадагы кызлар белән җырларга яраттык. Шуннан бер табиб әйтә: “Карале, бик шәп җырлыйсың. Әйдә, 1 май концертында чыгыш яса!” Шуннан бирле сәхнәдән төшкәнем юк.
V сыйныфта укыганда беренче шигырьләремне яздым. Дөрес, азактан аларны утка яктым. Минем белән бергә укыган ахирәтем дә шигырьләр яза иде. Берчакны ул мине янына чакырып алды да, кечкенә сандыгын тартып чыгарды. Аның эче тулы пионер гәзитеннән килгән хатлар иде. “Бу шигырьләрегез әлегә басарга ярарлык түгел, ләкин язып торыгыз”, – диелгән. “И, синеке дә басарга ярамагач инде, миңа ни сан”, – дидем дә, шигырьләремне утка яктым. Тик барыбер язудан туктамадым. Яздым, салдым, яздым, салдым.
Соңыннан шигырь язу эшен җыр иҗат итү белән бергә алып бардым. Аларны бүген Дамира Сәетова, Рөстәм Галиев, яктышым Айрат Камалов кебек популяр җырчылар, Сатка шәһәрендәге “Җәйгор”, “Кадергөл”, Уфадагы “Амаль”, Ишембайдагы “Ләйсән” һ.б бик күп ансамбльлләр, дуэтлар башкара. Җырларымны популярлаштыру белән, гомумән, шөгыльләнмим. Танылыр өчен язылган, башкарылган җырлар түгел алар. “Ал әле, матур бит”, дип йөргәнем дә юк. Кемгә ошый, шул ала. Тик шунысы бар, табында җырлый торган җырлар түгел алар. Сәхнәдә, радиода, Интернет челтәрендә яңгырарга мөмкиннәр. Кайвакытта кешеләр аңламый да кебек минем җырны. Әмма Татарстанда бер бәйгедә катнашканнан соң, диплом белән бүләкләгәндә: «Сезнең җырларыгыз үзенчәлекле, шул юлдан тайпылмагыз», – дип әйткәннәр иде. Һәм менә мин шул юлдан тайпылмаска тырышып иҗат итәм.
Сигез китабым чыкты, аларның күбесе балалар өчен язылган. Анда шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр урын алды. Моңа өч балам, дүрт оныгым этәргеч биргәндер, мөгаен. Үзешчән композиторларның җырларын популярлаштыру өчен “Амаль” радиосын оештырып җибәрдем. «Рәйхан» клубы, «Сәхибҗамал» хатын-кызлар оешмасының әгъзасы да бит мин. Алар белән дә төрле чараларга күп йөрелә. Шуңа күрә иҗат үзе дә зур дәва бирә.
(Ахыры бар)
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.