Барлык яңалыклар
Шәхес
9 февраль , 07:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (3)

Массаж дару­сыз да дәвалый ул. Унбер хатын-кыз минем массаждан соң бала тапты. Берсе ун ел дәвамында авырга кала алмый йөргән иде. Өч ай массаж эшләдем мин аңа, эчен сыладым, күтәрдем, махсус энәләр куйдым, һәм нәтиҗәсе булды.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (3)

“Унбер хатын-кыз минем массаждан соң бала тапты”

Безнең әнине әлегә кадәр «агәби» дип йөртәләр. Аңа килеп догалар укытсалар, файдасы тия, диләр. Яшь чагында әни кап-кара чәчле, зәп-зәңгәр күзле татар кызы булган. Сирәк очрый торган тышкы кыяфәт, шулаймы? Өстәвенә, аның сәләте бар. Ул кешеләрнең кайчан үләчәген дә белгән. Шуңа күрә аннан курка торган иделәр хәтта. Әтидән дә: «Ягафәр абый, бу кызга өйләнергә ярыймы? Кияүгә чыгарга ярыймы?» – дип килеп сораучылар бар иде. Инде авырып, түшәктә ятканда да, килеп: «Рәхмәт, дөрес киңәш бирдең, син бәхетле иттең», – диючеләр дә күп булды.

Менә шул күрәзәчелек сәләте нәселдән күчеп килә. Безнең бөтенебезнең дә өченче, бишенче “күз”ебез ачык. Кечкенә чакта апаларым минем карашымнан да курка иделәр. Чөнки барысын да күзләренә карап әйтәм дә куям. Авылның Югары очында дүрт кыз, бер малай бергә үстек. Мәктәп тә дә бергә, уенда да. Шунда һәр иптәшемнең эчке халәтен күрә торган идем. Берчак бер ахирәтемә болай дидем:

– Карале, – мин әйтәм, – сине ике-өч көннән больницага алып китәчәкләр бит.

Тегенең күзләре шар булды.

– Син нәрсә сөйлисең? – ди. – Минем бер җирем дә авыртмый бит.

– Беләм инде, – дидем.

Чынлап та, ике-өч көн үтүгә, ахирәтемне хастаханәгә алып киттеләр. Аппендицитына операция ясадылар. Атна үтүгә алып та кайттылар. Тик ахирәтемнең эче авырта да авырта.

Шунда әйттем:

– Синең бит эчеңдә нәрсәдер калган, – дидем.

– Тиле, – ди бу миңа. – Анда нәрсә калсын? – ди.

Мин әйтәм:

– Тиз генә больницага бар. Бармасаң, үләсең, – дидем.

Бу суза да суза да, суза да суза. Ахыр чиктә аны чыннан да үлемнән алып калдылар. Операция вакытында эчендә мамык калдырган булганнар.

Апамның да, ике абыемның да мондый сәләте бар. Алар бик кулланмый гына. Ә мин шул сәләт ярдәмендә массаж юлы белән киттем инде. 90нчы елларда мин шактый озак хиромантия белән шөгыльләндем. Алдагы тормыш турында әйтеп сала торган идем. Экстрасенсориканы да үзлегемнән өйрәндем. Шул вакытларда бер игълан булды. Минекенә охшаш сәләте булганнарны медицина училищесына укырга җыйдылар. Шунда барып укыдым. 1992 елда «шәфкать туташы», «массаж ясаучы» булып чыктым.

Анда кеше ышанмаслык хәлләр була иде. Андыйга кемдер ышана, кемдер юк инде, әлбәттә. Әмма без укыган төркемдә ак маглар да, колдуннар (сихерчеләр, кара маглар) да бар иде. Кара маглар – чыннан да, нык көчле. Алар ярдәм дә итә ала. Әмма үзләре үк сөйли иде: бер кешегә ярдәм итсәләр, калган туксан тугызыннан энергияләрен суырып алалар.

Кара маглар  хәтәр куркыныч ул. Берсе мине озак йөдәтте, сындыра алмады. Кара чибәр ир-егет иде, кызлар балга кунган чебен кебек ябышалар иде аңа. Ә мин араны  тота белдем. Арткы өстәл артында утырганда да карашыннан аркам чымырдый, салкын еланнар йөрешкән кебек тойгылар кичерә  иде. Ак магларның җылысы назлап кына кагыла ул, җылы дулкын гына килә. Аны аңлатып булмый: аклык та, каралык та һәркемдә дә бар.                                                                                                        

Шулай итеп, төрле массаж ысулларын үзләштердем. Әмма еллар дәвамында үземнең шәхси методикам барлыкка килде. Алар ничектер бергә тупланды төсле. Бу методика минеке генә. Аны аңлатып та, кешегә өйрәтеп тә булмый.

Хәзер пациентларны сайлап алам. Телефоннан сөйләшкәндә үк тоемлавым буенча йә кабул итәм, йә юк. 32 ел массаж ясыйм. Кирәксә, кешеләрнең эчке органнарын – үпкәләрен күрәм. Үлгән кешеләрнең җаннарын күрә идем, янымнан үтеп китәләр иде... Кешеләрнең уйларын укыйм да, куркыныч булып китә. Ә мин бит гадәти, нормаль акыллы кеше! Дөнья көтәм, экзотик үсемлекләр, үсентеләр үстерәм, инкубаторда чыгарып кош-кортлар, затлы токым тавыкларның йомыркасын, чебешен сатам. Ә калган ял вакытында иҗат итәм.

Массаж – ул дистәләрчә чирдән дәва: иммунитетны ныгыта, кан йөрешен яхшырта һәм башкасы. Аның файдасы һичшиксез бар, Әмма кеше үзе эчендәге көче белән үзен дәваларга тиеш, дип саныйм. Шун­да гына савыгуга ирешеп була. Ул медицинада да шулай. Дару эчтем дә тереләм, дип утыру файдасыз. Ишеткәнегез бардыр: безнең җиде чакра бар. Җидесе җиде төстә, сала­ват күперендәге кебек. Бар каналлар. Аларның берсе – кызыл , икенчесе зәңгәр төстә. Берсе – ИНЬ, икенчесе – ЯНЬ. Шуларның берсе генә эшләмәсә дә, организмдагы система бозыла. Бер генә чакра чак кына ябык булса да, калган бөтенесен тоткарлый. Кеше үзенең энергиясен тоемлап, кайда нинди блок утыра, үзе чистартырга тиеш.

Шул 90нчы елларда олы гына яшьтәге бер апа массажга килде. Үзе шулкадәр яшь күренә. «Мон­да массаж эшләрлек бер урыныгыз да юк. Кайдан Сездә шундый сәламәтлек?» – дим. «Гомер буе мас­саж эшләттем», – ди. «Ничек инде? Әле яңа чыкты бит бу күренеш», – дим. Беләсезме җавабы нинди бул­ды? «Үл бит гади кешеләргә генә яңа килеп җитте, ә без гомер буе массаж белән яшәдек», – ди.

Күп кешеләргә ярдәмем тиде, инвалидлыкларыннан котылган кешеләр булды, мануаль терапия элементы белән массаж эшлим, шул ярдәм итә. Мускуллар белән эшлим, арка үзәгендә проблемалар булса да, догалар белән, энергетик йогынты белән  массаж ясыйм. Ә кешеләргә иң тәү чиратта  энергетик чистарыну тиеш, читтән килгән авыр энергия дә чиргә илтә. Үз фикереңне, гамәлеңне акларлык, якларлык булырга тырышырга кирәк.

Массаж дару­сыз да дәвалый ул. Унбер хатын-кыз минем массаждан соң бала тапты. Берсе ун ел дәвамында авырга кала алмый йөргән иде. Өч ай массаж эшләдем мин аңа, эчен сыладым, күтәрдем, махсус энәләр куйдым, һәм нәтиҗәсе булды.

Шунысы да бар, массажны тоем­ларга кирәк. Әгәр кеше негатив уй­лап килә икән, массажның файдасы барлыгына ышанмый икән, димәк, аның файдасы, чыннан да, булмаячак. Аллаһы Тәгалә ишетеп тора бит. Бар массажның файдасы, әмма, ни хикмәт, кешеләр әле булса аны куллана белми. Тота да даруханәгә чаба.

(Дәвамы бар)

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

 

 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (3)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: