Яшьлегем – яшьнәр чагым
Балачактан техника яраттым. Машина йөртәсем килде. Әти белән «Беларусь» тракторын йөртә идем. Бу эш үзенә бертөрле куркыныч. Чылбырлы трактор алай түгел, җай гына бара. Ә бу яңгыр яуса, шуып китә салулап! Бездә сай гына Сар елгасы ага. Шуның чокырына төшеп китә язганымны әле дә хәтерлим.
Крановщица булу нияте белән, дус кызым белән җитәкләшеп, Чиләбе өлкәсе Сатка шәһәренә чыгып киттек. Әмма икебезнең дә баллар җитмәде, укырга керә алмадык. Конкурс бик зур иде анда, чөнки иң акчалы эш. Безне «Обогатитель широкого профиля» дигән икенче төркемгә күчерделәр. Ташларны аерып тордык. Монысы – доломит, монысы – диобаз... Акчаны “көрәп” алдык. Курчак кебек киендек, тамак та тук булды. Акча киенергә дә җитте, ашарга да, хәтта әниләргә дә алып кайта идем. Ләкин аннан китәргә карар кылдым. Чөнки укыган һөнәр буенча түгел, яшь булгач, төрле эшләргә кудылар, шунысы ошамады. Шунда сәхнәдә дә беренче адымнарымны ясадым. Саткада ул вакытта татар-башкорт түгәрәге бар иде, әле дә бар, мин алар белән тыгыз бәйләнештә торам. Мин анда җырлап йөрдем, ул вакытта тавышымны челтерәп ага диләр иде (мәктәптә ук җырлый идем), спектакльләр куйдык, бөтен тирә-як авылларны йөреп чыктык. Кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләргә тырыштым, авыз ачып, карап тормый идем.
Аннан апам белән Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына бардым. Скетч сөйлим бит инде. Ярты юлда онытам да куям, онытам да куям. Елар чиккә җиттем. Укытучылар тезелешеп утырган. «Бик ерактан килгәнсең, әйдә, башка сәләтләреңне дә тикшереп карыйк. Нәрсә эшли беләсең?» – диләр. «Җырлый беләм!» – дим. «Әнкәй мине Сөннән алып кайткан...» дип җырлап җибәрдем. Бер генә куплет дигәннәр иде, туктатмадылар. Ахырга кадәр җырладым. Озын гына җыр бит инде ул. «Тагын ниләр эшлисең?» – диләр. Читтә гармуннар тезелеп тора. Мин шуларга карыйм да карыйм. «Әллә уйный беләсеңме?» – диләр. Беләм! Алдым да «Интернационал»ны уйнап җибәрдем. Анысына өйдә, телевизор каршында, өйрәнгән идем. Әни тальянда уйный иде безнең. Мин тальян яратмыйм, гармун кирәк, дигәч, гармун алып бирделәр. Шулай итеп, «Интернационал»ны уйнап күрсәттем. Имтихан кабул итүчеләрнең берсе каләм белән ритм шакый башлады. Мин кабатлыйм. Башта гади генә, аннан катлаулырак. Ахырдан: «Без андыйларны районнар буйлап эзләп йөрибез бит. Хор бүлегенә имтихансыз алабыз!» – диделәр. Ә минем анда керәсем килмәде, хорда күп җырладым бит. Шулай сәнгать өлкәсен дә урап узарга туры килде.
Кире кайтышлый, апа белән Уфага кердек. Мин троллейбус йөртүчегә укырга булдым. «Кит инде, шундый кечкенә гәүдәң белән нинди троллейбус?» – диде апам. «Алайса, трамвай», – дидем дә трамвай йөртә башладым. Үзе әллә ни зур булмаса да, тизлекне куып була анда. Таудан түбән төшкәндә бигрәк тә.
Әти белән урманнан печәннән кайтканда ике тау арасы бар иде. Шуннан төшеп китәсең «Беларусь» белән аска таба! Тәүдә куркыныч иде, аннан өйрәнеп алдым! Трамвай йөрткәндә дә шул таудан төшүләр нык ошый иде. Дүрт ел йөрттем. Кияүгә чыккач, эшемне ташларга туры килде, чөнки иптәшемнең туганнары һөнәремне яратмады. «Трамвайщица» булуым килешмәде. Алай бик борчылмадым. Ошамый икән, ярар. Мин һөнәр алыштырырга яратам. Тегүчегә укып, «8 Март» фабрикасында эшли башладым. Без өйләнешкәндә, Рәшит аграр университетта инженер-механикка укып йөри иде. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Андагы тараканнарны, кандалаларны искә төшерсәм, әле булса тәнем чымырдап куя. Бер кызык та сөйлим әле шуларга бәйле. Беренче көнне бүлмәдә бөҗәкләр барлыгын белмим бит. Нидер тешли дә тешли. Торып, утны кабызсам!.. Иптәшемне сырып алганнар! Сикереп тордым да акырып җибәрдем. Түшәкне чыгарып кактык та тагын йокларга яттык инде. Кая барасың? Ни генә кыландырып карамадык без аларны?! Судан куркалар, дигәннәрен ишеткәч, караватны бүлмә уртасына куеп, тирә-якка сулы савытлар тезеп чыктык. Бервакытны уянып китеп, күземне ачсам, кандалалар түшәмнән өскә сикерәләр. Шулай да, ничек итсәк тә иттек, бетердек без аларны. Әмма гомерлеккә онытылмас хатирәләре калды.
Иптәшем укуын тәмамлагач, Стәрлетамак районы РТС поселогына күченеп киттек. Ике этажлы таш өйдән бер бүлмәле фатир бирделәр. Кызыбыз шунда туды. Анда миңа иң ошаганы кечкенә бакчабыз булу иде. Күрше апам бик яхшы булды. Нинди орлыгы артып кала, кертеп бирә. Мин утыртам. Бик матур яшәдек. Шуннан Рәшитне Стәрлетамак районы Чуртан авылына баш инженер итеп тәгаенләделәр. Ул вакытка инде игезәк улларым белән авырлы идем. Тик өйдә ятасы килмәде. Ындырда эшләдем. Ашлык тулы бортовой машинага сикереп менәм, сикереп төшәм. Юып та тормый, рәхәтләнеп, борчак, бодай ашыйм. Корсагым нык зур булды минем. Колхоз рәисе иремә: «Кайтарып җибәр, эче зур. Я табып куяр», – дип әйтә икән. «Кайтмый бит, нишләтим соң?» – дип җаваплый икән ирем. Игезәкләремне исән-имин таптым. Шул ук вакытта колхоз рәисенең сыеры да игез бозау бозаулаган, әмма бозаулары үлгән. Ә ул сыерын бәйләп куйган булган. Рәшит: «Әнә минем хатын кебек йөртергә кирәк иде аны!» – дип әйткән. Кызык инде шулай тормыш. Бала тапкач та, тик утырмадым. Тегү эше белән шөгыльләндем. Балаларга, хатын-кызларга күлмәкләр тектем.
(Дәвамы бар)
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.