Барлык яңалыклар
Шәхес
7 февраль , 10:15

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (1)

Табиблар “баланы төшерергә туры киләчәк, ул тын алмый, йөрәге типми” дигәннәр. Ә әни үҗәтлек белән: “Мин бу баланы табам, мин аны табарга тиеш”, дигән. Мине шулай саклап калган, тудырган.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (1)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (1)

Арабызда төрле сәләт, төрле хикмәт ияләре бар. Кемдер шәп итеп җырлый, кемдер оста бии, кемдер кешеләрне дәвалый, кемдер шигырь яза һ.б., һ.б. Ләкин үзеңдә берничә сәләтне берләштерү, һәр өлкәдә дә үзеңне оста итеп күрсәтү – сирәкләр өлешенә төшкән бәхет. Шундыйларның берсе – язмабызның бүгенге каһарманы Ризидә Ягафәр кызы Мөхәммәтҗанова. Ул 1961 елда Кыйгы районының Арслан авылында дөньяга килә. Әдәби иҗат белән кечкенәдән шөгыльләнә. “Мәхәббәт үзе килә” дип аталган беренче җыентыгы 1998 елда Башкортстан китап нәшриятында дөнья күрә. Аннан соң бер-бер артлы “Күңел кошында очып”, “Бәхет кошым” дигән җырлар, шигырьләр, “Күктән бүләк” шигырьләр җыентыгы, балалар өчен “Серле чишмә”, “Гөл кызы”, әкият китабы “Могҗизалар була” кебек китаплары нәшер ителә. 2000 елда Бәләбәйдә “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә катнашып, “Мәхәббәт иле” номинациясендә лауреат була. Шигырьләре Бәләбәй шәһәрендә татар, башкорт, урыс һәм чуваш телләрендә чыккан “Салават күпере” шигъри альманахында 2000-2002, 2011, 2014 елларда басылып чыкты.

2014 елда Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Акчарлак” альманахында аның җырлар шәлкеме урын алды. Әкиятләре, шигырь, хикәяләре матбугат битләрендә даими басылып тора.

Ризидә ханым моннан тыш җыр сәнгате, сәхнә иҗаты белән дә шөгыльләнә. Ул – “Күңел кошында очып”, “Язгы моңым” дигән ике аудиодиск авторы. Ризидә Мөхәммәтҗанова концертлар оештыра, аларга сценарийларны үзе яза. Башкортстан һәм Татарстан радио-телевидениесендә җырлары, шигырьләре, Интернет челтәрендә клиплары еш яңгырый.

Өстәвенә, ул – дәвалау остасы, авыруларны куллары белән дә, җылы сүзе белән дә терелтә ул. Ризидә Ягафәр кызына рәхмәт сүзләрен кызганмаган пациентлары бихисап бүген.

Ризидә Мөхәммәтҗанованың талант тамырлары кайдан соң? Гаиләдәнме, әллә аны Күкләр, без белмәгән тылсымлы көчләр бүләк иткәнме? Әйдәгез, бүген без Ризидә ханым белән аның гомер юлы буйлап сәяхәткә чыгыйк. Сүз йомгагы, мөгаен, кая да булса алып чыгар...

Олы юлның башы

1961 елның апрель аенда, мин әле әни карынында булганда, авариягә эләккәнбез. Авылдан кешеләр җыелып, Сатка шәһәренә бәрәңге сатарга китеп барганда, машина биек таудан очып, әни белән кырык капчык бәрәңге астында калганбыз. Мин туарга ике ай тирәсе калган булган әле. Әни изелгән. Борынының бер ягы белән генә тын алып яткан. Ә бер тупас тимер бавырын кыскан. Әрҗәдәге җиде-сигез кешенең кайсының аягы сынган, кемнең – кулы, барысы да шок хәлендә булганнар. Берничә сәгать язгы кар өстендә ятканбыз. Авылдашлар бермәлне әнинең юклыгын абайлап алып, эзләп табып, тартып чыгарганнар. Шул мәлдә борыныннан кан киткән. Больницада озак дәваланган. Нык өшегән булган. Җәй көне дә мич ягып, җылына алмый яткан.

Табиблар “баланы төшерергә туры киләчәк, ул тын алмый, йөрәге типми” дигәннәр. Ә әни үҗәтлек белән: “Мин бу баланы табам, мин аны табарга тиеш”, дигән. Мине шулай саклап калган, тудырган. Әни дә, мин дә VI сыйныфка чаклы бавыр белән җәфаландым. Шунда үз-үземне дәвалый башладым. Каядыр басып, авыртуны бетерә торган идем. Аны кемдер өйрәткән булган микән, белмим. Әниемә, шөкер, 95 яшь тулды. Үз аягында йөри, колагы ишетә, күзләре күрә, хәтере яхшы, хәер-догада. Аны авылда “ак әни” диләр.  “Нәзирә апа, укыганнарыгыз килешә”  дип, дога кылдыралар.

Әтием Кыйгы районының Арслан авылында туып үскән. Ә әнием – Татарстанның Апас районы  Коштаулы авылы кызы. Сугышка кадәр һәм аннан соңгы авыр еллар аны әбием белән кайларда гына йөртмәгән.

 Сугышка кадәрге елларны әни бик матур итеп искә төшерә. Менә 1938 елның җәендә туган авылы Коштаулыда кырда үсеп килгән барлык икмәкне боз сугып китә. Яшьли тол калган әбием биш баласы белән Сталинградка китәргә мәҗбүр була. Идел буендагы калкулыкта, бик матур күренеш урында өйләре була аларның. Нәнәй ефәк кортлары үрчетүче оешмада эшли. Ул аларны ашата, кошлардан саклый, яхшы эшләгәне өчен затлы ефәк тукымалар, премияләр белән бүләкләнә.

Сугыш башлана, немецлар туктаусыз бомба астында тота, шулай да урыннарыннан кузгалмыйлар. Ләкин аларның торган өйләрен штаб итеп алалар һәм Татарстанга кайтып китәргә мәҗбүр итәләр. Ул өй һаман да бар диләр, барып күрәсе иде...Сигез ай буена кайта алар поезд белән. Бөтен җирдә пычраклык. Идән тулы бет, ашарга юк, кая карама, карак та угры. Чиләгенә чаклы урлыйлар нәнәйнең. Шулай, вокзалларда яшәп, михнәт күреп кайтып керәләр өйләренә. Ә анда янә җимерек дөнья көткән булган. Тәрәзләр куйдырып, өйне җылытып яшәп китәләр. Тик һаман ачлык... Әбием, әнием туганнары белән Махачкалага чыгып китә. Әнинең абыйсын ике яшькә зур итеп яздырып, заводка эшкә урнаштыралар. Тормыш мондагыдан бераз арурак кебек булгандай тоела. Әмма абый эштән кайтканда мина шартлап һәлак була... Дәү әниемнең төшенә кергән була бу афәт...                                                                                                      

  Ә әти бу чорда Махачкалада хезмәт иткән. Шунда әни белән танышканнар. Әти яклап картәтиләр Татарстаннан килеп, тәүдә Туймазы районы Түбән Бишенде авылында, соңыннан Арсланга урнашкан булганнар. Шулай итеп, ике татар баласы Махачкалага барып танышканнар, кавышканнар.                                                                                                          

   Мин тугач, тугыз ай буена елаганмын... Әти тракторчы булып эшләгән. Арып кайткан. Ә мин аңа йокларга ирек бирмәгәнмен бит инде. Көннәрдән-бер көнне әтием йокы аралаш кулына алган да, эчемә яткырып, үзенең зур, көчле куллары белән аркамнан өч тапкыр сыпырган. Шуннан мин дә йоклап киткәнмен. Иртән дә уянмаганмын, “үлдеме әллә бу бала?” дип, әни килеп карап йөргән. Шуннан соң мин рәтләнеп киткәнмен. Әтинең шифалы куллары мине савыктырып җибәргән. Гөләйшә әбием бар иде, гомер онытмам, дәү әнием кебек иде, ул миңа мунчада массаж ясаган. Бәлки мин дә шуның үрнәгендә массаж ясый башлаганмындыр. Үзем белгәннән бирле, әллә өйрәткәннәр, әллә өстән әйткәннәр, әгәр берәр җирем авырта башласа, тәнемдәге аерым нокталарга баскалый идем дә, сырхавым үтә иде.                                                                                                                                             

 Мәктәптә бик шаян булдым, артык тырышып укымадым дисәм, дөрес булмас. Нигәдер математика, физика фәннәрен яратмадым, астрономия, биология, хезмәт дәресләре кызыклы иде. Нинди эш кушсалар да, яратып эшләдем, әле дә шундыймын.

Без, тау башындагы урамнан 1 малай һәм 4 кыз – бер сыйныфта укыдык. 1 класста укыганда беренче шигырьләремне яза башладым.  “Нигә кирәк сиңа шигырь?” диделәр. Әти дә, әни дә аңламады мине ул вакытта.. Ә әни үзе дә сугыш турында язган булган, дәү әнием мөнәҗәтләр, бәетләр язган. VII сыйныфка кадәр гармунда уйнадым. Бер кеше “Кызлар гармунда  уйныймыни?” дигәч, күңелем төште, аны да ташладым.

«Урман баласы», дип атый идем мин үземне. Әти-әни дә урманны яратты. Әни бигрәк тә! Яшьрәк чагында буш вакыты булса, урман­нан кайтып та керми иде ул. Үзе дә эшли, безне дә эшләтә. Әле җиләк, әле гөмбә, әле шомырт җыябыз. Мин абыйлар да менә алмаган шомырт агачының иң ба­шына менеп китә идем. Шуның өчен «Чыпчык» дип кушамат та тактылар.

Минем туган көнем 15 июньгә туры килгән. Шул көнгә бакча артыбыздагы урманда каен җиләге өлгерә иде. Берчак шулай әнием өй агартып йөри, ә мин тиз генә җыендым да кырлы стакан белән үземә бүләк – җиләк алып кайттым. Шуннан әни өй агартып бетергәнче, җиде литрлы чиләкне каен җиләге белән тутырып куйдым. Әни эше бетеп, өйдән чоланга чыккач, аптырап китте: “Кем җыйды моны?” – дип. Мин янында йөгереп йөрим: “Мин җыйдым моны, мин!” – дип. Тугыз яшем тулган көн шуның белән истә калган.

Тик утыра торган кеше түгел идем. Әле дә шулаймын. “Ризидә, әйдә, шунда барып кайтыйк”, – дисәләр, җыенам да чыгам да китәм.

(Дәвамы бар)

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (1)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: