Барлык яңалыклар
Шәхес
15 гыйнвар , 10:30

“Үз фамилиямне бирергә әзермен”

Башкортстанның халык артисты Әнвәр НУРГАЛИЕВ авариядә һәлак булган туганы Диана СӘФӘРОВАның балаларын тәрбиягә алырга әзер.

“Үз фамилиямне бирергә әзермен”
“Үз фамилиямне бирергә әзермен”

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр НУРГАЛИЕВ авариядә һәлак булган танылган блогер Диана СӘФӘРОВАның балаларын тәрбиягә алырга әзер булуы турында белдерде. Җырчының бу ниятен хатыны Ирина да хуплаган. Бу хакта ул ТНВ телеканалына интервьюсында сөйләгән. “Әгәр минем апама (Диананың әнисенә) яше аркасында опекунлыкны рәсмиләштерергә рөхсәт итмәгән булсалар, мин аларны үз яныма алып, үз фамилиямне бирергә әзер идем. Бу мәсьәлә турында хатыным белән сөйләштем, ул ризалык бирде, – ди Әнвәр Нургалиев.

Җырчы балаланы тәрбияләүдә Диананың якын дусты Миләүшәнең нык ярдәм итүе турында сөйләгән. Ул көн саен аларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына илтеп, алып кайта икән. Балалар якыннарының мәхәббәте белән уратып алынса да, барыбер әниләрен бик сагына, ди җырчы. “Өлкән Аиша хәзер барысын да аңлый, шуңа күрә фаҗигадән соң башта үз эченә кереп бикләнде. Әле дә еш кына әнисе бүлмәсендә ялгызы гына бикләнеп, аның фотосурәтләренә карап утыра, аның шәхси әйберләренә кагылырга рөхсәт итми. Ә кечкенәләр Сәлмән белән Сәид аңлап бетермиләр әле. Аларга әниегез күккә очып китте, диделәр. Шуңа күрә, кояш чыккач, алар: “Әниебез безне җылыта”, – дип шатланышалар. Яңгыр яуса, Диана моңсулана дип кайгыралар. Әлбәттә, бу бик күңелсез. Алар гына түгел, хәтта мин дә әнигә мохтаҗмын, – дип сөйләгән башкаручы.

Белүегезчә, Диана Сәфәрова бу елның 9 маенда Чишмә касабасының Революция урамында автомобиль фаҗигасендә һәлак булды. "Тойота Камри"ның руль артында салмыш ир-ат утырган була; ул зур тизлектә барып, интервал сакламый. Ул руль артында Диана булган "Хонда Цивик" автомобиленең баганага бәрелүенә сәбәпче була. Кыз шунда ук һәлак була. 33 яшьлек блогерның өч баласы кала – кызы Аиша һәм игезәк уллары Сәлмән белән Сәид. Аларны тәрбиягә Диананың әти-әнисе ала. Авариядә гаепле кеше тоткарлана. Хәзер аның эше судта карала. Суд утырышлары барышында гаепләнүче һәм аның шаһитлары күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

Фото: allufa.ru

“Үз фамилиямне бирергә әзермен”
“Үз фамилиямне бирергә әзермен”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: