Барлык яңалыклар
Шәхес
14 гыйнвар , 18:31

Мессинг СССРдагы иң бай кеше була

Артистны Сталинның рәхмәт хаты һәм илгә хәвеф килгән чакта самолет төзергә акча бирүе генә коткарып кала.

Мессинг СССРдагы иң бай кеше була
Мессинг СССРдагы иң бай кеше була

Мессинг – совет сәхнәсендә

 

1939нчы елда, поляк крестьянының печән төялгән арбасына яшеренеп, Мессинг СССРга килә. Гитлер белән тылсымчы арасында нәрсә булгандыр, ансын тәгаен генә белүче юк, әмма Польшаны Германия гаскәрләре басып алгач та, Мессингның әтисе һәм абыйсы Майданек концлагерендә һәлак була һәм әлбәттә, Мессинг үзенә куркыныч янаганын тиз төшенә.

Дәүләт дине булып “сугышчан атеизм” исәпләнгән ил сәхнәләрендә мистик сеанслар бирергә, әлбәттә, беркем дә батырчылык итми. Ә телепатия һәм мистика ул чакларда бер үк мәгънәгә ия була. Мондый эшкә Мессинг кына тәвәкәлли. Совет эстрадасында мистика белән шөгыльләнү бары тик аңа рөхсәт ителә, дөрес, соңыннан ул тылсымын сәхнәдә “фаш итәргә” тиеш була. Ягъни аның сәләтен фәнни нигезгә коралар. Бу эштә аңа Аида Михайловна Раппопорт ярдәм итә. Ул Павлов һәм Сеченев кебек атаклы физиологларның тәҗрибәләре турында текст яза һәм һәр сеанс шуны укудан башлана. Башта Аида Михайловна Мессингның ассистенткасы һәм программаны алып баручы була, ә 1944нче елны алар өйләнешәләр.

Аңа кадәр артист тормышында янә берничә кызык һәм мөһим вакыйга була.

 

 

Мессинг һәм совет авиациясе

 

Язмаларында Мессинг үз акчасына ике самолет ясатуы һәм аларны Кызыл армиягә бирүе, шулар өчен Сталинның үзеннән рәхмәт телеграммалары алуы турында әйтә. Бу – чын дөреслек, әмма автор барысын да сөйләп бетерми.

1942нче елда артистны эстрада белән җитәкчелек итүче оешмага чакырып алалар.

– Вольф Григорьевич, – ди партячейка рәисе. – Солдатларыбыз фронтта кан койган, бөтен ил крепостька әверелгән, бөтен көч дошман белән алышка юнәлтелгән мәлдә һәр кешенең бурычы – бу көрәшкә үзенең өлешен кертү. Шуңа да ачыктан-ачык сорыйм: эстраданың билгеле артисты буларак сез фронт өчен күпме акча бирә аласыз?

Артист бу сорауга әзер була.

– Утыз мең, – ди ул.

– Вольф Григорьевич, – дип көлемсери парторг. – Шаяртмагыз, зинһар. Колхозчылар танк һәм самолетлар бүләк итә, ә сезнең керем белән... Хәзер һәр совет малае самолет төзергә хыяллана, илгә ярдәм итәргә омтыла.

– Мин сезгә рәсми рәвештә белдерәм, – дип элеп ала артист. – Безнең армиябез минем самолетсыз да җиңәчәк. Мин совет танкларын Берлин урамнарында күрәм. Шуңа да, 50 мең, дип языгыз һәм хушыгыз!

Икенче көнне Мессингны кулга алалар һәм Германия файдасына шпионлыкта гаеплиләр. Чекистлар берничә көн аңа, әгәр шпион булмасаң, шул чаклы саран булмас идең дип тукыйлар, һәм шуннан соң Мессингның самолет төзергә акча “бирәсе килә” башлый. Миллион сум түләгәч, аны азат итәләр. Урындагы гәзиттә совет эстрадасы остасының фронтка самолет бүләк итүе, ул очкыч белән Советлар Союзы Герое Ковалев идарә итүе хакында мәкалә басыла. Мәкаләгә җавап буларак, “халыклар атасыннан рәхмәт телеграммасы килеп төшә һәм ул “Правда”да дөнья күрә.

Бер истребительгә акча түккәннән соң, артист калган байлыгын саклап калу турында баш вата башлый. Ул кыйммәтле ташлар һәм ювелир әйберләр сатып ала. 1943нче елда Ташкентта поляк эмигранты Абрам Калинский белән таныша, яңа танышы аңа сугыш барган илдән тыныч Иранга качарга тәкъдим итә. Мессинг ризалаша һәм алдан сөйләшенгән көнне, кыйммәтле хәзинәләрен алып, чик буендагы Душак касабасына килә. Төрекмән карты аңа чик аша чыгарга ярдәм итәргә була, моның өчен кырык мең сорый. Сатулашып торганда, кайдандыр хәрбиләр килеп чыга һәм аптыраган телепатның кулын артка каерып, тиешле урынга алып китәләр. Артистны Сталинның рәхмәт хаты һәм илгә хәвеф килгән чакта самолет төзергә акча бирүе генә коткарып кала.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Культурология. ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: