Барлык яңалыклар
Шәхес
31 декабрь 2023, 18:27

Әнгам АТНАБАЙ. Заман турында уйланулар...

Агачлар белән үләннәрнең генә түгел,  аяк астында яткан ташларның да, хәтта  балчыкның да җаны бар.

Әнгам АТНАБАЙ. Заман турында уйланулар...
Әнгам АТНАБАЙ. Заман турында уйланулар...

* * *

Балачакны хәтерләдем. Сугыш елларының кайсындадыр, мичне яңартып чыгарырга кирәк булгач, бер җәйне зурәткәй белән кирпеч суктык. Тәтешле районындагы туган авылым Күрдемнән ерак түгел, елга буенда кызыл балчыклы урында баз казып, шалаш кебегрәк бер нәрсә корып җибәрдек. Шалаш эченә озын, калын сайгак китереп салдык. Аның бер башына – зурәткәй, икенче башына мин атланып утырабыз. Алдыбызда тимер калыплар, кулыбызда – имән лапталар, кырыбызда – алдан әзерләп куелган, җир куеныннан яңа гына казып чыгарылган балчык.

Зурәткәйнең бер кызык гадәте бар: ул бөтен нәрсәне дә җанлыга саный. Аныңча, агачлар белән үләннәрнең генә түгел, хәтта аяк астында яткан ташларның да, хәтта менә шушы балчыкның да җаны бар. «Әнә бит ул ничек үзсүзле,– ди зурәткәй,– һич бирешергә теләми, үзенчә булып калырга тели...»

Шуның өчен, аны үзеңә буйсындырырга теләсәң, тимер калыпларга өеп тутырасың да, бапчык тыгызланганчы, калып белән тигезләнгәнче, авыр имән лапта белән «лап та лап» тукмый башлыйсың, зурәткәй әйтмешли, балчыкның җанын аласың, кирпеч рәвешенә китерәсең. Шуннан соң, калыплардан төшереп, саф-саф итеп тезеп куясың. «Анда да җаны чыгып бетми әле балчыкның,– ди зурәткәй. – Аны утта яндырырга кирәк. Утта янгач кына, балчык чын кирпечкә әйләнә. Шул чакта гына ул – синең тыңлаучан колың. Аның белән ни теләсәң шуны эшләп була: мич чыгарырга да ярый, йорт төзергә дә мөмкин, хәтта төрмәне дә шул ук кирпечтән салалар. Җаныңны алсалар, кемгә нәрсә булып хезмәт иткәнеңне белмисең инде ул! Адәм баласы үзе исән чакта үзенең җанын югалтырга тиеш түгел. Җан бит ул гомердән кадерлерәк. Кирпеч булганчы, балчык бул, балчыкның җаны бар!»

Менә шундыйрак фәлсәфә сатканы истә калган зурәткәйнең. Ул вакытта бигүк аңлашылып бетмәгән бу сәер фәлсәфәнең мәгънәсен бүген килеп төшенәм кебек. Төшенеп бетмәсәм дә, аңларга тырышам...

 

Фото: Атнабай архивыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: