Барлык яңалыклар
Шәхес
28 декабрь 2023, 22:25

Атнабай ничек укуын ташлады?

Ниндидер спектакль карап, төнлә тулай торакка кайтып керсәк, гомердә булмаганча, барлык бүлмәләрдә утлар яна, җанлылык хөкем сөрә. Студентлар төркем-төркем җыелышып, нидер турында сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Тулай торак гөр килеп тора.

Атнабай ничек укуын ташлады?
Атнабай ничек укуын ташлады?

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасы буенча куелган спектакльнең премьерасы уңаеннан фикер алышу артта калды.

Шул вакыйгадан соң күп тә үтмәгәндер, ниндидер спектакль карап, төнлә тулай торакка кайтып керсәк, гомердә булмаганча, барлык бүлмәләрдә утлар яна, җанлылык хөкем сөрә. Студентлар төркем-төркем җыелышып, нидер турында сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Тулай торак гөр килеп тора.

Аптырап калдык. Димәк, нидер булган... Баксаң, милициядән килеп, безгә күрше бүлмәдә тентү үткәргәннәр һәм IV курс студенты, керәшен егете Гурий Тавлинны үзләре белән алып киткәннәр икән. Ни өчен? Шул көнне көндез студентлар таләбе буенча җыелыш узган. Җыелучылар әдәби әсәрләрдә Галимҗан Ибраһимовның язу-тел стилен файдаланырга кирәк дип күтәрелеп чыкканнар. Ә бу – Галимҗан ага “халык дошманы” буларак нахакка гаепләнеп, һәлак ителгән һәм иҗаты өйрәнүдән тыелган чор иде. Җыелышта Гурий Тавлин да, Әнгам Атнабаев та, Гөлшат Зәйнәшева да, Диләрә Зөбәерова да чыгыш ясаганнар. (Гурий Тавлин Сталин төрмәләре аша үтеп, соңыннан күренекле язучы булып китте; Гөлшат Зәйнәшева – күренекле шагыйрә, Татарстанның Тукай бүләге иясе; Диләрә Зөбәерова озак еллар “Азат хатын” – “Сөембикә” журналында эшләде). Нәтиҗәдә, Гурийны хөкем итеп, 10 елга төрмәгә утырттылар; Әнгамне укудан чыгардылар; ә Гөлшат белән Диләрәгә тимәделәр.

Шул шомлы көннәрдә Диләрәнең берәү белән сөйләшеп торганын күреп калдым. Мин яннарыннан узып барам. Диләрә төрмәгә Гурий Тавлинга передача илткән икән, шуннан кайтып килеше. Теге берәү (исемен әйтмим) Диләрәгә башкача төрмәгә барып йөрмәскә киңәш итте. Вузлардан, Казан университетыннан да күпләрне бу көннәрдә төрмәгә утырттылар, укудан кудылар... Еллар үткәч, “болачылар” барыбер акландылар. Гурий Тавлин да 3-4 ел утырганнан соң иреккә чыгарылды. Ләкин күпләрнең канатлары сынган иде инде...

Бу хәлләрдән соң Әнгам Атнабаев Уфага кайтып китте һәм үзен шәхес итеп туган ягында раслый алды. Илаһи сәләтне буып булмый шул аны! Кан белән нәселдән килгән талант бит ул! Еллар үткәч, Атнабай Башкортстанның халык шагыйре исемен алды, китапларын кулдан-кулга йөртеп укыдылар. Сабакташым туганнарына бик нык ярдәм итте. Сеңлесе – Башкортстанның халык артисты Зинира Атнабаева абыйсы әсәрләре буенча куелган барлык спектакльләрдә дә төп рольләрне башкарды, “Юллар өзелгән вакыт” драмасында хәтта үз әнисен дә уйнады. Әнгам Атнабаев исә, чын мәгънәсендә, Башкортстан халкының йөзек кашына әйләнеп, шигърияттә Такташ, Туфан мәктәпләре белән янәшә атлаучы “Атнабай мәктәбе”н тудырды...

 

Рәсүлә ГАЛӘВЕТДИНОВА,

Ветеран-укытучы.

Дүртөйле районы.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: