Барлык яңалыклар
Шәхес
27 декабрь 2023, 21:13

Атнабайның ышандыру көче

Кем үз фикерен дәлилләп, бар халыкны ышандырып әйтә алган диген! I курс студенты! Беркем белмәгән Әнгам Атнабаев!

Атнабайның ышандыру көче
Атнабайның ышандыру көче

Без укыган чорда, 1940нчы еллар азагы – 1950нче еллар башында, Казан шәһәре студентлары арасында матур бер гадәт яши иде. Уку йортлары театрларга, музейларга, истәлекле урыннарга культпоходлар оештырып, азактан бу хакта фикер алышулар үткәрә иделәр.

Берчак шулай Галиәсгар Камал исемендәге Татар драма театрына, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасы буенча куелган спектакльнең премьерасына бардык. Әсәр Бөек Ватан сугышы чорында колхозчыларның авылда фронт өчен фидакарь хезмәтен тасвирлауга багышланган иде. Икенче көнне үк институтның тамаша залында әсәр буенча фикер алышу уздырдылар. Казан дәүләт университеты студентлары да килгәннәр. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Сәхнә түрендә – җитәкчеләр, профессорлар, укытучылар һәм, әлбәттә, спектакльдә уйнаган Камал театры артистлары. Алар арасында СССРның Халык артисты Хәлил ага Әбҗәлилов, РСФСРның Халык артисты Фатыйма апа Ильская да бар иде.

Күп чыгышлар яңгырады. Ләкин алар барысы да бер төрлерәк, Халык артистларына мәдхия җырлау кебегрәк кабул ителделәр. Ниһаять, Әнгам Атнабаев та сүз алды. Хәрбиләрчә төгәл, ныклы адымнар белән шык-шык басып, башын югары тотып, трибунага күтәрелде. Һәм сөйли башлады... Хәзер инде аның чыгышын сүзмә-сүз, бар тулылыгы белән китерә алмыйм. Күңел сандыгының төбендәге хәзинәләр, хәтердә төенләнеп калган истәлекләр белән генә уртаклашам. Спектакльдә каравылчы карт роле бар иде. Әнгам:

– Карт халыкчан итеп, чын безнеңчә уйнап, тамашачыларны ышандырды, – диде һәм, һәр сүзенең кадерен, тәмен-ямен белеп, бу фикерен мисаллар белән дәлилләде.

– Безне, тамашачыларны, өйләребезгә кадәр Хәлил ага белән Фатыйма апа башкаруындагы образлар түгел (сүз дә юк, алар үз рольләрендә бик уңышлы уйнадылар), ә каравылчы карт озата барды һәм уйландырып, төн йоклатмыйча чыкты, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Зал бер мизгелдә тып-тын калды, ә аннан көчле кул чабулар яңгырады. Алкышлар бик озакка сузылды. Без, исәвәннәр, Әнгамнең сөйләвенә ис-акылыбыз китеп, шаклар катып, авыз ачып тыңлаганбыз. Авызны ябарга кирәклеген көчле кул чабулардан соң гына искәрдек.

Әле уйлап куям: булган бит беркемнән дә курыкмыйча, фикерен чатнатып әйткәннәр! Ә заманасы нинди дәһшәтле иде аның! Ялгыш әйтелгән бер сүз өчен Себергә китә торган заман! Һәм кем үз фикерен дәлилләп, бар халыкны ышандырып әйтә алган диген! I курс студенты! Беркем белмәгән Әнгам Атнабаев! Ул чорда ук ышандыру көче булган инде үзендә...

 

Рәсүлә ГАЛӘВЕТДИНОВА,

Ветеран-укытучы.

Дүртөйле районы.

 

Фото: Атнабай архивыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: