Барлык яңалыклар
Шәхес
23 декабрь 2023, 18:33

Туфан МИҢНУЛЛИН. Беттек инде, беттек

Иртән торгач, аякны яза алмый интегәм. Оешып ката инде менә. Кич җиткәндә генә язылгандай итә. Урынга яткач, куярга урын таба алмыйм аякларыма.

Туфан МИҢНУЛЛИН. Беттек инде, беттек
Туфан МИҢНУЛЛИН. Беттек инде, беттек

– Сорама да инде, Туфан, беттек инде, беттек. Сиксәннән уздык бит инде. Кайсы җирне әйтмә, шунысының рәте юк. Ни аяклары, ни кулы, ни биле, ни күзе, ни колагы дигәндәй... Иртән торгач, аякны яза алмый интегәм. Оешып ката инде менә. Кич җиткәндә генә язылгандай итә. Урынга яткач, куярга урын таба алмыйм аякларыма. Әле бер көн Камскига базарга барып кайтырга уйладым. Олы юлга чыккан идем, машина-мазар очрар дип. Өч чакырым араны үткәнче үләм дип торам. Машинасы да очрамый бит аның сиңа кирәк чагында. Кирәкмәгәндә чабып йөриләр. Чыккан-чыккан инде дип, киттем җәяүләп. Берәрсе куып тотар әле дип. Юк, булмады. Тәки барып җиттем җәяүләп. Әйтергә генә ансат бит ул, ун чакрым ара. Базарда күпме йөрисе бар. Кайтканда, ичмасам, берәрсе туры килеп алып кайтыр дигән идем, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, этле адәм дә юк безнең якка кайта торган. Киттем инде кайтып, Камскида кунып кала алмыйм бит инде. Кечкә кайтып егылдым. Әйтергә генә җиңел бит ул, унөч чакрым. Анда-монда егерме алты җыела. Икенче көн интектерде аяклар сызлап. Беттек инде, Туфан, беттек. Сиксәннән уздык бит инде. Өченче көн мәрхүм картымнан калган тумранны ярыйм әле дип чыкканыем ишек алдына. Ике ел аунап ята бит эчне пошырып. Ярып ташлыйм әле, минәйтәм, мунчага утын да булыр. Күпме әйттем картыма ярып ташла шуны дип. Ярып булмый аны, гел ботак та ботак дия иде, мәрхүм. Үзем чыктым инде бу юлы. Тимер чөй, кувалды, балта алган булдым. Ике сәгать азапландым. Ярты потлы кувалдысын да күтәрәсе бар бит. Ярдым мәлгуньне яруын, кереп егылдым инде аннары. Билнең, кулбашларының сызлавына чыдар әмәл юк. Беттек инде, беттек. Чыкмаган җан гына калды.

Алланың биргәненә шөкер, үземне үзем йөртергә күзләрем бар иде әле. Алар да бетереште. Алдымда торган нәрсәне дә күрмим. Менә синең дә шәүләңне генә абайлыйм. Мае беткән инде күзнең. Менә шушы тәрәзәдән карап утырам инде тышка. Караңгы инде урам. Тукта, кем ул анда таудан төшеп килә ат белән печән төяп? Әлфит бугай бу. Зәйнәп малае. Ышна җирендә чапкан печәне булды микән? Кара син аны, ничек төягән, ермактан чыкканда арбасы аумаса ярый инде. Монысы кем булды соң әле судан кайтып бара? Әминәләргә кунаклар кайткан дигәннәрне, шуларның берәрседер инде. Абау, иреннәренә сылаган иннекне. Әллә керфекләрен дә буяган инде. Менә шуны да аера алмыйм хәзер. Беттек инде, Туфан, беттек. Әле синең чолан ишеген ачып кергәнеңне дә ишетмәдем. Юк инде колакның рәте – шаулый. Синең сөйләгәнеңне дә авызың кыймылдаганнан гына чамалыйм. Ишетмим бит. Ходайның хикмәте. Беркөн шулай Зәйнәпләрнең эте кереп тавыкларыма изгәнне ашап ята. Нәрсә анда кыштырдый дип чыксам, тигәнәдә бер бәрәңге дә калмаган. Шул чукынганның капка астыннан кергәнен дә ишетмәгәнмен... Туктале, Туфан, нәрсә анда? Син берәр нәрсә ишетәсеңме соң? Зәйнәпләрдә бугай бу тавыш. Буйга җиткән улы бар, шул эчеп кайткандыр. Интектерә инде Зәйнәпне. Туктале, тукта, нәрсә ди. И-и, оятсыз. Сүгенә... Син ишетмисеңме? Син дә олыгая барасың шул. Әйбәт булса, картлык димәсләрие аны. Шулай инде. Рәхмәт хет хәл сорап керүеңә, итле аш пешергән идем, итен булса да кимермисеңме? Катырак булды, ахрысы, ите. Бер сөякне көчкә кимереп бетердем. Тешләр беткән. Зәйнәп әйткән була да бит, синең үз тешләрең әле, менә минекеләр куйдырган дип. Карт сөякне дә кимереп бетереп булмагач, үзеңнеке булды ни, куелган ни. Юк инде, Туфан, ни теше, ни күзе дигәндәй. Беттек инде, беттек.

 

Фото: rus.sptatar.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: