– Сез бик тынгысыз зат. Туган авылыгызда да, күрше авыл мәктәбендә дә укытырга өлгерәсез, җитмәсә, җәмәгать эшләре дә сезнең җилкәдә. “Фигаро монда, Фигаро тегендә”, дигәндәй әле авылда, әле Бүздәктә, әле Уфадасыз. Моңа ничек өлгерәсез? Ирегез, кызларыгыз моңа ничек “түзә”?
– Безнең нәсел – тынгысыз кешеләр нәселе инде ул. Миңа “янарга” кирәк, кайбер кешеләр кебек тыныч кына эшкә барып-кайту минем өчен – катастрофа. Эш күбрәк булса, башта идеяләр өермәсе өерелсә – миңа рәхәт, димәк, мин яшим! “Нишләп йөрисең инде, сиңа нигә кирәк инде ул”, – диючеләр дә бар. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү – шатлык, яңа гамәлләргә стимул.
Үземне әллә күпме конкурсларда катнашкан укытучы дип атамас идем. Беренче чиратта, мин укучылар белән эшләдем. Алар белән район, республика, төбәкара, халыкара чараларда күп катнаштык, лаеклы урыннар яуладык. Укучыларымны конкурс-олимпиадаларга әзерләү күп вакытны ала иде, ләкин аларның шат күзләрен күрү сөенеч китерде. 2012 елда “Ел укытучысы” конкурсында катнаштым, призер булдым. 2021 елда “Хатын-кыз – милләт анасы” республика конкурсында җиңү яуладым. Быел “Буыннар сабагы” конкурсында (укучы–студент–укытучы) җиңүче булып танылдык.
Гомумән, туган телебез белән бәйле нинди чарага чакырсалар да, мин тиз генә җыенып чыгып китәм. Кайбер атналарда икешәр тапкыр Уфаны урарга туры килә. Өйдәгеләр инде моңа өйрәнеп тә беткән. Мин озаграк өйдә торсам, “Ни булды?” дип тә сорарга мөмкиннәр.
Бүздәктәге Татар тарихи мәдәни-үзәге белән тыгыз бәйләнештә эшлибез, аның җитәкчесе Гүзәл Рамил кызы Гәүһәрова белән һәрвакыт бәйләнештә торабыз. Гаиләбез белән күп кенә милли бәйрәмнәрдә катнаштык. Үткән елны Башкортстан татарлары конгрессының идарәсенә сайладылар, телне саклау эшенә аз гына булса да өлешемне кертеп, милләтемә файда китерә алсам – үземне бәхетле кеше дип санаячакмын.
Күп йөрим, аралашам, социаль челтәрләрдә дә татар телендә язам – шуларны укып, минем белән туган телдә аралашучылар да күбәя. Мәсәлән, Казандагы “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре дә шул язмаларны укып, туган тел өчен җан атуымны сизеп, минем хакта язарга теләк белдергәннәр иде. Шулай итеп, Интернет-даирәдә дә телебезнең саклануына үз өлешемне кертергә телим. Елына ике тапкыр “Әдәби марафон”да катнашам, “Татарча диктант” акцияләрен калдырганым юк. Гомумән, татар дөньясында булган барлык әйбер мине кызыксындыра, анда катнаша алуым миңа рәхәтлек бүләк итә.
– Яраткан язучыларыгыз-шагыйрьләрегез кемнәр? Өстәл китабыгыз бармы?
– Шигырь китаплары укырга яратам. Эльмира Җәлилова иҗаты күңелемә якын. Шагыйрь булсам, хисләремне аның кебек әйтер идем кебек тоела. Роберт ага Миңнуллин, Нәбирә Гыйматдинова, Шәмсия Җиһангировалар белән очрашуларым минем өчен зур бәхет булды. Ә өстәл китабым – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Бәхилләшү”е. Язучының дөньяга карашы, фәлсәфәсе якын миңа. Әмирхан Еники әсәрләрен кат-кат укый алам.
– Авылда яшәгәч, сезгә гади крәстияннең көндәлек мәшәкатьләре дә ят түгелдер: мал тотасызмы, кош-корт асрыйсызмы?
– Бу эш белән шөгыльләнгәнем бервакытта да булмады. Шуңа күрә, авылда иң ялкау кеше мин булдым (көлә). Тормыш иптәшем миңа эшләргә бар шартларны тудырды, кош-корт карап, мал асрарга вакыт та, теләк тә тумады.
– Укыту эшеннән тыш яраткан шөгылегез нинди? Буш вакытыгызны, ялларыгызны ничек үткәрәсез?
– Кыш көне чаңгы шуам, җәй көне велосипедта йөрим. Китап укырга яратам, зур китапханәм бар. Театр-концертларга йөрим. Җәй көне чәчәкләр үстерәм, бакчада казынам. Укырга яратам. Миңа көн саен һичьюгы бер бит булса да китап укырга кирәк.
Яшерен-батырын түгел, матур киенергә яратам. Элеккеге укучылары сагынып киләләр дә, гел бер сүзне сөйлиләр: “Ирина Фларитовна, хәтерлисезме, мәктәптә нинди генә чара үткәрсәк тә, сез безгә үз киемнәрегезне кидертә идегез. Матур киенә идегез! Сезнең кебек буласыбыз килә иде!” – диләр. Уртанчы кызым көлеп: “Әни, кайсы кеше туйга да син эшкә җыенган кебек җыенмыйдыр”, – ди. Хезмәттәшләремнең: «Син эшкә бәйрәмгә килгән кебек киләсең», - дигәннәре бар. Мин, чынлап та, мәктәпкә бәйрәмгә йөргән кебек йөрим. Шулай йөрергә тырышам! Гомумән, матурлык яратам. “Милли кием көн”нәрендә мәктәптә һәрвакыт калфактан булам. Милли бизәкле сумкаларым да бар. Мастер-класс уздым, үзем дә калфак тегәргә өйрәндем менә...
– Пешеренергә яратасызмы? Яратсагыз, Сездән бер рецепт!
– Пешеренергә яратам, бигрәк тә камыр ризыкларын. Гаиләдә кызлар үскәч, алар пирог, тортлар ашарга яраталар. Соңгы елларда кызларым яратып ашаган чизкейк (десерт) рецептын “Тулпар” укучылары игътибарына да тәкъдим итәм.
Түгәрәк таба алына, аның өсте алынмалы булырга тиеш. Гадәти бисквит пешерәм, суытам (вакыт тыгыз чагында печеньены блендер белән ваклап, тыгызлап куярга гына да мөмкин). 20 сантиметр киңлектәге табага 700-800 грамм эремчек, тәменчә шикәр комы яки куертылган сөт, ванилин, эремчекле сыр алына. Массаны блендер белән яхшылап ботарга кирәк.
Аерым савытта 15-20 грамм желатинны салкын су белән ботап, бүрттерергә кирәк. Аннан соң су парында ботап торып, җылытып алабыз, төерләр калмаска тиеш. Желатин суынгач, аны эремчекле массага салып ботыйм. Масса төерләрсез, бербөтен, сыеграк рәвештә килеп чыга. Аны табага, бисквит өстенә салам һәм төнгелеккә суыткычка алып куям. Масса төн эчендә үз формасын ала. Табаның алына торган өлешен салдырам. Өстен җиләк-җимеш, шоколад белән бизим. Камыр өлешеннән башка эшләсәгез дә була, туңдырмага охшаган десерт килеп чыгачак.
– Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Ирина ханым! Барлык укучыларыбыз исеменнән бетмәс-төкәнмәс иҗади җегәр, сәламәтлек телибез!
Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Фотолар Ирина Ергизованың шәхси архивыннан.