Барлык яңалыклар
Шәхес
11 декабрь 2023, 07:20

Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Дәвамы)

Хатын-кызның бәхете – ирдән, диләр. Дөрес сүзләр!

Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Дәвамы)
Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Дәвамы)

– Кеше нинди генә омтылышлы, талантлы булмасын, аның хыяллары тормышка ашуында гаилә төп роль уйный. Юньле иргә, яки хатынга туры килмәгәнсең икән, бетте – хыялларың белән хушлашырга мөмкинсең... Сез ул яклап бәхетле кешедер, мөгаен? Тормыш иптәшегез белән таныштырып үтсәгез иде. Аның белән ничек таныштыгыз?

– Тормыш иптәшем Раил гомер буе ерак Себердә эшләде. Хәзер инде хаклы ялда. Миңа барлык башлангычларымда да терәк булган кеше. Ул аңламаса, ярдәм итмәсә, мин рәхәтләнеп эшли дә алмаган булыр идем.

Ә танышуыбыз хакында тормыш иптәшем түбәндәге вакыйганы сөйләде: мин бәләкәй чакта идән юып йөргәндә, ул ялгышып безгә килеп керә. “Шул вакытта ук ошаган идең”, – дип искә ала бүген. Аннан әнием почтада эшләгәндә, булачак тормыш иптәшемнән: “Ник һаман өйләнмисең? – дип сорый. ”Сезнең кызлар үскәч өйләнәм!” – дип җавап бирә Раил. Язмыштырмы бу, Ходайның “амин” дигән чагына туры килүдерме?!  Озак кына очрашып йөрдек. Минем үсеп җиткәнне көтеп торып өйләнде була инде, чөнки яшь аермасы зур гына.

Хатын-кызның бәхете – ирдән, диләр. Дөрес сүзләр! Шулкадәр ярдәмчел ул! Бездә хатын-кызга ишек ачып керткән ир-атны очрат­у авыр – ә ул ача! Кибеттә үзеннән алда чиратта торучыга алган әйберләрен пакетка салыша, багажникка ук күтәрешеп чыгарга да мөмкин әле. Искиткеч җитез! Әти-әниләргә кунакка барганда да ишектән атлап керүгә нидер эшләргә керешә, әнием шуна бик шатлана иде. Анын белән миңа бик тыныч. Бер тапкыр да фатир өчен түләгәнем юк, газ счетчигының кайда икәнен дә, анын күрсәткечләрен кая язарга икәнен дә белмим. Кибеткә бик сирәк керәм... Раил мине барлык мондый ыгы-зыгыдан азат итте... Тормыш мәшәкатьләренә бүленми­чә, онытылып эшләргә мөмкинлек бирә ул мина...

“Ел укытучысы” бәйгесендә катнашкан чаклар искә төшә. Раил: “Кирәк!” – дигәнгә генә тәвәккәлләдем мин. Күп көч таләп итә торган конкурс бит: фи­налга җиткәч, ун көн буе Уфада бу­лырга, чыгышлар ясарга, әзерләнергә туры килде... Раил ул көннәрдә янымнан бер минутка да китмәде: иртән Уфага алып барды, кич алып кайтты, ул арада башкаларга булышырга да өлгерә иде әле. 

 Әле дә шулай. Инде биш еллап атнага бер тапкыр Килем мәктәбенә барып немец теле укытам. Күрше авылга алып баручы да, алып кайтучы да – ирем. Укучыларны олимпиадаларга алып чыгып китәм – ул озатып кала, каршы ала. Уфада премьера: Раил кызлар белән мине театрга илтә, күп вакыт үзе кермичә, спектакль беткәнне урамда гына көтә. “Син бәхетле булсаң – мин бәхетле!” – бу аның миңа иң еш кабатлый торган сүзләре.

Кызларыбыз белән су коенырга бара, балыкка йөри. Кышын алар өчен тау ясый. Алар өчесе дә – “әти кызлары”.

– Сүзебез балаларга күчкәч, шуны да әйтим: Сезнең сәйлән бөртекләредәй өч кызыгыз да татар теленә, татар моңына гашыйк затлар дип беләм. “Милләтче” исемен йөрткән аерым затлардан аермалы буларак, алар татарча уйлый, татарча сөйләшә, татарча яза. Халыкара олимпиада-бәйгеләрдә яулаган җиңүләре дә шул хакта сөйли... Алар белән якыннанрак таныштырсагыз иде.  

– Саф татар гаиләсендә туган балаларның татарча уйлап, татарча сөйләшүе гадәти күренеш булырга тиеш дип саныйм. Без үзебез дә гаиләдә өч кыз үстек, әтием безгә гел бер сүзне кабатлады: “Капкамнан башка милләт кешесен кертмәгез, тел бозып ятасым юк”, –диде. Аллаһка шөкер, 3 кияве дә татар, 9 онык-оныкчасы да татарча сөйләшә. Әйтәләр бит, “оныкларың ата-бабасының телен белгәндә генә, син дә туган телеңне беләсең” дип. Әти-әнием безгә дөрес тәрбия биргән. Алар икесе дә матурлыкны күрә белгән, татар концерт-театрларына йөргән кешеләр. Авылдан Уфага Фирзәр Мортазин, Салават Фәтхетдинов концертларына, театрларга йөрделәр. Кайткач, бу чараларны сөйләп-тикшереп дуслары белән кич утырулар истә калган. Аннан элек җыелышып утырулар, гармунга кушылып җырлаулар гадәти күренеш иде.  Әнием почтада эшләде, бик күп газета-журналлар алдырдык,  татарча укый идек.

Иң аянычы шул: яман чир 50 яшендә үк – күз ачып йомганчы, бер җәй эчендә алып китте аны. Миңа нибары 27 яшь ул вакытта. Икенче кызымны – Даринаны көткән чагым иде. Сеңелләрем өчен әни урынына калырга туры килде. Әниемнең юклыгына әлегәчә күңел ышанмый. Почтада эшләде ул – ха­лык белән иң күп аралаша торган җирдә. Указлы мулла кызы бит – до­гасын да кыла, уразасын да тота иде. Бик уңган иде – иртән эшкә киткәнче чәкчәк пешереп китә ала иде. Сабыр иде, берәүгә дә кычкы­рып бер сүз әйткәне булмагандыр. Күңелендә кешеләргә начарлык юк иде әниемнең, эчкерсез иде. Яшәмәгән дә кебек тоела...

Менә  шундый гаиләдә тәрбияләнгән бала буларак, башта Бәләбәй педагогия училищесына, ә аны тәмамлагач, 1997 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегенә укырга кердем. Анда читтән торып белем алдым.

Университетка укырга кергән елны ук күрше Әмир авылында татар теле һәм әдәбияты укыта башладым. Кыскасы, башым-аягым белән эшкә, туган тел мохитенә чумдым.

Гаилә үрнәгендә балаларга дөрес тәрбия бирергә тырыштым, әлбәттә.  Кызларның әтиләре Себердә эшләгән вакытта олимпиада-конкурсларга укучылар белән өйдә әзерләндек. Укыйбыз, әзерләнәбез, чәйләр эчәбез, сөйләшәбез. Кызлар бәләкәй чакларыннан ук шуны күреп үстеләр. Дарина өч яшьлек чагында “Габделҗәббар Кандалый” дип сөйләнеп йөри иде инде. Илина да, Дарина да туган тел буенча үткәрелгән күп конкурс-олимпиадаларда катнашты, җиңүче дәрәҗәсенә лаек булды. Туган телен тирәнтен өйрәнү Илинада, мәсәлән, максатчанлык тәрбияләде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Туймазы медицина училищесына укырга керде ул. Шул ук елны, лекцияләрдән соң, кичке мәктәпкә йөреп, X-XI сыйныф программасын узды, БДИга әзерләнде. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керде – 16 яшендә студент булды. Ел саен “Студент язы” фестивалендә катнашып килде – татарча шигырьләр укыды, Уфада татарча “фатирник”ларга йөрде, Тукай бәйрәмнәрен калдырмады. Инде менә укуын тәмамлар вакыт та җитте.... Дарина Бүздәк районы Каран мәктәбенең XI  сыйныфын тәмамлый, киләчәген татар теле белән бәйләмәкче. Иҗади кеше, шигырьләр яза, сәнгатьле укый, җырлый. Иншаларны бик теләп яза. Ел саен «Тукай моңнары» республика конкурсында катнашып килде, гел алдынгы урыннар яулады... Төпчек кызыбыз Аврора II сыйныфта укый. “Туган телен онытылмаслык итеп сеңдереп калсын”, – дип, без аны балалар бакчасына да йөртмәдек.  Русчаны барыбер өйрәнә бала-чага. Шул ук уеннар, мультфильмнар аша да. Яшерен-батырын түгел, башка җирләрдәге кебек, Әмирдә дә балалар үзара күбрәк русча аралашуга күчеп бара бит. Беренче сыйныфка кергәндә, сынау тотканда, кызыбыз татарча да, русча да камил белә иде. Бүген ул шигырьләрне бик тиз ятлый, китап укырга ярата. Кызларыбыз кайда гына булмасын, кем белән генә аралашмасын – туган телләреннән оялмыйлар. Минем өчен бу – зур горурлык.

Әйткәндәй, “Кызларыгызга нигә татар исемнәре кушмадыгыз?” дип сораучылар бар. Җавап бирәм: XXI гасырда яшиләр дип, әтиләре яңгырашлы исемнәр булсын дип кушты. Мин үзем дә Ирина булгач, каршы килмәдем, чөнки эш исемдә түгел – җисемдә!  Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам.

Фотолар Ирина Ергизованың шәхси архивыннан.

Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

(Ахыры бар)

Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Дәвамы)
Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Дәвамы)
Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Дәвамы)
Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Дәвамы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: