Барлык яңалыклар
Шәхес
10 декабрь 2023, 09:31

Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Башы)

Ирина Фларит кызы ЕРГИЗОВА инде чирек гасырдан артык Бүздәк районы Әмир мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Педагог һәм остаз идеалы дип атар идем мин аны.

Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Башы)
Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Башы)

Ирина Фларит кызы ЕРГИЗОВА инде чирек гасырдан артык Бүздәк районы Әмир мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Педагог һәм остаз идеалы дип атар идем мин аны: һәрвакыт эзләнүләрдә, бер минут та тик тормый, күңелендә йөрткән туган тел серләрен, яңа белемнәрен укучыга җиткерергә ашыга ул. Гел хәрәкәттә – үзе әйтмешли, “хыял арттыннан йөгерә”. Ә хыялы изге – балаларны чын татар итеп, туган телгә, милли гореф-гадәтләргә тугры затлар итеп тәрбияләү. Моны Ирина Фларит кызы үз балалары, укучылары мисалында һәрдаим раслап та килә. Ул – Башкортстанның атказанган укытучысы, Башкортстан Башлыгы премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр” өчен медаленә лаек булган фидакарь зат. Аның белән очрашып, бүгенге укытучының яшәеше, тормыш-көнкүреше, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә мөнәсәбәте, авыл укытучысының көнкүреше, гаилә хәлләре, балалар турында җанлы әңгәмә кордык.

 

            – Бүздәк районы Каран авылында тудым, – дип башлады сүзен Ирина Фларит кызы. Әтием – Фларит Муллаян улы, колхозда бригадир, ферма мөдире кебек вазифалар башкарды.  Әнием – Дилара Миргасим кызы, элемтә хезмәткәре, почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләде. Ике яктан дә көчле нәселдән без, тырыш, уңган, бар нәрсәне дә булдыра торганнар. Шуңа күрә барлык туганнарыбыз да бик яхшы яшәде, башкалар кытлык, дефицит кичергән вакытта да, бездә бөтен әйбер дә бар иде. Әтием ягыннан картәти үз полуторкасы белән Сталинградка барып җиткән. Әниемнең әтисе сугыштан аягын өздереп кайта. Заманына күрә укымышлы кеше була, мулла булып тора. Укырга ярату, зыялылык каннан килә дип уйлыйм.

            – Ирина, бөтен һөнәрләрнең дә оеткысы балачакта салына диләр. Сезнең белән ничек булды? Югыйсә, Сез мәктәпкә килгән 1990 нчы елларда укытучының абруе җәмгыятьтә шактый төшкән иде бит? Әллә бу һөнәрне сайлау өчен башка берәр этәргеч булдымы?

            – Бу төбәктәге иң укымышлы затлар, якын-тирәдәге барлык мәктәп-мәдрәсәләрне оештырган Ямгетдин һәм Миргасыйм картлар оныгы бит мин. Миргасыйм картәтәй китап укырга яраткан, көндәлек алып бар­ган, ул көндәлеккә кайсы китапны һәм ни өчен укырга тәкъдим итүен дә язып барган. Әлеге дәфтәрләрдә: “Бүген Диләрәнең беренче кызы туды”, – дигән юллар да сакланган. Монысы мин булам инде... Уфа һәм Казан журналларын да күп яздырган картәтәем. Аларның бер­сен дә ташламыйча җыеп барып, елын-елга теркәп, китап итеп тек­кән. Ә картәтәемнең әтисе Ямгетдин Владимир Ульянов-Ленин белән бергә укы­ган, диләр! Аларнын бергә төшкән фотосурәтләре дә булган. “Мирга­сыйм абзый ул фотоны мәктәпкә безнең белән очрашуга алып килгән иде, парталар буйлап йөртеп кара­дык”, – дип сөйләүчеләр  авылда бүген дә бар. Кызганыч, фото үзе генә югал­ган. Әмма заманында нәкъ менә шул рәсем Ямгетдин мулланың гомерен саклап калган. Авылның указлы мул­ласын зират артына атарга алып чыккан булалар инде...

Шулай итеп, укымышлы нәселдән мин. Әтием укырга яратты һәм гомер буе укый. Китапка, укуга мәхәббәт бала чактан ук уянды.

Аннан укытучылардан гел «уңдым». Беренчедән, иң яхшы укытучы укытсын дип, 6 яшьтән укырга биргәннәр. Сәкинә Фәрухша кызы – беренче укытучым – искиткеч сабыр, таләпчән, үз эшенең остасы иде. Ул шулкадәр тәртип ярата иде, аның язуының матурлыгы әле дә күз алдында. Беренче оеткы шунда салынгандыр. Чөнки укыганда үк, укытучы булачагымны белә идем. Икенчедән, икетуган  Лида апам педагогия училищесын тәмамлады. Аның сөйләве буенча, Бәләбәй педагогия училищесында “иң яхшы укытучылар”ны әзерлиләр икән…

Бүздәк районының мин укыган Каран мәктәбе көчле укытучылары белән дан тота иде. Мәктәптән без кичсез кайтмый идек, нинди генә эшләр эшләми идек без: бәйрәмнәр, конкурслар, газета чыгарулар, походлар, обой ябештерүләр! Эшли дә, ял итә дә белгәнбез. Үземнең немец теле укытучысы – Светлана Әмир кызына гашыйк идем мин. Ул Алжирда яшәп, эшләп кайткан, шулкадәр матур киенә, үз фәнен яхшы белә – шулай итеп, без башта аның үзенә гашыйк булдык. Киеменә, үз-үзен тотышына... Хушбуеның исенә... Аннан инде – ул укыткан фәнгә... Хәтта чит тел укытучысы булу теләге дә туды. Шуны да өстим, әти-әниемнең гаилә дуслары арасында укытучылар бар иде – алар кунакка килсә, без инде бүлмәдән чыкмый идек. Укытучыларның безнең өйгә килүе әллә нәрсә кебек кабул ителә иде. Мин укыган вакытта, укытучы әле бик хөрмәтле зат иде.

– 1990 нчы елларда милли мәгарифкә килгән буынны һич икеләнмичә “экспериментлар буыны” дип атарга мөмкин. Совет чорыннан килгән традицион укытудан “болон системасы”на күчү, гадәти имтиханнарны Бердәм дәүләт имтиханнарына алыштыру – боларның һәммәсе дә безнең башлар аша үтте. Хәзер инде БДИдан баш тартып, кабат совет чорындагы имтиханнарга кайту турында сөйлиләр. Җитешсезлекләре күп булса да, БДИның бер уңай ягы бар бит: ул гади авыл мәктәбен тәмамлаучыларга сынау нәтиҗәләре буенча Мәскәү, Питер, Казанның иң абруйлы уку йортларына керү мөмкинлеге бирде. Бу мәсьәләдә Сезнең карашыгыз нинди?

– Һәрбер чорның уңай һәм кире яклары бар, әлбәттә. Бердәм дәүләт имтиханының уңай ягы – авыл мәктәбен тәмамлаучыларга үзе теләгән уку йортына укырга керү мөмкинлеге бирүендә. Бу –  бәхәссез! Аннары теге яки бу предметтан БДИ тапшырырга теләгән укучыда мотивация, максат барлыкка килә – шушы максатына ирешер өчен, ул тырышып укырга тиеш.

Кире ягы да бар: шул БДИга әзерләнәсе, тапшырасы бар дип, күп педагогик алымнардан баш тартылды. Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясе хәзер юк дәрәҗәсендә. Укучылар үзаллы эшли белми дип әйтер идем. Белем алуны уртак стандартка салу укучыларда хыял-фантазияне юкка чыгарды.

– Сез инде 25 елдан артык стажы булган тәҗрибәле педагог. Әйтегез әле, чирек гасыр элеккеге һәм хәзерге укучы арасында аерма бармы?

– Аерма бар һәм ул булырга тиештер инде. Мин беренче чыгарылыш укучыларым белән һаман да бик тыгыз  аралашам. Аларның нәрсә әйтсәң дә күзләре яна иде, дөньядагы бөтен нәрсә дә аларны кызыксындыра иде. Ул укучыларга җир читенә китәбез дип әйтсәң, миңа ияреп китәрләр иде алар. Хыялга бай булганнар, тиз генә әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, юктан бар эшли беләләр иде. Хәзерге укучыларны кызыксындыруы бик авыр. Бу инде Интернет, мәгълүматның күп булуы белән дә бәйледер. Аның каравы хәзерге укучылар элеккегеләр кебек оялып тормыйлар.

– Ил Президенты, яки мәгариф министры булсагыз, мәгариф системасында иң башта нәрсәне үзгәртер идегез?

– Укытучыга карашны. Шуның белән бәйле чараларны тормышка ашырган законнар кабул итәр идем.  Бу – безнең җәмгыятьнең зур проблемасы. Укытучыга хөрмәт булырга тиеш. Ә ул гаиләдә тәрбияләнә. Туган телләр укытуны үзгәртер идем. Элек туган телләр өйрәнүгә сәгатьләр саны күбрәк бүленгәндә, балалар тәрбияле дә, ватанпәрвар да иде.

– Татар теле һәм әдәбиятын укытканда, үзегезгә генә хас нинди алымнар, яңалыклар кулланасыз? Заманча итеп әйткәндә, бу өлкәдә “фишкагыз” нинди?

– Мин бөтен нәрсәне дә гел чагыштырып аңлатам. Шул исәптән, грамматиканы да. Башта сүзләрне татарча әйтәм, аннан русча, аннан немецча. Әйтик, аергыч: аның соравы шул ук, шулай ук сызыла, бер үк нәрсәне аңлата, исемгә ияреп килә... Укучы боларның берсен исендә калдырса, икенчесен дә хәтерләргә тиеш. “Нигә немецча?” – дип аптырыйсызмы? Җавап гади: соңгы елларда Килем мәктәбенә йөреп, балаларына алман телен дә өйрәтәм. Телләрне чагыштырма рәвештә өйрәнү балаларның күзаллавын киңәйтә, фикерләү сәләтен арттыра.

Китаптан: “Фәлән язучы шул елны шул урында туган”, – дигән коры җөмләләрне уку – бер нәрсә, ә ул язучы белән үзең очрашуны сөйләү, яки укучыларымны аның белән очраштыру – бөтенләй икенче! Алар белән концерт-театрларга еш йөрим, язучы-шагыйрьләр белән очрашуларны да калдырмаска тырышам. “Туган телләр көне”, телләр ат­налыгы, язучыларның юбилейла­рына багышланган кичәләр, татар теле һәм әдәбияты буенча VII–XI сыйныфлар өчен Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты үткәргән дистанцион олимпиада, Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Җанлы сүз” иҗади бәйгесе, Казанда узган Халыкара олимпиада, “Татарча диктант” акциясенең бездән башка үткәне юк. Балаларның күзләрендә очкын уйный башлый, туган тел белән кызыксынулары арта.

“Остаз шәкертләре белән бәхетле”, – диләр. Мондый чараларның нәтиҗәсе күренәме соң? Укучыларыгыз арасында Сезнең юлдан китеп, гомерләрен тел-әдәбият гыйлеменә багышлаучылар бармы?

– Аллаһка шөкер, бу яктан мин бик бәхетлемен. Өч укучым районда татар теле һәм әдәбияты укыта. Язмалары балаларга “Тулпар” журналы аша да таныш укучым Светлана Гыйләҗева күптән түгел татар филологиясе һәм тарихы белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлады.

(Дәвамы бар)

Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фотолар Ирина Ергизованың шәхси архивыннан.

 

Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Башы)
Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Башы)
Ирина ЕРГИЗОВА: “Хыял артыннан йөгерәм...” (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: