Барлык яңалыклар
Шәхес
4 декабрь 2023, 18:39

Беренче совет компьютерын татар галиме ясаган

Бәшир РӘМИЕВ бөек татар шагыйре Дәрдемәнднең оныгы була.

Беренче совет компьютерын татар галиме ясаган
Беренче совет компьютерын татар галиме ясаган

Төгәл 75 ел элек, 1948 елның 4 декабрендә, СССР Министрлар Советы беренче совет ЭВМ терки. Машинаны Исаак Брук белән Бәшир Рәмиев уйлап чыгара. Шуннан бирле бу көн Русиядә Информатика көне буларак билгеләп үтелә.

Бәшир Рәмиев 1918 елның 1 маенда Оренбург өлкәсе Орск өязенең Баймак авылында (хәзерге Башкортстанның Баймак районы үзәге), тау инженеры Искәндәр Рәмиев гаиләсендә дөньяга килә.

Бәширнең бабасы Закир Рәмиев (әдәби тәхәллүсе – Дәрдемәнд) улы Искәндәрне Германиянең Фрайберг Тау академиясенә укырга җибәрә. Империалистик сугыш башланыр алдыннан ул илгә кайта һәм атасының алтын приискларында эшли. 1922 елны «Башкирзолото» трестының идарәчесе итеп билгеләнә. 1929 елны «Инженерлар эше» чыккач, кулга алына. 1938 елны аны яңадан кулга алалар һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1943 елда Искәндәр Рәмиев, азат ителүенә нибары 10 көн калгач, лагерьләрдә вафат була.

Бәшир кече яшьтән ук техника ярата һәм уйлап табу сәләтен күрсәтә.17 яшьтә үк ул СССР Уйлап табучылар оешмасына кабул ителә. Атасы кулга алынганда, ул Мәскәү энергетика институтының икенче курсында укып йөргән була һәм аңа әлеге вузны ташлап китәргә туры килә. Ул Уфага кайта, ләкин биредә дә эш таба алмый интегә. 1940 елны Мәскәүдә Үзәк элемтә институтына техник булып урнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Бәшир үз ирке белән хәрби хезмәткә китә һәм Элемтә министрлыгының батальонына эләгә. Батальон Баш командующий Ставкасына һәм Генштабка хезмәт күрсәтә. Днепр елгасын кичкәндә элемтә урнаштыручы махсус төркемдә катнаша. 1944 елны белгечләрне хәрби хезмәттән кайтарырга дигән карар буенча 108  санлы махсус фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Институт радиолокация җайланмалары белән эш иткәнгә, биредә ул электрон схемаларны тәшкил иткән триггер, мультивибраторлар, регистрлар, санагычлар, дешифраторлар белән таныша. Шунда ук үзе махсус хезмәтләр өчен дешифратор аппаратын төзи.

1947 елның башында BBC тапшыруыннан ул 18 мең электрон лампадан, уннарча км кабельдән торган әкәмәт электрон санау машинасы турында ишетә. Сүз АКШның беренче электрон санау машинасы — «ЭНИАК» турында бара. Рәмиев институт директоры — академик А.И.Берг белән сөйләшеп ала. Берг аны санагыч техника өстендә эшләгән Исаак Семенович Брук белән таныштыра. 1948 елны Бәшир аның лабораториясенә инженер-конструктор итеп алына. Билгеле, алтын приисклары хуҗасы Дәрдемәнднең оныгына, “халык дошманы”ның улына СССРның яшерен лабораторияләренең берсенә эләгү җиңел булмый. Биредә галим Аксель Бергның протекциясе һәм, һичшиксез, Бәшир Рәмиевнең таланты ярдәм итә. Галимнең үзе теләп сугышка китүе дә зур роль уйный. Бирегә эшкә кереп, өч ай узуга, 1948 елның августында августта, аның эш бүлмәсеннән беренче Автомат электрон санау машинасы (АЦВМ) куллануга тапшырыла.

1949 елның язында Бәшир Рәмиевне кинәт кире Совет армиясенә чакыралар. Ул Ерак Көнчыгыштагы радиолокация частенә җибәрелә. Бераздан Брук, Фәннәр академиясе һәм СССР Машина һәм җайланмалар сәнәгате министры соравы буенча аны Мәскәүгә кайтаралар. Министр Паршин, “халык дошманы улын үз җаваплылыгыма алам” дигән язу язып, аны электрон санагыч җайланмалары ясый торган СКБ-24 лабораториясе мөдире итеп куя. Соңыннан Бәшир Рәмиев баш конструктор урынбасары булып китә.

1954 елны СКБ-24 ясап биргән «Стрела» җайланмасын төзүче Лесечко, Базилевский, Рәмиев җитәкчелегендәге төркем Сталин премиясенә лаек була. Аның сыйфатлары: тизлеге — секундына 2000 гамәл, оператив хәтер — 2048 сүз, разрядлыгы — 43. Ул 200 квадрат метр мәйданны били.

1951-1953 елларда Рәмиев Мәскәү инженер-физика институтында студентларга санагыч техника буенча лекцияләр укый. Бу уңайдан ул имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, югары белем турындагы диплом алу мөмкинлеген сорап, Мәгариф министрлыгына яза. Ләкин тегеннән көтелмәгән җавап килә. Рөхсәт итү түгел, аңа хәтта студентларга лекция укуны да тыялар. Шулай итеп, Бәшир Рәмиев дөньяда рәсми рәвештә югары белем алу турындагы дипломы булмаган бердәнбер күренекле галим булып тарихка керә.

Ләкин рәсми югары белем алу таныклыгы булмау аңа киләчәктә техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга комачау итми.

“Стрела”дан соң Рәмиев «Урал-1» машинасына тотына. 1954 елны бу төр санак ясау өчен Пензада завод тәгаенләнә (ул хәзерге «Рубин» берләшмәсе). Рәмиев бирегә баш инженер һәм фәнни-тикшеренү институтының фән буенча урынбасары буларак килә. Унөч ел буена “Урал” сериясеннән 16 төрдәге машина җитештерелә. Алар күп очракта чит илләрдәге аналогларын узып китә. 1960 елда полупроводниклар базасында “Урал-11” һәм “Урал-14” машиналары ясала башлый.

Бәшир Рәмиев чит ил фирмалары белән хезмәттәшлек итү яклы була. Баш конструктор буларак, ул Бөекбританиянең ICL ширкәте белән ике килешү имзалый. 1969 елны радио сәнәгате министрлыгы совет санакларын IBM-360 нигезендә ясауны хуплаган карар чыгара. Бу тарихи карар совет санагыч техникасы сәнәгатен чит ил техникасын кабатлау юлына бастыра һәм шул сәбәпле тармакның котылгысыз артта калып баруына китерә. Әлеге ялгыш карар белән килешмичә, бер төркем конструкторлар һәм чиновниклар отставкага китү турындагы гаризаларын тапшыра. Бәшир Рәмиев тә генераль конструктор вазифасыннан баш тарта.

Соңрак ул бер кечкенә лаборатория башлыгы булып эшкә урнаша һәм яңа санаклар төзү эшеннән читләшә.

Бәшәр Рәмиев 1994 елда Мәскәүдә вафат була. Җәсәде Кунцево зиратында җирләнгән. Бүген Бәшир Рәмиев исемен Пенза һәм Казан технопарклары йөртә.

Фото: Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының телеграм-каналы.

Беренче совет компьютерын татар галиме ясаган
Беренче совет компьютерын татар галиме ясаган
Беренче совет компьютерын татар галиме ясаган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: