Шәхес
7 Октября 2023, 09:26

Өлфәт Мостафин истәлеген зурлап

Чакмагыш районының  Иске Бәшир авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды Спорт корылмалары һәм волейбол мәйданчыгын берләштергән бу комплексның ачу тантанасы күренекле якташыбыз Өлфәт Мансур улы Мостафинның якты истәлегенә багышланды  

Өлфәт Мостафин истәлеген зурлапӨлфәт Мостафин истәлеген зурлап
Өлфәт Мостафин истәлеген зурлап

Бүген, 7 октябрьдә, Иске Бәшир авылында якташыбыз, Уфа шәһәренең элекке мэры Өлфәт Мансур улы Мостафинның якты истәлегенә багышланып, яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы уздырылды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, БР спорт министры урынбасары Артём Новиков, Башкортстанның волейбол буенча физкультура-савыктыру федерациясенең башкарма директоры Сергей Кирпичников, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Фәрит Гыйндуллин, Өлфәт Мансур улының тормыш иптәше Венера Мостафина, абыйсы Мансаф Мостафин, аның туганнары, башка дәрәҗәле кунаклар, матбугат вәкилләре катнашты.
Әйтеп үтәргә кирәк, Чакмагыш районында җитәкчеләр тарафыннан физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә ныклы игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 19 спорт мәйданчыгы, 22 хоккей тартамачыгы, 70 спорт корылмасы исәпләнә.
Белүебезчә, якташыбыз Өлфәт Мансур улы спортны, волейболны, туган ягын бик ярата иде. Ул данлыклы хезмәт дәверендә спортны, бигрәк тә балалар һәм үсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар бирде.
Спорт мәйданчыгын ачу тантанасыннан соң, Өлфәт Мансур улы истәлегенә багышланган волейбол буенча район турниры уздырылды.
Әйтеп үтәргә кирәк, әлеге спорт мәйданчыгы “Башнефть” җәмгыяте ярдәме белән төзелде.
Исегезгә төшерәбез, Өлфәт Мансур улы безнең арабыздан коронавирус инфекциясе китереп чыгарган өзлегүләр аркасында 2020 елның 29 октябрендә китеп барды.

Лиана ХАНМУРЗИНА.

Өлфәт Мостафин истәлеген зурлап
Өлфәт Мостафин истәлеген зурлап
Өлфәт Мостафин истәлеген зурлап
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас