

Сөн (һөн ~ хунн) атамасы
Һун этнонимы, Төркиядә тюркологиядә – һун, кайбер төркиләрдә – һун, Идел-Урал
әйтелешендә һөн буларак, топонимикада сакланган. Шуның белән бергә аларның параллель,
һ ~ с чиратлашуына нигезләнгән сун ~ сун ~ сөн вариантлары да бар. Русның рәсми
тарих фәнендә Көнчыгыш һуннарын – хунну, Көнбатыштагыларын гунны дип атыйлар,
аның кытайча с белән әйтелешен сюнну формасында бирәләр. Без аның күпчелек төркиләргә
уртак булган һун вариантын алдык.
Һинд һәм Кытай чыганакларында б. э. к. 2 мең ел элек Көнчыгыш Азиядә яшәгән уну
кабиләләре турында хәбәрләр бар. Соңрак алар киммерләр һәм скифлар арасында эриләр,
ләкин аерым очракларда Төньяк Италиягә кадәр булган территорияләрдә гунн исеме
астында очрыйлар [Ельницкий Л.А., 1977. Б. 4].
Көнчыгыш һуннарның төркилеген исбатлау өчен, һун сүзенең борынгы төрки-
чәдә ‘кеше’ мәгънәсендә кулланылышын да китерәләр [Кафәсоглу И., 1992. С. 112]. Аннан
соң шуны да өстәргә кирәк: кытайлар төркилеге шик астына алынмый торган тукюларны
(ягъни түркләрне) һуннарның турыдан-туры варислары дип санаганнар [Бичурин Н.Я.,
1950; Аристов Н.А., 1896. С. 290].
Хәзер игътибарны Көнбатыш һуннарына (гуннарга) юнәлтик. Рәсми тарих фәнендә
һуннар Аурупага бары IV йөздә генә килә башлаганнар, һәм алар Аурапада беренче төркиләр
булганнар, халыкларның бөек күчешен башлаганнар дигән караш үзенә күрә тарихи
аксиомага әйләнгән, дидек.
Бу «аксиоманы» танучылар уйлаганча, һуннар (русча: ‘гунны’), Аурупага үтешли, иң
элек аланнарны буйсындырганнар; Баламбер җитәкчелегендә Дон елгасын кичкәннәр,
Кара диңгезнең төньягына үтеп кергән готларны, ост-готларны бик тиз тар-мар иткәннәр,
вест-готларны Фракиягә куганнар. Кавказ тирәләрен үткәндә, һуннар Сүрияне һәм Каппадокияне
талап буш калдырганнар, хәзерге венгрлар урнашкан Паннонниядә төпләнеп,
Рим империясенә яу чабып торганнар. 451 елда Аттила җитәкчелегендә Галлиягә (хәзерге
Франциягә), Төньяк Италиягә басып кергәннәр, ләкин Каталаун кырларында римлеләр,
вестготлар һәм франклар тарафыннан тар-мар ителгәннәр. Аттила үлгәч (453 елда), һуннар
арасында ызгыш чыккан, һәм аларны герман кабиләләре Паннониядә җимергәннәр. Шуннан
соң һун берләшмәсе таркалган, алар Кара диңгез буйларына киткәннәр, анда халык
буларак юкка чыкканнар, ләкин һун исеме Кара диңгез буендагы башка күчмәләрне атау
өчен әле бик озак кулланылган. Дөреслеккә туры килүе һич мөмкин булмаган бу мәгълүматларны,
рәсми тарихтан алып, Зур Совет Энциклопедиясендә Л.Н. Г умилев гомумиләштереп
биргән [Гумилев Л.Н. Гунны].
Чынлабрак, төпләбрәк уйлап карасаң, читтән килеп кергән ниндидер күчмә һуннар,
шулай тиз генә Иделне кичеп чыгып, бик көчле саналган аланны буйсындыра, көчле
герман кабиләләрен тар-мар итә, тагын нинди еракка барып чыгып, сүриялеләрне, анатолиялеләрне
(Каппадокиядә) талый, Паннонияне үзләштерә, Галлиягә, Төньяк Италиягә
үтеп керә алыр идеме? Юк, билгеле. Аннан соң Л.Н. Г умилев чын гунның юкка чыкканын,
һун дип башка күчмәләрне атый башлауны ничек билгели алды икән?! Моны бит шул
чорда яшәп карап торган кеше генә әйтә ала, һәм халык алмашынып, исеме саклану –
мөмкин булмаган нәрсә.
Ниһаять, гомумирәк бер сорау турында да әйтик. Ни өчен соң төркиләр башта һун
исеме белән IV йөздә генә Азиядән Аурупага килергә уйлаганнар да, аларның Аурупада
юкка чыгуларын «күзәтеп торган» аварлар Азиядән Аурупага ашыкканнар, аннан соң
бер-бер артлы түркләр, хазарлар, печенеглар, кыпчаклар, Азиядә күбәеп, Аурупага килеп
юкка чыгып торганнар? Реаль тарих, билгеле инде, болай була алмый. Төркиләр Аурупада
электән ничек яшәгәннәр, шулай яши биргәннәр, тик аларның гомуми атамалары гына
алмашынып торган. Кайсы кабилә өстен чыга, шуның исеме гомуми этноним буларак
урнаша торган булган.
Чынлыкта, күп санлы скиф-сармат кабиләләре арасында һуннар баштарак күзгә
бәрелеп тормаганнар. Б. э. I йөзләрендә алар үзләренең барлыкларын нык сиздерә башлаганнар,
башка төрки кабиләләрдән өстенрәк була барганнар. Грек чыганакларына килеп
кергәннәр, ләкин һуннарны анда Азиядән килгән дип берәү дә уйламаган һәм язмаган.
Грек тарихчысы Дионисий (I–II йөзләр арасында яшәгән) болай яза: «Каспий диңгезенең
төньяк-көнбатышында скифлар, уннар, каспийлар, албаннар, кадуслар... яши»
[Латышев В.В., 1893. С. 186]. Югарыда әйтелгәнчә, скифлар, башлыча, төрки булганнар;
ун – шул ук һун инде ул, чөнки һ авазы күп очракта төшеп кала; каспи: кас – ‘кыя’, пи ~
би – бай ~ бей этнонимының үзенчәлекле әйтелеше, димәк, ул төркиләрне атаган; албан ~
алуан ~ алан этнонимы да төрки; кадус та кад ~ каз ~ кас ‘кыя’, ус ‘уз’ дигән өлешләрдән
тора һәм төркиләрне атый. Күренә ки, Кавказда һәм Аурупада борынгыдан ук төрки кабиләләр
күп булган, алар арасында һуннар да булган, шуңа күрә Дионисий аларны каяндыр
килгән дими.
Птолемей (II йөз) болай яза: «Аурупадагы Сарматиядә агафирслардан (агадир-агац,
ир ~ агач-эр. – М. З.) түбәнрәк саварлар (төркиләр. – М. З), ә вастерннар һәм роксоланнар
(ураксы алан. – М. З.) арасында хуннар яши» [Шунда ук. Б. 231–232].
IV йөздә (Азиядән Аурупага янәсе һуннар басып кергән чорда) яшәгән Филосторгий,
һуннар турында язганда, аларның Азиядән килүләрен телгә дә алмый. «Бу уннар, мөгаен,
борынгы кешеләр невр дип атаган халыктыр; алар Танаид сулары ага торган Рипей таулары
буенда яшәгәннәр», – дип яза ул [Шунда ук. Б. 741].
V йөзнең II яртысында яшәгән Зосим һуннарны патша скифлары дип уйлавын бел-
дерә [Шунда ук. Б. 800], ә скифның төрки булуы – мәгълүм нәрсә [Каралькин П.И., 1978.
С. 39–40].
Шулай итеп Аурупада б. э. к. үк яшәсәләр дә, һуннар хакимияткә бары б. э. башларында
гына килә башлыйлар, IV йөздә алар Көнчыгыш Аурупа халыкларын туплап империя
төзиләр һәм Аттила җитәкчелегендә Рим империясен җимерүгә ирешәләр. Хакимияткә
VI йөздә түркләр менгәч, һуннарның шактый өлеше турк этнонимын кабул итә.
Аурупа һуннарын төрки телдә сөйләшкән, дип, тюркологлар гына тулысынча ышанып
әйтәләр. Рәсми тарихта бу турыда карашлар бик төрле. Менә 200 ел инде Аурупа
һуннарын турк диючеләр дә, фин яисә фин-угыр диючеләр дә, турк-монгол яки бары
монгол дип исбатлаучылар да, хәтта турк-монгол-маньчжур берлеге дип ышанучылар да
бар [Кафесоглу И., 1992. С. 115].
Шуның белән бергә тагын бер мәсьәләгә игътибар итик: кайбер тюркологлар болгар-
лар гадәти төркичә түгел, ә чувашчарак сөйләгәннәр дигән ялгыш караштан чыгып,
дөресрәге, шул карашны үстереп, һуннарны да чувашчарак телле булганнар димәкчеләр,
чөнки, аларча, болгар хазардан аерылган, хазар янәсе Аурупага һуннар белән килгән.
Шушы факт янәсе һуннарның чувашча саңгыраулатып сөйләвен раслый. Күпме генә тюркологлар
моны «аксиома» кебек кабатлап тормасыннар, бу дөрес түгел, һуннарда гадәти
төрки тел булган. Менә берничә дәлил.
Беренчедән, IV йөздә язуга төшерелеп сакланган бер һунча фраза бу телнең гадәти
төрки тел икәнен күрсәтә. IV йөздә Көньяк һуннар Төньяк Кытайны яулап алалар һәм
һун җитәкчеләре үзләрен Кытай императорлары дип саныйлар. Шуларның берсе Ши
Лэ, 328 елда дошманга каршы походка җыенганда, будда монахыннан киләчәкне әйтүен
сорый. Монах кыңгырау тавышыннан янәсе шундый сүзләрне ишетә: сючжу тиләйгян,
пугу тоутадан. Галимнәр бу әйтемнең төрки телдә икәненә шикләнмиләр, әмма аның
нинди сүзләрдән торуын төгәл әйтә алмыйлар. Бу өзекнең кытайча бирелгән мәгънәсе
русчага «войско выйдет, пугу (имя или звание противника) будет взят» рәвешендә тәрҗемә
ителгән [Аристов Н.А., 1896. С. 292, 293]. Без төрле галимнәрнең, сүзләрне төрлечә
үзгәртеп, төрле мәгънәләр салып карауларына тукталмыйча, фразаны үзгәртмичә генә
аңлап карыйк:
беренче сүз – суче, борынгы төрки телдә су – гаскәр дигән сүз; суче –
гаскәр йөртүче; икенче сүз – теләгән; өченче сүз – пугу – дошман кабиләнең этнонимы
(XIX йөздә кара кыргызларда бугу ыруы булган); дүртенче сүз – тоутадан, ягъни
татыган. Соңгысында кушымча, һичшиксез, ‑ган булган, чөнки әйтемнең рифмасы шуны
таләп итә: теләгән – татыган. Тагын шуны истә тотарга кирәк: -ган кушымчасын -дан
формасында әйтү диалектларда еш очрый: барган ~ бардан. Соңгы -дан шундый юл белән
туган булырга тиеш. Кыскасы, бу әйтемне төркичә суче теләгән, пугу татыган дип биреп
була, һәм ул ‘гаскәр йөртүче теләсә (җиңәргә теләге булса), пугу татый, ягъни дошман
җиңелүне татый’ дигән мәгънәне бирә. Бу мәгънә кытайча бирелгән эчтәлекне тулысынча
чагылдыра ала.
Закиев М. З. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ТАРИХИ ЛЕКСИКАСЫННАН // Избранные труды: в семи томах. – Т. I. История формирования тюрко-татарского языка (от европоцентризма к адекватной тюркологии). – Казань: Магариф–Вакыт, 2017. – Б. 442-444.