

Танылган шагыйрь, филология фәннәре докторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гыйлемдар ага Рамазанов истәлегенә.
ТУГАНЫҢМЫ ӘЛЛӘ?
Исемдә мәктәптә
Сине очратканым.
Туганыңдай күреп,
Аркамнан какканың.
Сорадылар шунда:
"Туганыңмы?" —диеп.
Җавап бирми генә,
Тордым башны иеп.
Яшьлек бит: килгәндер
Туганың буласым,
Чын шагыйрь янына
Елышып торасым.
...Еллар үтү белән
Яңаралар хисләр.
Шагыйрь сыны, сүзе
Истә һаман, истә.
Каләм алып кулга,
Тезәм шигырь юлын.
Иңнәремдә тоям
Яраланган кулын.
Яулар кичкән солдат
Баскан алгы сафка:
Очлы каләм тотып,
Шигырь яза акка.
Үз туганым кебек,
Бер үк җирдә тугач;
Мин дә шигырь язам,
Күңел моңга тулгач.
Чакмагыш җирендә
Чакматаштай үскәч,
Рух ныклыгы безгә
Туган җирдән күчкән.
Чагу өлге миңа
Синең иҗат юлың.
Җитәкли бит мине
Көчле шагыйрь кулы.
Горурланып әйтәм
Сине "туган" диеп,
Рәхмәт юллыйм сиңа,
Чал башымны иеп.
Рәсимә Ильясова-Рамазанова.