Барлык яңалыклар
Шәхес
22 Май 2023, 10:24

Туып өлгермичә үлә язган

Уфада гомер итүче Наил ЯКУПОВ суга батучы 6 көнлек баланы коткарган.

Туып өлгермичә үлә язган
Туып өлгермичә үлә язган

17 майда Уфада чак кына коточкыч фаҗига булмый кала. Бер әби яңа туган оныкасын коляскада Долгое күле тирәсенә йөрергә алып чыга. Баланың тууына нибары 6 көн тулган була. Ләкин ниндидер мизгелдә коляска, әбинең кулларыннан ычкынып китеп, суга тәгәрәп төшә. Әби суга ташлана, әмма көчле стресс аркасында, сабыйны таба алмый. Бәхеткә, күл буеннан велосипедта Наил ЯКУПОВ атлы ир узып китеп барган була. Ул баланы коткара да.

Геройның хатыны Людмила Якупова "Башинформ" агентлыгына хәбәр итүенчә, герой берничә тапкыр чумып караган. Башта барысы да нәтиҗәсез булып чыга. Шулай да ахырда ир әйләнгән колясканы һәм аның астында биләүдә ятучы сабыйны күреп алган.

Наил Якупов башта бу вакыйганың нечкәлекләрен хәтта гаиләсенә дә сөйләп тормаган. Кыска гына итеп “Күлдә баланы коткардым” дип әйтә дә мунчага китә. Икенче көнне иртән генә бала гомере өчен борчылып, төн буена йокламыйча чыкканын әйтә.

Батыр ир пенсиягә кадәр полициядә эшләгән, Чечняны узган. Хәзер пенсиядә, ләкин саклау фирмаларының берсендә эшләвен дәвам итә. Республика сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, сабый исән-сау, хәзер 17 нче балалар хастаханәсе табиблары күзәтүендә тора. Менә шулай, батырлар арабызда яши.

Чыганак: “Башинформ”

Туып өлгермичә үлә язган
Туып өлгермичә үлә язган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: