Барлык яңалыклар
Шәхес
7 апрель 2023, 11:57

“Чәчәк-җиләк арасыдыр – гомеремнең арасы...”

Борай районының Бадрак авылы китапханәсендә Нәфисә Хәбибдиярованың хәтер кичәсе үтте.

“Чәчәк-җиләк арасыдыр – гомеремнең арасы...”
“Чәчәк-җиләк арасыдыр – гомеремнең арасы...”

Бу юллар тирән хисле, талантлы шагыйрә, берничә китап авторы, лирик юллар остасы мәрхүмә Нәфисә Хәбибдиярованыкы. Март ахырында  Борай районының Бадрак авылы китапханәсе аның истәлегенә, иҗатына багышлап, түгәрәк өстәл үткәрде. Анда шагыйрәнең иҗатын сөючеләр, туганнары, авылдашлары, ахирәтләре катнашып, шагыйрә турындагы хатирәләре белән уртаклашты, шигырьләрен укып ишеттерде.

Нәфисә Хәбибдиярова сүзләренә җырлар башкарылды, шагыйрәне каләмдәшләре аңа  багышлап иҗат ителгән шигъри юллар белән искә алды, соңгы китабының дөнья күрә алмавына борчылу белдерде.

Чарада, районның "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары да актив катнашып, әдибәнең шушы оешма эшенә керткән зур өлешен, чараларны оештыруда ихласлыгын билгеләде.

 

ГЕЛ САФЛЫКНЫ ҮРДЕҢ ЙӨРӘГЕҢӘ

(Нәфисә Хәбибдиярова истәлегенә.)

 

Һәр яфракның телен белдең сыман,

Чәчәк тажларының тойдың серен.

Табигатьнең бер сабые идең,

Курчыдың син аның һәрбер гөлен.

 

Гел сафлыкны үрдең йөрәгеңә,

Былбыл моңы иде күңелеңдә.

Туган жиргә мәдхияле жырлар

Дәлил битараф зат түгелеңә.

 

Исемеңә жисем — нәфислеккә,

Син гашыйк жан идең гүзәллеккә.

Гамьсезлекләр белән килешмәдең,

Сәлам юлламадың түбәнлеккә.

 

Туган авылың да Тукай булгач,

Бәгырьдә моң... Шагыйрь булмый кара!

Аллаһ билгеләгән ошбу юлдан

Тугрылыкта бардың, табып чара.

 

Тукайга ым ясау юкка түгел,

Ятим үсүең дә охшаш икән.

Үксезлекнең ачыларын тату

Илһамыңа туп-туры юл микән?

 

Шөһрәт эзләп килмәдең син жиргә,

Ялганына өмет сузылмады.

Булганына шөкер иттең, әмма

Сизми калдың йөрәк тузгыганын.

 

И гомерләр! Өч көнлек бу дөнья

Калды синнән, инде тыныч йокла.

Дәвамнарың кала... һәм жырларың,

Яшәлмәгән, димәк, гомер юкка.

Рафига УСМАНОВА.

“Чәчәк-җиләк арасыдыр – гомеремнең арасы...”
“Чәчәк-җиләк арасыдыр – гомеремнең арасы...”
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: