Барлык яңалыклар
Шәхес
26 февраль 2023, 19:25

Язучы Рәшит Сабит вафат

Рәшит аганың вафатына ышанасы да килми... Әле яңарак кына кызы Рәйлә белән безнең редакция бүлмәсенә килеп, хәлләр белешеп, уй-хыяллары белән бүлешеп киткән иде бит...  Ачык йөзле, бик тә ипле, әдәпле, ихлас күңелле, чын мәгънәсендә зыялы шәхес иде Рәшит ага. 86нчы яше белән барса да, уенда һаман иҗат, әдәбият булды. Күчем хан турында зур күләмле  тарихи әсәрен язып тәмам иткән иде. Аңардан бер өзек "Тулпар"ның 4нче санында басылып та чыкты. Башкортстан Язучылар берлегенең соңгы җыелышында да күрешкән идек аның белән. Пинжәгенә күптән түгел генә бирелгән "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен" медален кадерләп тагып алган, кәефе яхшы иде. Әйе, әдәбият, милләт, туган телебез өчен күп хезмәтләр күрсәтте ул. "Тулпар"ның тәүге һәм даими авторларыннан булды, әдәби чараларда һәрчак катнашты. Байтак еллар Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсен җитәкләде, башлап язучыларга ярдәм итте. Туган ягында  -- Гафури районының Ялгыз Каен авылында -- якташларына үз исәбенә милли матбугат басмаларын яздырып таратты. Балаларында да әдәбиятка ихтирам тәрбили алды: соңгы елларда кызы Рәйлә әтисенең иҗатына терәк-таяныч булды. Рәшит Мәхмүт улының якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Язучының кыскача тәрҗемәи хәле белән танышу өчен сайтка үтегез.    

Язучы Рәшит Сабит вафат
Язучы Рәшит Сабит вафат

Рәшит Сабит (Рәшит Мәхмүт улы Сабитов) 1937 елның 27 мартында Башкортстанның Гафури районы Ялгыз Каен авылында колхозчы гаиләсендә туа. Туган авылында урта мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлагач, Стәрлетамак авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укып чыгып, Ялгызкаен МТСында комбайнчы булып эшли, урта мәктәп тәмамлый.

1957-1960  елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән соң Урта Азиягә китә, бораулаучы ярдәмчесе булып эшли.

1961 елда БДУның филология факультетына укырга керә, аны 1967нче елда тәмамлап, Башкортстанның Кырмыскалы районы Сәвәли урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1968-2000 елларда төрле редакцияләрдә эшли.

2004-2012 елларда Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе.

Әдәби иҗат белән ныклап кызыксынуы университетта укыган чордан ук башлана. 1980 елда «Яшьлегем йөзе» дигән тәүге шигъри китабы дөнья күрә. Балалар өчен күп санлы шигырьләр, хикәя-повестьлар авторы. Соңгы елларда, нигездә, яшьләр, өлкәннәр өчен иҗат итә.

Русия Федерациясенең матбугат отличнигы.

1984нче елдан СССР һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.

2023 елның 26 февралендә вафат булды.

 

Татар телендә басылган китаплары:

Батырлар кайда туа?: повесть, хикәяләр. – Уфа: Китап, 1996. – 240 бит.

Мәхәббәт өянәге: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 2005. – 336 бит һ.б.

 

Татар телендә басылган  әсәрләре:

Өйкем тал сандугачы: хикәя // Сәйләннәр. – Уфа: Китап, 1998. – 357-364 битләр.

Ал офыклар: повесть // Тулпар. – 1998. – № 3.

Тормыш сабаклары: хикәя // Акчарлак. – Уфа: Китап, 2001. – 55-67 битләр.

Әрәмәдә ялбыр усак: повесть // Тулпар. – 2003. – № 6.

Күптәнге низаг: повесть // Тулпар. – 2008. – № 1.

Өзелмәгән өметләр: повесть // Тулпар. – 2010. – № 5 һ.б.

 

Иҗаты турында:

Мөлеков М. Ышанычлы тәкъдим // Кызыл таң. – 2004. – № 248.

Мөлеков М. Зәңгәр тауларга карап // Кызыл таң. – 2007. – № 58 һ.б.

Язучы Рәшит Сабит вафат
Язучы Рәшит Сабит вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: