Барлык яңалыклар
Шәхес
10 февраль 2023, 10:23

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Ахыры)

Шулчакны Туфан абзый үземне күреп калды да яныма килеп кочаклап алды. Һәм, мине җитәкләп, Зәки абзый алдына китереп бастырды да: – Бу егетнең үткерлеген һәм усаллыгын үзеңдә татып карарга Аллаһ сакласын, – дип көлеп җибәрде ул. – Исәнме, Хисаметдин туган. Ни хәлдә генә яшәп ятулар?!

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Ахыры)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Ахыры)

Көтәбез. Тәтер-Арслан ягындагы каршы алуларны Ягъфәр абый белән Рәфгать Шәмгун улы Рысаев һәм ирле хатынлы Люция белән Рәфгәт Дәүләтьяровлар җитәкли. Мин үзем иртәгә үтәсе озату табынын хәстәрләп йөрим. Бу яклап җаным тыныч. Чөнки Яңгырчы авыл хакимияте башлыгы Мөнирә Гәзим кызы Батталова да миңа булыша. Үзенең кул астындагы барча хезмәткәрләрне җәлеп итте. Шулай булса да барысын да йөреп, барлап чыгарга кирәк. Әзерлек барышында Яңгырчы авылының эшкуары Рәмил Фәхриевка бардым. Хәлне сөйләп бирдем. Шулай-шулай Казаннан кунаклар килә. Бер биш-алты мең чамасы акча белән ярдәм итә алмассыңмы, дим. Бу:

– Син абзый, дөрес сорамыйсың. Акча дигән нәрсә безнең кебек эшкуар-бизнесменнарның үзләренә дә җитми. Иң дөресе, яшелчә, җимеш-җиләк һәм башка азык-төлекне үземнең исәптән алып кайтып бирәм. Ничә кешелек була табыныгыз?

– Кунаклар утызлап була.

– Ә, алай булса, үзегезне дә исәпләп бер кырык бишләп кешелек кирәк булачак. Кичкә кайтарып җиткерермен.

Шул ук көнне икенче эшкуар Илнур Ринат улы Тәмербәковка киләм. Рәмил әйткәнне хәтердә тотып Илнурдан:

– Әзрәк тамак җылытырлык эчемлек, җиләк-җимеш сутлары һәм минераль сулар белән ярдәм итсәгез яхшы булыр иде, – дим.

Бу егет тә әтисе кебек ачык һәм ике дә уйлап тормыйча:

– Ничә кеше була?

– Бер, кырык-кырык биш кеше булыр инде.

– Ярар, абзый, сөйләштек. Кичкә эчемлекләрнең төрлесеннән барысын да өеңә кертеп чыгармын, – ди.

Болай килешеп бетми бит инде, үзләрен дә хатыннары белән Казан кунаклары янына ашка чакырдым. Яңгырчы авылының эшкуар егетләре, вакыт юклыкка сылтап, кунакка килүдән бертавыштан кырка баш тарттылар. Ә инде ит мәсьәләсендә  “Уңыш” хуҗалыгы рәисе Рим Рәис улы Гәскаров Казан кунакларына атап, бик симез тана чалдырды. Ул яктан тынычмын. Бергә уйнап үскән егет. Элек-электән дусбыз. Шуны да әйтергә кирәк бу изге эштә иң якын дустым Рифат Миңнегәрәй улы Кәримов белән авылдашым Рәмил Гафурбай улы Назаров көне-төне чаптылар. Кунакларны табигатьнең иң гүзәл почмагы булган Турмай авылы умарталыгына алып барып, кунак итәргә уйладык. Егетләр мин әйткәнне дә көтмичә, урман акланы булуына карамастан, утын-суын хәстәрләп куйганнар. Умарталыктагы чишмәгә төшә торган басмаларга чаклы төзәтеп яңартканнар иде. Гомумән, барча кирәк-ярак, табак-савыт җиһазларны әзерләгәннәр. Аларга рәхмәт инде. Җитмәсә Шәяхмәтовка каршы бергә көрәшкән көрәштәшләр дә әле без. Дуслар менә шулай булырга тиештер дә инде. Син нәрсә, Казан кунаклары алдында йөзгә кызыллык килерлек булмасын. Совет чорыннан башлап шундый зур кунакларның районга килгәне бармы әле? Мөгаен, булгандыр да, тик ул чакырулар өстән, Уфа кушуы буенча гына. Ә монда без чакырабыз да инде. Мондый аралашулар Эстәрлебаш халкы күңеленә бал да май гына булып ятачак. Шундый уйлар безнең күңелне тагы да җилкендереп, дәртләндереп алга әйди.

2010 елның 22 май иртәсе. Ел бик коры килүгә карамастан, табигать шулкадәр матур. Тирә-як ямь-яшел. Тау башларындагы кылганнарның башы яңа көмешләнеп кенә килгән чагы. Алар дулкын-дулкын күзне камаштырып тирбәләләр. Күңелләрне җилкендереп күктә күзгә күренмәс тургайлар сайраша. Бөтен дөнья сәхрә-оҗмах  инде. Шулай итеп, без Эстәрлебашның бер төркем татарлары район чигендә Татарстаннан киләсе кунакларны түземсезлек белән көтәбез. Аллага шөкер, әл дә бу кәрәзле кесә телефоны дигән нәрсәне уйлап тапканнар. Шуның аркылы хәбәрләшеп торабыз. Кунаклар юлның кайсы тирәсенәрәк җиткәннәр? Кайсы авылны үтеп киткән икәнен белешәбез.

Без, яшьрәкләр, тәүдәрәк әллә шушы Миякә районы белән Эстәрлебаш районы арасындагы чиктә генә зур очрашу табыны оештырырга микән диеп уйлаган идек. Тик Ягъфәр Сәягъфәр улы кырка каршы төште:

– Сез нәрсә, егетләр, алай булмый. Кунакларны өйгә алып керми бусагада гына чәй эчергән кебек була. Мәктәпкә алып барабыз. Балалар күрсен, халык күрсен. Бу әле Эстәрлебаш тарихында булачак иң зур вакыйга, Камал театры килә бит. Сез нәрсә, егетләр? Иң тәүдә юлларына ак җәймәләр җәеп, бавырсаклар белән каршы алабыз да, аннан Тәтер-Арыслан мәктәбенә юнәләбез, – ди.

Ягъфәр Сәягъфәр улын Тәтер-Арсланның милләт җанлыклы ирле-хатынлы теш табиблары Рәфгәт Дәүләтьяров белән аның тормыш иптәше Люция ханым да яклап чыкты. Абзыйның акыллы сүзләре белән без дә килешергә мәҗбүр булабыз. Менә шулай инде ул безнең Ягъфәр абзыебыз. Һәрвакыт бик төптән уйлап эш итә. Үзенең карашын һәм тәкъдимен каршы килә алмаслык дәлилләр белән беркетеп куя. Һичбер җөен һәм кимчелеген табармын димә. Ни дисәң дә, элеккеге җитәкче һәм райком учагында чыныккан татар җанлы эшкуар.  

Шулай күмәкләшеп, бераз гына дулкынланып һәм югары кәеф белән кунакларны көтәбез. Кырыбыздан төрле машиналар үтеп китә. Андагы халык безгә кулларын болгый, машиналарын кычкыртып уза. Мөгаен, болар туй мазар каршылыйлардыр дип уйлыйлардыр инде. Ә без Камал театр артистларын көтәбез. Кычкырып җырлап җибәрәселәр килә. Менә ниндидер бик зур чит ил автобусы урман эченнән чыккан юлдан кинәт кенә алдыбызда пәйда булды. Автобус бик күркәм. Кунаклармы? Әллә бүтән автобусмы? Халык күзгә күренеп дулкынлана башлады. Ә автобус бик ашыкмый гына юл өстеннән тигез генә тирбәлеп безнең кырга таба шуып килә. Әйтерсең дә бик зур кыйммәтле диңгез яхтасы йөзеп килгән кебек, килә малай.

Камаллар! Машинаның алгы тәрәзәсеннән авызы колагына җиткән Зәки абзабыз күренә. Ян тәрәзәләрдә таныш йөзләр. Барысы да елмаешалар һәм машина туктамас борын ук безгә кулларын болгыйлар. Автобус туктарга да өлгермәде, ишекләре ачылып, аннан Казан кунаклары үзләренең шат елмаюлары белән җиргә сибелеп, безне уратып алдылар. Аннан халкыбызның матур йоласы булган кунак каршылау башланып китте. Иң тәүдә Тәтер-Арслан мәктәбендә укучы кызлар  кунакларга Эстәрлебаш җирендә пешкән ипи-бавырсаклардан авыз иттереп чыктылар. Китте кочаклашып күрешү-танышу. Без, кунак каршылаучылар, халкыбызның бу чаклы күренекле шәхесләрен берьюлы алдыбызда күрүдән бераз гына югалып та калдык. Үзем шәхсән кайсы кунакны иң беренче барып кочакласам да, башкаларын үпкәләтермен төсле. Шуңа да читтәрәк торам. Халыкның әзрәк тынычланганын көтәм. Шулчакны Туфан абзый үземне күреп калды да яныма килеп кочаклап алды. Һәм, мине җитәкләп, Зәки абзый алдына китереп бастырды да:

– Зәки, менә шушы инде сине Эстәрлебашның иң юаш, иң басынкы кешесе дигән егет. Таныйсыңмы үзен? – ди.

– Таныйм, әлбәттә, таныйм. Бу егетнең үткерлеген һәм усаллыгын үзеңдә татып карарга Аллаһ сакласын, – дип көлеп җибәрде дә, килеп кочаклап алды. – Исәнме, Хисаметдин туган. Ни хәлдә генә яшәп ятулар?!

Шулай итеп мин дә килгән кунаклар арасына кереп киттем. Әзрәк фикер йөртә алырлык дәрәҗәгә килеп Ягъфәр абый белән Зәки ага кырына киләбез. Абзыебызның кәефе күтәренке. Эстәрлебашның тирә-як яланнарын яңгыратып кунакларыбыз гармун, скрипкада халкыбызның милли моңнарын сибәләр. Өстән безнең шатлыкка кушылып кояш көлә-көлә барчабызны җылытып язгы җылыга сусаган тәннәребезне кытыклый. Скрипка моңы уңаена күктә күзгә күренмәс сабан тургайлары җырлаша. Безнең дә кәеф шәп һәм без Зәки абзыйны алдагы план-ниятләр белән таныштырабыз. Кунакларны каршы алырга район гәзитеннән дә корреспондент Илһам Газинур улы Абдуллин белән баш редактор да килгән. (Район гәзитендә булачак очрашулар турында игъланны бик бәләкәй генә хәрефләр белән күренмәслек бер почмакка гына бастырып чыгарды. Кәҗә-сарыклар сатылуы турындагы белешмәләрдән дә бәләкәйрәк. Ә бит сөйләшенгән иде һәркемгә күренерлек зур, эре хәрефләр белән игъланны берничә санда бастырып чыгарырга дип. Шуннан ул кайчандыр районыбызның татар җәмәгатьчелеге рәисе булып та исәпләнде әле. Селкенеп йөрде инде шунда. Һәм бу очрашуларга аның тарафыннан ник бер уңай эш эшләнсә икән. Райондагы бер татар җыенында халык рәислектән аны бушатып, татар җәмәгатьчелеге рәисе итеп мине сайлап куйды). Бу кеше турында нәрсә дип әйтергә дә сүзем юк. Ә үзе әле Туфан абый белән, әле Шамил Зиннур улы белән басып, үзенең фотокорреспондентына үзен рәсемгә төшерергә куша. Камал артистлары белән дә фотога төшәргә онытмый. Әйдә инде, күңеле булсын. Теге кем әйтмешли: эт күңеле бер сөяк. (Камал артистларының авыл халкы белән очрашуы турында гәзит битендә зур мәкалә язарга иде дим. Редактор:                            – Мәшәкатьләнмәгез, анысын үзебез язачакбыз инде. Якын-арадагы саннарда урта битләрне тутырып чыгарачакбыз, – дисә дә, бу вәгъдәсен дә үтәмәде…Х...н!)

Кунаклар белән танышып, бераз аяк-кулларын язгач, алга кузгалабыз. Кунаклар кырына автобуска Люция ханым Дәүләтьярованы утыртабыз. Ул юл уңаена районыбызның кыскача тарихы, Тәтер-Арслан авылы белән таныштырып барачак. Хәзер барачак урыныбыз авыл мәктәбе. Мәктәп участок дәваханәсенә күрше генә урнашкан. Шуңа күрә кунакларны дәваханә алдына алып киләбез. Аларны каршы алырга Тәтер-Арслан авылының Болгар урамы апа-әбиләре, бала-бабайлары бәйрәмчә киенеп тезелешеп басканнар. Чынлап та туй каршылыйлармени. Аксакалыбыз Нәгыйм абзый Ярмөхәммәтов җитәкләгән авыл халкы шулай каршылый. Апа-әбиләрне әйтеп торасы да түгел, һәркайсысы халкыбызның данлыклы кешеләрен күреп калырга тырыша. Барысы да кулларын болгап елмаешалар. Үткеррәк апалар килеп артистларга кул биреп кенә калмый, аларны кочаклыйлар.

Ял көне булуга карамастан мәктәп алды балалар һәм апа-абзыйлар белән шыгрым тулган. Укытучылар һәм балалар тарафыннан бик матур концерт оештырылган. Кунакларны иң таң калдырганы, әле мәктәпкә быел гына барырга тиешле Ирәндек Рәфгәт улы Дәүләтьяров башкарган халык җырлары булды. Артистлар мәктәпкә төрле бүләкләр дә алып килгән булып чыкты. Аны мәктәпкә тапшырдылар.  Шуннан инде кунакларны авыл хакимияте башлыгы Илсур абзый мәктәп  оештырган чәй табынына чакыра. Чәйдән соң Нәгыйм Болгарлы Арслан улы Ярмөхәммәтов үзе оештырган мәктәп музее белән таныштырды. Шуны әйтергә кирәк Нәгыйм абзый гомере буе мәктәптә балаларга белем биреп туган якка, милләткә сөю тәрбияләгән кеше. Хаклы ялда булуына карамастан бу җәһәттән мәрхүм булганчы бик актив эшләде.

Тәтер-Арсланнан соң туры Эстәрлебашка юл тотабыз. Хәзер инде кунакларны районыбызның халкы, икътисади хәле, мәдәнияте һәм табигате белән Ягъфәр абыйның тормыш иптәше Римма Хәсән кызы таныштырып бара. Казанлыларны кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирә. Чынлап та кунакларны бик күп төрле нәрсәләр кызыксындыра икән. Гореф-гадәтләрдән алып халыкның нинди җырларга өстенлек бирүенә чаклы сорашалар. Ә Римма апаның барча сорауларга да җаваплары бик төгәл һәм нигезле. Камаллыларны канәгатьләндерерлек булды. Ни дисәң дә, радиода диктор булып эшләгән кеше шул.

Эстәрлебаш район мәдәният йортында да кунакларны каршы алу бик җылы оештырылган. Районның мәдәният бүлеген җитәкләгән Рәйфә ханыма аерым рәхмәт! Кунак каршылау үзеннән-үзе авыл халкы белән танышуга, сөйләшеп аралашуга әйләнеп китте. Камаллыларның киләсен кайдан белеп калганнардыр инде, Олег Ханов җитәкчелегендә бер төркем  башкорт артистлары да килгән булып чыкты. Китте туганнарча кочаклашулар, чын-чынлап ике тугандаш халыкның очрашуы булды. Казанлылар да буш килмәгәннәр. Иң тәүдә мәдәният сараена Сөембикә манарасы төшерелгән гобелен бүләк иттеләр. Аннан тамашачыларга бик зур концерт күрсәтелде. Ни дисәң дә, үз һөнәрләренең осталары инде, профессионаллар.  Кыскасы, бик күңелле булды. Башкаручыларның барысын да диярлек авыл халкы кат-кат сәхнәгә чакырып арытып бетерде. Юл газабы, гүр газабы, диләр. Кунакларның күбесе олы яшьтә булуын чамалап, без, чараны оештыручылар, халыкка кунакларның хәлен  аңлатырга мәҗбүр булдык.  Бүгенге көн тәртибенең иң соңында Ягъфәр Сәягъфәр улы тарафыннан оештырылган бик зур кичке аш булды.

Икенче көнне кунакларны йокылары туйганчы ял иттерергә уйлаган булсак та, барып чыкмады. Зәки абзый аларны таң белән дөбер-шатыр уятып, иртәнге чәйгә ашханәгә алып килде. Чәй – чәй инде. Кичәге ару-кичерешләр кул белән сыпырып алгандай булды. Камаллыларны авыл белән таныштырырга Эстәрлебаш буйлап алып киттек. Бу җәһәттән Зәки Зәйнуллинны әйдәп торырга да кирәкми. Үзе аяклы тарих. Урам буена авыл тарихын, әле бу йортның, әле бу күпернең серләрен сөйләп барды. Иң тәүдә кунакларны авылның иң зур мәчете белән таныштырдык. Аннан инде юл үзеннән-үзе безне район музеена алып килде. Әйткәндәй безнең район музеенда Казан музейларында булмаган һәм ул музейларда лаеклы урын алырлык экспонатлар да байтак. Авыл халкы кунаклар килүе турында хәбәрдар булып, барысы да аларны сәламли.  Ә иң кызыгы һәм барча кунакларны таң калдырганы, мин әйтер идем, хәтта хатын-кызларны әзрәк көнләштерерлек хәл, музейдан чыккач булды. Без музейдан чыгуга Туфан Миңнуллинны  кырдагы гына даруханә хезмәткәре Баһаветдинова Мәүлидә Салих кызы  түземсезлек белән көтеп тора икән. Туфан ага чыгуга кырына килеп басты да:

– Туфан абзый, без эстәрлебашлылар, мин үзем шәхсән сезнең иҗатыгызга гашыйкмын. Аннан да бигрәк Сезнең гомер юлдашыгыз Нәҗибә апа минем өчен үрнәк, идеал! Минем кумирым! Нәҗибә апа уйнаган һәр спектакльне карарга тырышам. Апага миннән бик күп кайнар сәлам әйтеп шушы бәләкәй генә бүләгемне тапшырсагыз иде, – диеп, Миңнуллин кулына үзе бәйләгән мамык шәл тоттырды.

Бу кадәрлесен без дә көтмәгән идек. Нәрсә, нәрсә, шәл – ул безнең Эстәрлебашның даны. Хәзергечә әйтсәк, бренды. Безнең якта шәл бәйли белмәгән хатын-кыз юк. Бу һөнәргә кыз баланы яшьтән үк өйрәтәләр. Күбесе үзе өйрәнә. Шуны әйтергә кирәк, кыз баланың аяк атлап китеп сөйләшә белә башлагач иң тәү өйрәнгән һөнәре мөгаен да шәл бәйләү серләредер. Кыскасы, укырга төшкәндә кыз балалар шәл бәйләргә өйрәнгән була инде. Чөнки шәл бәйли белмәгән кызларга безнең якта кияү табуы бик кыен. Читтән килгән киленнәр генә бәйли белмәскә мөмкин. Безнең якларга килен булып төшкәч, анысын да өйрәнә. Киленнәр никадәр уңган булмасын, аш-суга никадәр оста булмасын, шәл бәйли белмәсә, безнең якта андый киленнәрнең бәһасы икенче сорт. Ә безнең якның шәлләре соң шәлләре, ниндие генә юк. Кыз баланың чәнчә бармагына кия торган йөзектән дә үткәреп була. Телиләр икән безнең хатын-кызлар шундый шәлләр бәйлиләр, челлә суыкларында кар өстендә ябынып йокласаң да, салкынны сизмисең. Элек безнең як егетләре шундый калын мамык шәлләргә урап, бизәкле артлы чаналарда тирә-як чибәрләрен урлап, кәләшлеккә алып кайтканнар. Телисең, шәлнең үтә күренеп торганы бар, телисең икән – кабарса, ике бармак калынлыгыннан да калынырак итеп кабара торган җылы шәлләр бәйлиләр бездә. Менә шундый, Эстәрлебаш яклары!

Авыл белән танышып йөргәндә астагы “Ислам нуры” мәчетен дә читләтеп үтмәделәр. Туфан абзый мәчеткә хәер биреп, дога кылып чыкты һәм:

– Карагыз әле, егетләр, шушы Эстәрлебаш якларын күрергә күпме хыялланып йөрдем. Аллага шөкер, ниһаять ниятемә ирештем. Мәчеткә кереп чыкканнан соң күңелемә шулкадәр җиңел булып калды, – диде.

   Вакыт дигән нәрсә бик аяуыз, көйсез нәрсә. Һич кенә дә безнең ихтыярга буйсынып бармый. Үткәне сизелми дә. Бергә булулар никадәр күңелгә ятышлы, рәхәт булмасын, аерылышу сәгате рәхимсез якынлаша.  Көн нәүбәтендә безнең халыкта гына булган озату мәҗлесе көтә. Әйтүемчә, мәҗлесне Яңгырчы хакимиятенә караган Турмай авылы умарталыгында әзерләгән идек. Ул инде без, хуҗалар, кунакларны тагы бер-ике шәхси йортка алып кереп кунак итәргә уйласак та, камалларның бик ашыгулары аркасында, уйланып әзерләнгән чараларны күпкә кыскартырга туры килде. Әзерлек белән кунакларны көтеп торган йорт хуҗалары азактан әзрәк безгә үпкәләп тә йөрделәр. Ни хәл итәсең, була торган хәл.

Умарталыкта кунакларны чын-чынлап патшалар сые көтеп тора иде. Табында нәрсә генә юк. Ул кымыз, ул әле генә кар базыннан чыгарылган бал балы. Шәмпан шәрабларың белән кыйммәтле виноларың бер якта торсын. Безнең якта бу нәрсәне дә бик шәп әзерләгән осталар бар. Әйтик Стәрлебаштан умартачы Фәрит Абайдуллин белән Бакый авылында яшәүче  Марат Гыйззатуллин ясаган кебек балны башка җирдә әлегә эчкәнем юк. Ә инде шул ук Тәтер-Арысландагы Илсур абыйның әче бал балларына дегустаторлар иң-иң югары бәяны бирерләр иде. Аларның бу бал баллары суык кар базында еллар буе саклана. Вакыт үткән саен куәте генә көчәя дә, тәнгә сихәте белән шифасы гына арта. Тик чамасын гына белергә кирәк.

Учак өстендәге казаннарда гөрләп төрлесеннән симез итләр пешә. Бер казанда каклаган каз махсус әзерләнгән сөтле шурпада пешсә, икенчесендә симез сарык ите белән тана ите кайный. Пылау һәм башка ризыкларны санап та тормыйм. Табын әле генә мичтән чыккан иң зур итеп пешерелгән ике бәлешне бүлү белән башланып китте. Озату табынын ачып Ягъфәр абый бер-ике сүз әйтте. Аннан инде сүзне Туфан абый дәвам итеп дилбегәне Шамил абзыйга тоттырды. Шамил абзый, гадәтенчә, бик аз гына сөйләп барысы исеменнән рәхмәт әйтте дә сүз йомгагын баш режиссёр Фәрит Бикчәнтәевка бирде.

Сый, сый белән, без хуҗалар, кунакларның үзара сөйләшкәннәренә дә колак салырга онытмыйбыз. Чамалавыбыз буенча күңелләре булган икәнен сизәбез. Бу инде безнең кәефләрне тагы да күтәреп, күкләргә чөйде. Үзегез белмәгән ни эш бар инде. Ризыгың булганда йөзең якты. Ә табында булган мул сый белән сыйлавы үзе бер ләззәт кенә.

– Юк, юк. Егетләр, мин эчмим, – дип утырган хөрмәтле Хәлим Җәләй дә түзмәде, ә шампан шәрабыннан дә болайрак кайнап утырган бал балыннан авыз итеп карады. Ярар, кунакларның данын бик сатмыйм инде. Гомумән, җырлашып-биешеп камаллар белән Туфан абзый, Шамил абзыйлар белән гомерлеккә дуслаштык. Әле шушы юлларны язып утырам да күзләремә ирексездән яшь килеп төелде. Туфан абый белән Шамил абзый (нинди зур шәхесләр) безне калдырып инде мәңгелеккә дә күчәргә өлгерделәр. Ашыктылар. Ә бит безнең корган план-ниятләр бик зурдан иде. Алар исән булганда тагы да зур эшләр башкарып, тагы да текәрәк тау-кыяларны җиңәр идек. Үзем язам, үзем яшьләремне сөртәм. Нинди зур шәхесләр иде алар. Без, эстәрлебашлылар өчен дөнья караңгыланып, кояш сүнгәндәй булды. Барыбер без бәхетле. Шушындый зур шәхесләрне үзебезнең районга чакырып кунак итү безгә генә насыйп булды. Һәм алар белән бер табында җырлашып сөйләшеп утыру кемнәргә тәтеде әле? Урыннары оҗмахта булып авыр туфраклары җиңел булсын!

Шунысы гаҗәеп хәл, кунаклар китәргә әзерләнә башлагач, кайдандыр җиңел генә болыт чыгып, безне шатландырып, яңгыр яварга тотынды. Ә бит күптән яңгыр яуганы юк иде. Күкләр дә әллә шатланып, әллә инде кунакларның китәргә кузгалуларын күреп моңсуланып яшен коя башлады. Кунаклар китте һәм безгә бик тә ямансу булып калды. Бу 2010 елның 23нче май көне иде. Ул елны безнең авыл өстендә җәй буена башкача яңгыр яумады.

Җырда әйтелгәнчә кунакка йөреп дуслар белән очрашу да тик бер вакыт кына... Барысы да бервакыт…

Алда килеп туган кыенлыкларга бирешкән юк әле. Нинди вакытларда да, бөтен каршылыкларны җиңеп, Камал театры чаклы Камал театрын чакырып район халкына күрсәтә алганны, бу авырлыкны гына җиңәбез. Без башлап йөрмәсәк тагы кем йөрергә тиеш? Аллага шөкер, хәзер Зәки абзыебыз да үзебезгә кайтты. Сукмаса да – күсәк дигәндәй. Зәки Лотфулла улы безгә каршы булганнарга бик куркыныч һәм авыр күсәк.  

   Кунак ашы кара каршы дигәндәй камаллар да бурычлы булып калмадылар. Район халкын Зәки Лотфулла улының “41нең арбалы хатыннары” драмасының тәүге күрсәтелешенә чакырдылар. Монысы инде бөтенләй икенче хикәя.

Менә шулай итеп Башкортстанда беренчеләрдән булып без, эстәрлебашлылар, Татарстан якларына дуслык күперен төзедек. Туганлыкны ныгытып Эстәрлебаш-Казан юлын яңарттык. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, бу такыр юлларга беркайчан да чүп үләннәре үсмәс, дип ышанабыз. Һәм без, эстәрлебашлылар, бу юлларга тузан да кундырмабыз! ИншаАллаһ!

Фото: sahne.ru

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Ахыры)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: