Барлык яңалыклар
Шәхес
8 февраль 2023, 10:23

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (2)

Тоттым да, Президент Мортаза Рәхимовка районның әдәби берләшмәсе һәм татар җәмәгатьчелеге исеменнән хатны үзем язып салдым. Ни дисәң дә, мин район советы депутаты да бит әле. Ә җавап юк та юк.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (2)

2009 нчы елның сентябрь азаклары, шикелле. Бер заманны Казаннан Зәки ага шалтырата:

– Карале, Хисаметдин туган. Минем “Камал” театрында “41нең арбалы хатыннары” дигән әсәрне куярга чамалыйлар. Шуңа чаклы артистларның Эстәрлебаш белән якыннан танышасылары килә. Бер ун-унике кешене Эстәрлебаш белән таныштырып кунак итеп булмас микән?

– Була, Зәки абый. Була, килсеннәр.

– Ярар, алайса. Кемнәр киләсен, ничә кеше һәм кайчан барачагыбызны ачыклап соңрак шалтыратырмын, – дип, трубканы куя.

Шул ук көнне Ягъфәр СәЯгъфәр улына киттем. Ягъфәр абый районның татар җәмәгать эшләрендә безнең киңәшче дә, матди яктан ярдәм итүче дә. Кыскасы, чын татар кешесе. Районыбызда һәм Башкортстан республикасында беренче булып 1994 елда үз акчасына Акмулла премиясен булдырган кеше. Ягъфәр абыйга, Зәки Лотфулла улы белән телефоннан сөйләшкән хәбәрне җиткерәм. Ул, гадәтенчә, бик тыныч кына:

– Бу бит бик шәп идея. Кемнең башына килгән мондый яхшы уйлар? Ярар, камалларның андый теләкләре бар икән, килсеннәр. Бергәләп кунак итәрбез, – ди.

Шулай итеп, без аның белән икәүләп кунакларны ничегрәк каршы алу турында бик мәслихәт кенә гәпләшеп утырабыз. Һәм кинәт кенә телефон шалтырый. Зәки абый икән. Нәкь без сөйләшкән эшләр турында шалтырата. Ягъфәр абый:

– Әле генә Хисаметдин белән шушы темага сөйләшеп утыра идек. Алып кил, Зәки абый, алып кил. Без әзерләнә башладык инде, – ди.

– Ярар, егетләр, мин сезгә ышанам, – дип, Зәки абый телефонын куя.

Без ныклап торып Казаннан киләсе кунакларны каршы алырга әзерләнә башладык. Тагы бер ун көннән Зәки абый яңадан шалтыратып:

– Егетләр, камаллар әле генә килә алмыйлар. Төп төркем Төркия якларына сәфәргә чыгып китә. Көтәргә туры килә инде. Үзем тагы шалтыратырмын әле, – ди.

Менә Яңа еллар үтеп, март айлары да килеп җитте. Абзыебыз янә элемтәгә чыгып:

– Егетләр, сезнең план-ниятләрегез ничек, үзгәрмәдеме?

– Юк, юк. Барысы да элеккечә. Кунакханә сөйләшенгән. Кунаклар анда риза булмасалар, эстәрлебашлылар камаллыларны бүлешеп алып, үз өйләрендә дә кунак итәргә әзерләр, – дибез.

Чынлап та, без болай әзерләнеп беткән кебек тә ул. Безгә нәрсә инде, ун-унике кешене ике көн кунак итә алмыйбызмы? Алабыз, әлбәттә. Үтәсе чараның барча нечкәлекләрен уйлашып, Ягъфәр абый белән әллә ничә тапкыр утырып сөйләшеп алдык. Шулай-шулай эшлибез. Шунда халык белән очрашу үткәрәчәкбез, дип планнар корып куйдык. Тик әлегә кунакларның килү көне генә билгеле түгел. 

Бер көнне Зәки абзый тагы шалтыратып:

– Егетләр, ниһаять, булды. Апрельнең беренче яртысында киләчәкләр. Камаллар белән Туфан Миңнуллинны да чакырдым. Кунакка килергә ризалыгын бирде. Якынча кунаклар саны бер унбиш-уналтылап булырлар инде, – ди.

– Бигрәк тә әйбәт. Туфан ага кебек билгеле шәхес тә безнең Эстәрлебашны санга сугып килергә булгач, безнең өчен шатлык кына.

Райсовет депутаты буларак, икенче көнне үк район башлыгына кереп хәлне сөйләп бирдем. Ул вакытта хакимияттә Фәнил Галимҗан улы Казакбаев утыра иде. Шулай-шулай дип, үзебезнең план-ниятләрне сөйләп бирдем. Районга Камал театры артистлары килә. Алар белән Татарстанның югары совет депутаты Туфан ага Миңнуллин да киләчәк, дим. Бу инде бераз гына уйга калып торды да:

– Ярар, бер-ике көннән керерсең. Мин кул астындагылар белән сөйләшеп-киңәшләшеп алырмын. Гомумән, минем каршылыгым юк. Теләкләре булгач, килсеннәр, – дип, күңелгә үзенең җылы хәбәрен җиткерә.

Ярар, хакимияттән каршылык булмаска тиеш. Ә бит бу вакытта безнең республикада Татарстанга һәм татарларга карата тик кире мәгълүмат кына таратылып, башкорт милләте белән татар милләте арасындагы туганлыкны бетерергә тырышып, ике арага бик тә салкын итеп, пычрак чөй кагылып, котып бозы туңдырыла иде. Бу туганлык җепләрен өзгәләүчеләр бик күп булмасалар да, үрчи башлаган чак иде.

Ике көн үттеме-юкмы. Мин тагын хакимият башлыгына кереп хәлләрен белешәм. Шунда Фәнил әфәнде миңа:

– Бу мәсьәлә буенча җаваплылык минем урынбасарым Марат Марс улы Усмановка йөкләтелде. Ул шөгыльләнә бу мәсьәлә белән, – ди.

Марс янына кереп, Татарстаннан киләсе кунаклар турында сүз кузгатам. Ә ул, күзен дә йоммый:

– Юк, без моңа ризалык бирә алмыйбыз. Шундый зур кунакларны тик Уфа рөхсәте белән генә кабул итәбез, – димәсенме.

– Хәзер нәрсә эшлибез соң? Кунаклар бит хакимияткә килми. Ә безгә килә. Безгә Уфаның рөхсәте нәрсәгә? Безгә тик үзәк мәдәният йортында район халкы белән очрашу үткәрергә сезнең рөхсәт кенә кирәк. Ә иң дөресе мәдәният йортын безгә ике сәгатькә генә биреп торыгыз, – дим.

– Юк, шундый зур кунаклар килгәч, мәдәният йортында чара үткәрүне тик Уфа гына хәл итә. Уфага Президент хакимиятенә хат язарга кирәк, – ди.

– Бу хатны үзем языйммы? Әллә хакимият язамы?

– Үзебез язарбыз. Иртәгә үк язып җибәрәбез, – ди.

Саубуллашып чыгып киттем. Тик бу сөйләшү күңелгә кара мәче булып кереп калды. Беләм, Татарстаннан кунаклар килүгә башы-аягы белән каршы икәнлеге сөйләшү рәвешеннән үк сизелеп тора. Ярар, аңа карап кына тукталыр хәлебез юк. Эт өрә тора, безнең кәрван алга бара тора.

Икенче атнаны Усмановка тагы керәм. Уфадан берәр төрле хәбәр бармы, юкмы икәнлеген белешәм. Бу:

– Дәшмиләр әле, – ди.

Күңелем сизә – болар бернинди дә хат язмаганнар. Һәм язмаячаклар да. Тоттым да, Президент Мортаза Рәхимовка районның әдәби берләшмәсе һәм татар җәмәгатьчелеге исеменнән хатны үзем язып салдым. Ни дисәң дә, мин район советы депутаты да бит әле. Ә җавап юк та юк. Аптырап, Уфага Президент хакимиятенә хат белән үзем кабул ителергә барырга әзерләнеп йөрим. Шул чакны Зәки ага Казаннан шалтыратып бераз шатландырды. Шатландыруы нәрсәдән: “Кунаклар килүен май аена калдырып торабыз. Әзрәк эшләре бар. Шуны җайлаган көе кузгалабыз”, – ди. Һәм азактан өстәп:

– Малай, барасы кунакларны барлап чыккан идем егерме икегә җыелалар. Бик авырга төшмәс микән? – ди.

 Уйлап та тормый:

– Төшми, Зәки абый, төшми. Киләсе килгәннәрнең барысын да алып кил.

Казаннан киләсе кунакларны көтеп, май аеның уннары җитте. Кунаклар киләсе көн дә билгеле. Без, татар җәмәгатьчелеге, Ягъфәр Сәягъфәр улы Хисмәтуллин җитәкчелегендә “ду” килеп кунакларны каршы алырга әзерләнәбез. Чара планын сәгате-минутларына чаклы төзеп куйдык. Тик хакимияттәгеләр генә икеләнеп  калдылар. Мин әйтер идем, куркып калдылар, дип. Син нәрсә, Уфа рөхсәтеннән башка Казан кадәр Казаннан Эстәрлебашка шундый күренекле кунаклар килсен әле! Уфалар моңа ничек карар да, азактан нәтиҗәсе ни булып бетәр? Әлбәттә, баштан сыйпамаслар. Барысы да бит өстәге түрәләрдән башка эшләнә. Шуңа да, күрәсең, район мәдәният йортында үтәчәк халык белән очрашу турындагы мәсьәлә ачык кала килә. Аннан әле безне тыңламый да булмый. Чөнки әлеге район башлыгы хакимият кәнәфиенә безнең элеккеге түрә белән ачыктан-ачык көрәшеп, аны районнан куып җибәрүебез аркасында килеп утыра алды. Түрә ике ут арасында. Бик каршы килсә, урындагы оппозиция аңа каршы көрәшә башламасмы? Ризалашса, “Бабай” үзен печтереп ташламасмы? Аннан бер кайда да эш таба алмыйча йөрерсең евнух булып.

Бер атна кала Зәки абзый тагы хәлләрне белешә. Без барысын да аңа җиткереп торабыз. Полковник кеше бит, бөтен эштә дә хәрби төгәллекне ярата. Әйтерсең дә, Казаннан кунаклар белән кайтып, безгә хәрби тикшерү үткәрергә җыена. Һәм шалтыратуының азагында:

– Карагыз әле, егетләр. Эстәрлебашны барысының да күрәсе килә. Мөгаен, бер утызлап кеше булыр. Булдыра алырсызмы икән? Бу чаклы халыкны кунак итү бик кыенга төшмәс микән?

– Без булдыра алмаган эш юк. Күмәкләгән – яу кайтарган, диләр. Монда бит яу түгел, ә үзебезнең Казан кунаклары. Кунакларның ниндие әле, Туфан Миңнуллин белән Шамил абый үзе килә. Камал артистлары килә.

Кунаклар килүгә өч көн кала тагы Усмановка керәм. Тегеңә авыз ачарга да ирек бирмичә:

– Марс Марат улы, Сезгә керүемнең сәбәбе шул. Мин Сезне, гомумән, хакимиятне алдан ук белдереп, кисәтеп  куярга теләп кенә керүем. Сез мәдәният йортын бирәсезме, бирмисезме, анысы сезнең вөҗданда. Кунаклар чакырылган һәм алар киләчәк! Сез районның Мәдәният сараенда бу чараны үткәрергә рөхсәт итмәсәгез, без халык белән очрашуны тау буенда үткәрәчәкбез. Кайсы тау буенда, ничек үткәрәчәгебез турында сезгә җиткереп тормыйм. Вакыты җиткәч, үзегез күрерсез, Сезне дә чакырабыз. Урынын соңыннан әйтербез. Сезнең бу чарага ничек аяк чалып каршы торуыгыз һәм хакимият тарафыннан шушындый ике халык өчен дә файдалы очрашуларга артыгыз белән борылуыгыз, барча басма гәзит-журналларда яктыртылачак. Өстән “Бабай” кушты дип, безнең татар-башкорт халкы гел чәкәләшеп яшәргә тиешме? Юк, алар гомер бакый бергә булдылар һәм булачаклар! – дим.

Бүлмәсенә бик кызып, ачуым кабарып килеп кергән идем. Тавыш Аллаһыга шөкер, Ходай ул яктан жәлләмәгән. Зәки абзый хәтле булдырмасак та аның кайтавазы чаклы гына бар. Ризасызлыгым читеннән таша. Бу инде минем басымга каршы кызарып-бүртенеп дәшми генә урынында утыра иде, бөтенләй торып басты. Мин сүземне бетереп чыгып китәргә исәпләп ишеккә борылгач:

– Хисәметдин Шәрәфетдин улы, туктагыз әле. Ул кадәр кызмагыз. Мәдәният йортында кичә-очрашу үткәрүне без расладык. Аңа Эстәрлебаш авыл хакимияте җитәкчелек итә. Сәгать ярым вакыт җитәдер, дип уйлаштык, – ди.

Менә шулай, кайбер вакытны керпе кебек чәнчелеп алу һәм үзең һөҗүмгә күчү бик нәтиҗәле була. Тешемне кысып булса да, рәхмәт әйтеп чыгып киттем. Стәрлебашлар бу бәндәгә тагы өстәп ниндидер килешсез ләкаб тә такты, шикелле. Нинди ләкаб, ни өчен тагылганын язып тормыйм инде. Аны элеккеге колхоз рәисе Мансур абзыйдан сорарсыз. Ул белә. Чын-чынлап халык әйтемендәге әйтем чиновникларга туры килеп тора кебек.          Эт – эткә, эт – койрыкка. Сизеп торам: авыл хакимиятенә барсам, анда мәдәният йорты директоры өстенә йөкләтелде диячәкләр. Ярар, ничек булса да безнең файдага. Кәефем югары. Ниһаять, бу мәсьәлә дә чишелде болай булгач. Югыйсә, Эстәрлебаш авылында тау битләре җитәрлек. Алар әйтерсең дә борынгы грек амфитеатрлары. Шулкадәр камил итеп Аллаһы тарафыннан булдырылган. Шундый тау битен карап та куйган идек. Оят булса да әйтәм, битләре юылмаган явызлар тарафыннан ут сүндерелә калса, дизель-генератор да, сәхнә өчен ике КАМАЗ машинасы да Рим Рәис улы Гаскаров белән сөйләшеп әзерләнгән. Ул, әйтүемчә, татар җанлыклы, күңеле моңга тулган, дәртле  җитәкче. “Уңыш” җәмгыятен җитәкли.

Алдан сөйләшү буенча Зәки абзый кунакларны Миякә юлы белән Тәтер-Арслан ягыннан алып килергә тиеш. Һәм без аларны шул як юлдагы район чигендә каршы алабыз. Әйтергә кирәк, Тәтер-Арслан авыл хакимияте дә бу чарага ныклап әзерләнде. Шулай ук, мәктәп тә бу эшкә бик теләп тотынды. Ул вакытта Тәтер-Арслан авыл хакимиятен Илсур Әбдрәхим улы Рысаев җитәкләде һәм урта мәктәптә Рәмил Хәй улы Арсланов директор иде. Алар барча шәхси эшләрен ташлап Казан кунакларын каршыларга җиң сызганып тотынды. Барча Тәтер-Арыслан халкын аякка бастырдылар дисәм дөресрәк булыр. Чын татар кешеләре менә шундый буладыр да инде.

Менә билгеләнгән көн килеп тә җитте. Зәки абый да таң белән шалтыратып:

– Без юлга чыктык, – дип шатландырды.

         Фото: Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВның “ВК” битеннән.

         (Дәвамы бар)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: