Барлык яңалыклар
Шәхес
6 февраль 2023, 14:44

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Башы)

– Шамил! Кара әле, монда берәү прәме якага ябышып бүген кичке концертка керергә миннән билет таптыра. Эстәрлебаштан килдем, ди. Концерт карамыйча кайтмыйм мин, ди. Бездә Зәки дигән бер эстәрлебашлы бар бит инде. Анысы да баштан ашкан. Бусы да Казанда торып калса, артыкка китәр ул. Бүгенге концертка ике билет табып булмас микән?

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Башы)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Башы)

Шулай өстәлдәге китап-журналларны тәртипкә китереп утырам. Журналлар арасыннан “Мәйдан” журналының 2003 елгы август нөсхәсе кулыма килеп керде. Җитмәсә, тышында Зәки аганың сурәте дә урнаштырылган. Эчтәлеген карыйм. Туфан Миңнуллинның Зәки Зәйнуллинга карата язылган “Кылчыклы Зәки” дигән мәкаләсе дә бар. Исемә төште, бу мәкаләне укыган идем. Шулай да, яңадан ачып, Туфан ага язганны тагы бер кат укып чыктым. Нинди дөрес һәм тапкыр итеп язылган. Мине истәлекләр өере биләп алды. Әйе, безне, юк безне генә түгел, ә барча Эстәрлебаш халкын Туфан Миңнуллин һәм Камал театрының директоры  Шамил ага Закиров һәм барча камаллылар белән ныклап һәм якыннан Зәки абзый таныштырды бит.

         Туфан ага һәм Шамил абзый белән мин үзем аннан элегрәк бик кызык кына шартларда танышып киттем. Казан шәһәрен күрергә, гомумән, Казанны яуларга исәбем күптән туган иде инде. Форсат та чыгып тора. Улым Рәмил Казанда укый башлады. Барыйм әле, дим, улым ни хәлләрдә яшәп ята икән? Хәлләрен белим, дим. Исәп – бер уңайдан татарның Мәккәсе булып минем хыялымда да урын алган шәһәрне күрү. Торырга урын эзләп йөрисе юк. Үзебезнең Зәки абзый анда яшәп ята. Күргән саен үзенә чакырып:

– Юл төшсә, әллә кайда каңгырып йөрмә. Туры үземә кил. Минем йортны табуы бик җиңел. Камал театрының артында гына яшим, – ди.

Тәвәккәлләдем. Март урталарында кайбер язган нәрсәләрне җыйдым да киттем Казанга.  Исәп зурдан бит инде. Барча гәзит-җурнал редакцияләрен йөреп күреп булмас. Әмма берничәсенә кереп чыгарга ниятем. Халык белән танышырга, үземне күрсәтергә  исәп. Әйтәм бит, теләкләр зурдан. Казанны яуларга. Бер дә булмаса сугышчан разведка үткәрергә, ягьни кармак салып кайтырга телим. Нәрсә булыр, нәрсә эләгер?

Малай янына да кереп тору юк, туры “Идел” җурналы редакциясенә барып кердем. Ул чакта “Идел” Мөштәри урамында иде әле. Әйбәт кенә каршы алдылар. Хәтта юлдан килгән кешене Нәбирә ханым чәй белән дә сыйлады. Рәхмәт аңа. Берничә хикәямне редакциядә калдырып, “Казан утлары”на юл алам. Үзем эчтән генә уйлыйм. Әһә, беренче тәэссоратлар болай уңай гына. Алдагы очрашулар да шушылай барса, һичшиксез Казан безнеке булачак. Урам чатларында бик матур итеп Камал театрында “Татарстанның бию ансамбле зур концерт күрсәтә” дигән игъланнар эленгән. Казанга бер килгәч, бу бию ансамбленең концертын да карап кайтырга кирәк. Театр кассасына кереп, ике билет сорыйм. Һаваларда очкан кәефемне бозып:    – Билетлар күптән сатылып бетте шул, – дип, җавап бирделәр.

Ярар, булмаган, булмаган. Без керә алмаган ишекләр, без чыга алмаган тишекләр юк әле. Барыбер бу тамашаны карамый кайтмыйм, дип, үземне үзем дәртләндерәм. Кәефем бераз күтәрелә бирә. Шундый фикерләр белән канатланып “Казан утлары” редакциясенә  җилләнеп барып кердем. Анда да егетләр-кызлар туганнарча каршылап, тәгәрәткән бәрәңге белән сыйладылар.

Редакциядә сөйләшеп танышып утырабыз. Шулвакыт бүлмәгә күзлекле мөлаем гына йөзле бер абзый килеп керде. Егетләр бердәм күтәрелеп, барысы да аның белән кул биреп исәнләшергә тырыша. Мин дә исем-шәрифләремне әйтеп тормый гына кул сузам. Егетләр барысы да Туфан абый да Туфан абый дип, бу кеше кырында бөтереләләр. Исемен ишеткәч, хәтергә күптән түгел генә “Идел” журналында укыган бер мәкалә искә килеп төште. Анда “Башкортстанда яшәгән татарлар бик актив түгелләр. Алма пеш, авызга өзелеп төш дигән кебек, Татарстан хөкүмәте алар өчен нидер эшләгәнен көтеп яталар. “Үзегезгә эшләргә кирәк, хөрмәтле милләттәшләр” дигән сүзләр бар. Ул вакытта бу мәкаләне укыгач, мине бик зур канәгатьсезлек чорнап алган иде. Чәмләнеп мәкаләне берничә тапкыр укып чыктым. Авторын да хәтердә калдырдым. Хөрмәтле Туфан ага. Менә хәзер килеп теге мәкалә авторы минем алда басып тора. Түзеп буламы соң? Без Эстәрлебашлар бит. Тоттым да Туфан абзыйдан:

– “Идел” журналында шундый-шундый мәкаләне сез яздыгызмы? – дим.

Абзыем калын пыялалы күзлегеннән миңа текәлеп:

– Әйе, мин яздым.

– Сез Башкортстандагы барча татарларны бер калыпка салмагыз. Без  кайбер башка район татарлары кебек җил кайсы якка иссә шул якка аумыйбыз. Менә безнең районда шулар, шулар эшләнә. Шундый-шундый чаралар үткәрергә әзерләнеп ятабыз. Безнең районнан гына да утызга якын егет-кызларыбыз Казанның төрле югары уку йортларында укып йөриләр. Шулай булгач, бу мәкаләгез безнең районга кагылмый. Язганда да районнарын аерым-аерым атап әйтергә кирәк. Безнең районны кыстырмый гына, – дим.

Абзыем әйткән сүзләремә бер дә исе китмәгән кебек миннән:

– Сез кайсы районнан буласыз соң? – ди.

– Эстәрлебаш, – дим.

– Күренеп тора кайсы районнан икәнең. Шулайдыр дип уйлаган идем аны.

Хәзер инде мин аптырап Туфан абзыйдан сорыйм.

– Ничек? – дигән сорау минем ихтыярымнан башка, үзеннән-үзе телемнән ычкынды.

– Йөзеңә чыккан. Чарланган телеңнән яңгырап тора. Монда Эстәрлебаштан килгән Зәки дигән бер усал бар инде. Барча Казанга җитә. Сөйләшүегез охшап тора, шуннан чамаладым, – ди.

Мин инде Зәки абзыйны искә төшерәм. Һәм аны бер дә усал итеп күз алдына китерә алмыйм. Йөземдә аптырау, гаҗәпләнү билгеләре.

– Зәки абый? Усалмы? Зәйнуллин Зәки Лотфулла улын әйтәсезме?

– Әйе, әйе нәкъ үзен инде.

– И..и. Бер дә Зәки абыйны усал дип уйламый идек. Ул бит Эстәрлебашның иң юаш, иң ипле, тыңлаучан кешесе, – дим дә, үземнең сүзләремнән канәгать булып елмаям.

– Шулайдыр шул. Әле менә үзең белән танышып та бетмәдек. Беренче күрдең дә күркә кебек кабарып өстемә менәргә үк киләсең, – ди.

Бүлмәдәге егетләр белән бергәләшеп көлешеп алабыз. Туфан абзыем саубуллашып чыгып китә башлады. Ишектән чыгышлый да әле:

– И..и, Зәкинең Эстәрлебашта иң юаш кеше икәнен дә ишетәселәр бар икән, – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә башын селкеп куйды.

Туфан абзый чыгып китте. Бер минут үттеме-юкмы, театрда үтәсе концерт исемә төшеп, бүлмәдәге егетләрдән:

– Карагыз әле, егетләр, миңа Камал театрындагы бүгенге концертка ике билет табышыгыз әле, – дим.

Үзем эчтән генә шушындый барча татар-төрки дөньясына билгеле редакциядә эшләгәч, “Камал”да таныш-тонышлары булырга тиеш, дип уйлыйм бит инде.

Болар тынып калдылар. Шунда берсе:

– Бәй, нигә аны алданрак әйтмисең. Менә бит әле генә Казанның барча театрларында лаеклы хөрмәт казанган кеше чыгып китте. Тапса, ул гына булдыра ала инде. Бар йөгер, мөгаен куып җитә алырсың, – димәсенме.

Мин озак уйлап тормый җил-давыл булып урынымнан  куптым. Туфан абзый чыгып китәргә өлгермәгән икән, күрше бүлмәдән килеп чыкты. Чак бәрелешмәдек. Кинәт кенә алдымда пәйда булудан мин бераз гына югалып калдым. Әйтәсе сүземне әйтә алмый торам.

Абзыем шулай ук аптырабрак, әмма бераз көлемсерәп:

– Мәкаләм өчен шушында мине биргәләп ташларга уйламыйсыңдыр бит? Чак өстемә килеп менмәдең, – ди.

Баягы катырак бәрелүемнән тагы да ныграк кыенсынып:

– Ансы үтеп китте бит инде. Дорфалыгым өчен гафу итегез. Аннан  да бигрәк ни бит әле. Безгә ике ни кирәк иде. Сез генә табып бирә аласыз, дип әйттеләр, – дип авыз эченнән мыгырдыйм.

– Ни, нидер дә ул. Тик, ни нәрсәне аңлата соң?

Бераз һушыма килеп, Туфан абзыйга үземнең гозеремне аңлатып бирдем. Абзый да бер мизгел генә дәшмичәрәк фикерләрен туплап торды да:

– Әйдә әле! – дип, мине кырда гына торган бер бүлмәгә алып керде. Шундагы хезмәткәрдән телефонын  сорап, кайдадыр шалтыратырга тотынды.

– Шамил! Шамил дим. Ни хәлләрдә? Исән-сау гына ятасызмы? Кара әле, монда берәү прәме якага ябышып бүген кичке концертка керергә миннән билет таптыра. Эстәрлебаштан килдем, ди. Концерт карамыйча кайтмыйм мин, ди. Бездә Зәки дигән бер эстәрлебашлы бар бит инде. Анысы да баштан ашкан. Бусы да Казанда торып калса, артыкка китәр ул. Бүгенге концертка ике билет табып булмас микән? Әһә. Ярар. Рәхмәт! Хәзер аңлатырмын. Ярый хуш! Гаиләңә миннән сәлам.

Менә Туфан абзый телефонны куйды. Үзе елмая. Аның канәгать йөзен күреп минем дә эчкә җылы йөгерә.     

– Зәкинең якташы, исемең кем булды әле?

Мин исемемне атыйм. Туфан агай сүзен дәвам итеп:

– Хисаметдин туган, Эстәрлебаштан килгәнеңне исбат иттең инде. Концерт башланырга бер ярты сәгать кала Шамил абзаңа керерсең. Берәр нәрсә уйлап табар, – ди.

– Бәй, мин ул абзыйны ничек табармын икән? – дим

– Театр директоры ул. Эстәрлебаштан ук килгәч, табарсың әле. Шуннан, кайда туктадың? Кунарга урының бармы?

– Зәки абый чакырган иде. Аңарда тукталырга иде исәп.

– Зәкигә миннән сәлам әйтергә онытма. Аны күрәсеңдер бит?

– Әйе, күрәм. Редакциядән соң туры Зәки абзыйга барам, – дим.

– Вот, вот. Миннән күп итеп сәлам әйт. Бушрак вакыт табып кереп чыгасы бар әле янына. Сөйләшәсе сүзләр дә байтак кына. Аннан, берәр барып шул Эстәрлебашны да күрәсе бар әле. Югыйсә, Зәки бөтен Казанны тутырып мактый да мактый. Хәтта Казандагы җилләр дә Эстәрлебашшш, Эстәрлебашшшшш..шшш дип ихата-капка араларыннан өргән кебек тоела башлады…. Ярар хуш, безләрдән эстәрлебашларга да кайнар сәлам җиткерергә онытмагыз, – ди.

– Рәхмәт сезгә Туфан абзый. Башкортстан якларына юлыгыз төшсә, Эстәрлебашка кермичә калмагыз. Көтәбез.

Туфан ага Миңнуллин белән менә шушындый хәлләрдә очрашып танышырга туры килде. Кичен инде  Шамил Закир улы белән дә, Камал теартры белән дә ныклап таныштым. Шамил абый кичен безне көтеп торган икән. Кергән көе кулыбызга чакыру билеты тоттырып, шул-шул урыннарга утырырсыз, диде. Бик тыныч, мөлаем гына йөзле, олы гына яшьтәге абзый. Бик итәгатьле кеше икән. Безнең кебек әллә кайдан килгән авыл кешесе өчен өлтерәп тора торган  олы шәхес. Хәтта билет өчен акча да алмады. Менә шулай танышырга туры килде милләтебезнең ике олы шәхесе Туфан Миңнуллин һәм Шамил ага Закиров белән.

Казанда ике төн кунып, аркылы-буй урамнарын, истәлекле урыннарын кыздырып йөргәч, зур канәгатьлек кичереп кайтып киттем. Казанда өч көн эчендә алган тәэссоратлар гомергә җитәрлек булды…

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Башы)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Казанга күпер. Булган хәл. (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: