Барлык яңалыклар
Шәхес
8 декабрь 2022, 14:14

Нуриманда шагыйрь Зиннур Насыйбуллинны искә алдылар

Әдәби бәйгедә төп бүләкне Иске Күл урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айзилә Садриева яулады.

Нуриманда шагыйрь Зиннур Насыйбуллинны искә алдылар
Нуриманда шагыйрь Зиннур Насыйбуллинны искә алдылар

Нуриман районның мәдәният йортында якташ шагыйребез Зиннур Насыйбуллин истәлегенә “Әдәбият – халыклар дуслыгы нигезе” район әдәбият бәйгесе үтте. Бәйге шагыйрьнең 85 еллык юбилеена багышланды.
Зиннур Насыйбуллин Нуриман районының Бәләкәй Теңкәш авылында 1937 елның 12 ноябрендә  туган. Әтисе Сәгыйдулла  белән әнисе Рабига  гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Зиннур балалык елларын шушы авылда үткәрә. Кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксына. Казанга килгәч, радиода әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. Шул ук вакытта Язучылар союзына кабул ителә. 1975 елда Татарстан китап нәшриятында “Тәлгәшләр” дигән шигъри җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең “Гамьнәр илендә” дигән икенче китабы 1987 елда чыга. 

Бәйгедә 8 мәктәп катнашты. Беренче турда 34  онлайн-видео язма каралды, икенче турда финалга чыгучы 7 укучы сәхнәдә чыгыш ясады. 
Жюри 2 номинация буенча бәһа бирде:
1) Зиннур Насыйбуллин шигырьләрен уку;
2) Якташ шагыйрьләрнең патриотик темага язылган шигырьләрен яттан сөйләү.

Нәтиҗәдә, түбәндәге урыннар билгеләнде.
Гран-При  – Айзилә Садриева (11 сыйныф) Иске Күл урта мәктәбе.
1 урын – Айназ Фатыйхов (10 сыйныф) Яңакүл мәктәбе, Ралина Хабибова(5 "Б" сыйныф) Павловка мәктәбе.
2 урын – Динар Рәхимов (8 "Г" сыйныф) Красная Горка мәктәбе, Анна Михеева (5 сыйныф) Красный Ключ мәктәбе.
3 урын  – Тимур Гыйлманов (9 сыйныф) мәктәбе, Аделина Мөслимова (8 сыйныф) Байгилде авыл лицее.

Чараны “Хәзинә” халык вокал ансамбле “Туган тел” җыры белән ачты. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйгедә катнашучылар дуслык күперләрен тагы да ныгытып, җылы хисләр, якты истәлекләр белән таралышты.
Бәйгене Зилә Фәттахова һәм Илвир Мозафаров алып барды.

Чыганак: Нуриман районының "Ихлас" татар мәдәнияте үзәге.

Нуриманда шагыйрь Зиннур Насыйбуллинны искә алдылар
Нуриманда шагыйрь Зиннур Насыйбуллинны искә алдылар
Нуриманда шагыйрь Зиннур Насыйбуллинны искә алдылар
Нуриманда шагыйрь Зиннур Насыйбуллинны искә алдылар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: