Барлык яңалыклар
Шәхес
5 декабрь 2022, 15:35

Бабич истәлеге кадерләп сакланыла

"Бездә шагыйрьнең кигән күлмәкләренә кадәр бар", – ди музей мөдире Юлия Вәлиева. Дүртөйле районының Әсән авылында Шәехзадә Бабич музее шагыйрьнең тууына 100 ел тулган елда ачылган. Биредә бик бай экспозиция тупланган.

Бабич истәлеге кадерләп сакланыла
Бабич истәлеге кадерләп сакланыла

Классик шагыйрь Шәехзадә Бабичның туган авылы Әсәндә (Дүртөйле районы) шагыйрь истәлеге кадерләп саклана. Ш. Бабичның музее биредә 1995 елда, аның тууына йөз ел тулган елда ачыла. Бина бик матур урында, Юнысов урамының 20/1 санлы йортында урнашкан. 

Ул өч залдан тора. Беренче зал  Әсән авылы тарихына  багышланган. Икенчесендә  шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында материаллар, өченчесендә  этнографик коллекция тупланган. Ш. Бабичка багышланган экспозициядә шагыйрьнең  портретлары, әсәрләре, графика, скульптуралар, көнкүреш предметлары, фотодокументлар, тормышы һәм иҗаты турында документаль материаллар,  аның турында фикерләр белән танышырга мөмкин. Ш. Бабич гаиләсенең киемнәре, савыт-саба, инструментлары да куелган. 

Музей заманча технологияләр, сенсор экраннар белән җиһазландырылган, анда Башкортстанның Ш. Бабич исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары белән танышырга мөмкин. Шагыйрьнең  Галия мәдрәсәсендә укыган вакытта эшләнгән  рәсемнәрен дә карарга була.

Музей мөдире  Юлия Радик кызы Вәлиева музей эшчәнлеген кызыклы һәм җанлы итеп оештыра. Биредә  төрле тематик очрашулар, лекцияләр, әңгәмәләр, дәресләр үтә. Аеруча әдәбият дәресләре уңышлы уза. Этнографик экспонатлар, кул эшләре предметлары күргәзмәләре оештырыла, шулай ук фондларны тулыландыру дәвам итә.

Бабич истәлеге кадерләп сакланыла
Бабич истәлеге кадерләп сакланыла
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: