Барлык яңалыклар
Шәхес
21 ноябрь 2022, 18:11

Кем ул «Кара генерал»?

Үзенең шәхси дошманы Даян Мурзинның гомерен Гитлер 2 миллион рейхсмаркага бәяли.

Кем ул «Кара генерал»?
Кем ул «Кара генерал»?

Уфа “Нур” татар дәүләт театры астындагы скверда бер һәйкәл басып тора.  Аның янына килеп, гашыйклар чәчәкләр сала, балалар  шигырьләр укый. Кем истәлегенә куелган соң бу горур сын? Бөек Ватан сугышы каһарманы, данлыклы якташыбыз Даян Мурзин истәлегенә 2021 елда ачылган ул. Тарихчылар бу кешене “Кара генерал” дип тә атый, ул Башкортстанда яшәүче татарларның чын горурлыгы, милләтнең йөзек кашы булып тора.

Даян Фәткелбаян улы Мурзин 1921 елның 21 гыйнварында хәзерге Бакалы районының Иске Балыклы авылында дөньяга килә. Балачактан укытучы булырга хыяллана. Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылында бераз вакыт балалар укыта, ә аннары, 1939 елда, райондагы Тактагул авыл мәктәбенә директор итеп билгеләнә, тырышып эшли, хәтта Башкорт АССРы Мәгариф наркоматының Мактау кәгазен дә алып өлгерә.

1940 елның 1 сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына чакырыла. Рига хәрби училищесын тәмамлагач, 1941 елда 10 нчы укчылар дивизиясенең взвод командиры урынбасары вазыйфасында хезмәт итә башлый.

19 июньдә аның хәрби частен чик буена күчерәләр. Сугышны ул шунда каршы ала. Инде 26 июньдә үк ул немец солдатлары белән йөзгә-йөз бәрелешеп, корсагына штык ярасы ала. Үзаллы атлый алмаганлыктан, иптәшләре аны юл буендагы чокырда калдыралар. Шунда аны бер латыш крестьяны табып ала, өенә алып кайтып дәвалый, аякка бастыра.

Терелү белән, Даян Мурзин иптәшләрен эзләп китә. Бу вакытта Латвия инде тулысынча немецлар кулында була. Юлда аны дошманның хәрби патруле эләктереп, концлагерьга яба. Тик батыр якташыбыз аннан качу юлын таба һәм белорус партизаннары отрядына килеп кушыла. 1942 елда ул “Ватан өчен” дип аталган партизаннар отряды составында Украина җирләрендә күптөрле хәрби операцияләрдә катнаша, фашист эшелоннарын шартлата, дошман гарнизоннарын юк итә. Разведчик сыйфатында, немец тылына үтеп, алар әсирләрдән Совет иленә каршы сугышыр өчен әзерләгән “Төркестан легионы”на хезмәткә керә, төрки милләтле әсирләр арасында агитация эше алып бара. Нәтиҗәдә, батальон, немец командирларын юкка чыгарып, Кызыл Армия ягына күчә.

Даянның хәрби осталыгын күреп, 1943 елда командование аны Мәскәүгә, махсус курсларга чакыртып ала. Декабрь аенда, партизаннар отряды оештыру өчен, аны фашистлар кулындагы Молдавия җиренә парашюттан ыргыталар. Монда ул 1944 елның май аена кадәр дошманны кыйрата.

Халыкара диверсантлар мәктәбен тәмамлагач, Даян Мурзинны, партизаннар хәрәкәтен җәелдерү өчен, Чехия һәм Моравия җирләренә ташлыйлар. Монда ул чех халкының милли герое Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасын оештыра. Кара сакал үстереп, җирле халык һәм дошманнары арасында “Кара генерал” кушаматын ала. 23 яшьлек егет кенә булса да, ул 1000нән артык сугышчы белән җитәкчелек итә.

Рус, инглиз, итальян, француз, чех, словак партизаннарыннан торган бригада дошман өчен чын бәлагә әверелә. Тиз арада партизаннар немецларның 19 танкын, 200дән артык автомобилен, 19 тимер юлы күперен, 4 меңнән артык солдат һәм офицерларын юкка чыгара, 245 хәрбине әсирлеккә ала. Диверсантлар хәтта 18 самолетлы хәрби аэродромны да кулга төшерә. Шулай итеп, чех җирендә, чын мәгънәсендә, “партизан республикасы” барлыкка килә.

Эш шуңа кадәр барып җитә: немец генераллары, Мурзин бригадасыннан куркып, Гитлерга Чехия территориясенә самолетта барып кайтырга рөхсәт бирми. Фюрер ачуыннан чыгырыннан чыга һәм якташыбызны Сталин, Жуков, Рузвельт белән беррәттән үзенең шәхси дошманы дип игълан итә. Даян Мурзинның гомере 2 миллион рейхсмарка белән бәяләнә. 1944 елның көзендә аны немецлар чак эләктерми, яралы яугир аю өненә качып, шуннан чыкмыйча 4 көн буена ята. Шуннан соң аны чех гаиләсе табып алып, тәрбияләп, аякка бастыра. 

Гитлерга Даян Мурзин һәм аның бригадасының юкка чыгарылуы турында хәбәр итәләр. Тик аның шатлыгы озакка бармый. 1945 елның апрелендә якташыбыз немец генерал-майоры Мюллерны әсирлеккә ала.

Сугыштан соң Даян Фәткелбаян улы Ватаныбызга әйләнеп кайта. Башта Башкортстанның Бакалы районында мәгариф системасында эшли, соңыннан хокук саклау органнарында хезмәт куя. Данлыклы яу юлы турындагы хатирәләр аны гомере буена озата килә. Ул – Чехословакия Герое, бу илдә 22 тапкыр була. Даян Мурзин төрле дәүләтләрнең 86 орден һәм медаленә лаек булган. Ул – Чехия һәм Словакия илләрендә урнашкан 16 шәһәрнең шәрәфле гражданины.

Данлыклы якташыбыз 2012 елның 12 февралендә Уфада вафат була. Халык аны онытмый. Якташыбызның исемен Кушнаренко педагогия училищесы, республикабызның шәһәр һәм районарындагы урамнар йөртә.

Даян Мурзинның исеме бүген каһарманлык символына әверелгән.

Кем ул «Кара генерал»?
Кем ул «Кара генерал»?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: