Барлык яңалыклар
Шәхес
10 ноябрь 2022, 15:12

Габдулла ВАФИН. 55 – гомернең экваторы

Яшермим, мин бәхетле, бик бәхетле кеше.

Габдулла ВАФИН. 55 – гомернең  экваторы
Габдулла ВАФИН. 55 – гомернең экваторы

Үземә әйтсәләр үзем ышанмаслык, миңа ә дигәнче 55 яшь килеп тә җиткән. Әле яңа гына тәпи киткән, тәү тапкыр беренче сыйныфка барган, университетка укырга кергән, армиядә хезмәт иткән, “Өмет” белән “Тулпар”да эшләгән, беренче мәхәббәтемне очраткан идем, ә хәзер шушы яшемә килеп җиткәнмен.

55 яшь күпме? Яшьләр күзеннән күп, бик күп, ә бабайлар күзлегеннән караганда мин егет кенә. Яшь чакта киләчәккә план корасың, картайгач хатирәләреңдә яшисең диләр. Бу уңайдан мин ничек соң? 55 ел яшәү дәверемдә искә алырлык матур мизгелләрем күп, бик күп булды, әмма киләчәккә уй-планнарым да җитәрлек әле, димәк, мин гомеремнең экваторында гына.

Яшермим, мин бәхетле, бик бәхетле кеше. Дөнья йөзендәге иң яхшы әти белән иң яхшы әни дә минеке иде. Шуңа күрә балачагым да бик матур үтте. Шул елларда белсәгез иде минем күпме китап укыганны. Үзем теләгән университетта укыдым. Бу елларны да сагынып искә алырлык. Ә армиядә мин бөтенләй кеше-легенда булдым, шуңа да 33 ел үтүгә карамастан, офицерларым мине һаман хәтерлиләр. Үткән гасырның 90нчы елларында “Өмет” белән “Тулпар”да эшләвемне дә бәхеткә саныйм. Бу елларда күкрәк киереп демократик һаваны сулап калдык, миңа хәтта республика гәзитендә президент тиклем президентны да “мочить” итү берни тормый иде. Татар хәрәкәте сафларында Башкортостан татарлары мәнфәгатен яклап йөрүләремне дә бәхеткә саныйм. Аннан, бөтенесен ташлап, чирле әниемне карарга авылга кайтып киттем. Бу да бәхетле елларым. Чөнки, әти-әниеңне караудан да зуррак бәхет дөнья йөзендә юк ул. Аннан үземнең Люциямне очраттым. Аны яратуым да, аңардан яратылуым да зур бәхет. Тагын ике бәхетем бар әле – болары кызым Чулпаным белән улым Ильясым. Быел татар Мәккәсе Актанышка күчендек, урам буйлап үз телеңдә сөйләшеп йөрү, аңлый белгән кешегә зур бәхет. Боларга өстәп, бик шәп дусларым һәм туганнарым да бар әле. Тагын, беркемгә буйсынмыйча, беркемнән курыкмыйча яшәү дә бәхет әле.

Әти-әни кушканча намус белән яшәргә тырышам. Бала чакта куйган максатларыма да тугры калам. Әле күптән түгел “Мәетләр тирләми” исемле автобиографик повестемне кабаттан укып чыктым. Һәм, иң кызыгы, андагы гаделлек яратучы, бераз дуамалрак солдат Габдулладан әлеге 55 яшьлек Габдулла әллә ни аерылмый да.

Ир кеше өй салырга, агач утыртырга, малай үстерергә тиеш диләр. Боларын да үтәп барам.

Аннары, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Болары да миндә җитәрлек – телефончы, кабельчы, сакчы, итек басучы, таксист, газовик, балта остасы, журналист, методист, язучы...

Аллаһның берлегенә һәм барлыгына, аның мине яратуына да ышанып яшим. Шуңа да нинди генә кыен хәлләрдән дә бик җиңел чыгам.

Исәбем – яшәргә дә яшәргә. Бисмилламны әйтеп, Ходайга тапшырып яшәвемне дәвам итәм. Исәбем, 65, 75, 85, 95, 105 дигән үрләрне дә яулау әле.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: