Барлык яңалыклар
Шәхес
26 октябрь 2022, 10:37

Тормыш баскычлары

Ләкин яшь парга кавышу бәхете тими. Сөйгәненең бердәнбер истәлеге булып бары тик солдат хатлары кала...

Тормыш баскычлары
Тормыш баскычлары

1990нчы еллар, бөтен Русиядәге кебек үк, Башкортстан яшьләре өчен дә олы сынау чоры булды. Әле яңа олы тормыш юлын башлаган кызлар һәм егетләр алдына ыржаеп капитализм аждаһасы килеп басты. Эшсезлек, киләчәккә өметсезлек, хезмәт хакларының айлар буе бирелмәве, очы-кырые күренмәгән Чечен кампаниясе, җинаятьчелек, наркомания, эчкечелек – яшьләрнең тормыш “перспективалары” тик шулардан гына гыйбарәт иде. Шөкер, Башкортстанның ул вакыттагы җитәкчелеге киләчәк буынны югалту куркынычы янавын тиз аңлап, республикадагы яшьләр сәясәтен үз кулларына алды. Яшь белгечләрне хезмәт урыннары, торлак белән тәэмин итү, балаларның ялын оештыру буенча махсус дәүләт программалары кабул ителде. Бу эшләрне оештыру өчен яңа структура – Башкортстанның Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты төзелде. Аның белән бүгенге язмабызның төп каһарманы – Камилә Җәүдәт кызы Дәүләтова җитәкчелек итте.

Совет чорының бүгенге көн өчен үрнәк булырлык бер үзенчәлеге шунда ки, ул дәвердә җитәкчелеккә кадрлар әлегедәй эреле-ваклы чиновниклар яисә бизнесмен балаларыннан түгел, ә, Галимҗан Ибраһимов әйтмешли, “түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән” гади хезмәтчәннәр  арасыннан үстерелде. Камилә Җәүдәт кызы да шундыйлардан. Аның әти-әнисе, комсомол юлламасы белән чирәм җирләрне күтәрергә китеп, Көньяк Казахстанның Пахтаарал районындагы Ильич поселогында таныша һәм гаилә кора. Әтисе – авыл хуҗалыгы инженеры, әнисе гади укытучы була. Тату гаиләдә башта ике кыз – Фәүзия һәм Камилә, өченче булып уллары Салават дөньяга аваз сала. Тормышлары артык бай булмаса да, барысы да җитә, иң мөһиме, илнең төрле төбәкләреннән килгән урыслар, башкортлар, татарлар, немецлар, әрмәннәр, украиннар, казахлар биредә интернациональ гаилә булып яшәп, барлык шатлык-кайгыларны бергә кичерәләр. Кечкенә Камиләнең холкын билгеләгән ярдәмчеллек, гаделлек, эшсөючәнлек кебек сыйфатлар нәкъ шул дәвердә салына.

Хезмәт командировкасы тәмамлангач, гаилә кабат Башкортстанга, Уфа районына кайтып төпләнә. Камилә мәктәпкә китә, математика дәресләренә аеруча яратып йөри. Ә җәйләре авылда, әтисе яклап картәнисе янында үтә: барлык авыл балалары кебек үк, көтү көтә, бакча утый, бернинди авыр эштән дә читләшми. Картәнисе Коръән иясе була, оныкасын догаларга, сабырлыкка өйрәтә.

Мәктәпне тәмамлау белән тырыш кыз үзенең тормыш хыялын гамәлгә ашыра – Башкорт дәүләт университетының математика факультетына укырга керә. Шунда ук аны курсның профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп сайлап куялар. Камилә Җәүдәт кызына университетта укуын җәмәгать эше белән үреп барырга туры килә. Иртән – лекцияләр, аннан соң Крупская исемендәге китапханәдә шөгыльләнү, ә кичен – комсомол, профсоюз активы утырышы. Кыз студентларның төзелеш отрядлары составында Башкортстанны иңли: яңа балалар бакчалары, фермалар төзи.

Укуын тәмамлагач, Камилә Дәүләтова математика укытучысы булып эшкә урнаша. Укытучы һөнәрен ул табиб һөнәренә тиңли, чөнки табиблар кешенең тәнен дәваласа, укытучы баланың күңел, җан сәламәтлеген саклый. 1984 елда аны Йоматау авыл хуҗалыгы техникумына эшкә чакыралар. Яшь белгечкә математика һәм ул чорда мәктәп программаларына яңа кертелгән информатика һәм исәпләү техникасы нигезләрен укыту йөкләтелә. Махсус компьютер техникасы гына түгел, хәтта гади әдәбият та булмый бу предмет буенча. Шул шартларда да Камилә үз бурычын лаеклы үтәп чыга, төрле инстанцияләр буенча йөреп, кирәкле җиһазларны юллап ала. Аның тырышлыгын күреп, яшь укытучыны техникумның комсомол секретаре итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул Йоматау авыл советы депутаты итеп сайлана.

Һәм шул вакытта кыз үлеп гашыйк була... Бу хакта ул түбәндәгеләрне хәтерли:

– 1986 елда мин тормышымның мәгънәсенә әверелгән кешене очраттым. Ул Уфада туып-үсеп, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган 25 яшьлек егет иде. Урта Азиядәге гарнизоннарның берсендә рота командиры булып хезмәт итеп, Уфага, әти-әнисе янына ялга кайткан Марат белән без бер ахирәтемнең туган көнендә таныштык. Караңгыга калгач, ул мине озатып куярга тәкъдим итте. Төнге шәһәр буенча көлешеп-сөйләшеп кайтып, вакыт узганын сизми дә калганбыз. Берничә көн үткәч, ул мине кабат очрашуга чакырды. Шулай итеп, арабызда мәхәббәт хисе бөреләнде. Маратның бер айлык ялы сизелмичә дә диярлек үтеп китте. Аңа частенә китү вакыты да килеп җитте. Бер көн кала ул мине әти-әнисе белән таныштыру өчен өйләренә алып килде. Өстәл артына утыргач, көтмәгәндә: “Таныш булыгыз, бу минем кәләшем!” – дип игълан итмәсенме...

Ләкин яшь парга кавышу бәхете тими. Сөйгәненең бердәнбер истәлеге булып бары тик солдат хатлары кала. 30 декабрь көнне, яңа 1987 ел алдыннан, Маратның әнисе Сәлимә ханымга һәм аңа үлеп гашыйк Камиләгә кайгылы хәбәр килә. Марат яу кырында һәлак булган... Баксаң, ул Урта Азиядә түгел, ә Әфганстанда, ут эчендә хезмәт иткән икән. Якыннарын борчымас өчен генә дөресен әйтмәгән...

Шушы кара көннәрдә Камилә бердәнбер юанычын эштә таба – көне-төне укытуда, балалар арасында була. Ә җәмгыятьтә бөтенләй яңа чор – “гаярь” 90 нчы еллар башлана...

Бу вакытта Камилә Җәүдәт кызы ВЛКСМның Уфа шәһәр комитетын җитәкләгән була. КПСС та, 70 ел буена ул җитәкчелек иткән дәүләт – СССР да тарала. Күп кенә партия, комсомол функционерлары үзләренең күптән оныткан төп һөнәрләренә – укыту эшенә, завод-фабрика җитәкчелегенә кайта, бүтәннәре яңа, заманча эш – бизнес белән шөгыльләнә башлый. Камилә Дәүләтова исә җәмәгать эшчәнлеген ташламый – 1994 елдан “Башкортстан пионерлары” республика оешмасы советы рәисе урынбасары булып эшли башлый. “Кыргый капитализм” дәверендә балалар һәм яшьләр оешмалары турында беркем дә кайгыртмый. Оешма җитәкчелегенә эре сәнәгать предприятиеләре директорларының бусагасын таптап, акча сорап ялынырга, шулар исәбенә балаларның ялын, җәйге лагерьларны оештырырга туры килә. Аның каравы, фидакарь эшчәнлек нәтиҗәсендә “Башкортстан пионерлары”ның абруе үскәннән-үсә, 1996 елга оешма инде берничә дистә мең үсмерне берләштерә, ә Камилә Җәүдәт кызы Уфа шәһәре хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәсе җитәкчесе итеп үрләтелә.

– Бу бик катлаулы чор иде, – дип хәтерли ул бүген. – Безгә Уфа яшьләренең бөтен социаль проблемаларын үз өстебезгә алырга туры килде. Беренче Чечен сугышыннан тәннәре дә, күңелләре дә яраланган, киләчәккә өметләре калмаган егетләр агыла иде. Аларны тормышка, җәмгыятькә кире кайтарырга кирәк. Шул максаттан, илдә беренчеләрдән булып социаль-реабилитация үзәкләрен ачып җибәрдек, алар аша кичәге фронтовикларны эшкә урнаштыру, укыту, аларга медицина-психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләндек. Бу эшебез дә барып чыкты, тән һәм җан яралары уңалды.

Егетләр һәм кызлар арасында эшләп, олы тәҗрибә туплаган Камилә Җәүдәт кызына республика җитәкчелеге гаять җаваплы вазыйфа тапшыра – 1997 елда ул Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнә. Ягъни республика яшьләре алдында торган барлык проблемаларны ул чишәргә тиеш була.

Шуларның иң беренчесе – торак мәсьәләсе. Советлар Союзы белән бергә яшь белгечләрне түләүсез торак белән тәэмин итү системасы да яшәүдән туктагач, аңа алмашка килерлек юллар уйларга кирәк була. Чөнки яшь гаиләләр базар икътисады акуласы алдында бер ярдәмчесез кала. Шулай итеп, Русиядә иң беренче булып, Башкортстанда “Яшь гаиләләргә торак алуда дәүләт ярдәме” дип аталган программа барлыкка килә. Аның ярдәмендә меңнәрчә яшь гаилә фатирлы, шәхси йортлы була. Әйткәндәй, бу юлларның авторы да, республика матбагаларының ул дәвердәге күпсанлы яшь журналистлары белән беррәттән, “Яшь уфалыларга фатир” программасы буенча ташламалы шартларда фатир сатып алып керде. Бу башлангычы өчен рәхмәтебез чиксез Камилә Җәүдәт кызына!

Икенче мәсьәлә – яшьләрне эш белән тәэмин итү. Аны чишү өчен Камилә Дәүләтова республиканың һәр районында Яшьләрнең мәшгульлек үзәкләрен төзү башлангычы белән чыга. Һәм бу тормышка ашырыла да: үзәкләрдә яшьләр өчен эш урыннары базасы булдырыла, олы предприятиеләрнең директорлары белән яшь белгечләр өчен квоталы урыннар булдыру турында килешүләр төзелә. Меңнәрчә яшь белгеч үзенә ошаган эш белән шөгыльләнү мөмкинлеген ала.

Талантлы яшь сәнгать әһелләрен, язучы-шагыйрьләрне, галимнәрне дәртләндерү өчен башта – Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе,  ә бераз соңрак, 2003 елда Фән һәм техника өлкәсендәге казанышлар өчен яшьләр премиясе булдырыла. Аларның лауреатлары бүген дә Башкортстаныбызның данын бөтен Русия, ул гына да түгел, бөтен дөнья буенча тарата.

2003-07 елларда Камилә Җәүдәт кызы Русия Дәүләт думасының IV чакырылыш депутаты булды, аннан соң Башкортстанның Мәдәният һәм милли сәясәт, Яшьләр сәясәте һәм спорт, Мәгариф министрлыкларында җаваплы вазыйфалар биләде. Кайда гына эшләсә дә, яшьләр мәнфәгатьләрен яклау, алар өчен лаеклы тормыш шартлары тудыру аның өчен төп максат булды. Күпьеллык җимешле хезмәте, казанышлары өчен ул II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының медале белән бүләкләнде, “Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре”, “Русия Федерациясе яшьләр сәясәтенең шәрәфле хезмәткәре” исемнәренә лаек булды.

Ләкин Камилә Җәүдәт кызы өчен иң зур бүләк – үзенең эшчәнлегенең нәтиҗәләрен күрү, ул барлыкка китергән программалар нигезендә фатирлы, хезмәт урынлы булган яшь гаиләләрдә туган балаларның шатлыклы көлүен ишетүдер, мөгаен. Аның кебек игелекле һәм эшсөяр кешеләр булганда, барлык авырлыклар да артта калырга тиеш.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Тормыш баскычлары
Тормыш баскычлары
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: