Барлык яңалыклар
Шәхес
16 август 2022, 13:46

Рамил Чурагуловка – 60 яшь!

Меңнән артык җыр авторы Рамил Чурагулов бүген  элекке пенсионерлар яшенә керде.

Рамил Чурагуловка – 60 яшь!
Рамил Чурагуловка – 60 яшь!

– Рамил дус, сүзне тормыш юлыңнан башлыйк.

– Мин 1962 елның 16 августында Кырмыскалы районының Прибельский авылында туып, Иске Акташта үстем. Туган авылымда башлангыч, Иске Шәрәйдә сигезьеллык белем алдым, аннары Уфаның автотранспорт техникумына укырга кердем. Өченче курстан соң шунда ук хәвефсезлек инженеры итеп эшкә калдырдылар. “Башавторемонт”, “Башавтотранспорт” оешмаларында шушы ук вазыйфаларда эшләдем. 1985 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына көндезге бүлеккә укырга кереп, бер атнадан читтән торып укуга күчтем. Чөнки матди яктан отышлы түгел дип таптым. Филологик белем алгач, “Пионер” журналында эшли башладым, тора-бара ул “Аманат”ка әйләнде.

“Аманат”тән соң берничә ай  “Тулпар”да реклама бүлегендә эшләп алдым. “Азатлык нуры”, Атна”  гәзитләренең мөхәррире булдым, 2000 елда “Чурагул нәшрият йорты” дип исемләнгән үземнең ширкәтемне ачтым. Әлегә кадәр шунда эшлим.

– Иҗат юлың белән да таныштырсаң икән.

– Мәктәпкә төшкәнче үк акчага такмаклар сөйләп йөргәнмен, шулар тәүге гонорарларым булгандыр инде. 5 тиенгә такмак сөйләсәм, 20 тиенгә җырлый идем.  Берәр тәңкә акча җыйган чакларым булды.

– Ничә җырың һәм китабың бар?

– 2013 елда меңнән артык җырың бар дип санаганнар иде.

 Барлыгы  25 китабым чыкты, шуларның 7се казна исәбенә.

– Меңнән артык җырың булуга караганда, син магнат булырга тиеш.

– Бу кадәр җырларыңның гонорарына син самолет алырлык дип әйткәннәре бар. Гонорарны бик  аз түлиләр. Автор хокукларын яклау оешмасы бик зәгыйфь. Күп кенә артистлар аннан алименттан качкан кебек качып йөриләр. Авторларга, ягъни текстны язучы һәм композиторга  тиешле 5 процентны да түләми качарга тырышучылар бар. Дөрес итеп түләү булса, бер җыр гомер буе ашатыр иде.

Шулай да мин зарланып яшәмәдем. Дусларым күп, туган ягым бар. Миңа барлыгы 19 ат бирделәр. Аларның кайсысын акчалата алдым, кайсысын атлата, итләтә дигәндәй. Аларны юбилейларга да, авыл гимннары өчен дә бирделәр.

– Рамил дус, туган ягыңда синең исемдәге урам бар диләр.

– Әйе, Прибельскийда һәм  туган авылым Иске Акташта бар, ул якташларымның карары. Рәсми карар белән  куштылар.

– Үзеңнең яраткан җырларыңны атый аласыңмы?

– “Моңнар кайтсын авылга”, “Әйтмә син авыр сүз”,  “Күрше хакы – тәңре хакы” буенча мине бөтен кеше таный. Кешеләр соңгы вакытта җырларың ишетелми диләр. “Туган тел”не, “Мәйдан”ны карагыз димен. Минем язмаган вактым юк. Мин бәхетле кеше.

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: