Барлык яңалыклар
Шәхес
14 август 2022, 12:15

Мирфатыйх ЗӘКИЕВ. Төрки этнонимнар һәм Чулман буе татарларының килеп чыгышы

Кем ул татар? "Татар" сүзе ничек килеп чыккан? Татарларның тәүге ватаны Монголстанмы? Татарлар Идел-Уралга XIII йөздә генә килгәнме? Күренекле галим, бүген 94 яшен билгеләүче Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның бу сорауларга үз җавабы бар. 

Мирфатыйх ЗӘКИЕВ. Төрки этнонимнар һәм Чулман буе татарларының килеп чыгышы
Мирфатыйх ЗӘКИЕВ. Төрки этнонимнар һәм Чулман буе татарларының килеп чыгышы
Этнонимнар, кабилә һәм халыкларның атамасы буларак, шул исемдә йөргән этносларның этногенезын (килеп чыгышын) ачыклау юлында бик ышанычлы чыгынак хезмәтен үтиләр. Бу мәкаләдә кайбер төрки этнонимнарның төзелешләрен һәм мәгънәләрен ачыклау нигезендә Чулман буе болгар-татарларының этногенезы проблемалары тикшерелә. Моның өчен иң элек татар һәм болгар этнонимнарының кайсы этносларны белдерүен ачыкларга кирәк.
1. "Татар" сүзенең хәзерге һәм тарихи мәгънәләре.
Хәзерге көндә Җир шарында өч төрле татар бар: кырым татары, добруджа татары һәм болгар-татар. Шуңа күрә халыкара күләмдә безнең халык телгә алынса, аны татар дип кенә атап булмый, башка татарлардан аеру өчен, XIX йөздән башлап, аны бик күп галимнәр болгар-татар дип атаганнар, чөнки татар исемен кабул иткәнче, бу халык болгар дигән гомуми исемне йөрткән. Болгарларның борынгы төркиләргә барып тоташканын истә тотып, хәзерге Идел-Уралдагы, Көнбатыш Себердәге татарларны төрки-татар дип атау да очрый. Ләкин бу атама
хәзерге өч төрле татарны да үз эченә ала. Тарихи яктан караганда, "татар" сүзенең мәгънәләре тагын да күбрәк. Кытайлар б. э. к. үк үзләренең төньяк күршеләрен "татар" дигән гомуми исем белән атаганнар. Бөек Кытай стенасын да татарлардан саклану өчен кора башлаганнар. Димәк, б. э. к. үк "татар" дигән кабиләләр булганнар, шул чорда ук "татар" этнонимы бик мәшһүр исем саналган.
"Татар" дип VII–VIII йөзләрдә Үзәк Азиядә яшәгән кабиләләрне атаганнар: тугыз татар, утыз татар. Алар Орхон-Енисей язмалары теленә якын телдә сөйләшкәннәр. Болардан хәзер татар исемен йөртә торган бер генә халык та формалашмаган. Соңрак VIII–Х гасырларда татарлар Кимәк дәүләте халкы буларак искә алынганнар. Иртыш тирәләрендә яшәгән бу татарларның да Идел буена килүләре, болгарны татар итеп формалаштырулары берни белән исбатланмаган. Иң әһәмиятлесе: Иртыш буендагы төрки тел үзенчәлекләре Идел буенда күзәтелми.
XII йөз ахырларында татар дигән кабиләләр Монголстанда күпләп яшәгәннәр. Борынгы тарихчыларга караганда, бу татарлар бик нык көчәйгәннәр, хакимлек тә алар кулында булган дип уйларга кирәк, чөнки ул чорда башка кабиләләр дә әкренләп "татар" исемен йөртүгә күчкәннәр. Монголстанда һәм аның тирәсендә XII йөзләрдә бик нык үсеш алган бу татарларның VII–VIII гасырларда Орхон-Енисей язуларында телгә алынган һәм VIII–Х йөзләрдә Иртыш буйларында яшәгән татарлар белән этник, генетик бәйләнешләре һичшиксез булгандыр.
XIII йөзнең башында Чыңгыз хан үзенең җиңүле яуларын Монголстандагы татарларны кырудан башлаган, чөнки алар Чыңгыз ханның әтисен үтергән булганнар. Шулай итеп, биредәге татарларның абруе төшкән, саны бик нык кимегән. Тарихчыларның язуына караганда, Чыңгыз хан үзе һәм аның тарафдарлары татар сүзен шундагы татарларга карата да, һәм монголларга буйсынган башка кабиләләрне мыскыллап атау өчен дә кулланганнар.
Яулап алынган җирләрдән җыйган сугышчыларны да Чыңгыз хан һәм аның иярченнәре татар дип атый торган булганнар. Шуңа күрә Чыңгыз хан гаскәрләре, басып алучылар буларак, буйсындырылган халыкларда һәм читтән күзәтүче халыкларда "татар" исеме белән мәгълүм булганнар. Җиңелгән илләрдә дәүләт башына чыңгызлылар менгән һәм ул дәүләтләрне, илләрне башка халыклар "татар дәүләте", "татар иле" дип атап йөрткәннәр.
2. Кайсы дәүләтләрне һәм халыкларны "татар" дип атаганнар? 
Чыңгыз хан, 1206 елда Олуг хан буларак сайланганнан соң, бик күп илләрне басып алу эшенә керешкән. Аның агрессиясе уллары һәм оныклары тарафыннан XIII гасыр буе дәвам иткән. Нәтиҗәдә, дүрт империя төзелгән: Урта Азиядә, Әфганстан җирләрендә – Чагатай империясе, Кытай һәм аннан да көнчыгыш илләрендә – Хубилай империясе, Венгриядән алып Иртыш-Енисей тирәләренә кадәр җирләрдә – Җучи империясе һәм Кече Азиядә, Якын Көнчыгышта Хулагу (Илханнар) империясе оешкан. Көнбатыш Европа халыклары өчен бу империяләр барысы да – татар дәүләтләре, ә халыклары барысы да татарлар буларак кабул ителгәннәр. Дөрес, Көнбатыш Европада "татар" сүзе ‘тәмуг кешеләре’ мәгънәсендә кулланыла торган "тартар" сүзе белән алмаштырылган.
XVI йөздә Көнбатыш Европада карталар ясала, латинча хезмәтләр бастырыла башлаган. Аларда чыңгызлылар тарафыннан төзелгән дүрт империя дә Тартария дип күрсәтелгән, бу җирләрдә яшәүче төп халыклар – чиннар (кытайлар), кореялеләр, төркиләр, фарсылар, гарәпләр, руслар һ. б. – барысы да тартар исеме белән аталганнар. Ләкин бу тартар исеме бер халыкка да үзатама буларак йокмаган. Көнбатыш Европадан үрнәк алып, руслар да ХVI–ХVII йөзләрдә үзләреннән көнчыгышта яшәгән барлык халыкларны "татар" дип йөрткәннәр. ХVIII–ХIХ гасырларда алар бу этнонимның мәгънәсен бераз тарайтканнар: бары Җучи империясен (Алтын Урданы) татар дәүләте һәм аның халкын – Кырым, Кавказ, Идел-Урал, Көнбатыш Себер, өлешчә Урта Азия һәм Казахстан төркиләрен "татар" дип әйтергә гадәтләнгәннәр. XX йөзгә чыкканда, бу исемне элекке болгарлар, Казан ханлыгының һәм Кырым ханлыгының төп халкы
үзатама итәрәк кабул иткән. Азәрбайҗаннар, карачай-балкарлар, комыклар, башкортлар, нугайлар, себер төркиләре "татар" дигән чит атамадан баш тартканнар, үзләренең элекке
төп этнонимнарын законлаштырганнар. Кырым һәм Казан ханлыкларының төп халкы лидерлары "татар" исемен үз иткәннәр, чөнки аларның үзләрен заманында бик көчле саналган Алтын Урда дәүләтенең төп варислары итеп күрсәтәселәре килгән. Менә шул теләк аларда үзләрен Монголстаннан килгән көчле яулап алучылар нәселе итеп күрсәтү омтылышы тудырган. Ләкин тарих фәне бик яхшы белә, Көнбатыш Себердә дә, Идел-Уралда да, Кавказда да, Кырымда да Монголстаннан күчеп утыручылар юк дәрәҗәсендә аз, яулап алулар чорында калганнары
да җирле төркиләр арасында бик тиз ассимиляцияләнеп беткәннәр.
3. Болгар-татар һәм болгар-чуваш концепцияләре турында.
Хәзер татар исемен йөртүчеләр антропологик яктан да, тел ягыннан да монгол-татарлардан бернинди үзенчәлек тә алмаганнар, алар килмешәк тә түгел, яулап алучылар да түгел, алар – бик борынгыдан үз илләрендә, үз җирләрендә яшәгән җирле халыклар. Бу чынбарлыкны безнең тарихны махсус өйрәнгән галимнәрнең һәр буыны яңадан-яңа фактлар табып исбатлап
килгән.
Ләкин XIX йөзнең 2 нче яртысында Идел буе халыкларын христианлыкка күчерү эше белән мәшгуль булган миссионерлар беренче булып, татар этнонимының бик күп төрле мәгънәләрдә кулланылуын исәпкә алмастан, хәзерге Идел буе татарларын татар-монголлардан килгән халык, дип яза башлаганнар. Хөсәен Фәезханов болгар кабер ташлары язмаларында "чуваш" сүзләре бар икәнен ачкач, Н.И. Ильминский, Идел буе болгарлары чувашча сөйләшкәннәр, димәк, алар чуваш булганнар, ә татарлар болгарга мөнәсәбәтсез, алар – бары XIII йөз башында Идел буена килеп утырган татар-монгол басып алучылары гына, дип аңлатырга тырышкан. Н.И. Ашмарин, бу фикерне үстереп, XX йөз башында татарлар чувашлардан болгарлыкны сорамыйча үзләштергәннәр, дигән фикер үткәргән.
Миссионерларның болгарны – чуваш, ә татарны – яулап алучы татар-монгол дип раслаулары рус, көнбатыш, фин, башкорт һәм чуваш тюркологлары тарафыннан кабул ителгән, һәм дөнья тюркологиясендә дә бу караш өстенлек алып тора.
Бары татарның үз тюркологлары гына, мәсьәләне һәрьяклап фәнни өйрәнеп, бик күп төрле чыганаклардан уртак бер фикер чыгарып, болгарлар чувашларның бабалары түгел, ә татарларның борынгы бабалары булган; хәзерге татарның этник нигезендә "болгар" дигән гомуми исемне йөрткән күптөрле җирле кабиләләр ята, аның составында татар-монгол яуларыннан калган яисә аңа чаклы бирегә килгән татарлар юк дәрәҗәсендә аз, дип исбатлаганнар. Бу карашны Ш. Мәрҗани, Г. Ә хмәров, Р. Ф әхретдинов, Һ. Атласи, Г. Гобәйдуллин, М. Худяков, Н. В оробьев, Т. Трофимова, А. Смирнов, Н. Калинин, X. Гыймади, Л. Җәләй, А. Халиков, М. Зәкиев, Ә. Мөхәммәдиев, Г. Дәүләтшин, Н. Дәүләт, И. Т аһиров, Р. Нәфыйгов, Ф. Урманчеев һ. б. үз дәлилләре белән бердәнбер дөрес концепция дип таптылар.
Менә шул дәлилләргә, концепцияләргә таянып, Тел, әдәбият һәм тарих институтында Болгарда ислам дине рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде, бездәге ислам
дине әһелләре дә аны олы бәйрәм итеп үткәрделәр. Ләкин бу караш дөнья тюркологиясенә барып җитеп, анда урнашып китмәде. Чуваш тюркологлары дөнья тюркологиясенең болгар-чуваш концепциясенә таянып, Болгар дәүләте ул – чуваш дәүләте, болгарларның исламны кабул итүе – ул чувашларның исламны кабул итүе, дигән карашны алга сөрделәр. Нәтиҗәдә, 1995 елда Чуваш Республикасында рәсми рәвештә Чуваш дәүләтчелегенең 1100 еллыгын билгеләп үттеләр. Моңа кушылып, дөнья тюркологиясе тагын бер мәртәбә болгар-чуваш концепциясен ныгытып куйды. Бу тюркология бер үк вакытта, хәзерге татар җирләрендә элек чуваш телле болгарлар яшәгән, аларны яулап алучы татарлар татарчага өйрәткәннәр, татарча өйрәнгән
болгарлар гына килмешәк татарларга кушылып киткәннәр, татарча өйрәнмәгән болгарлар, үз телләрен саклап, соңрак чуваш исемен алып, чуваш булып оешканнар, дигән карашны
пропагандалады.
Дөнья тюркологиясенең бу карашы фәнни караш түгел, ул бары болгар кабер ташларындагы "чуваш" сүзләренә генә нигезләнгән иде, башка дәлилләрне дә алып, алардан уртак бер фикер чыгару турында, ягъни фәнни караш әзерләү турында бу тюркология бөтенләй уйламады, чөнки аны, бер генә фактка нигезләнеп, башлангыч курс студенты дәрәҗәсендә уй йөртү канәгатьләндерә иде.
4. Болгар-чуваш концепциясе дөресме?
Болгар-чуваш концепциясенең дөреслектән ерак торуы, барлык фәнни дәлилләрне исәпкә алып, түбәндәгечә исбатлана. Беренчедән, әгәр болгарлар чувашча сөйләшкән булсалар, чувашларның элгәрләре булсалар, болгарның барлык этнологик, политологик һәм мифологик үзенчәлекләре чувашта сакланган булыр иде, ягъни болгарның яшәү рәвеше, дәүләтчелеге, болгар турындагы риваятьләре чувашта табылыр иде. Ләкин бу үзенчәлекләр чувашта түгел, ә татарда сакланган, димәк, болгар халкы үзенең өзлексез үсеш процессында татар атамасын кабул иткән.
Икенчедән, болгар башта чувашча сөйләшеп, аның татарга әйләнгән өлешен татар-монголлардан калган татарлар татарча өйрәткән булсалар, Идел буендагы татар шул юл белән оешкан булса, татарлар тува һәм хакас телләренә якын телдә сөйләшер иде, чөнки Үзәк Азиядәге татар-монголларның төрки теле шул телләргә якын булган.
Тел гыйлеменнән аз-маз гына хәбәрдар булган кеше өчен бик ачык бер аксиома бар: үзенчәлекле тел, ягъни диалектлар һәм сөйләшләр әкренләп билгеле бер территориягә беркетеләләр, чөнки игенчелек һәм мал асраучылык белән шөгыльләнүчеләр өчен күчеп йөрү файдалы түгел, ул күчеп йөрү – күчмәлек теориясен галимнәр генә күп халыкларның иҗтимагый абруен төшерү өчен уйлап чыгарганнар. Җитештерү белән шөгыльләнү чорында теләсә нинди кабилә өчен күчеп йөрмәү, үзенең хуҗалыгын үзе күнеккән табигый шартларга җайлаштыру хас, әгәр күчсә, аңа яшәү рәвешен башка шартларга җайлаштырырга, үзгәртергә туры килә, димәк, теләсә кемгә күчеп йөрмәү хәерлерәк. Шуңа күрә бик борынгыдан ук телләрнең, диалектларның, сөйләшләрнең үз урыннары, территорияләре булган. Шул яктан караганда, Идел-Урал төбәгендәге төрки тел (элек ул болгар теле дигән гомуми исемне йөрткән) башка, мәсәлән, Урта Азия, Үзәк Азия, Кече Азия төбәкләрендәге төрки телләрдән аерылып торган. Идел-Уралдагы төрки тел (соңрак татар, башкорт һәм чувашка аерылган) башка төбәк телләреннән фин-угыр телләре тәэсирендә туган үзенчәлекләре белән аерылып торган, анда монгол-татарлар белән килгән Үзәк Азия үзенчәлеге бөтенләй сиземләнми. 
Димәк, бу яктан караганда да татар-монголлар алып килгән тел Идел-Урал регионына күчмәгән, димәк, болгар теле чувашча булган да, болгарларга татар телен татар-монголлар өйрәткән дип әйтү – ул фәнни уйлый белмәү чире, фәнни нәтиҗәне бер генә чыганакка таянып хәл итәргә көчәнү бәласе.
Өченчедән, әгәр хәзерге татар халкы нигездә татар-монголлар белән килгән булса, җирле болгар өлешенә үз телен өйрәткән булса, мондагы җирле халык (болгар) азчылыкны тәшкил итәргә, килгән татарлар күпчелекне алып торырга тиешләр. Бу караш дөрес булса, хәзерге татар халкы антропологик яктан монголоид йөзле булырга тиеш иде. Ләкин антропология фәне, бигрәк тә аның баш сөякләрен тикшерә торган краниология дигән бүлеге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәзерге татарлар да, элекке чордагылары да монголоид түгелләр, ә бик борынгы җирле халыкларга хас йөзлеләр. Димәк, татар халкы бу яктан да килмешәк түгел, ә җирле.
5. Болгарларны татар-монгол килеп татарчага өйрәткәнме?
Безнең Идел-Урал төркиләре, аерым алганда – татарлар һәм башкортлар җирлеме, әллә килмешәкме дигән сорауга кайбер кешеләр шәҗәрәләр аркылы җавап бирергә тырышканнар.
Мәгълүм булганча, иске гарәпләрдә һәм ислам динен кабул иткән борынгы төркиләрдә нәсел гыйлеме бик нык үскән булган, бик күп татар һәм башкорт гаиләләре үз шәҗәрәләрен
төзегәннәр. Аларны җентекләп тикшереп, Риза Фәхретдин шундый нәтиҗәгә килгән: ул шәҗәрәләрнең бер төрендә нәсел башы – Чыңгыз ханга, икенчеләрендә Болгар ханының Мәдинәдән килгән сәхабәсенә (Мөхәммәт пәйгамбәрне күргән кешегә) кияүгә чыккан Туйбикәгә килеп ялгана (Вакыт. 1907. 1 сентябрь). Туйбикәнең дә чыңгызлылар нәселеннән булуын исәпкә алсак, бу шәҗәрәләрдән татар-башкортларның монгол-татарлардан килеп чыгуы аңлашыла. Башка чыганакларны белмәгән кешеләр, менә шул шәҗәрәләрне генә укып, чыннан да, татар-башкортлар монгол яулары белән килгән, дип уйлаганнар. Р. Фәхретдин, фән кешесе буларак, башка чыганакларны да өйрәнеп, бу шәҗәрәләрдә нәсел башының чыңгызлыларга тоташуын дөньяга дастани караудан гына килә, дип аңлаткан, ягъни һәр гаилә башлыгы үзен бөек нәселдән дип күрсәтергә тырышкан, шуңа күрә әкияти булса да, нәсел башын чыңгызлыларга илтеп терәгән дигән фикергә килгән. Татар-башкортның чыңгызлылардан килмәвен Р. Фәхретдин бик күп башка дәлилләр белән исбатлаган.
Болгарның чуваш булу-булмавы, татарның татар-монголдан оешуы-оешмавы турында шундый бәхәсләр чоры үткән булса да, безнең көннәрдә дә болгар-чуваш концепциясен дөрес дип, татарны татар-монголдан килә, дип ышандырырга тырышу омтылышлары миссионерлардан да «яхшырак» итеп куелгалады. Шундый искергән, күгәргән караш, кызганычка каршы, күптән түгел генә чыккан «Очерки истории Высокогорского района РТ » (Казань: Мастер Лайн, 1999. 368 с.) дигән китапка да килеп кергән. Анда «Алтын Урда дәверендә бу якларга татарларның күчеп килә башлаулары сәбәпле, Биектау төбәгендәге болгарлар татарлар белән кушылып бетүгә йөз тоталар» диелгән (85 б.). Ә болгар теле татар теленнән нык аерылган, ул чуваш теле кебек булган, дип аңлата автор. Күренә ки, татарның этник тарихын аңлатуга Н.И. Ильминский һәм Н.И. Ашмарин карашлары кайтып утырган. Димәк, болгарлар, татарлар килеп, аларны
татарга әйләндергәнче, чуваш булганнар дигән караш белән килешергә тиеш булабыз; димәк, 1995 елда чувашларда Болгар дәүләтенең 1100 еллыгын чуваш дәүләтчелеге бәйрәме
дип санауны да танырга тиеш булабыз.
Безнең тарихта тагын шундый уйдырма караш яши. Имеш Казан шәһәре моннан 1000 ел элек болгарлар тарафыннан салынган икән, аны да чувашлар татарлар килгәнче үк төзеп, анда 300 елдан артык яшәп алганнар, татар-монголлар килеп, ул чувашча сөйләшә торган болгарларны татарчага өйрәтмәгән булсалар, Казан әле дә чувашча сөйли торган болгар (чуваш) шәһәре булып калыр иде әле. Менә бит, мәсьәләгә фәнни караш җитешмәү аркасында, без үзебезнең тарихка нинди зыян салабыз. Җитмәсә, татар-монгол яуларының бик күп илләрне җимерүгә нигезләнгән тискәре якларын да үз өстебезгә алабыз, бу да – безнең тарих һәм бүгенге көн өчен гаять зыянлы бер гамәл. Гомумиләштереп әйткәндә, тарихны бозу һәрчак халык үсешенә зыян сала.
6. Хәзерге болгар-татарның этник тамырлары турында.
Татар халкының этник тарихы ничегрәк булган соң? Болгарлар кемнәр булганнар, болгарга кадәр Идел-Уралда, Көнбатыш Себердә татарны формалаштыруда катнашкан төрки кабиләләр яшәгәнме? Бу сорауга хәзер без уңай җавап бирергә тиешбез. Чөнки, борынгы чорны ныклап өйрәнгән саен, безнең күзебез ныграк ачыла бара. Хәзерге тарихи әдәбиятта Идел-Уралның төркиләшүе турында нигездә өч төрле караш урнашкан:
1) бирегә беренче төркиләр XIII йөздә татар-монгол исеме белән килгәннәр;
2) VII йөздә болгар исеме белән Азов диңгезе буйларыннан килгәннәр;
3) IV йөздә, янәсе бөек күчеш вакытында, һуннар буларак килгәннәр. Болар «килгәнче», бу җирләрдә
скифлар яшәгәннәр, ә алар иран (фарсы) телле булганнар имеш.
Ләкин хәзер инде безнең тикшеренүләр нигезендә ачыкланды: скифлар иран телендә түгел, ә төрки телдә сөйләшкәннәр. Бу турыда Төркиядә Зәки Вәлиди дә язган икән, һәм ул аны бик күптән исбатлаган, ләкин без аны илдәге үзгәртеп корулардан соң гына белә алдык.
Әзһәр Мөхәммәдиев Идел-Урал регионының б. э. к. үк Урта Азия белән тыгыз мөнәсәбәттә булуын ачты: Идел-Чулман буйларында һәм Хорезмда табылган көмеш савытларда бер үк төрки телдәге язмалар булуын исбатлады. Димәк, төркиләр б. э. к. үк Урта Азиядә дә, Идел-Урал тирәләрендә дә яшәгәннәр, аларның төрки телләре дә охшаш булган. Аннан соң археологларның соңгы тикшеренүләре дә б. э. к. өч мең ел элек чокырга күмү (ямная) культурасы Идел-Урал регионыннан Урта Азиягә, Казахстанга, Алтай тирәләренә һәм Төркмәнстанның көньягына кадәр үтеп керүен күрсәтте. Шул уңай белән безгә Идел-Урал регионындагы борынгы кабиләләрне Урта Азиядәгеләре белән чагыштырып өйрәнергә туры килде. Нәтиҗәдә, без Идел-Урал, Кавказ,
Кара диңгезнең төньягы регионнарының б. э. к. үк Урта Азия регионы белән этник бәйләнешләрен күрдек.
Урта Азия регионы һинд-европа галимнәре тарафыннан бик җентекләп өйрәнелгән, анда б. э. к. чорларда ук нинди дәүләтләр төзелүен, үсүен, чәчәк атуын, таркалуын галимнәр шактый төгәл билгеләгәннәр. Урта Азия һәм Идел-Урал арасында тыгыз этник мөнәсәбәтләр булгач, Урта Азиядәге борынгы дәүләтләрнең тәэсире Идел-Уралга да, һичшиксез, барып җиткән; димәк, «Идел-Уралда б. э. к. һәм аннан соң нинди дәүләтләр булган?» дигән сорауга да Урта Азия дәүләтләре җавап табарга ярдәм итә.
Хәзер әнә шул этник мөнәсәбәтләргә тукталыйк. Башта ук шуны әйтергә кирәк. Урта Азия, Идел-Урал кебек үк, б. э. к. һәм б. э. VII йөзләренә кадәр иран телле кабиләләр иле дип тикшерелә, янәсе бу җирләр бары б. э. VII йөзләрендә генә төркиләшә башлаган, чөнки күчмә һуннар-төркиләр бу җирләргә шул чорда гына күпләп килгәннәр һәм нәкъ
әкияттәге кебек, Урта Азиядә һәм Идел-Уралда яшәгән бик көчле һәм иң культуралы дип танылган иран телле кабиләләрне төркиләштереп тә куйганнар. Моңа ышанырга, билгеле, бернинди нигез юк, чөнки кыргый күчмә кабиләләрнең читтән килеп кереп, культуралырак саналган иран теллеләрне ассимиляцияләп куюлары мөмкин түгел, чынында Идел-Уралда да, Урта Азиядә дә башта ук төрки телле кабиләләр яшәгәннәр, андагы хорезмлылар да, сакалар да, согды(сакады)лар да, парды(парфы)лар да, кушан(касан)нар да, тохарлар да, усуннар да, авар(аорос)лар да, аланнар да, аслар да вакыт-вакыт иран телле дәүләтләр эчендә калгаласалар да, башта ук төрки булганнар, һәм аларның этнонимнары да чиста төркичә аңлатылалар.
Хорезм дигән ил б. э. к. VII йөздә дөньякүләм дан алуга ирешкән, ил исеме бик борынгыда Хварасм дип йөртелгән, ул һу-ар-ас-ым дигән төрки тамырлардан һәм кушымчадан
тора: һу – су, ар – кеше, ас – бик борынгы төрки кабилә атамасы, -ым – тартым кушымчасы. Болар Идел-Уралдагы суар һәм ас исемле кабиләләр белән этник бәйләнештә
торганнар. Димәк, Идел-Уралдагы суарларның һәм асларның да б. э. к. VII йөзләрдә үк Идел-Уралда яшәгән булулары бик мөмкин. Соңрак Хорезм һәм Болгар дәүләте арасындагы
тыгыз мөнәсәбәт тә юкка гына түгелдер дип уйларга кирәк.
Б. э. к. сака-скифларның Урта Азиядә дә, Идел-Уралда да яшәгәнлеге һәр тарихчыга мәгълүм. Урта Азиядә Парфян дәүләтчелеге б. э. к. III гасырдан алып б. э. III гасырына кадәр
үсеш чорын кичерә. Парф – бу русча әйтелештә, чынында ул парды сүзеннән тора, пар – ‘бар, байлык’, -ды кушымчасы – -лы төрки кушымчасының борынгы формасы.
Парды – ‘парлы (байлыкка ия кабилә)’ Чулман буенда хәзер дә сакланган, алар – Пермь өлкәсендәге барды исемен йөрткән татарлар. 
Кушан ~ кусан, яки касан кабиләләре төзегән дәүләт Урта Азиядә б. э. I–III гасырларында чәчәк аткан. Кушан ~ Кусан ~ Касан – язылышы буенча да төрки сүз, куу – ‘аксыл йөзле’, сан – ул сөн (һун) этнонимы, димәк, кусан (касан) – ул ‘ак сөннәр’ дигән сүздән ясалган булып чыга. Чулманның сул ягында. Идел буенда да Кушанның эзе кошан, касан, Казан топонимнарында һәм гидронимнарында сакланган. Бу дәүләтнең Идел-Урал буйларын да шул чорда ук үз эченә алган булуы бик мөмкин. Урта Азиядәге Кушанда әйдәп баручы кабиләләр тохарлар һәм усуннәр булалар. Кушан империясе таркалгач та әле V–VI йөзләргә кадәр тохарлар үз йөзләрен саклыйлар. Тохар этнонимы тогар белән тиңләшә һәм ‘тау кешеләре’ дигән сүз була, б. э. к. үк яһүд-ләр төркиләрне  тогарма-догарма дип атаганнар, хәзер дә шулай. Бу атамада соңгы -ма яһүдчә күплек аффиксы санала: тогарма ‘тагарлар’ дигән сүз була. Үсуннең (усуньның)
төрки булуын тюркологиядә күпләр исбатлаганнар. Ул ас-сүн дигән ике этнонимның кушылмасыннан тора: ас+сун > ус-сун > усунь. Идел-Уралда да V–VI йөзләрдә сөннәр хакимлек иткән булырга мөмкин. Имәнкискә (срубная) археологик культурасы шул ас һәм сөннәргә карый булса кирәк.
VII–VIII йөзләрдә Идел-Уралда биар дигән төрки кабиләләр дәүләт башына күтәрелгәннәр, һәм алар Биар-ым (Биарм) дәүләтен төзегәннәр, IX йөздә ул болгарлар кулына
күчкән һәм Болгар дәүләте дип атала башлаган. XIX йөздә болгар атамасы татар этнонимы белән алмашынган. 
Нәтиҗә: хәзерге татар – татар-монгол түгел, аны Идел-Уралга XIII йөздә генә килгән дип әйтү мөмкин түгел, аның Идел-Уралдагы этник тамырлары б. э. к. берничә мең ел шушында ныгыган.
7. Чулман буе татарларының этник тамырлары.
Хәзер Чулман елгасы тирәләренә урнашкан, аерым алганда Кукмара төбәге татарларының формалашу тарихына якын килик: монда нинди үзенчәлекләр бар? Мондагы татарлар да тел ягыннан, антропологик яктан татар-монголлар белән килгән килмешәк татарлар түгел, бәлки бик борынгыдан Идел-Чулман тирәләрендә яшәгән күптөрле төрки кабиләләр үсешеннән оешкан халык саналалар.
Моны ничек исбатлап була соң? Чулманның уң ягы төркиләрен марилар бик борынгы чордан бирле суас диләр, марилар арасындагы татарлар да мариларга үзләрен суас дип таныштыралар. Димәк, алар б. э. к. Урта Азиягә, Көнчыгыш Европага таралган аслардан киләләр. Бу аслар б. э. к. 1000 ел элек Фирганә тигезлегендә – Ош шәһәрен, хәзерге Пермь өлкәсендә Оса торак пунктын салганнар. Иделдә Ашил (Ашлы яки Ослы) шәһәрен корганнар. Кукмара тирәсендәге аслар, су аслары буларак, башкалардан аерылып торганнар. Чулман елгасының сул ягында, бу суасларга каршы як буларак, суарлар – ‘су кешеләре’ яшәгән дип уйларга кирәк. Болары да суга мөнәсәбәттә башка кабиләләрдән аерылып торганнар.
Суасларны чувашлар белән бутамау өчен, тагын бер атаманы искә төшерергә кирәк: марилар  татарны суас дип атасалар, чувашларны суасламари дип йөртәләр. Бу атама бер үк вакытта чувашның оешу юлын да әйтеп бирә. Электән веда дип аталган кабиләләр, суасларның бер төркеме белән аралашканнар һәм моны күреп торган марилар бу кушылманы суасламари дип атыйлар, ул – ‘суас тибындагы марилар (кешеләр)’ дигән сүз. Чувашларның элекке веда дигән исемнәре дә фин-угырча ‘су’ дигән мәгънәне белдерә, шуңа күрә ведалар бу суасларны үз иткәннәр һәм аларның бер төркеме белән аралашып яңа бер халык барлыкка китергәннәр, шуннан соң алар, веда исемен ташлап, суас исемен алганнар, ул сүз соңрак чуваш әйтелешендә чуваш булып ишетелә башлаган. Ә суасларның ведалар белән кушылмаган өлеше башта болгар составында, аннан соң татар составында урын алган. 
Чулман буенда бик борынгыдан ук барды (парды яки барлы) исемдәге төрки кабиләләр дә яшәгәннәр. Аларның хәзергә чаклы сакланганнары хәзер дә әле барды атамасын йөртә. Бардылар, башка кабиләләр кебек үк, бик киң территориягә таралганнар. Урта Азиядә аларны парды дип атаганнар, һәм алар б. э. к. III йөздән б. э. III гасырына кадәр булган вакытта бик зур дәүләт төзи алганнар, фарсылар кул астында да яшәгәннәр, шумерларны, вавилоннарны, фарсыларны, гарәпләрне үзләренә буйсындырган заманнары да булган. Парды дәүләтен русча «Парфянское царство» дип атыйлар һәм аларны, бер дә нигезсез, иран телле булган, диләр. Ләкин моның дөрес түгеллеген этноним этимологиясе дә әйтеп тора. Парды (барды) сүзе төркичә бар – ‘байлыгы бар’ сүзенә -ды/-лы кушымчасы кушылып ясалган.
Чулманның уң ягында бик борынгыдан ук ак сөннәр дә яшәгәннәр. Аларны иске төркичә ку сөн дип – ‘аксыл сөн’ дип атаганнар. Ку сөн кушылмасы ассимиляция нәтиҗәсендә кусун формасын алган, тора-бара ул тагын кушан, кошан, касан, казан формаларында кулланылган. Касан ~ кошан этнонимнары гидроним да, торак пунктлары исемнәре дә булып киткәннәр. Казан шәһәренең исеме дә ул шәһәрне салган казан кабиләләренең этнонимы белән бәйләнгән.
Бу региондагы татарның этник тамырларында бай-эр (би-әр) дигән кабиләләрнең дә эзе сакланган. Байлар ~ биләр кабиләләреннән Биләр шәһәрлеге калган. Ә Кукмара тирәләрендә бай-эр (биәр) кабиләләре күбрәк урын алган булса кирәк. Мондагы татарларны удмуртлар хәзер дә әле бигер дип атыйлар. Бигер сүзе дә бай ~ бәк ~ бик һәм эр өлешләреннән тора. Биәрләр Идел-Чулманда VII йөзләр тирәсендә үк дәүләт төзегәннәр, ул Көнбатышта, Скандинавия илләрендә Биармланд исеме белән мәгълүм булган. Монда Биарм – ил исеме, ә ланд – герман телләрендә ‘ил’ дигән сүз. Биарм – илем, авылым дигәндәге кебек беренче зат тартым формасын алган, аның нигезе – биар. Ул – кабилә исеме. Ләкин IX йөздә биарлардан дәүләтне болгарлар үз кулларына алганнар. Биарның Болгар дәүләтенә кермәгән, руслар буйсындырган җирләре традиция буенча Биарм дип аталуында дәвам иткән, ул җирләрдә руслар кулындагы Биарм, рус әйтелешендә Пермь өлкәсе һәм шәһәре барлыкка килгән.
Чулман буенда яшәгән төрки кабиләләрнең Урта Азиядә, Кавказда һ. б. территорияләрдә дә очраулары, һәм аларның Урта Азиядә б. э. к. һәм б. э. соң үз дәүләтләрен төзи алулары Идел-Урал өлкәләре өчен дә эзсез үтмәгәндер. Урта Азиядә Һуарасм (Хәрәзем) кебек көчле ил яшәгәндә, Идел-Уралдагы суарларның һәм асларның шулай ук сәяси үсешкә омтылулары бик мөмкин. Парды-Барды кабиләләренең бер үк булуы да Урта Азия белән Идел-Уралның этник һәм сәяси багланышлары булмый калмагандыр дигән фикергә китерә. Кушан-Казан кабиләләренең дәүләт төзүләре дә бары Урта Азия белән генә чикләнмәгәндер. Мондый дәүләтнең Чулман буйлап урын алуын «Җәгъфәр тарихы» китабы авторы да картада ясап күрсәткән. Кавказда шулай ук төрки телле ас, ар, алан, казан, пи (би), су ар (сабир), хазар (кас-эр) кабиләләре булуы билгеле.
Менә шул бик киң территориягә таралган төрки кабиләләр: ас, әр (ир), сөн, би (бай), суар, суас, кусөн-казан, барды, биар һ. б. – Кукмара төбәге болгар-татарларын формалаштыруда бик борынгыдан ук шактый нык урын тотканнар. Бу процесста ислам динен кабул итеп болгар-татарлашып киткән марилар һәм удмуртлар да билгеле дәрәҗәдә роль уйнаганнар. Борынгыдан бу якларда яшәгән төрки (хәтта төрки булмаган, ләкин төркиләшкән) кабиләләр Биарм дәүләте чорында биар дип аталсалар, Болгар дәүләте эчендә калгач, болгар дигән гомуми исемне алганнар. XIX гасыр ахырында, бигрәк тә XX йөздә аларга руслар әйтелешеннән татар этнонимы кереп киткән, һәм ул болгар атамасын кысрыклап чыгара башлаган.
 
(Фән һәм тел. 2003. № 2. Б. 59–66.) 
 
***
Мирфатыйх Зәки улы 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы районында, Зәйпе авылында туган. Хезмәт эшчәнлегенең тәүге чоры сугыш елларына туры килә. Колхозда көтү дә көтә, ат та карый, тимерче булып та эшли. 1946 нчы елда Казан дәүләт университетына укырга кереп, аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, 1954нче елда – кандидатлык диссертациясе, 1963нче елда докторлык диссертациясе яклый. 1964нче елда профессор дәрәҗәсе бирелә.
Яшь галимнең 1958нче елда студентлар өчен язган татар теле синтаксисы дәреслеге бик тә бәхетле язмышка ия булып, унбиш мәртәбә яңадан бастырыла. Судентлар бүген дә синтаксис курсын М. Зәкиев китапларыннан өйрәнәләр.
Талантлы галим һәм булдыклы җитәкче 1967нче елда Казан педагогия институты ректоры вазыйфасына тәгаенләнә. Бу дәвердә ул берничә тапкыр Казан шәһәр советы депутаты булып сайлана, ә 1980-1990нчы елларда ТАССР Югары Совет рәисе була.
1986-2000нче елларда Мирфатыйх Зәки улы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Тарих институты (1996нчы елдан – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) директоры. Биредә рус телендә әзерләнгән академик “Татар грамматикасы” (1992-1995) өч томлыгының баш мөхәррире була.
Галимнең фәнни хезмәтләре татар теле белән генә чикләнми. Ул – төрки халыкларның этник тарихы буенча берничә китап авторы. 2017нче елда Казанда “Мәгариф” нәшриятында 7 томлык “Сайланма хезмәтләр”е дөнья күрде. Анда аның матбугатта, фәнни җыентыкларда басылган һәм төрки халыкларның этнологиясе, татар телен саклау, үстерү, укыту, татар теле укытучыларын әзерләү проблемаларына багышланган мәкаләләре тупланган.
М. Зәкиев яшь галимнәрне тәрбияләү өчен дә күп көч салды. Җитмештән артык фән кандидатының фәнни җитәкчесе булды, шуларның егермесе – фән докторы, профессор. Туксанга якын дәреслек һәм уку пособиеләре авторы.
 
Мирфатыйх ЗӘКИЕВ. Төрки этнонимнар һәм Чулман буе татарларының килеп чыгышы
Мирфатыйх ЗӘКИЕВ. Төрки этнонимнар һәм Чулман буе татарларының килеп чыгышы
Мирфатыйх ЗӘКИЕВ. Төрки этнонимнар һәм Чулман буе татарларының килеп чыгышы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: