Барлык яңалыклар
Шәхес
1 август 2022, 09:20

Китап – күмәк хезмәт җимеше

Һәркем үзе язган әсәрне иң талантлысы дип исәпли, аның мотлак китап итеп басылуын күрергә тели, юкса ул аны нәшриятка тәкъдим итеп тә тормас иде... (З. Биишева исемендәге Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятының баш мөхәррире,  Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңмәгълүмат хезмәткәре Зөлфия Карабаева белән әңгәмә.)

Китап – күмәк хезмәт җимеше
Китап – күмәк хезмәт җимеше

– Зөлфия Шәрифҗан кызы, китапка юлыгыз каян башланды?

– Күгәрчен районының Калдар авылында филологлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әтием –  урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, әнием башкорт теле һәм әдәбиятыннан укытты. Шуңа күрә өебез тулы китап була торган иде. Кочак-кочак гәзит-журналлар килә. Ятрак китап булса, аны башкалар да алып тора, китап авыл буйлап китә һәм күп вакыт кире әйләнеп тә кайтмый. Ул елларда популяр булган роман-гәзит, урыс әдәбияты һәм чит ил классикларының китап серияләрен дә укып үстек. Урыс әдәбияты буенча республика олимпиадасында беренче урын алуым шуның белән бәйле булды да. Бу уңайдан Уфага килү, Мирас Иделбаев, Гыйният Кунафин агайларның чыгышын тыңлау минем өчен зур вакыйга булды. Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе факультетында уку шулай ук җиңел бирелде, ник дигәндә, программадагы әдәби әсәрләр барысы да диярлек таныш иде.

1995 елда БДУны тәмамлагач, бер ел буе авылда башкорт теле һәм әдәбияты укыттым. Университетта бергә укыган кызлар нәшриятка эшкә урнашкан иде, алар мине үз яннарына килергә күндерделәр. Нәшриятның ул чактагы директоры Кадим Аралбаев фатихасы белән эшләп киттем.

Һәм шуннан бирле язмышым Башкортстан “Китап” нәшрияты белән бәйле. Монда мин, бердән, үземә кечкенәдән таныш булган китап дөньясына чумсам, икенчедән, китапны дөньяга чыгаручыларның искиткеч җаваплы, четерекле, әмма мавыктыргыч хезмәте белән якыннан таныштым, корректордан башлап барлык диярлек хезмәт баскычларын үттем.

2008 елда Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясен тәмамлавым хокук өлкәсендә белем тупларга мөмкинлек бирде. 

– Кечкенәдә мөхәррир булырмын дигән хыялыгыз бар идеме?

– Андый һөнәр барлыгын да белми идем. Укытучы буласым килә иде. Әмма китапларны алып, гади каләм белән төзәтеп, сызып утырганым, билгеләр куйганым хәтердә. Шулай итеп, корректорлар бүлегендә эшли башладым. Җиде кешелек тату һәм эшлекле коллектив иде. Күренекле журналист Ризван Хаҗиевның җәмәгате Әлифә апа, Салават Кәримовның җәмәгате Әлфия апа һәм башкалар – барысы да үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белгән, хезмәтенә зур җаваплылык белән караган шәхесләр. Алардан мин корректор һөнәренең күп үзенчәлекләренә, бу хезмәт өчен иң кирәк булган сыйфатларның берсе булган игътибарлылыкка өйрәндем.

Мөхәрриләрне исә без, гүя, бөтенләй башка дөнья кешеләре итеп кабул итә, аларга чиксез ихтирам белән карый идек. Мөхәрриребез Маһидә апа Игебаева  коррректорлар бүлмәсенә килеп керсә, нәрсә әйтер икән, дип, хәтта  куркып тора идек. Ул елларда нәшриятта эшләгән мөхәрриләр бар Башкортстанга билгеле шәхесләр иде: Асылхуҗа Баһманов, Николай Грахов, Юрий Адрианов, Динә Талхина, Сабир Шәрипов, Динә Морзакаева һәм башкалар.

Өч елдан мине календарьләр эшләү секторына мөхәррир итеп чакырдылар. Аның мөдире Галия Галимова белән эшләү мул тәҗрибә  мәктәбе булса, нәфис әдәбият бүлегендә Ринат Камал белән эшләгән еллар янә әдәби мохиткә кайтарды.

– Мөхәррир булу өчен нинди сыйфат иң мөһиме? Белем дәрәҗәсеме, игътибарлылык, зиһенме?

– Гаҗәп, әмма биредә эшләү өчен иң кирәкле сыйфат – авторлар белән уртак тел таба алу. Нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире кулъязма белән танышырдан алда иң тәүдә аның авторы белән аралаша. Һәркемнең, бигрәк тә иҗат кешеләренең, үз холкы. Һәркем үзе язган әсәрне иң талантлысы дип исәпли, аның мотлак  китап итеп басылуын күрергә тели, юкса ул аны нәшриятка тәкъдим итеп тә тормас иде. Чынлап та, иҗат кешесе өчен үз әсәренең дөнья күрүе, үзәкләштерелгән рәвештә Башкортстанның барлык район китапханәләренә, кибет киштәләренә таралуы – зур сөенеч. Басма китап – язучыны укучы белән бәйләүче күпер, аның уй-фикерләрен җиткерүче матди арадашчы. Интернет челтәре үсешкән чорда да ул үз әһәмиятен югалтмый. Китапны кулына алып, рәсемнәрен карап хозурланып укырга теләүчеләр, шөкер, бар. 

Һәм менә шунда төп дилемма калка да инде: авторны да рәнҗетмәскә, нәшрият һәм укучылар таләп иткән сыйфат планкасын да югары тотарга кирәк. Бу җәһәттән бүлеккә Равил Бикбай, Сабир Шәриповларның, Язучылар берлегенең ярдәме, йогынтысы зур булды. 

Бу бүлектә эшләү еллары зур тәҗрибә мәктәбе булды, дисәм дә, ялгышмам. Күренекле әдипләр Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми,  Равил Бикбай, Ирек Кинҗәбулатов, Суфиян Поварисов, Азат Магазов, башка өлкәннәребез – аларның һәрберсе кыятау кебек мәгърур, олпат шәхесләр иде. Үз-үзләрен ничек тотышлары, сөйләгән сүзләре әле дә истә. 

Зөфәр Тимербулатов директор булып эшләгән чорда мине баш мөхәррир итеп күчерделәр. Миңа кадәр бу вазифада хезмәт салган Галия Гали кызыннан эш нечкәлекләренә өйрәндем. Бүлектә бергә эшләгән елларда ук аның белән бергә фотоальбомнар төзегәнебез бар иде. Әлеге вазифа шулай ук авторлар белән аралашуны, тематик планны формалаштыру, бүлекләрнең өзлексез, көйле эшләвен тәэмин итүне күздә тота. Әлбәттә инде, соңгы сүзне җитәкчебез – директор вазифасын башкаручы Азамат Кодакаев әйтә, предприятиенең гомум эшчәнлеге өчен ул җавап бирә.

– Нәшриятның йөзен  хезмәт коллективы һәм  нәшер ителгән китаплар билгели. Бу шулаймы?

–  Үзеңнең эшеңә бәя бирү өчен ераккарак китеп карарга киңәш итәләр. Без һәр ел саен диярлек Мәскәүдә оештырылучы китап күргәзмәсенә, башка шәһәрләрдәге чараларга чыгабыз, үзебезнең продукцияне күрсәтәбез, башкаларныкына күз салабыз. Быел Мәскәүдә күргәзмә 3-6 июньдә көтелә.  Әйткәндәй, китапларыбыз бизәлеш, техник эшләнеш ягыннан аерылып тора, башкаларныкыннан ким түгел, хәтта артык та булмаса әле. Бу уңайдан баш мөхәррир урынбасары Олия Гыйләҗетдинованың күпьеллык тырыш хезмәтен бәһаларга кирәк: басмаларыбызның кабул ителгән дәүләт стандартларына туры килүе өчен ул җаваплы.

З. Биишева исемендәге Башкортстан дәүләт “Китап” нәшриятының уңышлы эшләвен бихисап дипломнар, мактау кәгазләре дәлилли.

Белгечләрбез бүгенге көндә дә эшләрен сынатмый дәвам итәләр.   Гөлчәчәк Раянова, Эльвира  Хәйретдинова, Эльвира Якупова, Әлфия Теләмова  җитәкләгән редакцияләрдә тәҗрибәле мөхәррирләр тупланган. Гомумән, безнең  коллективта оста рәссамнар, техник мөхәррирләр, производство бүлеге белгечләре, икътисадчылар, бухгалтерлар, җыю һәм версткалау белгечләре, маркетинг  бүлеге хезмәткәрләре, кадрлар бүлеге уңышлы хезмәт итә.

Һәр китап өчен җан аткан, янган-көйгән барлык хезмәткәрләребезгә рәхмәтлемен.  Китап нәшер итү кебек катлаулы эштә бу хезмәткә чын мәгънәсендә гашыйк, сабыр, тыйнак эш хакына риза булган кешеләр генә эшли ала. Безгә өлкәннәр үз тәҗрибәсен тапшырды, без дә яшьләргә үзебез белгәннәрне өйрәтеп калдыра, буыннар чылбырын саклый алсак иде.

– Зөлфия Шәрифҗан кызы, аерым китапның язмышын нәшриятта кем хәл итә?

– Күпләр, хәтта авторларыбыз, китапның язмышы безгә бәйле дип уйлый. Китап нәшерләү күмәк хезмәт җимеше булган кебек, аның  язмышы да күмәкләп, уртак җаваплылык белән хәл ителә.

Иң беренче баскыч – Башкортстан Язучылар берлеге. Башлап язучыларның, ягъни Язучылар берлегендә әгъза булып тормаучыларның, кулъязмалары теге яки бу секциядә (проза, поэзия, драматургия, сатира-юмор, тәнкыйть, рус, татар секцияләре эшләп килә) күмәк тикшерү процедурасын үтә. Уңай бәя алган очракта, автор әсәрләрен һәм секция утырышының протоколын нәшриятка китереп тапшыра, әсәрләрен китап итеп басуны үтенеп, директор исеменә гариза яза. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары исә кулъязмаларын секция утырышында тикшертмичә турыдан-туры безгә тапшырырга хокуклы.

Икенче баскыч – эчке рецензия үтү. Бу җәһәттән бүгенге көндә Әмир агай Әминевның зур ярдәмен тоябыз, бәхәсле очракларда аңа таянабыз. Ул күпчелек әдәби әсәрләр белән танышып, тәнкыйть сүзләрен, киңәшләрен әйтә, кайчак авторга әсәрен яңадан эшкәртеп китерергә, үзгәртергә туры килә. Яңарак авторларның иҗаты аеруча җентекле игътибар таләп итә. Кайчак, аеруча галимнәр, диссертацияләрен басмага тәкъдим итәләр. Әмма бу җәһәттән “Гыйлем” кебек махсус нәшриятлар бар. Без исә  киңкүләм укучыны күздә тотып эшлибез.

Өсөнче баскыч –   зур художество советы утырышы. Дүртенче баскыч – Башкортстан республикасының Матбугат һәм киң мәглүмәт чаралары агентлыгында зур киңәшмә. Азаккы  баскыч – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Китап бастыру комиссиясе. Ул “Башкортстан бюджеты исәбеннән чыгарыла торган әдәбият исемлеген формалаштыру турында нигезләмә”гә ярашлы эш итә. Билгеле иҗатчылар, әдәбиятчылар, баш мөхәррирләрдән тупланган бу комиссия без тәкъдим иткән исемлектәге әсәрләр белән таныша, аларны басмага тәкъдим итү-итмәү турында карар кабул итә. Шул карар нигезендә нәшриятның тематик планы төзелә.

– Һәм шушы җиз иләкләр аша үтеп чыга алган язучы я шагыйрь, ниһаять, иркен сулыш ала аламы?

– Башка күптөрле сәбәпләр дә килеп чыгуы мөмкин.  Кызганычка каршы, кайбер сәбәпләр белән, планга кертелгән кулъязмаларның да төшеп калу очраклары була. Мәсәлән, быел кәгазь, буяу, типография хезмәтләре өчен бәяләр кискен артып китте. Ә кабул ителгән бюджетны инде үзгәртү мөмкин түгел.  Шул сәбәпле экономия юлына басарга, арзанрак материаллар сайларга, бик сыкранып булса да, кайбер басмаларны киләчәккә калдырырга туры килер микән – әлегә әйтеп булмый.

– Әйткәндәй, әдәби кулъязмаларга кытлык сизелмиме?

– Башкортстан “Китап” нәшрияты продукциясенең күпчелеген, ягъни 60  процентын, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр алып тора, республика мәктәпләре алар белән бушлай тәэмин ителә. Калган 40 процентны башкорт, урыс, татар һәм башка телләрдәге әдәби, публицистик, фәнни-популяр һәм башка жанрлардагы әсәрләр, балалар әдәбияты тәшкил итә. Тиражның күп өлеше район һәм шәһәр-авыл китапханәләренә таратыла.

Быел  тематик  планга ярашлы, 150дән ашу  китап нәшер итү каралган.  Шуның 70тән күбрәге – дәреслекләр. Безнең папкаларда исә янә 500ләп кулъязма чират көтеп ята. 

Шук вакытта кулъязмалар һәрчак җитешми торган бүлегебез бар. Аерым төр басмалар бүлеге ул. Туган төбәкне, ягъни Башкортстанны, Уфаны, аның географиясен, тарихын өйрәнүгә, республика халыкларының мәдәниятенә, этнографиясенә багышланган фәнни-популяр басмаларга,  шул исәптән календарь, открытка, фотоальбомнарга ихтыяҗ зур. Мәсәлән, соңгы елларда милли киемгә игътибар көчәйде һәм аңа багышланган мәгълүмат эзләп китап кибетләренә еш мөрәҗәгать итәләр.

Балалар өчен язучылар да санаулы гына. Бу өлкәдә бик сирәкләр генә эшли ала. Өстәвенә, китап өчен гонорарның күп өлеше, рәсемнәр күп булу сәбәпле, рәссамнарга тәгаенләнә. Озак еллар балалар әдәбияты бүлеге мөдире булып эшләгән, кырык елдан артык хезмәт стажына ия мөхәрребез Әлфия Әсәдуллина яңа авторлар ачу, аларны үстерү өчен күп тырышлык салды.

–  Бүген кайсы язучыларга таянасыз?

– Соңгы чорда  хатын-кыз әдибәләребезнең уңышлы эшләвен билгеләргә кирәк. Һәдия Дәүләтшина, Зәйнәб Биишева башлаган юлны Таңчулпан Гарипова, Тамара Ганиева, Гөлнур Якупова, Тәнзилә Дәүләтбирдина, Зөлфия Ханнанова, Гөлназ Котыева, Лариса Абдуллина, Миләүшә Каһарманова һәм башкалар лаеклы дәвам итә.

– Басылып чыккан китапларның язмышын күзәтеп барасызмы?

– Әлбәттә. Китап сәүдәсен оештыру, рекламалау өчен махсус бүлек оештырылган. Коронавирус инфекциясенә бәйле чикләү чаралары мәдәни чараларга, күзмә-күз очрашуларга, китап туйлары, иҗади бәйрәмнәргә киртә куйды. Алар яңа тернәкләнеп килә. Андый чараларда безнең хезмәткәрләр теләп катнаша, китап күргәзмәләре оештыра. Төрле төбәкләрдәге зур мәдәни чараларга, сабантуйларга оштырылган автосәүдә дә үзен аклый.

Һәр ел китапханәләр челтәре безгә китап укучылар иң күп мөрәҗәгать иткән авторлар исемлеген төзеп бирә. Елның-елында анда  Мостай Кәрим, Зәйнәб Биишева кебек классикларыбыз, әсәрләре мәктәп, югары уку йортлары программасына кертелгән авторларның исеме кабатлана. Шулай ук заман язучыларыннан Таңчулпан Гарипова, Гөлчирә Гыззәтуллина, Әмир Әминев, Салават Әбүзәр, Мөнир Кунафин китапларына ихтыяҗ бар. Тарихи проза, мисалга,  Спартак Ильясовның тарихи романнары яхшы укылды.

Үзен аклаган “Кардәшлек киштәсе”, “Ардаклы шәхесләр” кебек серияләр киләчәктә дә  дәвам итәр  дип уйлыйбыз.

– Зөлфия Шәрифҗан кызы, элитар әдәбият һәм массакүләм әдәбият каршылыгын нәшрият ничек хәл итә?

– Әйе, бүгенге әдәби барышта ул күренеш сизелми түгел. Еш кына шулай була: нинди дә булса китапны шикләнеп кенә кибетләргә чыгарабыз, ә ул яхшы сатыла, үз укучысын, катламын таба. Гади укучы ихтыяҗын, әлбәттә, күздән ычкындырырга ярамый, ял иткәндә укыла торган, җиңелрәк эчтәлекле китаплар да яшәүгә хаклы. Әмма безнең, Башкортстан әдәбияты йөзен билгеләүче дәүләт нәшрияты буларак, сыйфат дәрәҗәсен төшерергә хакыбыз юк, дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә, һичшиксез, алтын урталыкка ирешү мөһим.

– Сездә “яшь язучыларга яшел юл” дип әйтеп буламы?

– 2004 елда нигезләнгән “Яшьләр тавышы” сериясе уңышлы проект булып чыкты, аның кысаларында йөзгә якын яшь язучы һәм шагыйрь тәүге басма китабын кулга алу бәхетенә иреште. Дөрес, соңгы вакытта алар дулкын-дулкын булып килә, дип әйтә алмас идем. Элек җиде-сигез кулъязмадан иң уңышлысын сайлап алсак, хәзер кайбер җитешсезлекләргә күз йомарга да туры килә.

– Урта яисә өлкән яшьтә әдәбиятка аяк баскан сәләтле авторларыбыз да байтак. Алар өчен дә махсус берәр серия булдырып, җыелган буаны ерып җибәреп булмас микән? Мәсәлән, Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы Татар әдипләре берләшмәсе утырышында егермеләп кулъязма уңай бәя алган иде. Аида Хәйртдинова, Гөлфинә Сәлимова, Мәсүфә Әюпова, Сания Шәрипова һәм башка авторларыбызның чәчмә әсәрләрен, мисалга, “Тулпар” сайтында кимендә бишәр мең кеше укып бара. Димәк, аларның китаплары да сатылыр иде бит?

– Бу юнәлештә уйлашырга кирәк. Чынлап та, ниндидер серия булдыру кирәктер, бәлки.

Татар әдәбияты секторына килгәндә, нәшриятта 1994 елдан бирле татар телендә йөзләрчә әдәби-нәфис басмалар, Башкортстан мәктәпләре өчен дәреслекләр дөнья күрде. Мөхәррирләр Динә Морзакаева, Фирдинә Зиннәтуллина, Гөлшат Абдуллина, корректорлар Эльза Султыева, Зилә Адыева, Гөлшат Абдуллина Лиана Мостафина  үз эшләренә һәрчак җаваплы карады, татар китабы өчен җан атты. Быел татар телендә җиде әдәби китап басылу планлаштырылган, аларның икесе дөнья күрде дә инде.

– Авторларга киңәш-теләкләрегез?

– Нәшер эшендә төрле факторлар исәпкә алына. Мисалга, берара өлкән язучыларның сайланма әсәрләре күптомлыкларын чыгару эше активлашкан иде, әмма җайлап бу юнәлештән баш тартабыз, чөнки китапларның укылуы, сатылып бетүе  мөһим. Кайчак шундый хәлләр дә күзәтелә: авторлар үзләренә бирелә торган ун данә китапны да килеп алмый, телефоннан шылтыратып, гонорар күчү-күчмәү белән генә кызыксына. Яисә әллә ничә ел элек басылган китабы һаман сатылып бетмәгән, ә ул яңа кулъязмасын бастыруны таләп итә. Сөйләшергә, аңлашырга, килешү юлларын эзләргә туры килә. 

Күмәк җыентыкта чыгуны, яисә электрон китап форматын тәкъдим итсәк, аеруча өлкәнрәкләр, авыр кабул итә. Ә бит дәүләт нәшриятында чыккан күмәк җыентыкта басылу Язучылар берлегенә алганда шулай ук үз ролен уйный. Электрон китапны исә социаль челтәрләр аша бик яхшылап рекламаларга мөмкин, һәм әсәрләр профессиональ мөхәррир, корректор күзе аша үтә.

Кайчак, Башкортстан юлдаш телевидениесен ачсаң, нинди дә булса авторыбызны күреп, аның яңа чыккан китабы турында сөйләвен ишетеп, күңелләр күтәрелеп китә. Заман иҗатчыларыбыздан активрак, инициативалырак булуны таләп итә. Китапны социаль челтәрләрдә рекламалау, һәртөрле кичәләр, очрашулар оештыруны авторлар үзләре башлап йөрсә, яхшы булыр иде. Һәм, әлбәттә инде, әдәби вакыйга булырдай, кулдан-кулга йөртеп укылырдай талантлы әсәрләр көтеп калабыз. 

– Киләчәккә уй-хыялларыгыз?

– Әлбәттә инде, нәшриятыбызны көчле, бай, заманча итеп күрәсебез килә. Китапларның саны, сыйфаты һәм тиражы саклансын,  безгә күз төбәп килгән язучыларыбызның  өметләрен аклый алсак иде, дигән теләктәбез. Милли нәшриятлар санаулы гына, алар киләчәктә дә дәүләт тарафыннан яклау һәм игътибар тоеп яшәсен, үсешсен иде.

– Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт, Зөлфия Шәрифҗан кызы! Җаваплы хезмәтегездә киләчәктә дә сынатмавыгызны телибез!

 

 Дилбәр БУЛАТОВА әңгәмәләште.

Китап – күмәк хезмәт җимеше
Китап – күмәк хезмәт җимеше
Китап – күмәк хезмәт җимеше
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: